Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамара Синявская: Мөслим Магомаев катнашкан фильмнарны карый, җырларын тыңлый алмыйм

СССРның халык артисты, Совет, Россия һәм Әзәрбәйҗан опера һәм эстрада җырчысы Мөслим Магомаев тууына 75 ел тулу уңаеннан Казанда аны искә алу концерты оештырылды. Концертка данлыклы җырчының тормыш иптәше, опера җырчысы Тамара Синявская да килгән иде. Тамара Ильинична концерт алдыннан матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып, Мөслим Магомаев турындагы хәтирәләрен яңартты.

news_top_970_100
Тамара Синявская: Мөслим Магомаев катнашкан фильмнарны карый, җырларын тыңлый алмыйм


Афишасыз концерт

СССРның халык артисты, күренекле җырчы Мөслим Магомаевның 75 еллыгы уңаеннан оештырылган искә алу концерты Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында тулы аншлаг белән үтте. Мөслим Магомаев репертуарыннан алынган җырлардан торган концертлар май аеннан башлап Россия буенча дәвам итсә дә, Казан концерты – регионнарда Тамара Синявская үзе катнашкан бердәнбер концерт иде. Дөрес, Тамара Ильинична шәһәр эчендә концертның афишалары булмауга ризасызлык белдерде. Билетларның болай да сатылуы һәм аншлаг булуы афиша таратмаска сәбәп түгеллеген әйтте.



Казан турында - концертта

“Казан матур шәһәр. Бирегә без Мөслим белән дә килдек, үзем генә дә килдем. Шәһәр үзәгендәге кечкенә йортлар үзенә тарта иде мине. Бу килүемдә дә шуларны эзләдем һәм таптым. Реставрацияләнгәннәр, яшәргәннәр, матурланганнар. Шәһәрегез бик матур”, - диде ул залдан.
Чыгышы вакытында Тамара Ильинична Филармония залының кысанлыгына да игътибар итте: “Бу концерт өчен биредә урын аз. Сезгә кимендә мең ярым урыны булган зуррак зал кирәк”, - дип өстәде ул.



Казан турында - концертка кадәр

“Казанда мин «Царская невеста» операсында җырлап торган вакытта, “үтеп барышлый” театр залына Мөслим Магомаев килеп керде. Ул ложага кергәч, бөтен зал башын күтәреп Мөслим Магомаевка карап тора башлады. Ә сәхнәгә миңа 153 канәфер чәчәге чыгардылар. Чәчәкләр дә дефицит вакытлар иде бит. Мөслим миңа шушы чәчәкләрне бүләк итү өчен Казанга килгән. Бу вакыйга – безнең биографиянең матур бер мизгеле”.

“Мөслим татар әбисен бик ярата иде”

“Мөслим Магомаевның әбисе Казан татары иде – Бәдигөл. Мөслим татар әбисен бик ярата иде. Әбисе дә Мөслимне яраткан. Ул аның бердәнбер оныгы булган бит. Мөслимне кечкенә чакта ул тәрбияләгән. Миндә аның фоторәсеме саклана. Гаҗәеп сөйкемле ханым. (Мөслим Магомаевның әбисе Бәдигыльҗәмал – данлыклы Терегуловлар нәселеннән. - ред).”



“Мөслимнең архивына кагыла алмыйм. Ул катнашкан фильмнарны карый, җырларын тыңлый алмыйм. Мин җырлый алмыйм, чөнки ул юк. Тугыз ел инде... Кош йөрәге ирекле булганда җырлый. Мин хәзер сәхнәгә чыгарга әзер түгел”.

“Мөслим рәсем ясый иде. Күпме эше барлыгын беркайчан да санаганыбыз булмады. Ясыйсы килгәндә – ясады. Бу таланты аңа әтисеннән күчкәндер – әтисе театр рәссамы булган бит. Мөслим үзен рәссам дип санамады. Җырламаганда мольбертка утырды, рәсемнән туйганда – рояльгә. Картиналарының күчермәләре хәзер «Крокус Сити Холл»ның Концерт залындагы мини-музеенда саклана. Анда икенче катта Мөслим почмагы бар. Анда аның синтезаторы урнашкан. Ә беренче катта – рояле”.



“Бакуда Мөслим Магомаевка һәйкәл кую өчен урын сайлап йөрдек”

“Бакудагы Магомаев исемендәге филармония дә, Магомаев урамы да Мөслимнең бабасы исемен йөртә. Мөслим – үзенең данлыклы бабасының адашы. Нәрсәгә дә булса Магомаев исемен бирү өчен “Кече Магомаев”ныкы дип атап булмый бит. Мин Бакуга килгәч Мөслим Магомаевка һәйкәл кую өчен урын сайлап йөрдек. Әлбәттә, каберендә таш һәйкәл бар. Анда туристлар килә. Шәһәр үзәгендә дә һәйкәл торса матур булыр иде. Ә музей ясау өчен Мөслим яшәгән йорт калмаган инде”.



“Мөслимгә авырый башлагач театрдан киттем, чөнки ул вакытта мин өйдә кирәгрәк идем”

Минем педагоглыгым да Мөслимгә бәйле. Ул авырый башлагач мин театрдан киттем. Чөнки ул вакытта мин өйдә кирәгрәк идем. Дөрес, өйдә озак тора алмадым – ГИТИСка эшкә чакыра башладылар. Бәлки алар миңа ярдәм итү йөзеннән чакырганнардыр. Менә 12 ел укытам инде.



Мусик

Этебез Чарли Мөслимнән алдарак китте. Мөслимне югалткач, миңа беркем дә кирәкми иде. Ике атналап кына элек фатирымда яңа “квартирант” барлыкка килде. Миндә мәче баласы “фатирда тора”. Бик мөстәкыйль булып чыкты. Кулыма алмакчы идем – тырнап кан чыгарды. Шулай “туганлаштык”. Безнең йортыбызда Мөслимнең истәлек тактасын ачкан көнне мәче баласын миңа Әмин Агаларов (җырчы һәм музыкант. Азәрбәйҗан милләтеннән. Ред) бүләк итте. Мин кеше белән бик тиз уртак тел табам. Бу песи баласы белән авыррак. Холкы ирләрчә, теләмәсә, нәрсәнедер көчләп эшләтеп булмый. Мәчене көн саен ашатам, артыннан җыештырам, кулга ияләштерергә тырышам. Әмма ул ияләштерү көнсаен яңадан башлана.

Мәче баласы Мусик исемле. Көлке түгел, ниндидер ассоциацияләр юк. Мөслимне яшь чагыннан ук белгән һәм яраткан кешеләр аны шулай атаганнар ди. Минем алай атаганым булмады. Безнең бер-беребезгә үзебез генә белгән сүзләребез бар иде.



“Хәзер минем өем юк”

Якын кешеләр – ул өйдәгеләр. Хәзер минем өем юк. Мин үзем үз йортыма фатирга кердем кебек. Йорт ул гаилә барында гына була икән...

Мәгълүмат өчен. СССРның халык артисты, Совет, Россия һәм Азәрбәйҗан опера һәм эстрада җырчысы Мөслим Магомаев 2008 елның 25 октябрендә 66 яшендә хатыны Тамара Синявская кулында вафат була. Танылган опера җырчысы Тамара Синявская хәзер ГИТИСта укыта, җырламый.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100