Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан композиторлар берлеге татар шигырен көйләп укырга тәкъдим итә

Композиторлар берлеге тарафыннан оештырылган “Моңлы сүзем” конкурсы – көйләп уку традицияләрен яңартуга беренче кыю адым.

news_top_970_100
Татарстан композиторлар берлеге татар шигырен көйләп укырга тәкъдим итә

Татарстан Композиторлар берлеге татар халкының көйләп уку традицияләрен яңартырга алынды.

Көйләп уку (книжнопение) традициясе халкыбызда борынгыдан килә. «Бәдавам», «Бакырган», «Мөхәммәдия», «Кыйссаи Йосыф», «Кисекбаш»лар көйләп укылган. Казан ханлыгы чорында көйләп уку сарай мәдәниятенең бер өлеше булган дип яза галимнәр. Бәетләр, мөнәҗәтләр, дастаннар көйләп укылган. Әмма жанрның чәчәк аткан чоры дип ХIХ гасырның икенче яртысы һәм ХХ гасыр башы санала.

Казан дәүләт консерваториясе профессоры, сәнгать фәннәре докторы Вадим Дулат-Алеев татарның көйләп уку традицияләре булуы һәм аның югалтылуы турында әйтә килә. Әйтеп килү ул бер хәл, аны кайтару өчен эшләргә кирәк бит. Еш кына әйтеп килүче “теоретик”ларның эшләп бирүче “практик”лары булмый.

Бу очракта әйтелеп кенә калмады, әлеге традицияне яңарту юлы да күрсәтелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына Татарстан Композиторлар берлеге тарафыннан оештырылган “Моңлы сүзем” конкурсы – көйләп уку традицияләрен яңартуга беренче кыю адым.

“Без яңа демократик формат тәкъдим иттек – шигырьне музыка астында уку. Аның асылы – татар традициясендә булган көйләп уку, - ди Вадим Дулат-Алеев. – Элек кешеләр сериаллар карау урынына җыелып китаплар укыганнар.

Әлбәттә, бу конкурс тарихларда калган көйләп уку үзе була алмый, моны «мелодекламация» дип атый алабыз. Конкурсның нигезендә көй астында текстны көйләп уку ята. Әлбәттә, катнашучылар аны төрлечә аңлаганнар. Күп очракта ул көй + нәфис сүз генә булып калган.

“Без тәкъдим иткән конкурста тавыш мөмкинлекләре һәм ишетү сәләте булмаганнар да катнаша ала. Минемчә, бу конкурс гади шигырь уку конкурсларына караганда иҗатка якынрак тора. Мин кайбер язмаларда шушы көйләп уку чалымнарын күрдем”, - диде проект җитәкчесе һәм жюри әгъзасы Вадим Дулат-Алеев.

  • Конкурс 1 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр үткәрелде. Жюри рәисе – күренекле композитор, Татрстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Әхиярова иде.

Конкурска 158 гариза килгән. Болар – Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре һәм республиканың 22 муниципаль районы.

  • Җиңүчеләр “Ялгыз мелодекламация. Балалар”, “Ялгыз мелодекламация. Педагоглар”, “Укытучы-укучы”, “Дуэт”, “Ансамбльләр”, “Гаилә ансамбле”, “Видеорәт монтажы кулланылган видеоязма”, “Аудиоязма”, “Үз шигыре”, “Үз көе” номинацияләре буенча билгеләнгән. Лауреатларны күбрәк билгеләү максатыннан оештыручылар номинацияләрне дә күп иткәннәр. Бөтен шигырьләр татар телендә укылу шарты да куелган, әлбәттә.

Катнашучылар конкурс таләпләрен гадиләштереп кабул иткәннәр. Әйтик, синтезатор һәм төрле уен кораллары яңгырашы астында әдәби әсәр укылган. Кайбер очракта укучы аны көйләргә тырышкан, кайбер очракта көйләнеп үк бетмәгән. Әмма омтылыш бар. “Безнең өчен бу конкурста иң мөһиме – катнашучыларның күплеге. Бу безгә яңа формалар кирәклеге турында сөйли”, - ди оештыручылар.

Калыплашкан репертуар

Яңа формалар кирәк, сүз дә юк, әмма мондый конкурсларның репертуары шулкадәр калыплашкан. Без нәфис сүз конкурсларның кайсысына барсак та Габдулла Тукайның берничә популяр шигырен, Муса Җәлилнең “Вәхшәт”ен, “Кызыл ромашка”сын, Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен, тагын берничә популяр әсәрне ишетәбез. Бу юлы да катнашучылар конкурстан конкурска кабатланып килгән шул бер үк шигырьләрен сайлаганнар. Нигездә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең таныш шигырьләре алынган. Кызганыч, көйләп укуларга якын торган борынгы татар поэзиясе бөтенләй кулланылмаган.

Югыйсә, оештыручылар катнашучыларга юнәлеш бирү өчен Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Габделҗаббар Кандалый, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ, Сирин, Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъламов, Зөлфәт, Фәнис Яруллин һәм башкалардан торган исемлек төзелгән. Әлеге шагыйрьләрнең конкурста уку өчен нинди шигырьләрен куллану яңшырак булуы турында киңәшләр дә бирелгән иде. Әмма киңәш-тәкъдимнәр файдаланылмаган.

Аудио-видео яздыру җиһазлары юк

“Конкурс балаларның да, педагогларның да зур иҗади потенциалы барлыгын күрсәтә. Әмма иҗат өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылмаган, - ди Вадим Дулат-Алеев. – Безгә юлланган видео һәм аудиоязмаларның күпчелеге мәктәпләрдә яздырылган. Гомумбелем бирү һәм музыка мәктәпләрендә заманча видео һәм тавыш яздыру җиһазлары, видео һәм аудионы монтажлау өчен компьютер программалары юк. Ә бит болар яшьләр иҗатының бер юнәлеше булып торалар”.

“Моңлы сүзем” YouTube-каналына язылыгыз!

Конкурс нәтиҗәсе буларак, махсус “Моңлы сүзем” дип аталган YouTube-канал булдырылган һәм лауреатларның эшләре шунда куелган. Хәзерге вакытта анда 26 видео урнаштырылган. Дөрес, әлегә бу каналның язылучылары да аз, караулар да күп түгел. Әмма бу беренче эш һәм ул энтузиастлар тырышлыгы белән генә алып барыла. Бу зур финанслар салынган конкурс түгел. Конкурс беренче дип игълан ителгән икән, оештыручылар аның алга таба да булачагына өметләнәләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100