Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театры - 2017: горурланырлык, борчылырлык һәм уңайсызланырлык 10 факт

"Алтын битлек"кә сәяхәт, "Тантана" курьезлары һәм татар биючеләре турында бары тик фактлар.

news_top_970_100
Татар театры - 2017: горурланырлык, борчылырлык һәм уңайсызланырлык  10 факт
1. “Алтын битлек”кә чираттагы поход





Яз көне Татарстанның ике дәүләт театрын – Казан яшь тамашачы театрын һәм Чаллы дәүләт курчак театрын илнең иң дәрәҗәле премиясе “Алтын битлек”не яулап алырга Мәскәүгә юллаган идек - юллары уңмады. Әмма без бирешә торганнардан түгел: көз көне тагын ике театрыбыз алтын битлек номинанты булды. Әлмәт татар дәүләт драма театры “Кибет” драмасы белән дүрт номинациядә “Алтын битлек”кә дәгъва итә, Туфан Имаметдиновның “Иҗади инициативалар” фонды ярдәмендә куелган “Әлиф” хореографик спектакле – өч номинациягә. Моннан тыш, Фәрит Бикчәнтәев Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куйган “Антигона” спектакле җиде номинациядә “Алтын битлек”не дәгъвалый. Арада “Иң яхшы режиссер эше” номинациясе дә бар.

“Алтын битлек” милли театр премиясе лонг-листына Камал театрының ике спектакле кергән. Берсе Кәрим Тинчурин пьесасы буенча Георгий Цхвирава куйган “Җилкәнсезләр” спектакле, икенчесе - Илдар Юзеев пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле.

Театр белгече, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов “Алтын битлек” милли премиясе номинантлары арасында милли театрлар булуының бүгенге вазгыятьтә зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп узган иде. “Бу, минем карашка, соңгы еллардагы иң дөрес һәм матур карарларның берсе. Россия халыкларының теленә һәм мәдәниятенә һөҗүм ясалганда бу аеруча зур әһәмияткә ия”, - ди Нияз Игъламов.

2. Кече шәһәр театрларына федераль миллионнар



Татарстанда "Кече шәһәр театрлары” федераль проектында катнашучы театрларда “премьералар көзе” булып алды - республиканың җиде театры репертуары федераль акчаларга куелган 20 спектакльгә баеды. Бу республика шәһәрләрендә урнашкан биш дәүләт һәм ике муниципаль театр “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” проектына катнашуына бәйле.

Проект кысаларында халкы 300 меңнән артмаган шәһәр театрларына федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2 миллион 700 мең сум бүлеп бирелде. Әлеге проектка халкы 300 мең сумнан артык булган Чаллы татар дәүләт драма театры һәм авыл җирлегендә урнашкан Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры катнаша алмады. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры белән Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кертелгән иде.

3. Минзәлә иблисе



Дөньякүләм танылган театр һәм кино режиссеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты, саха режиссеры Сергей Потапов бер ай дәвамында Минзәлә шәһәрендә яшәп, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында татар азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын чыгарды. Сергей Потапов тумышы белән Якутия (Саха) Республикасыннан, аны матбугатта “Шаман оныгы” дип язалар. Ул Россиядә генә түгел, илләрдән илләргә спектакльләр куя. Театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов театрга Сергей Потаповның килүен космоска очуга тиңләштерде. Сергей Потапов театрның яшь актеры Рөстәм Зиннуровны Иблис роленә куеп татар театры дөньясында яңа йолдыз кабызды.

4. Иске татар имласы биеде



“Әлиф” хореографик спектакле – татар театры дөньясында яңалык. Спектакльнең идея авторы, режиссеры - Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов, биюче - Нурбәк Батуллин.

“Әлиф” спектакленең беренче өлешендә гарәп хәрефләренә нигезләнгән алфавит бию ярдәме белән языла. Икенче өлештә өч кыз җырлый. Беренчесе - Тукайның "югалган" татар алфавиты ярдәмендә язылган "Туган тел" шигырендәге хәрефләрне, икенчесе - әлеге шигырьдәге сүзләрне, өченчесе шигырь юлларын яңгырата. Өченче өлештә алдагы ике өлешнең берләшүен күрергә мөмкин, ягъни әлеге өлештә Тукайның шигыре өч тавышта яңгырый. Мең еллар дәвамында татар халкы барлыкка китергән мәдәниятнең тәмамлануы күзәтелә.

Хореографик спектакль Казанда алты тапкыр уйналды. Аны җәмгысы 700дән артык тамашачы карады.

Сүз уңаеннан, “Интертат” электрон газетасы апрель аенда Тукай туган көнендә үткәрелә торган Туган тел көне һәм Шигъри митинглардан соң “Сүз дәвере бетте... Без сүз дәвере белән бергә Тукайны да югалтмас өчен аны моңга һәм пластикага трансформациялибез, Тукайны сөйләмибез, ә җырлыйбыз, биибез... Бу алдагы сүзсез дәвердә Тукаебызны саклап калырга омтылуыбыз”, - дип язган иде.

5. Драматургия лабораторияләште



Камал театры директоры Шамил Закиров тырышлыгы белән гамәлгә куелган “Яңа татар пьесасы” татар драматургиясе бәйгесе форматын үзгәртте. Хәзер инде авторлар псевдоним куеп, Камал театрындагы конкурс кураторына пьеса китермиләр. Ә бәлки, драматургия белән кызыксынучыларны Яшь татар драматурглары лабораториясендә пьеса язарга өйрәтәләр дә, кураторлары ярдәмендә пьеса рәвешенә китерелгән иҗат җимешләрен “читка” форматында тамашачы хөкеменә чыгаралар. Быел Камал театрының кече залында шундый җиде пьеса укылды.

Белешмә өчен. 2004 - 2016 елларда Г.Камал театры инициативасы һәм “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте, шәхсән аның генераль директоры И.Ш.Фәрдиев ярдәме белән, Татарстанның Мәдәният министрлыгы катнашында ел саен "Яңа татар пьесасы" конкурсы уздырылды. 12 ел эчендә конкурс татар драматургиясенә дистәләгән яңа исем өстәде, аларның кайберләре актив куелышта булган репертуар авторларына әверелде; танылган драматургларның дәрәҗәсен тагын да ныгытты һәм аларның иҗатын үстерүгә этәргеч булды; 14 томнан торган пьесалар җыентыклары дөнья күрде, конкурста катнашкан 40тан артык пьеса профессиональ татар театрлары сәхнәләрендә, шулай ук башка республикаларда һәм СНГ илләрендә куелды; конкурс пьесалары күп кенә халык театрлары һәм театр студияләре репертуарларын баетты. "Яңа татар пьеса"сы куйган бурычларына иреште дип, зур ышаныч белән әйтеп була: драматургия өлкәсендәге торгынлык җиңелде, яңа исемнәр ачылды, татар театры үсешкә көчле этәргеч алды, дип билгеләп үтә оештыручылар.

6. Югалтулар



1 февраль көнне Тинчурин театры актеры, Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров вафат булды. 3 февраль иртәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының ике актрисасы - Эльмира Гәрәева һәм Эльмира Әхмәтханованың юл һәлакәтендә очрап гомерләре өзелде. Алар утырган «Лада Калина» машинасы М7 юлының Чаллы-Минзәлә өлешендә йөк машинасы белән бәрелешә.

2017 елның 8 августында шул ук театрның режиссеры Альберт Сәхәбетдинов вафат булды. Альберт Сәхәбетдинов иң яхшы балалар театры режиссеры буларак 2017 елда “Тантана” театраль премиясенә лаек булган иде.

17 сентябрьдә күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат булды. Ул, йөрәге тотып, иртән йокысыннан уяна алмаган. Кайчандыр татарның 1нче номерлы драматургы булган Ризван Хәмиднең хәзерге вакытта бер әсәре дә татар театрлары репертуарына алынмаган. Драматургка вафатыннан соң Марсель Сәлимҗанов исемендәге Театр премиясе тапшырылды.

7. Юбилейлар

Моннан ун ел элек ачылган Буа татар дәүләт драма театры Казанда үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте. Театр үзенең тарихын 1917 елны учитель Әкрам Мифтахетдиновның рәсми рөхсәт алып, спектакль куйган көннән башлап җибәрә.

Ә Казан яшь тамашачы театры 85 еллык юбилеен билгеләп узды. Казан яшь тамашачы театры – Татарстанда спектакль өчен “Алтын битлек” милли театр премиясе алган бердәнбер театр.

8. Кариев театры ачылды диярлек...



Театр җәмәгатьчелеге ел дәвамында Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының элекке Офицерлар йортын реконструкцияләгән яңа бинасы ачылуын көтте. Ул 2017 елда ачылып өлгермәде. Әмма театр башына Г.Кариев театры дип язылды. Монысы да яңалык.

9. Театр көлдерәдер...



“Тантана” театр премиясенең “Дебют” номинациясе көлдерде дә, гаҗәпләндерде дә.
Искәртеп үтәбез, «Тантана» - республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Аның акчалата күләме - 50 мең сум. 2017 елда 25 ел татар эстрадасы юмористы булган Илсур Мортазин Әлмәт театрының яшь артисты Диләрә Ибәтуллина белән “Тантана” театр премиясенең “Дебют” номинациясен бүлеште.





Илсур Мортазин кыска гына аралыкта Буа драма театры артисты булып эшләп алган иде – нигездә Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Буа театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява” спектаклендә Шәйхи ролен башкарды. Хәзер инде ул бу театрда эшләми.

Ә Диләрә Ибәтуллина быел Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган “Кибет” спектаклендә Карлыгач ролен башкарып, “Алтын битлек” милли театр премиясенә тәкъдим ителде.

10. Татар биючеләре...ме?



Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия театры солистлары Коя Акава, Аманда Гомес һәм Мидори Тэрадалар Халыкара балет артистлары конкурсында алтын, көмеш һәм бронза медальләр яуладылар. “Оча торган татар” Рудольф Нуриев белән горурланучы милләтнең дәүләт театры солистлары турында сүз бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100