Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Төрле сүзләр театрны аңламаудан килеп чыга". Тинчурин артистлары спектакле "Безнең бабайлар алай эшләмәгән!" дигән сүз чыгарды

Туфан Миңнуллинның "Нәзер" спектаклен Тинчурин театрының берничә артисты театрдан читтә куйды. Рольсез калган Тинчурин театры артистлары эшсез булган очракта нишләргә кирәк дигән сорауга җавап бирде. "Татар-информ"ның мәдәни күзәтүчесе спектакльгә бәя бирде.

news_top_970_100
"Төрле сүзләр театрны аңламаудан килеп чыга". Тинчурин артистлары спектакле "Безнең бабайлар алай эшләмәгән!" дигән сүз чыгарды

Татарстанда беренче татарча профессиональ антреприза спектакле чыкты. Антреприза спектакле - читтән чакырылган артистлар белән спектакль кую. Ягъни, импресарио яки продюсер, керем алу максатыннан, төрле театрларның артистлары белән спектакль чыгара һәм аның прокатын оештыра.

Безнең очракта бераз башкачарак. Тинчурин театрының офыклары тараеп, сәхнәгә штаттагы кырык артистның унбишләбе генә чыга башлагач, репертуар да Илһам Гали дигән бер драматург театрына әйләнә баргач, теге унбиш эченә кермәгән артистларның дүртесе үз спектакльләрен булдыру уе белән яна башлый. Алар үзләре артист булу өстенә, үзләрен продюсерлыкта да сынап карыйлар. Пьеса сайлана, режиссер табыла. Максат куелгач, финанслар мәсьәләсе дә хәл ителә – артистларга ТР Мәдәният министрлыгы булыша.

“Нәзер” – рольсез утырган татар артистларына үзләренә үзләре эш тапкан татар артистларыннан инструкция. Зарланмагыз! Эшләргә теләгән кешегә җае табыла ул!

Артислар - Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева һәм Рөстәм Гайзуллин - Туфан Миңнуллинның тамашачы яратып карый торган популяр спектакльләренең берсе булган «Нәзер» трагикомедиясенә алынганнар. Дүрт кенә персонажлы бу спектакль күп мәгънәле дә, юлда йөртергә дә уңайлы.

Спектакльнең премьерасы июнь аенда Ленин исемендәге мәдәният сараенда булган иде. Яңа сезонда спектакльне Тинчурин театры үз репертуарына алган – килешү нигезендә ул айга ике тапкыр театр сәхнәсендә уйнала. Шулай итеп 25 елдан соң баш режиссерсыз калган театрның беренче премьерасы Туфан Миңнуллинның «Нәзер»е булды.

Бу театр Туфан Миңнуллинны һәрчак яратты. Театр сәхнәсеннән драматургның камил теле өзелмәде. Туфан абыйның үзе исән чагындагы соңгы премьерасы да шушы театрда булды: «Төш» спектакле әле дә сәхнәдә. 2016 елда Резеда Гарипова - “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен, 2018 елда Рәшит Заһидуллин “Алай түгел, болай ул” комедия-скетчын сәхнәләштерде. Туфан Миңнуллинның чираттагы әсәрен, трагикомедиясен, бу юлы сәхнәгә Рәшит Заһидуллинның беренче укучылары - театр артистлары үзләре алып килде.

Спектакль нәрсә турында? Ике татар егетенең сугыштан исән чыгу өмете белән нәзер әйтүләре тасвирлана. Шушы нәзер аларны сугыш мәшһәреннән исән кайтарачак ди алар. Нәзере дә ни бит әле – исән кайтсак, янәсе, хатыннарны алмашып торабыз. Әлбәттә, тозсыз шарт. Спектакль барышында “Безнең бабайлар алай эшләмәгән, татар болай итми”, дигән канәгатьсезлек фикере дә яңгырады Ләкин тирә-якта бомбалар шартлаганда “Безнең бабайлар болай итмәгән, килешми безгә” дип уйланмагандыр алар, ә менә туган якта калганнар хатыннар күз алдына килгәндер. Үзеңнеке дә, кешенеке дә.... Бу - әхлаксызлык, җенси азгынлык һәм башкалар, диюче булды. Ки-леш-мим! Ә бит шушы ук нәзерле сөйләшүдә ике дус, кайсы гына исән кайтса да, бер-берсенең гаиләсен ташлашмаска сүз куешалар. Татар солдаты шаяра да белгән, уйлана һәм вәгъдә бирә дә белгән. Сүзендә дә торган.

Ярый, хуш! Сугыш тәмамланды. Хисмәтулла авылына әйләнеп кайтты. Ә нәзер әйтешергә тәкъдим иткән Хикмәтулла югалды. Шактый еллар узгач фашист әсирлекләрен һәм Сталин лагерьларын кичереп, дөньяга күңеле каткан Хикмәтулла кайтып төшә. Көннәрдән бер көнне Хисмәтулла билгесез чир белән урынга егыла, аяктан кала. “Нәзере тота”, ди аның чая хатыны Маһирә. Әйтеп кенә калмый, чарасына керешә...

Татарлар хатын алышмаган ди канәгатьсезләр...

Мөхәммәт Әблиевның “Шәмсекамәр” драмасы искә төште. Камал театрында Празат Исәнбәт сәхнәләштергән иде аны. Анда геройга хатынын яңадан алыр алдыннан сукыр суфыйга биреп торырга туры килә түгелме? “Пьеса өстендә эшләгәндә, яшь язучыга тәҗрибәле драматург Кәрим Тинчурин булышлык күрсәтә һәм бу иҗади дуслыкның нәтиҗәләре бик уңышлы булып чыга. Драмада Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылында барган вакыйгалар оста итеп, җанлы картиналарда тасвирлана”, дип язылган язучы һәм аның әсәре турындагы мәгълүматта.

Минемчә, “Нәзер” трагикомедиясенең төп герое әлеге ике ир-ат, ике дус, ике солдат түгел, ә героинялар – татар хатыннары! Туфан Миңнуллин бу әсәре белән татар хатынына дан җырлаган.

Татар хатыны! Ул үзен саклап кына кияүгә чыккан, солдатка булып ирен сугыштан көтеп алган, аңа итәк тутырып балалар алып кайткан, авыру ирен аякка бастырырга азапланган. Ире “балалыгы” белән тозсыз нәзер әйткән икән, шуннан ирен кайтару өчен “алышынырга” да риза булган.

“Нәзерегезне үтәгез!” дип үзе барып ялына Маһирә иренең дусты Хикмәтуллага. Бер атна үзе ире янында яшәп торган ахирәт дустының авырлы икәнлеген белгәч, “Эт ятыр, эт янында ит ятыр, эт соң ничек тик ятыр”, ди ул сабыр гына.

Ә менә монысы инде безнең бабайларда булган гадәт. Борынгы заманнарда татар хатыны көндәшен кабул иткән ул. Гаяз Исхакыйның “Остазбикә”се, Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”е күз алдына килә. Ачыктан-ачык пропагандаланмаса да, хәзер дә ике хатынлы ирләрнең барлыгын беләбез.

Шунысын да онытмыйк: сәхнә әсәрен тормыш күчермәсе дип кабул итмичә, сәнгать әсәре дә булуын онытмыйк.

Тинчурин театры артистлары белән “Нәзер”не Башкортстан режиссеры Зиннур Сөләйманов куйган. Бу режиссер спектакле генә түгел, ә артистлар белән бергәләп куелган дияргә мөмкин. Әнә, ир тирәсендә бөтерчектәй бөтерелгән татар хатыны. Гөлчәчәк Хафизова героинясы тормыш дилбегәсен үз кулына алса да, иренә үзен хуҗа итеп тоярга мөмкинлек биреп яшәгән татар хатыны. Тормыш ул дигәнчә бара. Хәтта иренең качып-посып йөрмичә ике хатын белән яшәячәген дә ул хәл итә. Шушы хәлгә иренең тозсыз нәзере генә түгел, ә язмыш үзе китерде бит аларны. Сугыш шушы хәлгә җиткерде. Татар хатыны шундый ситуациядән дә башын горур тотып чыга алды.

Барлык нужаны башыннан кичереп ирен көтеп алган, әмма бәхеткә ирешә алмаган татар хатыны Заһирәне уйнаган Зөлфия Вәлиеваны "Зө-ләй-лә"дә җырлап йөргән димәссең. Рөстәм Гайзуллин белән Зөлфия Вәлиева үз геройларының гөнаһ эшләрен дә тамашачы алдында акланырлык иттеп уйныйлар. "Ит ятыр, ит янында эт ятыр, эт соң ничек тик ятыр"... 

Рөстәм Гайзуллинның герое хатыннан узмыйча гына матур гына яшәп яткан мут татар ире. Күп бездә андыйлар. Аларга рәхәт - бөтен проблемаларын хатыннары чишеп бирә бит. 

Ирек Хафизов башкарган Хикмәтулла образы. Нәзер әйтешүне ул уйлап чыгара. Бу, беренчедән, исән калу өчен “саламга тотыну” булса да, икенчедән, хыялдагы мәхәббәтенә кул сузуы булган икән ләбаса. Ул ахирәт кызлар арасыннан Маһирәсен яратса да, Заһирәсенә өйләнергә мәҗбүр булган. Чөнки Маһирәнең үзен түгел, ә Хисмәтулланы яратуын аңлаган. Татар солдаты шулай итеп гомеренең соңгы минутлары булырга мөмкин вакытта үзенә матур хыял бүләк иткән. Бәлки, аны шушы хыялы әсирлектән һәм Сталин лагерьларыннан исән чыгарга мөмкинлек биргәндер. Ирек тудырган Хикмәтулла тормышка бәгыре катса да, хыялындагы мәхәббәтенә җылы хисләрен саклаган. Ул өенә үз аягы белән аның өенә килеп кергән мәхәббәтенә дә кагылырга курка. Ә хыялы тормышка ашып бер атна Маһирә белән бөр өйдә яшәп, аның кулыннан чистарынып юынгач, ул юкка чыга. Ул инде хыялына иреште. Аның тормыш белән башка алыш-биреше калмады...

Рөстәм Галиев: Бездә театрны, сынлы сәнгатьне һәм музыканы аңлау җитми

Түбән Кама театрында “Нәзер” спектакле күптән бара. Уңышлы бара. Аны биредә театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев куйган.

“Туфан абый язгач та мин “Нәзер”не укып чыктым. Ләкин башта куймадым. Анда сөйләп торучы автор линиясе бар иде, “Болай куймыйм”, дидем. Аны беренче Оренбург театрыннан Рөстәм Абдуллаев куйды. Уңышлы барды ул аның, гастрольләргә дә йөрде. Мин соңрак куйдым, минем версиядә вакыйгаларны геройларның берсе үзе сөйли. Туфан абый: “Мондый хәл турында сөйләделәр”, дип әйткән иде. Бу бит бик матур комедия. Зур драматург матур комедия язган. Туфан абый беркайчан да пычрак әйбер язмады. Халык рәхәтләнеп карый. Ә төрле сүзләр театрны аңламаудан килеп чыга. Аны аңлау бик аз кешегә бирелгән. Бездә сынлы сәнгатьне дә, музыканы аңлау да җитми. Без шуның белән җәфа чигәбез”, - ди Рөстәм Галиев.

“Безнең “Нәзер” антреприза булса да, без аны клубка барып күрсәтеп кайтырга ярамаган тагын дип җиңелчә генә куймадык. Режиссер да җиңел генә карамады. Декорацияләр эшләтеп, озак репетицияләр белән яхшы спектакль чыгарырга тырыштык. Халык ярата кебек. Районнарга гастрольләргә чыгабыз. Графигыбыз төзелде”, - ди Ирек Хафизов.

“Нәзер”не карарга килүчеләр арасында Тинчурин театры артистлары берничә генә иде, бәлки, алар Ленин исемендәге мәдәният йортына җыелышып килгән булганнардыр... Ә менә Камал театры артистлары бар иде. Сәлимә Әминова, Илдус Габдрахманов, Ләйсән Рәхимова һәм Миләүшә Шәйхетдинова бик яратып тамаша кылдылар.

Татарстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” театр премиясе номинанты Ләйсән Рәхимова: Туфан абыйның теле, диалоглары, сүз уйнатулары, гореф-гадәтләрне күрсәтүе, хатын-кызның ирне ир итеп тотуын күрсәтүе – миңа бу тема бик ошады. Хатын-кызларның көчле булуы татарга хас бит ул. Бу спектакльдә чып-чын милли төсмер. Һзр персонаж өчен үз характеры табылган. Артистлар өчен уйнарга әйбер бар.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова: Кемнең дә ризасызлыгын аңлыйм мин. Ләкин бит бу спектакль бездәге традицияләрне күрсәтми. Сугыш вакытында кешеләр уен формасында башлыйлар да нәзер әйтәләр. Алар традицияләрне, динне уйлап тормыйча уйнап башлыйлар да, үзләре дә шикләнеп калалар. Бу Туфан абыйга хас алымнар. Аның Камал театрында барган “Шулай булды шул” спектаклендә дә шундыйрак әйберләр бар. “Әлдермештән Әлмәндәр”дә дә әҗәл белән күрешә. Мин бу актерлар өчен бик сөендем. Бездә антреприза дигән әйбер гомумән юк иде бит. Бу – татар театрында беренче антреприза. Шуңа аларның бу адымнары бик көчле гамәл. Бу башкаларга да үрнәк адым. Чөнки актер кешенең уйныйсы килә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100