Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Ильяс Камал: Идеаль татар шәһәрендә татарлар саны күп булырга, урамдагы бөтен язулар татар телендә булырга тиеш

Ильяс Камал – музыкант, композитор, виолончелист. Санкт-Петербургта туып үскән татар егете. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе аспиранты.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Ильяс Камал: Идеаль татар шәһәрендә татарлар саны күп булырга, урамдагы бөтен язулар татар телендә булырга тиеш

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Ильяс Камал – виолончельдән татар моңы чыгара алган музыкант, яшь композитор. Быел аның виолончель һәм оркестр өчен концерты Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы халыкара фестивалендә яңгырады. Солист – Ильяс Камал үзе. “Ул борынгы традицион инструментлар белән кызыксына, аларда уйный ала. Виолончельдә катлаулы академик музыканы башкара. Мин аның җитди традицион музыка нигезендә заманча татар интонациясен үстерә алачагына өметләнәм”, - диде Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев аның турында.

"Шәһәрчеләр"не шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, "Татар-информ" командасын, Казанның үзләре яртакан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Ильяс белән аның эш урынында – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә очраштык. Ильяс Камал биредә Филармониянең әдәби-музыкаль лекториенда эшли.

  • Филармония бинасы Казан үзәгендә, шәһәрнең тарихи Сукно бистәсендә урнашкан. Бина парк белән әйләндереп алынган. Биредә филармония ветераннары хөрмәтенә аларның исемле агачлары утыртыла. Филармония чатына киләчәктә күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачагы турында сүз бара.
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Концерт залы С. Киров исемендәге синтетик каучук заводының Мәдәният сарае буларак 1955 елда төзелгән. Архитектурасы – неоклассицизм стиле. Архитекторлары – РСФСРның атказанган архитекторы Павел Алексеевич Саначин һәм Георгий Иванович Солдатов.
  • 2000 елның 18 ноябрендә бина Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе карамагына тапшырылган.

- Ильяс Камал зур күләмле музыкаль әсәр иҗат итә дип ишеттем. Нинди әсәрләр ул, сер булмаса?

- Мин әле язылмаган, яки языла гына башлаган әсәрләр турында сөйләргә яратмыйм. Андый әсәр бар, бер генә түгел. Эшләргә дә эшләргә!

- Композиторлар, нигездә, заказга эшлиләр. Куеласы-уйналасы билгесез килеш, зур әсәргә тотынырга яратмыйлар?

- Хәзерге заманда шундый тенденция бар - заказга эшләү. Мин аны урынлы дип саныйм. Чөнки кешеләргә тормыш алып барырга кирәк. Минем дә зур әсәрләр перспектива булган очракта язылалар. 

- Ә темалары?

- Халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге – мине кызыксындырган темалар. Татар теле, татар мәдәнияте... Бүгенге көндә аңа ниндидер басым бара - шуңа каршы тору...

- Аңа музыка белән дә каршы торып буламы?

- Була дип уйлыйм. Дөнья музыкасында да андый очраклар күп.

- Бүгенге халәтебезне нинди музыка аша белдерә алабыз?

- Ул теләсә нинди жанр булырга мөмкин. Иҗатчыдан тора. Сүз белән бәйле булса, сүзләрдән тора. Музыкаль жанр булса - симфоникмы ул, инструменталь-камерныймы - композиторның хис кичерешләреннән, фантазиясеннән тора.

- Нинди шагыйрьләр белән хезмәттәшлек итәсең?

- Дөресен әйткәндә, күбрәк инструменталь жанрда иҗат итәм, оркестрлар өчен язам. Сүз белән бәйле әсәрләрем – җырлар да бар. Өлкән яшьтәгеләрдән Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырларым бар. Яшьтәшләремнән Рүзәл Мөхәммәтшин белән иҗатташлык итәбез.

“Тыңлау культурасы бик төшкән”

- Җитди музыка башкарылган милли концертларга татар телле татар кешесе бик йөрми. Татар телле татарларыбызны җиңел эстрада концертларында гына күрәбез. Җитди музыка тыңлый алырдай татарларыбыз урыслашып беттеме, башка сәбәпләре бармы? Ничек уйлыйсың?

- Кызганычка каршы, тыңлау культурасы бик төшкән, артка тәгәрәгән дип әйтимме?.. Соңгы 20-30 ел эчендә бу шулай. Аңар кадәр бит бүгенге көнге эстрада түгел иде, сыйфатлы эстрада иде: профессиональ композиторлар иҗат иткән җырлар башкарыла иде. 

Ул вакытта яшәгән кешеләр арасында танышларым күп. Алар авылларда да кешеләрнең радиодан симфоник концертлар тыңлап яшәгәннәрен әйтәләр. Кызыксыну булган. Хәзерге заманда – бу массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйлеме икән - халыкка җитди музыка пропагандаланмый. Шулай әкренләп-әкренләп музыкаль культураның дәрәҗәсе төшкән дип уйлыйм. Халык бик кабул итми башлады.

- Нишли алабыз?

- Миңа калса, совет заманындагы системаның уңай якларын кайтарырга кирәк. Массакүләм мәгълүмат чараларында безнең профессиональ композиторларның әсәрләре күбрәк пропагандаланырга тиеш. Алар бик сирәк яңгырый. Яңгыраса да, ниндидер күңелсез хәл килеп чыкса, матәм чаралары булганда симфоник әсәрләр ишетәбез. Элек бит ул махсус программалар булган, алар даими булган. Менә шуны кайтарырга кирәк дип саныйм...

- Проблеманы чишү юлын матбугат чаралары өстенә генә салабызмы?

- Юк, мин әле әйтеп бетермәдем. Мәгълүмат чараларыннан да тора. Башкаручылардан да тора - алар пропагандаларга тиеш. 

Иске язмалар белән генә алга китеп булмый, безнең классик әсәрләрне яңа заман кешеләре сәхнәгә кайтарырга тиеш. Тамашачы аның ямен тоя белсен.


- Дәүләт халыкның культура дәрәҗәсен күтәрү өчен нәрсә эшли ала?

- Дәүләт хокукы булган кадәр тәэсир итә ала. Шул ук массакүләм чараларына да, концерт оешмаларына да “шуның кадәр булырга тиеш” дип ниндидер план куярга, заказлар бирергә мөмкин.

- Ә халык йөрерме? Беренче чиратта, зыялыларыбыз йөрми әле. Әллә инде ул зыялыларыбыз бөтенләй калмадымы?

- Шулай шул инде... Булганнары да йөрми.

- Татар спектакльләре, татар концертлары - алар милләтнең үзаңын тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Алар гына ярдәм итә аламы?

- Алар гына ярдәм итә дия алмыйм. Ләкин ул зур роль уйный дип саныйм.

"Уен кораллары ясауны торгызырга кирәк"

- Татар музыкасы бик күп уен коралларында уйналган. Скрипканы да татарча уйнаганбыз. Думбыралар... Ә хәзер татар музыкасы дигәч, баянны күз алдына китерәбез. Күп уен коралларының татар музыкасы дөньясыннан төшеп калуын ничек бәялисең?

- Әйе, башкаручылар арасында бик күп борынгы уен кораллары онытылды. Хәзерге төрки кардәшләрдә булган бик күп кораллар бездә дә булган. Кыл кубыз казахларда, башкортларда әле дә кулланыла. Саз, думбра да булган һәм ни өчендер барысы да төшеп калган. Бездә шул баян белән сыбызгы курай гына калган. Татарларның уен коралы дисәң, кешеләр шуны гына атый. Борынгы уен коралларыбызны торгызырга кирәк дип саныйм. Шул ук күрше Башкортстанда аларны бит яхшы торгызганнар. Борынгы уен коралларында борынгы башкорт музыкасын башкаралар.

- Перспективабыз бармы?

- Перспектива бар дип уйлыйм. Әмма аның өчен бик күп эшләргә кирәк. Уен коралларын ясаучыларны да торгызырга кирәк. Башка илләр белән тәҗрибә уртаклашырга кирәк - аларның ничек саклап калганын өйрәнергә кирәк. Үзебездә дә күп тарихи документлар сакланып калган - өйрәнергә кирәк.

- Бу очракта музыкант Ильяс Камал нәрсә эшли ала?

- Шәхсән үзем борынгы уен коралларын сәхнә алып чыгар, концертларыма кертер идем. Кызганыч, алар булмагач, мин казахныкында да, башкортныкында уйнап булса да, аларны искә төшерү процессын башлар идем. Андый планнар бар.

“Казанда чын татарларның проценты түбән булуы күңелсез”

- Ильяс, синең кебек Казанда туып-үсмәгән кеше өчен Казан иҗат итәр өчен уңайлы шәһәрме?

- Казан минем өчен бик уңайлы шәһәр, монда укырга килүемә бик шатмын. Алдагы тормышымны да Казан белән бәйлисем килә. Монда, барыбер, үз кешеләр, татар кешеләре күбрәк. Татарча белгән кешеләр белән аралашырга бик күңелле. Татарча сөйләшә торган иҗатташларым күп. Алар - чын татар зыялылары.

- Санкт-Петербургта яшәгәндә күзаллаган Казаның чынбарлыкка туры килдеме?

- Әлбәттә, нәрсәнедер көткәндә кеше зурайтыбырак өметләр куя. Әмма реаль караганда, бөтенләй югалмавыбыз яхшы инде. Ләкин биредә безнең чын татарларның проценты түбән булуы күңелсез.

- Хыялдагы Казан тагын да татарчарак шәһәр идеме?

- Әйе, шулай дип әйтә алам.

- Казанга татарчарак булу өчен нәрсә җитми?

- Татарча сөйләшүчеләр аз. Милли үзаңы булган татарларның күбрәк булуын теләр идем. Шул җитеп бетми...

- Ничек тәрбияләргә була ул милли үзаңны?

- Ул, беренче чиратта, гаиләдә башланырга тиеш дип саныйм. Гаиләдә татар телендә сөйләшергә, аралашырга, татар әдәби әсәрләре белән тәрбияләргә, татар музыкасын тыңларга, милли чараларга йөрергә... Тик аларның саны күп булырга тиеш, алайса аларның җитмәве бик сизелеп тора.

ТР Дәүләт симфоник оркестры белән Фоат Мансуров җитәкчелек иткән заманда татар музыкасы бик күп яңгыраган. Мин студент чагында милли музыкаль әсәрләр яңгыраган концертлар айга икешәр тапкыр була иде. Симфоник әсәрләр бик югары дәрәҗәдә башкарыла иде. Хәзерге көндә дә симфоник оркестр бик яхшы дәрәҗәдә уйный. Оркестр оештырган “Мирас” фестивале - бик яхшы фестиваль, андый фестивальнең булуына рәхмәтлемен. Ләкин елына бер генә фестиваль, ул, әлбәттә, бик әз. Ешрак булырга тиеш. 

Ел буена шуны көтеп торып булмый бит. Күбрәк булса, халык та ияләшер иде. Бер ишетеп калгач, икенче кабат тыңлыйсы килгән кешеләр бик еш була. Ишетәсе килә, ә ул юк. Халык әкренләп тәрбияләнә. Бер көндә генә булмый, акрынлап заллар тула башлый. Югалганны шулай кайтарырга кирәк.

Балалар өчен шул ук яңа ел ел кичәләрен карасаң да, татарча бик аз. Күпчелеге рус телендә бара бит инде. Республика халкының якынча яртысы татар милләтле, яртысы рус булгач, репертуар шулай - яртысы татарча, яртысы русча булса - гадел булыр иде.

- Идеаль татар шәһәре нинди булырга тиеш?

- Минем күзаллавымча, анда татарның саны күп булырга тиеш. Урамда йөргәндә, бөтен язмалар татар телендә булырга тиеш. Нинди генә оешмага барсаң да, үзеңә кирәкле эшләрне үз телеңдә эшләргә мөмкинлек булырга тиеш.

“Булганына канәгать булырга ияләшеп беттек инде без”

- Кайбер иҗатчылар Казанның түшәме бик түбән диләр, Казанда үсү мөмкинлеге юк, диләр... Мәскәүгә, Европага китәләр. Сиңа Казанда иҗат өчен мөмкинлекләр бармы?

- Иҗат итү өчен әллә ни күп әйбер кирәкми. Ул кайда яшәвеңнән тормый. Кайдадыр авылга китеп тә иҗат итәргә мөмкин, алай яхшырак та, диләр. Саф һавада, табигатьтә иҗат итеп әллә нәрсәләр сурәтләргә мөмкин - кемдер космосны сурәтли, кемдер туган халкына мәхәббәтен белдерә. Миңа калса, иҗат кешесенә кайда утырып язу мөһим түгел.

- Иҗатның икенче өлеше – аны таныту. Бакчада утырып син аны таныта аласыңмы?

- Бакчада син тарата алмыйсың, бакчада иҗат итә аласың. Иҗатны халыкка танытырга кирәк инде - анысы икенче мәсьәлә.

- Бәлки, шул яктан караганда Казан тардыр... Иҗатыңны таныту, тарату өчен мөмкинлекләр җитәме?

- Булганына канәгать булырга ияләшеп беттек инде без. Гомумән, татар иҗаты турында сөйләгәндә, Казанда булмый безне кайда хөрмәт итсеннәр инде?! Европада космик музыка диләр бит инде, дөнья музыкасы үсеше шул юнәлештә бара. Әмма соңгы елларда милли музыкага кызыксыну уяна башлады дип саныйм.

“Безнең эстрадада бүгенге үзгәреш ул элек булганны искә төшерү”

- Без хәзер милли музыканы көнбатышның модалы аккордлар белән яңарта башладык. “Үзгәреш җиле”, мәсәлән. Татар музыкасы ул гомер-гомергә көнчыгышка караган дип шул юнәлешне хуплаган фикерләр дә бар. Татар музыкасының киләчәген кайсы юнәлешкә бәйләп карыйсың?

- Мин алай көнчыгышка яки көнбатышка карарга кирәк дип әйтмәс идем. Бездә борынгыдан синтез булган. Болгар дәүләтенә шәрыкъ ягыннан да, көнбатыштан да - халык килгән. Шуның белән бергә бик уникаль булып мәдәният тә үскән. Хәзер мин ул кадәр бер кырыйдан икенче кырыйга сикерүне дөрес дип санамас идем. Аның иң кызыгы шул - синтез булып калсын! Борынгыдан килгән мирасны саклап калып, әлбәттә. Хәзер үзгәреш дип сөйлиләр, ләкин үзгәреш түгел ул, искә төшерү, бер яктан; икенче яктан, чаманы онытып җибәрү бар. Татар эстрадасында чын оркестрлар элек күп булган. Кинематография оркестры, эстрада-симфоник оркестры... Шул замандагы шул жанрны кайтарырга тырышалар. Ләкин яңартам дип әйтеп чаманы онытып җибәрергә мөмкин. Үзебезнең милли традицияләр һәм яңа заман үзенчәлекләре белән шул балансны сакларга кирәк.

- Без читләр өйрәткәнне, читләр уйнаганны ярата башладык. Үз музыкантларыбыз кайда соң безнең?

- Дөрес түгел шул. Безнең үз музыкантларыбыз булган килеш, җитәкчеләребез гел каяндыр китерү яклы - шунысын аңлап бетереп булмый. Үзебезнекеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Каяндыр китереп, акча түләп, эш бер эшләнә дә, шуның белән бетте кебек. Алга бару өчен тагын китерәсе була бит. Монда үз кешеләребез белән үзебездә тормыш кайнап торарга тиеш.

- Безгә музыкаль театр кирәкме? Син музыкант буларак, андый театр турында хыялланасыңмы? Әллә шушы филармония синең иҗади тормышыңны тутырамы?

- Филармония тормышы - аерым тормыш. Минем ул икенче йортым дип әйтә алам. Әмма иҗат кешесе ул гел өйдә генә утырмый, чыгып йөри. Казанда музыкаль тормыш гөрләп торырга тиеш. Казанда музыкаль оешмалар никадәр күбрәк булса, ул шулкадәр яхшырак булыр иде. Музыкаль театр булачагына мин бик нык өметләнәм. Ул безгә бик кирәк, анда куелырлык әсәрләр дә байтак. Безнең классик композиторлар тарафыннан язылган бик күп әсәрләр онытылып бара. Алар сәхнәгә кайтарылыр иде. Безнең яңа заман иҗатчылары бик күп. Тамашачы да тартылыр дип уйлыйм.

- Әсәрләр бар дисең, совет чорында язылган әсәрләр мораль яктан искермәгәнме?

- Төрлесе бар. Мәсәлән, “Башмагым”ны алсак, аны еш куймыйлар, ул тормыш турында. Кешеләр элек тә яшәгән, хәзер дә яши. Кайбер әсәрләр совет пропагандасы буенча язылган булып, аның ниндидер кыйммәте булса, әз генә үзгәртеп, бүгенге көнгә җайлаштырып була. Чит илдә шулай итәләр - заманга туры килмәгән әсәрләрне әзрәк җайлаштыру начар әйбер дип саналмый.

“Кемнедер “Бетәбез, бетерәләр”, дип куркытырга кирәктер, бәлкем”

- Безнең түбәтәй, сабантуй, өчпочмак кебек татар брендлары бар. Синең өчен татар брендлары нәрсә ул?

- Әлбәттә, татар ашларын бик яратам. Ашау белән бездә проблема юк инде, Аллага шөкер, милли азык күрсәтелә, пропагандалана, шулай дәвам итәргә кирәк, әмма рухи азык та булырга тиеш. 

- Тагын нәрсә ул татар бренды?

- Шәхесләребез... Җәлилне брендыбыз дип санарга була. Безгә бер Тукай белән генә түгел, башка милләттәшләребез белән дә горурланырга кирәк.

- Синең өчен нинди исемнәр авторитет? Кемнәрнең исемнәре онытылырга мөмкин дип борчыласың?

- Авторитетлар күп инде алар, берсен әйтсәң, икенчесен әйтми калыныр. Композиторларыбыз - Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Заһит Хәбибуллин, Мансур Мозаффаров... Аларны хәзерге заман кешеләре белмиләр дә. Кемнеңдер исеме географик атамаларга, оешмалар исеменә кереп калган, Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория, мәсәлән - андыйларны кеше белә. Исеме бирелмәсә, шәхесләребез бөтенләй онытылырга мөмкин.

- Иң милли композитор дип кемне саныйсың?

- Аларны мин берничә дип әйтер идем. Һәрберсенең үз стиле бар. Мәсәлән, романслар һәм инструменталь жанрда Рөстәм Яхинны беренче урынга куяр идем. Симфоник һәм балет музыкасы, бик күп камерный- инструменталь әсәрләр язган Заһит Хәбибуллинны онытып барабыз, кызганычка каршы. Мансур Мозаффаров бик милли җанлы. Салих Сәйдәшевне әйтеп торасы да түгел инде - классик музыканы үстереп җибәргәннәрдән.

- Милли җанлылыкны ничек бәялисең? Аның критерийлары нинди?

- Милли җанлылык - ул чын күңелдән милләтеңне яратып, аңа файда китерү, үз телеңдә сөйләшү, традицияләрне саклау.

- Син милли җанлы композитормы?

- Әйе, үземне милли җанлы композитор дип саныйм. Милли җанлы музыкантлар күп.

- Без сезне шәһәр мәдәниятендә тәрбияләнгән яңа буын татар яшьләре дип атыйбыз. Сез күпме? Татарча сөйләшә ала торганнары дип әйтик инде?

- Болай санаган юк. Шәхсән үзем аралашканнардан шикләнмичә 100 бар дип әйтә алам. Мин ишеткәннәр дә бар, бик аралашмаганнар... Бераз җыела дип уйлыйм.

- Бу азмы?

- Аз инде, әмма йоклап ятканнарны да уятырга кирәк. Андыйлар да бар дип уйлыйм.

- Аларны ничек уятырга?

- Кемнедер илһамландырып, якты киләчәккә ышандырып. Кемнедер “Бетәбез, бетерәләр”, дип куркытып, бәлкем. Төрле кешегә төрле ысул кулай.

Безгә бик тырышырга кирәк. Безгә - татар халкына. Тел булганда халык яши бит инде - беләбез. Тел югалырга тиеш түгел.

- Безне телдән башка нәрсә саклап тора ала?

- Моңны югалтырга ярамый. Моң да куркыныч астында. Музыкада җиңел жанрлар инде дөньяны басып ала бара. 

Әлбәттә, тел беренче урында инде Тел - ул элемтә чарасы. Әмма моң ул күңел өчен. Моң ул безнең халкыбыз белән элемтәбезне тоя торган әйбер. 

Моңда тарихыбыз чагыла – кайгыларыбыз һәм сөенечләребез моңга язылып калдырылган дип әйтер идем.

- Синең виолончелең моңны бирә аламы?

- Бирә ала дип саныйм. Ул башкаручыдан тора. Европадан музыкант килсә, мин аңа татар халык көйләрен язып бирә алам - ул аны башкарачак. Яратып башкарачак, ләкин аның уйнавы алай моңлы булмаска да мөмкин. Моң нота белән генә яздырып була торган әйбер түгел бит. Ул күңелдән чыга.

- Димәк, милли җанлы музыкант Африканың бубеныннан да моң чыгара ала? Димәк, уен коралыннан түгел, музыканттан тора?

- Кеше музыканы тоярга тиеш. Джазны башкаручылар безнең халыкта да күп бит. Әмма джазның ысулын чыгарып бетерә алмыйлар, чөнки бу шундагы халыкка хас, аның чыгышы Африка халыкларында. Безнең моңыбызны да татар кешесе генә тоя ала. Шуңа күрә милли җанлы музыкантларның кимүе милли моңның саклануына куркыныч тудыра. Моң бит әле ул музыкантларда гына түгел, халыкта, аның тормышында сакланырга тиеш. 

Безнең халык моңлы халык диләр бит инде, кухняда эшләгәндә дә җыр җырлаган. Ә хәзер халык үзе җырламыйча, радио тыңлап, телевизор карап кына яши башлады, менә бу куркыныч тудыра.

- Бишек җырларын беләсеңме?

- Минем әле дә истә әни җырлаган бишек җырлары. Бик күңелгә кереп калган. Бишек җырлары - ул гаиләдә саклана торган шәхси әйбер. Бишек җырының әһәмияте зур, ул телне дә, моңны да сеңдереп кала ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100