Татарстан башкаласында - Халыкара мөселман киносы фестивале (фоторепортаж)

6 Сентября 2017

Укылган: 730 тапкыр

Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале уза. Ул 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Россиянең иң эре кинофестивальләреннән санала.
2017 елның конкурс программасында 27 илдән 60 фильм катнаша. Бәйге шорт-листына Әзербәйҗан, Албания, Әфганстан, Бангладеш, Бельгия, Венгрия, Дания, Мисыр, Һиндстан, Иран, Италия, Казакстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Мальта, Марокко, Непал, Нигер, Россия, США, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швеция, Эстония фильмнары кергән.

- Бәйге программасы шактый экзотик килеп чыкты, — ди фестивальнең арт-директоры Альбина Нәфыйгова. — Төп номинациягә беренчә мәртәбә күп күләмдә Азия һәм Африка илләре тәкъдим иткән фильмнар эләкте. Һәр категориядә Иран, Төркия, Россия һәм БДБ илләрендә төшерелгән фильмнар бар. Аерым игътибарны җәлеп итүче эшләр - «кайнар нокталар»дан: Әфганстан, Албания, Катар. «Милли кино секциясе» дә быел аерым номинация статусын алды. Татарстан кинематографы үсеше өчен бу зур адым.

“Милли кино секциясе” номинациясендә Татарстанда төшерелгән 10 фильм катнаша. Моннан тыш, Татарстан режиссерларының эшләре: И.Рахимбайның «Представь», Р.Хәбибуллинның «Велохадж» һәм Б.Батулланың «Сокращение» фильмнары фестивальнең төрле номинацияләренә кергән.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:



- Казан кабат дөнья мәдәнияте һәм рухи традицияләр кисешкән үзәккә, профессионаллар һәм кино яратучыларны җыючы ноктага әверелде. Шунысы сөендерә: элек фестивальдә катнашкан төрле илләрнең кинематографистлары үзләренең яңа фильмнарын тәкъдим итү өчен кабат Казанга килә. Татарстан осталарының әсәрләре Россия һәм халыкара кино фестивальләрендә уңышлы катнаша.



Марат Бәшәров “Родина” кинотеатрында үткән фильм проектын тәкъдим итү чарасында да, кинофестиваль ачылу тантанасында мөмкин кадәр татарчалап аралашырга тырышты. Россия күләмендә танылган актер беркайчан да җырчы артист буларак танылмаса да, тантана өчен махсус татарча җыр әзерләгән иде.
Тамашачы аның
“Йәле, кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булырсың үзеңә генә”, - дип җырлавын көчле алкышлар белән кабул итте.

Фестивальгә килүчеләр "кызыл келәмнән" узды.






































































































Фикерләр








Мәдәният

Геннадий Макаров: Татар гомер буе үзен шәрыкътән өстен куеп, Европа халкы итеп хис итте, әмма Европа була алмады

Татар халкының этник музыкасы башка төрки халыклар форматында була алмый. Аның нинди форматта булырга тиешлеген генә күзалларга мөмкин. Әмма без аны булдыра алачакбызмы – монысы бик бәхәсле. "Интертат" электрон газетасы журналист Рузилә Мөхәммәтованың бу уңайдан язылган мәкаләләр тупланмасын бастыра башлый. Укучыларыбызга беренче мәкаләне тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла