Тәлгать Хаматшин: Диктор вазифасы “Татарстан” радиосында гына калды

4 Октября 2017

Укылган: 813 тапкыр

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Рамил ГАЛИ
“Казан сөйли! Сез “Татарстан” радиосын тыңлыйсыз. “Бу сүзләрне без көн саен ишетәбез. Әлеге күркәм мөрәҗәгатьне каймак кебек куе тавышлы, бәрхет кебек затлы тембр иясе, инде өч дистә ел диктор булып эшләүче Тәлгать Хаматшин җиткерә. Бәрхет тавыш иясе көндәлек тормышта нинди кеше ул? Әңгәмәбез шул хакта.
Әйләнә-тирә электрон мәгълүмат чараларында сүзнең атасы-анасы да, өн-аваз тәртибе, ә кайчак мәгънәсе дә юк бер вакытта, Тәлгать әфәнденең төпле һәм ышанычлы авазын тыңлау, үтемле һәм “бастырып” әйтелгән сүзләрен, дөрес һәм эзлекле сөйләмен ишетү колакларга да күңелгә дә ял бирә, сөенеч өсти. Башкортстан егете, Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин ниләр белән кызыксына? "Татар-информ" хәбәрчесе шуны ачыклады.



Камал Саттарова, Айрат Арсланов, Фоат Галиуллин традицияләрен дәвам итүче Тәлгать Хаматшинны еш кына тел сагында торучы шәхес тә дип атыйлар.

- Тәлгать әфәнде, диктор һөнәре бик сирәк һөнәрләрнең берсе. Сезнең – гади авыл баласының – диктор булып китү сәбәбен бала чагыгыздан эзләргә кирәктер...


 - Минем беренче тапкыр “Татарстан” радиосы ишекләрен ачып керүемә инде 30 елдан артык вакыт узды. 1987 елның 6 апрелендә эфир дулкыннарыннан “Казан сөйли”, - дигән аваз минем тарафтан яңгыратылды. Диктор хезмәтенә беренче мәхәббәтем кайчан уянганын, дөресен генә әйткәндә, хәтерләмим. Бәлки ул мәктәп елларында ук булгандыр, бәлки студент елларында бөреләнгәндер... Башлангыч классларда укыганда, һәр атнаның җомга көнендә тәрбия сәгатьләре үткәрелә иде. Менә шул тәрбия сәгатьләрендә класс җитәкчебез, кулымдагы китапны күреп алды. Герой-пионерлар турындагы китапны парта астына яшереп кенә укый идем. “Кызыклы китап булырга охшаган, әйдәле, без аны бергәләп кычкырып укыйбыз”, - диде укытучым. Китапны тәрбия сәгатьләрендә, иптәшләрем каршына чыгып сөенә-сөенә укый торган булып киттем. Классташларымның тын да алмыйча тыңлаганнары әле дә хәтеремдә. 45 минут үтеп китә, чебен очканы да ишетелә торган иде, кыңгырау шалтырауга карамастан, бер бала да урыннан кузгалмый, әйтерсең лә, гипнозланганнар. Әсәрнең ахырын көтәләр... Шул чагында ук, миндә диктор һөнәренә ниндидер омтылыш уянгандыр, дип уйлыйм. Шулвакыт иптәшләрем укыганымны яратмасалар, ничек буласын кем белгән? Ә бит пионерлар тарихы язылган китапны 5-6 атна буена гел берүзем укыдым. Башкаларның укуын теләмәделәр.

- Тәлгать абый, сез 30 елдан артык “хөкүмәт тавышы”  булып саналасыз, әлеге дәрәҗәгездән файдаланган чакларыгыз булдымы? 

- Чыннан да, хезмәттәшем Данил Ибраһимовның: “Диктор- дәүләт тавышы”, - дип язып чыкканы  булды. Бу әйтемгә ниндидер аңлатма бирәсем килми. Димәк, нәрсәдер дөреслеккә туры килә торгандыр. Безнең радио – дәүләт радиосы дип санала. Шуңа күрә без дәүләт сәясәтен алып барабыз, шуны пропагандалыйбыз. Дәүләт радиосы хезмәткәре дип, күкрәк сугып, аяк терәп нидер даулап йөргәнем булмады. Гади кешеләр кебек үк үз  эшемне башкардым. Үземә ташламалар сорап йөрмәдем. Минем җитәкчеләрем болай да хезмәтемне бәяләделәр. Булган кадәресенә бик шатмын.

- Татар телендә эшләргә маташучы радиолар да күбәйде бит. Сез аларны тыңлыйсызмы?


- Башка радиоларны,  дөресен генә әйткәндә, яратып, исем китеп, акылым бетеп тыңлаганым юк. Ләкин колак салгалаштырам. Төрле мизгелләр була, күңелгә ятышлысы да. Татар телен камил яңгыратырга омтылган егетләр һәм кызлар да очраштыргалый. 

Замана шаукымыдыр инде: 1990 елларда  төрле радиолар эшли башлады. “Татарстан” радиосы бу дулкында бераз  игътибардан читтәрәк калды, шулай да үз кыйбласын югалтмады. Үз традицияләренә , матур эш алымнарына бервакытта да хыянәт итмәде. Эфир сәгатьләренең саны элек ничек булган булса, әле дә шулай эшлибез. Аеруча радио буенча җитәкчебез Тәүфыйк абый Сәгыйтов хезмәтен билгеләп узарга кирәк.1990 елларның болгавыр мизгелләрендә, әгәр дә корабның башында рульне нык тотып бармаса, радионың эш алымнары сакланып калган булыр идеме икән? 

“Татарстан” радиосы 90 ел буенда тел сагында торган. Мин һәрвакыт Камал апа Саттарованы искә алам. Бу мәшһүр татар кызы турында күп  сөйләргә мөмкин  булыр иде. Заманында радио тыңлаучылар соравы буенча концертлар уза торган иде. Радиога берзаман сугыш ветеранының балалары хат язып җибәргән. Хатта әтиләре хакында язганнар, аның батырлыкларын бәян иткәннәр. Әтиләре хәзер каты авыру икән. Соңыннан: “Әлеге хатны Камал апа Саттарова укыса, әтиебезнең хәле җиңеләер, сызлаулары басылыр иде...” - дип теркәп куйганнар. Менә шундый хатлардан да “Татарстан” радиосының халык өчен нинди роль уйнаганын чамалап була торгандыр.

- Тәлгать абый, диктор һөнәре сезнең радиода гына саклана. 90 еллыктан соң диктор калырмы икән? Сез үзегезгә алмаш үстерәсезме?

- Чыннан да, диктор вазифасы “Татарстан” радиосында гына калды. Хәзер ди-джейлар дөньяны басты. Белмим инде, аларның да эфир дулкыннарында эшләргә, яшәргә хакы бардыр. “Татарстан” радиосында мотлак дикторлар бар, киләчәктә дә булачак ул.


- Татарстанның рәсми тавышы һәрвакыт көр булсын өчен, сез ниләр эшлисез?

- Дикторның эш коралы тавыш бит инде. Аны сакларга кирәк, балта остасы үзенең балтасын һәрвакыт төзек тоткан кебек, тавышны даими кайгыртып торам. Синең тавышың булмаса, иртән эшкә килүеңнең мәгънәсе юк, шулай да кайбер вакытларда карлыккан тавыш белән дә уянырга туры килә. Аны минуты-секунды белән генә дәвалау мөмкин түгел, шул тавыш белән чыккан вакытлар да була. Сөт кайнатып эчәм, мәтрүшкәнең файдасын күрәм. Аллага шөкер, андый очраклар күп булмады. Салкын тию, грипп кебек нәрсәләрне мин, гадәттә, җиңел үткәреп җибәрәм. Авыл баласы бит без, шуның йогынтысы да бардыр. Бала чакта аяклар туңганчы чана-чаңгы шуа идек. Чалбар балаклары, бияләйләр бозга катып бетә торган иде, әллә инде шул вакытта чыныгып калганбызмы? Салкын тидереп, авырып ятканымны хәтерләмим. Радиода эшләгән дәверемдә һич кенә дә андый җәфа чикмәдем.


- Эфирда ялгышкан чакларыгыз булдымы?

- Төрле рәсми хәбәрләр укырга туры килде, төрле жанрдагыларын укыдык. Элек бөтен нәрсә туры эфирда бара торган иде. Хәзер күпмедер өлеше язмада инде. Алай җиңелрәк. Әмма мин үзем туры эфирда эшләргә яратам. Андый очракта бөтен булган мөмкинлекләреңне файдаланып калырга тырышасың. Җырчылар фонограммага җырлый, диләр, язмада эшләүне шуның белән чагыштырып әйтергә мөмкин. Үз тавышың белән сөйләмәсәң, ләззәт килми. Иртәнге алтыда да үз тавышым белән эшләргә ярата идем. Хәзер инде, иртәнге сәгатьләрдә безне мөхәррирләр алыштырды. Көндезне эфирларны иртәнге уннан башлап, без үзебез эшлибез. Дүрт аяклы ат та абына дип әйтәләр. Ялгышлар булганда, төзәтәсең дә алга таба атлыйсың. Шәхсән үземнең зур хаталар ясаганым булмады. Ә менә Камал апа Саттарованың бер сүзне ялгыш әйтүе аркасында, эфирдан ничәдер елга мәхрүм итеп торганнарын хәтерлим. Коммунизм, социализм сүзләрен еш куллана идек бит. Менә шул сүзләрдә буталып киткән булган.

- Журналистларга интервью бирергә яратмыйсыз кебек, чөнки сезнең турыда язмалар бик аз. Ни өчен аралашмыйсыз, сәбәбе нидә? Уңайсыз сораулардан куркасызмы?

- Газет-журналларда минем турыда, сирәк булса да, язмалар чыккалады. Кеше күз алдында булырга атлыгып тормыйм. Үземә игътибар җәлеп иттереп, кешене ялыктырасым килми. Зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясаганым булмады. Мәктәптә укыган чакларда гына бик актив идем. Төрле кичәләрдә алып баручы булып чыгыш ясадым. Миңа 8-10 яшьләр булдымы икән, безнең өйгә кич утырыга апалар җыела торган иде. Әни кешеләр белән аралашырга ярата иде, безне өйдә йон катып, оекбаш бәйләп утыралар. Безнең өйдә “Йосыф” китабы бар иде. Әни шул апалар өчен миннән китап укыта (үзе хәреф танымый иде). Идән уртасына сырма җәеп укып ятканда, күрше Гәүһәр әби күзендә яшь ялтыраганын күрәм. Бу шундый елатырлык әсәр микән? - дип башыма салып куйган идем. “Йосыф Зөләйха” әсәренең сигезенче класста өзеген генә укыганымны да хәтерлим. Әбиләргә укыганым онытылган да иде. Яңадан тулысынча укыйсым килде. Казанга килгәч, алып укыдым.

- Остазларыгыз дип кемнәрне саныйсыз?

- Камал апа Саттарова кебек талантлар йөз елга да бер тумый торгандыр. Аның исемен мәңгеләштерергә кирәк. Бу хакта якташлары да уйлансыннар иде. Сүзләрдән сәнгать әсәре тудыра алырдай шәхес иде бит ул. Сөйләм сәнгатенең югары камиллегенә ирешкән дикторыбыз ул безнең. Сүзе белән кешеләрне дәвалый ала иде.

Фоат абый Галиуллин, мәсәлән, урман турында яки урман хезмәтчәннәре хөрмәтенә җыр тапшырабыз дип укый икән, күз алдына шаулап торган чыршы урман килеп баса. Таланттан килә торгандыр. Тукай шигырьләрен җиренә җиткереп укый ул, тәнемә каз бәбиләре чыга хәтта. Менә шундый остазларым булуы белән горурланам. Фоат абый белән без озак еллар хезмәттәшлек итәбез. Радио эшкә килгәнче дә мин аның белән хатлар алышып, киңәшләрен тыңлый идем. “Татарстан” радиосына килүемдә аның роле бик зур. Дикторлар конкурсында берничә ел рәттән катнаштым. Конкурстан узсам да, гаилә сәбәпләре аркасында, Казанга тиз генә чыгып китә алмаган идем. 

Телче галимнәребез бар: Рүзәл Йосыпов, Илдар Низамов, Фоат Галимуллин. Алар тел сафлыгы өчен җаннары белән борчылып йөриләр. Мин үз практикамда һәрвакыт алар әйткән киңәшләрне, кисәтүләрне искә алып эшләргә тырышам. Нишләптер, хәзерге яшьләр аларның киңәшләрен тотмыйлар, галимнәребезне укымыйлармы икән инде? Газетларда еш кына “Мәскәү асты” дип язалар, русчадан калька ясыйлар. Үзегез уйлап карагыз: Мәскәүнең асты булмый бит инде. Мәскәү каласының астында, ягъни метрода сугышлар булмаган бит инде! Русчадан турыдан-туры тәрҗемә кулланып язу, сөйләшү күңелне бигрәк тә тырный. Гади генә нәрсәләр булса да, бик тешкә тия шул. Кайчагында минем өстәлгә дә “Казанның Г. Камал исемендәге театры...” дип башланган хәбәрләр китереп салалар. Камал театры ул бит Татарстанныкы! Татар теле бик матур. Кулланырга нинди генә аһәңле сүзләребез юк. Элекеге сүзләребезне дә файдаланырга кирәк.

- Татарстанга килгәнегезгә үкенмисезме?

- Һич тә үкенмим, кеше кайда булса да хезмәт итәргә тиеш. Көтүче көтү көтә, заводта эшләүче станока эшли, журналист яза, сөйли дигәндәй. Яшәренә азык ала, яшәү яме таба. Кемдер минем кебек микрофон алдында утырып, акча эшли. Бу хезмәтне мин һич кенә дә җиңел, димәс идем. Бу хезмәт һәрвакытта да уйда йөри. Йокыдан уянып күзне ачуга башка килгән беренче уй: тавышым ничек яңгырар икән? Эфирга килеп утырганчы, син тыныч түгел, ләкин эфирдан уңышлы сөйләп чыксаң, күңел күтәрелеп китә. Кемнәрдер телефоннан шалтырата, исәнлек-саулык теләп куйса, моннан да күңелле мизгелләр булмый торгандыр...


- Сез - ялгызак, гаилә корырга ният итмәдегезме? “Диктор Хаматшин Башкортстанга кайтып китә икән, анда аны сөйгәне көтә”, - дигән сүзләрдә хаклык бармы?

- Гаиләм булмады. Яратып йөргән кызым авылда калды. Минем белән Казанга килмәде. Башкорстанга китә икән, дигән сүзләрдә берникадәр хаклык бар. Яшьлек дустым хәзер ялгызы, ул кияүгә чыккан иде, ләкин озак бергә яши алмадылар. Ике баласы белән ялгызы калды. Әле без һаман да бер-беребезне яратышып яшибез. Кайтканда очрашабыз. Серләремне ачтырасыз инде...

- Татар теле тирәсендәге фикер бәрелешләре уйландырамы сезне?

- Ул тирәдә барган ыгы-зыгы, һич кенә дә яхшылыкка илтмәячәк. Ничек инде татар Татарстан кешесенә дәүләт телен укытмаска, ди? Халыкның иң нечкә җиренә кагылып дөрес эшләмиләр. Үз ана телендә укытырга хокукың булмасын ди инде? Телне укытмау туган җирдән, каныңнан аерылу дигән сүз. Каннан күчкәч, кем булабыз соң без? Тора-бара татар милләте дә юкка чыгачак, дигән сүз. Әмирхан Еники, Фатых Хөсниләрне оригиналда укый белмәсәк, язучыларның да кирәге калмый...


- Тәлгать абый, теләсә кемне диктор итеп үстереп буламы?

- Юк, булмый. Моның өчен кешенең үз теләге булырга һәм баштан ук нигез салынган булырга тиеш. Радиога яшьләр күп килә. Мин аларны җентекләп күзәтәм. Һәрвакыт алардан сорыйм: “Татарстан” радиосын тыңлап үстеңме? Юк, дисәләр, мин инде ул кеше белән сөйләшеп тә тормыйм. Мине алыштырырдай “Татарстан” радиосы дикторы, беренче чиратта, татар телен белергә тиеш. Авазларны дөрес әйтә белсен. Рус аһәңе белән сөйләшә икән, аннан диктор чыгарып булмый. Әйдә өйрәнер әле, дип тә алырга кирәкми аны. Чөнки аңарда теләк юк, дигән сүз. Югары филология белеме, әдәбиятны белүе зарур. Кечкенәдән классикларыбызны укып үскән булуы мөһим. Сөйләмендә тел байлыгы булырга тиеш. Күзаллау киңлеге, тавыш тембры да беренче планда. Сөйләмне тою, халык ярата ала торган тавышка ия булу, тавышының төсе башкаларныкыннан куелыгы белән аерылып торуы кирәк. Радио тыңлаучыга авыр чакларда күңел күтәренкелеге өстәрлек булуы лазем. Ә моның өчен синең үзеңнең дә күңелең чиста, һәрвакыт күтәренке булырга тиеш!

Фикерләр








Мәдәният

«Үзгәреш җиле-II»: «Европа колагына» татар җыры

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең икенче сезоны узды. Татар җыры дөньясындагы бу чараның уңышлары һәм уңышсызлыкларын барларга булдык.

Мәдәният

«Татарны бер чакрым ераклыктан таный иде» − замандашлары Тәүфикъ Әйди турында

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Тәүфикъ Әйдине кем генә дисәң дә аз кебек. Әдипнең гади укучы өчен билгеле булмаган сыйфатлары күп булган. Моны без аның замандашлары сөйләгән хатирәләрне ишеткәч аңладык. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла