Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар орнаментлары белән дан казанган рәссам Мөдәррис Минһаҗев: “Рәссамнар өчен хәзер бер дә мактанырлык замана түгел”

Гаҗәеп җитез, эш сөючән, тиктормас холыклы һәм дуслар җыярга яратучы рәссам ул. Сүзебез Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев турында. Аның декоратив сәнгать юнәлешендә эшләнгән орнаментлардан гына торган күргәзмәсе күпләрне җәлеп итәр. “Татар-информ” хәбәрчесе татар сынлы сәнгатендә үезенең милли эзен салган рәссам белән татар бизәкләре, рәсем сәнгате һәм Татарстандагы яшь рәссамчылар турында сөйләште.

news_top_970_100
Татар орнаментлары белән дан казанган рәссам Мөдәррис Минһаҗев: “Рәссамнар өчен хәзер бер дә мактанырлык замана түгел”

“Рәссамлыкка ташып торган теләгемнең бер мизгеле”

– Мөдәррис абый, традицион сорау Сезгә: ничек рәссам булып киттегез? Тормышыгыз хакында сөйләп үтсәгезче.

– Мин Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә 1953 елда 13 октябрьдә тудым. 13 санының бәхетле икәнен беләм. Татар мәктәбендә укыдым. Класс җитәкчем Эмиль Вәлиуллин тормышка канат үстергән кеше. Ул мине җыр-моңга, биюгә, рәсем сәнгатенә, сөйләмгә өйрәтте. Мин артист булырга хыялланган идем. Җырга килгәндә, “музыкаль слух”, ягъни ишетү сәләтем юк. Әмма театрда сөйләм теленә бәйле булган рольләрне башкарырга теләгем зур булды.

Журналистларга да хөрмәт белән карыйм. Ул өлкә дә якын. 

Бервакыт Казанга килеп, күргәзмә залында рәссам Харис Якуповның һәм Лотфулла Фәттаховның эшләрен карагач, шаккаттым. Метр ярымга метр ярым бер киндердә бөтен тарих сыйган! Андагы төсләр байлыгы, фикер ярылып ята. Гомумән, мин кешеләр патшалыгы белән очраштым. Шул секундта рәссам булу теләге нык булып калкып чыкты. Шуннан, эзлекле рәвештә рәссам булырга әзерләнә башладым. 

Шәмәрдәндә Вил Гариповдигән рәссам бар иде. Ул миңа: “Керә алмыйсың, тырыш”, - дип, үзенчә куркыта иде.

Без, авыл балалары, җәй буе печән өстендә, печән чабабыз. Рәсем ясарга вакыт та юк кебек. Бервакыт, әти атка зур итеп печән төяде дә, мине алга утыртып куйды. Ул алданрак кайта торды. Әти инде кайтып җиткән, көтәләр икән, ләкин мин юк та юк. Кире барсалар, бер күренешкә тап булалар: ат, мине тыңламыйча, бер борылышта балчыклы суга керә дә, су эчә дә су эчә. Ээссе көн иде. Ә мин, кояш баеганны күреп, кечкенә генә газета кисәгенә күмер белән онытылып китеп рәсем ясыйм. 

Әти ачуланмады, елмайды да, атны башыннан тотып, акрын гына борып, йөкне аудармыйча алып кайтты. Рәссамлыкка ташып торган теләгемнең бер мизгеле бу.

“Төне буе военкомның бүлмәсен бизәдек”

– Ижауга барып, университетка керергә дип документлар җибәрдек. Печән чаптык - ул вакытта әле күп кием юк иде - киемнән тузаннарны кагып төшердем дә, имтихан тотарга киттем. Ходайның кодрәтедер бу, рәсемнән дә, композициядән дә “биш”ле билгеләренә бирдем. 

Кызыл дипломга тәмамлап, армиягә барырга теләп, военкоматка бардым. “Сиңа бит әле ике ел укытучы булып эшләргә кирәк”, - дип әйттеләр. “Мин – рәссам бит”, - дидем. “Алайса, бу бүлмәне бизәп чыгарсың әле”, - диделәр. Бер-ике дустымны чакырдым да, төн буе военкомның бүлмәсен бизәдек. Икенче көнне үк ул миңа “военный билет” тоттырдылар. Поездга утырдым да, кузгалдык. Туган ягымны тәрәзәдән генә күреп калдым. Минем армиягә китүем әнигә дә барып җиткән иде.

“Мин үземнең әниемне хәтерләмим”

– Әниегез белән әтиегез ничек танышкан? Нинди кешеләр иде? Сез алардан нинди сыйфатлар алгансыз?

– Әни дигәннән, мин үземнең әниемне хәтерләмим. Безнең бәхеткә, Саба районы Олыяз авылыннан “әни” булып бер апа килгән. Аны әниемнең әнисе димләгән. Ә әни 33 яшьтә бик авыр чир - рак белән вафат булды. Без дүрт бала ятим калдык. Төпчек энем Тәбрискә нибары дүрт кенә ай иде, бишек баласы.

Сөйләсәң, үзе бер тарих инде ул. Әти өч сугышта катнашкан, шофер булган. Аннан соң, агач ташучы шофер булып хезмәт куйган. Тимер юлда эшләүче 18 яшьлек кызны күреп, әтинең хушы киткән. Өч сугыш күргән солдатны биленә кадәр төшкән куе кара чәчле матур кыз йөрәген эреткән. Алар өйләнешә. Ике апамнан соң малай, ягъни мин тугач, бигрәк тә яраткан.

Күкрәк сөтеннән дә аерылмаган бала бар, ул иргә кем килсен ди?! Алай да, әби димләгән Олыяз авылына әтием ат җигеп киткән. Бу трагедия Олыяз халкына да таралган була. Безнең турында үги әнием инде белгән була. Ул өйдә дүрт бала барын белеп, болай гына шул ук көнне килен булып кайтып төшми, яхшысынмый. Икенче көнне әти югында кибеттән тәмле күчтәнәчләр алып, безне сыйларга кунакка килә. Әни безне кочаклап алган да, елаган. Шулай итеп, ул безгә киң йөрәкле, эшчән, чын әни булды.

Әнигә багышлап натюрмортлар да ясадым. Әтием минем өчен рух ныклыгы. Кечкенә генә гәүдәле булса да, ул миңа батыр, көчле кеше булып тоела иде. Әнидән миһербанлык, кешеләргә хөрмәт, нечкә күңеллелекне әнидән алсам, әтидән чын ирләр холкын алдым. Әти хезмәт сөяргә өйрәтте. Гомумән, мин үземне бәхетле дип саныйм.

“Гаиләм белә: мин эштән тәм таба беләм”

– Шулай да, рәссам булу һөнәрен кайдан үзләштердегез: үзегезнең теләк идеме бу яисә нәселдән килгән сәләтме?

– Бишектә чебеннәр кермәсен өчен бизәкле челтәр куела иде. Ихтимал, шул челтәрнең матур бизәкләренә күзем төшкәндер. Аннан соң, миңа матур чырайлы әнием караган. Аның кашлары ай кебек матур булган, елмаюлары матурлык иңдергән. Әнинең алъяпкычлары, киемнәре гел бизәкле иде. Тәпи йөри башлагач, идәндә бизәк төшерелгән чүәкләрне күргәнмен. Өстәлдә бизәлгән агач кашыклары да игътибардан чыкмаган. Тәрәзәдә материалдан тегелгән матур бизәкле чаршаулар эленеп тора иде. 

Кыш көне каткан тәрәзәләрдәге бизәкләргә карарга ярата идем. Гомумән алганда, бөтен җирдә матурлык булган безнең. Бизәк арасында үскәнмен мин. Андый шартларда рәссам булмаска мөмкин түгел дип уйлыйм.

– Баянчы Айдар Вәлиев күптән түгел әңгәмәсендә: “Талант – 5%, эшләү – 95%. Без, музыкантлар, спортсменнар кебек, безгә көн саен шөгыльләнергә кирәк”, - дигән иде. Сәнгать өлкәсендә ул ничек? Сәләт нинди роль уйный? Ә эшләү? 

– Рәссам өчен сәләт зур әйбер. Кем өчен генә булмасын, сәләт – Ходай тарафыннан бирелгән зур байлык. Әмма аны үстерергә, үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Яшерен-батырын түгел, минем ял көнем дә юк, бәйрәмнәрдә мин остаханәмдә эшләргә яратам. Чөнки бер кеше дә борчымый, шалтыратмый, тыныч кына иҗат белән шөгыльләнәсең. Гаиләм белә: мин эштән тәм таба беләм. Үзем генә эшләп утырырга да теләгем зур. Гомумән, ялгызлыкны яратам. Чөнки буяулар дөньясына бөтенләй кереп чумасың да, киндердә иҗат итә башлыйсың.

Татар темалары миңа бишектән үк иңгән, миңа тема эзләп торасы юк. Чишмәләр дисеңме, печән чапкан мизгелләр дисеңме, матур татар өйләре дисеңме – барысы да минем картиналарымда урын алган. Шуңа күрә, син әйткән “5% – сәләт һәм 95% – эшләү” дигән фикер белән килешәм. Шәхсән үземдә дә шулай бара.

“Татар бизәкләре океан кебек, аларның иге-чиге юк”

– Сезнең картиналарның кайсы ягы үзенчәлекле? Нәрсәсе белән аерыла ул?

– Мин татарга кагылышлы бар нәрсәне дә яратам. Натюрмортларда самавырлар, чәй эчә торган савыт-сабалар дисеңме, һәммәсе дә якын. Ә инде татар орнаментларын төшерү минем өчен сериягә әйләнде.

Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов дигән рәссам бар иде, ул Шүрәлеләр сериясен күтәреп чыкты. Шүрәле матур җанвар түгел, ләкин ул аның эчке матурлыгын тапты. Аның музей залында миңа күргәзмә оештыруны сорадылар. Орнаментлар сериясен күргәч, барысы да миңа: “Мөдәррис, дәвам ит. Син Әхсән абыйның дәвамчысы”, - диделәр. Чыннан да, орнамент сериясе дә була алыр иде дип уйлап куйдым. Ул болай да матур. Аны алга таба да серия итеп эшләү уңышлы булыр дип санадым.

Шуңа күрә мин татар бизәкләре сериясенә кереп чумдым. Алар кырыйдан караганда калын келәм кебек. Кайбер бизәкләр рельеф сыман калкып та чыга, үземчә аларга серлелек бирәсем килә.

– Сезнең картиналарда төрле орнаментлар урын алган. Татар орнаменты лалә чәчәге генә түгел ул, анда әллә нинди төрле без белмәгән тарихи орнаментлар бар икән, дип әйтәләр. Сез орнаментларны үзегез уйлап чыгарасызмы яисә тарих битләреннән дә эзләнәсезме?

– Без Идел ягында үскәнбез. Анда болындагы чәчәкләр, агымсулар... Барысы да хәтердә. Шул ук читекләр дибез. Алар минем канга сеңгән инде. Татар бизәкләрен мин күптәннән сигезәр метрлы диварларда кулланам. Алар җыр кебек агылып-агылып эшләнә. Мәктәп диварлары, мәдәният йортларында, мәчетләрдә аларны күптән ясыйм.

Чыннан да, татар бизәкләре аерылып тора, алар – музыкаль. Алар океан кебек, иге-чиге юк. Борынгыдан калган бизәкләр дә бихисап. Шул ук Болгар, Биләр табылдыкларында: чүлмәкләрдә, акчаларда бар. Алар бүгенә кадәр сакланып килә, без аларны кулланабыз, аларга җан өрәбез.

Биләрдә дРоссиядән килгән рәссамнар белән үрт тапкыр эшләдек. Шул дәвердә рус, чуваш, мордва рәссамы булсынмы, барысы бергә бербөтен болгарчылар булып эшләделәр. Чөнки яшерен түгел, Болгарда да бит төрле милләт вәкилләре яшәгән. Ташларга карап, аларның бармак эзләрен тоя идек. Шул урамнардан барганда үзебезне Биләр гаскәре буларак тойдык. Таштан барганда тояк тавышларын ишетә идек. Чыннан да, анда нәрсәдер бар: ниндидер тирән сер ята.

Анда осталар күп булган, йортларның барысы да шәрык стилендә ясалган. Шушы матурлыкка Болгар һәм Биләр халкы сокланып яшәгән. Чыңгыз ханның гаскәре башка дәүләтләрне тезләндереп килә, ләкин Биләр шәһәренә 45 көн буена керә алмаган. Безнекеләр соңгы каннары тамганчыга кадәр көрәшә, яклый һәм шунда батырларча һәлак була. Гомумән, тарихыбыз көчле һәм фаҗигале.

“Берьюлы унбишләп картина ясыйм”

– Хезмәтләрегезне кайсы вакыт аралыгында ясыйсыз?

– Бу сорау мине бик тә борчый, чөнки мин акрын эшлим. Ләкин күп эшләрне башлап куям да, тиз генә эшләп бетермим, читкә алып куып торам. Икенчесенә тотынам. Шулай итеп, берьюлы унбишләп эш дәвам итә. Барлыгы меңгә якын әсәрем бар. Аларның күбесе музейларда, кешеләрнең шәхси йортларында саклана. Әмма иҗат, орнамент кебек, төпсез. Аның иге-чиге юк. Яратсаң, эшлисең икән. Рәссамны ял итеп эшли дип уйлыйлар. Ләкин чыннан торып, җигелеп эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Мин күңел ачуны да, бәйрәмнәрне дә яратам. Эш өчен үземне барлык күңел ачуларда тыеп тора алам.

– Нинди материаллар белән эшлисез, хезмәтегезне ничек башкарасыз?

– Башта катыргы крагиска (прессланган агачның йомшак сортлы материалы) эшли идем. Аңа рама да кагасы юк, тиз генә желатин белән буйыйм да, эмульсион буяу белән бер кат йөртеп чыгам һәм ясый башлый идем. 

Хәзер инде миңа рәссамнар болай җиңел карамаска, киндергә эшлә, дип әйтә. “Болай булса, эшләреңне музейлар алмаячак”, - диләр. Шулай дигәч, чыннан да затлы материалларга эшләргә тырышам: киндерне тарттырып, яхшы рамнар куям.

– Һәрбер картинаның үз мәгънәсе, тарихы бар. Кайберләренә тукталып, сөйләп китә алмассызмы?

– Мәсәлән, “Агымсу” дигән картинам. Ике әнием дә Олыяз авылыннан. Тау кырыеннан чишмәдән су агып төшә һәм ул инешкә әйләнә. Аның суы тирән түгел, су астындагы ташлар да күренә, суның акканы да сизелә. Мин шуларны карарга ярата идем: таш араларыннан вак-вак балыклар йөзеп китә, ташларның да төрлеләре бар. Мин бу күренешкә күз алмый, карап тора идем. Шуннан “Агымсу” дигән натюрморт туды.

Икенче эшем – “Шәһри Биләр” дип атала. Монда милли бизәкләр үрелеп киткән, Биләрдәге кайчандыр яшәгән, ләкин исән калмаган диварлар, шәһәр күренешләре урын алган. Биләрне сагынып, аңа мөкиббән китеп эшләдем мин аны.

– Хезмәтләрегездә каллиграфия дә бар. Сез аның белән мавыгып китмәдегезме?

– Каллиграфияне бик яратам, аларда музыкаль ритм бар. “Шәһри Биләр” дигәнне мин шакмаклы итеп яздым. Кайбер картинада чиккән чигү кебек эшлим. Алымнары күп аның.

“Рәссамнар өчен хәзер бер дә мактанырлык замана түгел”

– Татарстандагы рәссамнар өчен нинди шартлар тудырылган? Аларга ихтыяҗ бармы?

– Элек заказлар күп иде, шул исәптән, дәүләт күләмендә дә. Хәзер андый заказларыбыз юк. Рәссамнарыбыз заказны кем ничек таба, шулай яши. Яшәргә җиңел түгел, бигрәк тә өлкән яшьтәге рәссамнарга. Яшьләр хәзер дизайнер булып эшли ала, алар ничектер шушы заманда тәрбияләнгән, үскән. Ә без инде үткән гасыр кешеләре. 

Миннән өлкән яшьтәге рәссамнар өчен заказ бик кыен мәсьәлә. Гомумән, шәхси дуслар ярдәм итә, заказ бирә. Әмма алар да күп түгел бит. Рәссамнар дәүләтебезнең намусында. Сәнгать кешеләрен якларга тиешләр. Әйтик, зур исемле рәссамнарыбыз бар, ләкин пенсияләре кечкенә. Монда әле эшлисе эшләр бик күп.

– Алмашка яшьләр киләме?

– Яшьләр хәзер күп килә. Намазда булганнары бихисап. Рөстәм Хуҗин дигән мәртәбәле рәссамыбыз бар, ул хәзерге көн таләпләренә туры китереп иҗат итә. Ул сөйләшә, заказны таба, затлы рәсемнәр ясый белә. Шундый рәссамнарыбыз шактый. Яшьләр ныклы белем алып, иманлы булып кайта.

“Чын рәссам үзе өчен иҗат итә”

– Сәнгать өлкәсендә яшь рәссамнарга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Яшь рәссамнарга теләгем шул: халкыбызның традицияләрен, аның тарихын, яшәешен онытмасыннар иде. Милли традицияләрне күтәреп чыксыннар иде. Хәзер күбрәк сату өлкәсендә эшлиләр бит, рәссамнарыбыз ваклана, кечкенә генә хезмәтне тиз арада сатырга омтылалар. Чын рәссам үзе өчен иҗат итә. Мин ул рәссамнарны аңлыйм, аларга сүз әйтергә дә куркам, чөнки яшәргә, гаиләне дә туендырырга кирәк. Әмма дәүләт заказлары булса, бик яхшы булыр иде.

Без яшьләр өчен симпозиумнар үткәрәбез, күптән түгел ул ундүртенче тапкыр узды. Без аларны сайлап алабыз да, Болгарга, Биләргә алып чыгып китәбез.

Гомумән, авыл халкы рәссамнарны ярата. Авылда булганда төш вакытына кайтып киттем. Картина-пумалаларымны урамда калдырдым, чөнки көн кояшлы иде. Ашханәгә кайтып җитүем булды, коеп яңгыр ява башлады. Мин калдырып киткән урынга тиз генә йөгердем. Карасам, елап җибәрә яздым, кемдер шуны күреп, чыланмасын өчен, картинамны төреп куйган. Баксаң, каршы тәрәзәдән карап торганнар икән. Киндер бит ул яңгырны яратмый. Авыл халкының рәссамга мәрхәмәтлелеге шуннан да күренә.

– Алга таба планнарыгыз белән дә бүлешеп китсәгез иде.

– Планнарымның иге-чиге юк, чөнки дәртләнеп эшлибез. Бездә 215 рәссам бар. Кырымга, Биләргә, Чистайга барырга исәп бар. Симпозиумнар оештырылачак. 15 майда Чистайга барып, авыллардагы егерме ике мәчетне ясаячакбыз. Моның әле тарихта булганы юк, чөнки безне мәчет кабул итә бит! Без картиналарны үзләренә бүләк итеп калдырачакбыз, аларның галереясендә эленеп торачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100