Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татарстанда бер җырчының да Айдар Фәйзрахмановныкы кебек уйландыра торган концерты юктыр"

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Борчылма...” дип аталган концерты булды. “Татар-информ” хәбәрчесе бу концертны карады һәм сезгә Айдар Фәйзрахманов концертының башка татар концертларыннан кайсы ягы белән аерылганын аңлатырга булды.

news_top_970_100
"Татарстанда бер җырчының да Айдар Фәйзрахмановныкы кебек уйландыра торган концерты юктыр"

“Яшь җырчыларны да шигърияткә тартырга тырышам”

“Бер концерт программасы бетүгә икенчесен инде уйларга тотынам”, - ди Айдар Фәйзрахманов. “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән авторлык концерт программасыннан соң мин быелгы программаны акрынлап җыя башладым. Икенче көнне үк бик күп шигырьләр актардым. Равил Фәйзуллин үзенең алты томлык җыентыгын бирде, шуның өч томы шигырьләр иде. Быелгы концертта аның унбер әсәре яңгырады: алтысы – җыр, бишесе – шигырь. Иҗат шулайрак туа. Һәм менә шулай бер ел дәвамында мин шигырьләрне барладым, аларга көйләр яздым, аннан соң аларны ятладым. Концертта яттан шигырь өлешен сөйләү генә дә 25 минут буена бара. 

Шигырьне дә нәкъ җырны җырлагандагы шикелле озаклап өйрәнергә кирәк, чөнки чын шигырь җырлап тора. 

Шигырь эчендә бик күп фәлсәфә, фикер салынган. Фикерне тамашачыга җиткерә белсәң, ул сине кабул итә алачак, чөнки тамашачы шигырьгә бик нык игътибар итә. Бу юнәлештә мин моны махсус аңлап, даими рәвештә яшь җырчыларны да шигърияткә тартырга тырышам. Бер көнлек җырлар, шигырьләр турында сүз бармый. Һәр концерт шул рәвештә әзерләнә”, - дип сөйләде тәнәфес вакытында җитәкче.

“Хәзер мәҗлесләр татар эстрадасы сәхнәсенә менде”

“Мин бары тик профессиональ югарылыктагы җырчылар белән эшлим. Алар арасында Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Айгөл Гардисламова һ.б. Бу җырчылар тамашачыга чын сәнгать белән мәҗлеснең чикләрен “сызыклап” куярлар дип өмет итәм. 

Мин аңлыйм, хәзер мәҗлесләр татар эстрадасы сәхнәсенә менде. Без аны элек дискотека, күңел ачу кичәләре дип атап йөртә идек. Ә халыкка шигъри, җан азыгы бирә торган кичәләр бик сирәк. Бу юнәлештә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эшләмәсә, кем эшләсен, диясе генә кала”, - дип аңлатты Айдар Фәйзрахманов.

“Айдар абый җырларын һәркем башкара алмый”

Россия Федерациясенең һәм Татарстанның композиторлар берлекләре әгъзасы Ильяс Камал Айдар Фәйзрахманов җырларының үзенчәлеген билгеләп узды.

“Айдар абый иҗаты бүгенге татар җыр сәнгатендә аерым урын алып тора. Аның җырларында татар халык иҗатыннан алган моң, классик романслар жанры алымнары, XX гасыр эстрада җырлары һәм Айдар абыйның үзенә генә хас булган кабатланмас аһәңнәр бергә кушылып, башка бер авторга да охшамаган аерым стиль булып формалашкан. Шул сәбәпле, аның җырларын күп кенә профессиональ җырчыларның яратып башкаруы табигый.

Айдар абый җыр сүзләренә бик игътибарлы. Бары тик профессиональ, тирән мәгънәле шигъри әсәрләрне генә күңеленә сеңдерә ул. Шул вакытта гына көй белән сүзләр тәңгәл гармониядә булган музыкаль әсәр туа ала.

Ритмик струтураларга килгәндә, Айдар Фәйзрахмановның җырларында үзгәрүчән такт үлчәмнәре – бик еш күренеш. Моның сәбәбе, әлбәттә, көйнең сүзләре белән өзелмәслек бәйләнештә булуыннан килә. Нәтиҗәдә, “һава сулагандай”, җанлы һәм табигый аһәңнәргә бай җырлар килеп чыга.

Бер яктан, Айдар абый Яхин, Садыйкова һ.б. композиторларыбызның стилистикасын дәвам итә, икенче яктан, фольклорга бүгенге көн күзлегеннән карап, аннан илһам алып, үзенә генә хас булган өр-яңа интонацияләр белән баетылган җырлар тудыра.

Шунысын да әйтим, Айдар абый җырларын һәркем башкара алмый, күпчелек әсәрләре зур профессиональ әзерлек таләп итә, шул ук вакытта, алар булачак профессиональ җырчыларга үсеш өчен бик файдалы”.

“Олыгайган көндә яшьләргә хас үҗәтлек белән нигә җырлар иҗат итәргә тотынды икән дип уйлаучылар да бардыр”

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Айдар Фәйзрахмановның олыгайган көнендә җырлар иҗат итә башлавының сәбәбен әйтте.

“Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле. Күрәсең, ансамбль атамасында безнең өчен бик тә кадерле сүзләр: Татарстан, Республика, Дәүләт... Ансамбльнең эшчәнлеге дә Республика кимәлендә югары һәм дәрәҗәле булырга тиешлеген аңлата бу сүзләр. Шөкер, ике дистәгә якын еллар эчендә коллектив бу таләпне үтәп, халык ышанычын аклый алды. Беренче чиратта, ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның җиңүе бу.

Соңгы елларда Айдар зур активлык белән җырлар иҗат итә башлады. Олыгайган көндә яшьләргә хас үҗәтлек белән нигә тотынды икән бу эшкә дип уйлаучылар да бардыр... Хәер, нигә гаҗәпләнергә? Үзе – җырчы (әллә ниндие генә!), үзе – музыкант (халык көйләрен үз йөрәге аша кичергән зат), өстәвенә, ансамбль үз кулында.

Татар эстрадасын бит хәзер әрсез үзешчәннәр басты, шуны күрә торып, җырларыбызның, көй-моңнарыбызның киләчәгенә ничек битараф кала алсын ул? Бу өлкәдә хәленнән килгәнчә үзеннән өлеш кертергә теләве дип аңлыйм мин аның җырлар язуын. Хезмәтенең асылын вакыт бәяләр”.

“Эх, шундый коллективта эшләргә насыйп булса иде”

Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән ансамбль солистларының берсе - яшь җырчы Рәсим Фасыйхов.

“Айдар абый Фәйзрахмановның ансамблендә минем бертуган абыем, Татарстанның атказанган артисты – Раяз Фасыйхов эшләгән иде. Ул вакытта әле мин музыкага тартыла гына башладым. Абыем ансамбльнең дискын алып кайтты, мин дискны тыңлап, ансамбль башкарган татар җырларына гашыйк булдым.

Шулвакыт мин “эх, шундый коллективта эшләргә насыйп булса иде”, дип уйлап куйдым. Алар безнең авылга концерт куярга кайтканда ансамбльнең бөтен җырларын яттан белә идем. Гел кушылып җырлап утыргач, “бу малай кайдан бөтен репертуарны белә икән” дип, аптырадылар.

Күрәмсең, Ходайның “амин” дигән вакытына туры килгәндер, мин ул коллективка килеп тә кердем. Хәтерләсәгез, Айдар абый “Җырлыйк әле!” тапшыруын алып бара иде. Унберенче класста укыганда мин тапшыруда катнашырга булдым һәм икенче урын алдым. Айдар абый мине күреп алды, “Казанга килгәч, безгә килерсең, энем”, - диде. Үзенең үгет-нәсихәтен биреп җибәрде. Мин бөтенләй эреп төштем, шулкадәр шатланганымны күрсәгез!”

“Энем, сәхнәгә чыкканда тормышыңны онытып чык, ә сәхнәдә булганны сәхнә артына алып чыкма”

“Айдар абый бик таләпчән кеше. Мин аны хөрмәт итәм, яратам. Кайвакыт аңа пародияләр дә ясыйм, чөнки аның бөтен ишарәләрен, мимикаларын дикъкать белән сеңдереп бардым. Ансамбльдә булган 18-19 кешенең һәркайсының үзенең холкы була. Җитәкче буларак, ул халыкны бергә җыеп, аларга тәрбия бирә белә иде.

Аның музыкальлеге миңа ошый иде, ул миңа музыканы сиземләргә өйрәтте. Сольный партияләрне җырлауны, тальян, ике рәтле гармун, хромка кебек уен коралларында уйнауны миңа ышандырып тапшырды.

Айдар абыйның миңа әйткән сүзе бар, мин аны һаман да кабатлап киләм: “Энем, сәхнәгә чыкканда тормышыңны онытып чык, ә сәхнәдә булганны сәхнә артына алып чыкма. Алар икесе ике төрле дөнья, катнаштырма аларны”, - дия торган иде.

Фото: Рәсим Фасыйховның Инстаграм битеннән

“Айдар абый концертларында һәрвакытта тере тавыш, җанлы ансамбль була. Хәзер бит “җанлы концерт” дисәләр дә, барыбер бер-ике артист булса да фонограммага җырлый. Әмма ләкин Айдар абый коллективы беркайчан да фонограммага җырламый, барлык репертуар да өйрәнелгән, репетицияләр ясалган. Гомумән, ансамбльнең максаты – кеше ишетмәгән җырларны тамашачыга тәкъдим итү, сәхнәләштерү.

Мин аны башка татар артистларына үрнәк итеп куяр идем, чөнки аның кебек кыю, зирәк “трудоголик”лар бик сирәктер ул. Айдар абый үзенең эшенә фанат. Әгәр дә эшеңдә фанат булмасаң, миңа калса, югары үрләргә менеп булмыйдыр”, - диде Рәсим Фасыйхов.

“Айдар абыйның тормышы 80 процент сәнгатьтән тора дисәк тә буладыр”

“Татар моңы” Халыкара яшь башкаручыларның телевизион конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар Айдар Фәйзрахмановны “сәнгать кешесе” дип атады.

“Айдар абый турында бары тик уңай фикерләр генә әйтә алабыз. Җыр, бию, җитәкче булу ягыннан дисеңме... Ходай Тәгалә Айдар абыйны сәләткә бай иткән. Аны балачактан ук беләбез, җырларын тыңлап үстек. Ә якыннанрак “Җырлыйк әле!” тапшыруын караганда таныштык. Көннәрдән бер көнне Айдар абый безгә үзе шалтыратты, җырларын тәкъдим итте һәм шул вакытта без репетицияләргә йөреп, аның белән якынаеп беттек.

Айдар абый милли җанлы кеше, ул һәрвакыт эзләнүдә. Аның концертында чыгыш ясасак, концертның икенче өлешен карар өчен, залга кереп утырабыз. Аның концертларын “ах” итеп карыйбыз! Ул һәрбер җырның тематикасыннан чыгып, һәр чыгышка фон буларак видеороликлар ясый. Татарстанда бер җырчының да Айдар абый кебек тирән эчтәлектәге, уйландыра торган концерты юктыр, мөгаен. Аның концертында чын югары милли сәнгать сизелә. Айдар абыйның тормышы 80 процент сәнгатьтән тора дисәк тә буладыр”. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100