Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Илнар Фатыйхов: “Минем өчен бөек татарлар - Рабит Батулла белән Гөлзада Сафиуллина"

Музыкант, гитарачы Илнар Фатыйхов "Алканат" рок-төркеме аша танылды. Төркем таркалгач, Илнар үз проектын булдырды. Аның "Һава торышы" дигән исем белән чыга торган композицияләре бүген социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Илнар Фатыйхов: “Минем өчен бөек татарлар - Рабит Батулла белән Гөлзада Сафиуллина"

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Илнар Фатыйхов – татар музыканты. Татар альтернатив төркемнәрендә бас гитарист. “Һава торышы” дигән иҗади проект авторы. Аның Казан музыка колледжында концертмейстер һәм эстрада җырчылары белән гастрольләргә йөрүче музыкант булуын, хәзер режиссер Илшат Рәхимбай командасында саунд дизайнер булуын интервьюда үзе әйткәч белдем. Бүген Илнар Фатыйхов белән татар альтернатив музыка тарихы, эстрада йолдызы булуның прейскуранты, ни өчен начар клипларның безнең өчен яхшы булуы һәм Татарстан белән музыкантларның уртак мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Илнар белән без Казан музыка көллиятендә очраштык.


  • Казан музыка көллияте – Россиянең борынгы музыка уку йортларының берсе. 1904 елда шәхси музыка мәктәбе базасында ачылган. 1925 елдан бирле ул шушы Жуковский урамындагы бинада урнашкан. Әлеге бинада элегрәк – 1917 елга кадәр шәһәр идарәсе урнашкан була. Биредә 1886-90 елларда Федор Шаляпин күчереп язучы булып эшләгән. Бу хакта бина диварына истәлек тактасы урнаштырылган.

 - Без хәзер Казан музыка училищесында, музыкаль колледж дип атала ул. Мин монда дүрт ел баян классында укыдым. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр бу коридорларда баян уйный идем. Хәзер монда концертмейстер булып эшлим. Шуңа да бу урын йөрәгемә бик якын. Ике ел ярым баянны бик яратып, ихластан укыдым. Аннары минем өйдә компьютер барлыкка килде...

-  Ни өчен без Илнар Фатыйхов дигән баянчыны белмибез?

- Мин үземне классик баян буенча көчле дип әйтә алмый идем. Безнең татар яшьләре арасында бик талантлы Айдар Вәлиев дигән баянчы бар. Аңа ноталар бирсәләр, бер көн карый, икенче көнне карап уйный, өченче көнне яттан белә. Миңа алай уйнар өчен ике-өч ел шөгыльләнергә кирәк иде. Баян белән ике ел ярым шөгыльләнгәннән соң, минем өчен яңа төр музыка барлыкка килде: джаз, рок, фьюжн. Мин андый музыканы беркайда да ишетмәгән идем. Чөнки компьютерым да юк, телевизор да карамый идем. Бар белгәнем - классик музыка һәм халык көйләре иде. Дүртенче курста укыганда, алга таба кая укырга керергә, дип уйлый башладым. Без ашарга Консерватория ашханәсенә йөрдек. Анда көне-төне шөгыльләнгән музыкантларны күрә идем. Ничектер андый перспектива миңа ошамады. Мин әкренләп бас гитарага күчтем. Училище ансамблендә зур контрабаска утырттылар. IV курста училищега бер кулыма баян, икенчесенә бас гитара күтәреп йөри идем.

Илнар Фатыйхов – универсал музыкант, ул күңел өчен альтернатив музыка уйный, акча өчен эстрада җырчылары белән гастрольләргә йөри

 - Без сине татар альтернатив музыка вәкиле буларак беләбез. Димәк, әле синең эстрада чоры да булып алды?

- Мин училищены тәмамлагач, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының эстрада-джаз факультетына бас гитара буенча укырга кердем. Безнең дирижер Анатолий Василевский иде. Укыганда өч ел Зәйнәп-Зөфәр белән, бер ел Латыйповлар белән гастрольләргә йөрдем.

Гафу ит, “мебель” булыпмы?

- Әйе, “Мебель” булып. Хәзер кызык итеп искә төшерәм яшь чакларны. Авантюризм чоры. Мин ул кухняны аңладым инде: кешеләр ничек эшли, ничек итеп концертлар оештыралар. Бөтен Россия буенча гастрольләрдә йөрдек. Мин ул маршрутларны яттан беләм.

Кайсыдыр музыкантлар гомере буе “мебель” булып калды. Ә син китә алгансың.

- Китүемнең бер сәбәбе Артур Исламов ("Алканат" рок-төркеме солисты, бүгенге көндә Татар дәүләт опера театры солисты - ред.) булды. Аның белән училищеда бер курста баян буенча укыдык. Мин әкренләп бас гитарага күчкәндә, аның “Алканат” төркеме бар иде. Ул миңа бергә “Алканат”та уйнарга дип тәкъдим итте. “Алканат” – минем беренче төркем булгандыр.

Бу яңа дөньяга керү иде инде, әйеме?

- Бераз рок дөньясына кердем. “Алканат”та да уйный идем, Зәйнәп-Зөфәр белән гастрольләргә дә йөри идем. Анысы - акча өчен, тегесе күңел өчен. Институтның III – IV курсларында без инде үзебезнең кавер-төркемне оештырып, банкетларда, туйларда чыгышлар ясый идек. Шул “Фиеста” төркемендә сигез ел уйнадым. Кавер-төркем өчен Казанда, ничек кенә яхшы уйнасаң да, 80-100 мең сум – иң югары бәя. Кешеләр күбрәк түләргә әзер түгел. Төркемгә вакыт бик күп китә, ә акчасы артмый. Уйладым-уйладым да, мин аннан киттем.

-  Хәзер сине нәрсә ашата?

-  Хәзер режиссер Илшат Рәхимбай белән эшлибез.

Димәк, хәзер сине музыка ашатмый.

- Әйе, элеккеге форматта ашатмый. Хәзер саунд дизайн белән шөгыльләнәм. Бу тавыш белән эшләү, роликларны тавышландыру, мәйданчыкларда тавыш яздыру. Барыбер, шул эш инде. Музыка белән бәйле булгач, мин аны рәхәтләнеп эшлим.

Сине альтернатив музыкант буларак, “Алканат” танытты. Аның тамашачысы да бар иде. Без бу төркемне беренче татар альтернатив музыкасы дип саный алабызмы?

- Беренче дип... мин анда уйный башлагач, Илдар Кәрим һәм Ильяс Гафаров белән таныштым. Ильяс Гафаровның “Иттифак” төркеме һәм беренче альбомнары барлыкка килгән иде. Мубай белән, Зөлфия Камалова белән таныштым. Моңарчы мин аларның берсен дә белми идем. Бер тусовка барлыкка килде дә, без бик актив эшләп, ике ел тирәсе Казанда ай саен концертлар ясый идек. “Алканат” төркеме белән без беренче тапкыр чит илгә - Төркия һәм Финляндиягә чыктык. Финляндиядә фин татарлары белән таныштым. Бу минем өчен борылыш еллары булды. Мин “Алканат”ка бик рәхмәтле. Анда эләкмәсәм, бәлки, икенче юл белән киткән булыр идем.

Ул вакытларда альтернатив музыканың тамашачысы да күбрәк иде кебек. Хәзер дә музыка сыйфатлы, әмма тамашачы азрак.

- Ун ел элек интернет якынрак була башлаган еллар иде ул. Минем өчен интернет 22 яшьтә генә барлыкка килде. Интернетта тапканны үзебезгә күчереп бара идек. Бәлки, шуңа күрә ул яңалык булгандыр да, кешеләр интернеттан күреп, эзләп тапканнардыр. Бу бер вариант. Икенчедән, шәһәрдә барган вакыйгаларга карап, шәһәрнең мәдәни дәрәҗәсен аңлап була инде: спортка күпме игътибар да, музыкага күпме? Мин әлегә Казанда альтернатив музыка буенча перспектива күрмим. Бәлки бер 10, 20 ел үтәргә тиештер.

Альтернатив музыкантлар үзләрен ашата алмыйлар һәм алмаячаклар да дисеңме?

- Хәзер ашата алмаулары – факт. Киләчәктә ничек – белмим. Ниндидер яңа креатив форматлармы, перфоманслар ясапмы... миңа калса, альтернатив музыка ул ворл-мьюзик форматында булырга тиеш. Казан, Татарстан форматында түгел. Шулай булса гына ул үзен таба алачак дип уйлыйм. “Казанда уйныйбыз”, дип нинди дә булса төркемгә чакыралар икән, мин “бесполезняк” икәнлеген аңлыйм. Минем тәҗрибәдән чыгып караганда, мин кемнәр белән генә эшләмәдем – якынча шул бер картина – кемдер мәдәният министрлыгына ябышкан – шул элемтәләр белән үз эшчәнлеген алып бара. Бу - тотынып тору. Аларга ничектер бер эләгеп каласың да, шул дулкында йөзәсең дә йөзәсең.

Быел альтернатив музыканы чемпионат вакытында да уйнадылар.

- Бу - Ильяс Гафаров тырышлыгы. Ул үзе шул идеягә ышанып, шуны булдыра. Альтернатив музыканы бөтен җиргә кыстырырга тырышучы шул ике кеше инде Казанда – Тәбрис Яруллин да Ильяс Гафаров.

-  Ә син Татарстан чигеннән чыга алган идеаль вариантны ничек күрәсең? Альтернатив музыканың перспективалары?

- Без Yammy Music белән эшләгәндә альтернатив музыканы фестиваль форматында ясый идек. Сололар белән киңәйтелгән вариант иде ул. Мәскәүдә - бер концерт, Казанда икене ясадык та, башка көч калмады. Ике ел эшләдек, альбом яздырдык та, процесс бармады. Чөнки ярдәм кирәк иде. Без музыкантлар музыка турында уйларга тиеш. Төркемнең директоры, менеджеры, продюсеры булырга тиеш. Ә бездә андый әйбер яралгы хәлендә. Безнең бар Татарстанның бер концерт маршруты. Татар эстарадасындагы бөтен кеше белә ул маршрутны. Барып клуб янына афишаларын ябыштырып чыгалар да, гомер буе, елдан-елга шул бер маршрут буенча йөриләр. Монда бернинди дә үсеш турында сүз юк.

Илнар Фатыйхов бөтен балаларны музыка мәктәбенә бирергә тәкъдим итә

 Тагын шундый фикер бар: кеше альтернатив музыка тыңлый икән – ул интеллектуаль яктан югарырак, ул интеллигенция вәкиле; эстрада тыңлый икән – ул артта калган. Синеңчә дә шулаймы?

- Аңлавымча ашау югарылыгындагы музыка бар, бар – йөрәк югарылыгында, бар баш миендәге музыка. Кеше үз музыкасын нинди югарылыкта кабул итә – шул аның күрсәткече. Мәсәлән, кешеләр концертка килеп бииләр генә икән – бию өчен баш эшләтергә кирәкми, башыңны сүндерәсең дә, үзеңне музыкага тапшырасың - бу примитив дәрәҗәдәге музыка. Бар классик музыка – ул башны эшләтә торган музыка, анда хисләр спектры. Кеше үзе нинди дәрәҗәдә – шундый музыканы тыңлый. Монда татар эстрадасын сүгеп булмый. Бездә шундый кешеләр! Алар шулай үскән!

-  Татар телле татарлар классик музыка концертларына йөрми. Алар уйлый белмимени?

- Алар аны аңламый. Аны аңлар өчен аны белергә кирәк. Мин боларны укыдым – беләм, укымаган кеше аны белми. Ятасың диванда, телевизорда картинкалар бара – башың уйламый. Ә монда алай түгел. Башны эшләтергә кирәк.

-  Без шушы музыканы аңлый торган татар интеллигенциясен ничек тәрбиялик соң?

- Миңа калса, бөтен балаларны музыка мәктәбенә бирергә кирәк. Анда укып бөтен кешегә дә музыка училищесына барырга димәгән. Музыка ул баш миенең ике ягын да эшләтә торган шөгыль: иҗади ягың да эшли, практик ягың да. Бала музыка мәктәбендә өч-дүрт ел гына укыса да, интеллектуаль яктан файдасы була.

Илнар Фатыйхов белән яңа буын татар яшьләерн саныйбыз

 Яңа буын татар интеллигенциясе күпме кеше бар дип уйлыйсың?

- Мин хәтерлим әле бервакыт үземнең “Нинди микән ул татар интеллигенциясе”, дип уйлап йөргәнемне. Бар безнең хакимияттәге кешеләр һәм бар сәнгать кешеләре... Минем үземә дә кызык ул? Мин Илһам Шакировны, Хәйдәр Бигичевны күз алдында тотам.

Хәзер?

- Минем өчен татар интеллигенциясе ул – Нурбәк Батулла, Байбулат Батулла. Мин алар белән рәхәтләнеп аралашам.

Күпме андыйлар?

- Казандамы? Мин белгәннәре? Мин менә “Сәләт” егетләре-кызлары белән аралашам, музыкантларны беләм. Уйлый белә торган кешеләр. Миңа калса, минем дуслар арасында алар 200ләп кеше. Ә тулаем күпме алар – әйтә алмыйм. Иң мөһиме – аңлап эшләү. Ул фикерли белә торган, үз карашын аңлата белә торган, стереотиплардан азат кеше булырга тиеш. Совет чорындагы стереотиплардан арынып, үзен шәхес итеп хис итергә тиеш.

200 аз түгелме?

- Аз инде, аз. Нишләтәсең?

Ә районнарда бармы алар? Башка шәһәрләребездә?

- Илшат Рәхимбай белән кыш буе бөтен Татарстан буенча йөрдек. Безгә Миләүшә Айтуганова Илшатның фильмнарын районнарда күрсәтергә булышты. Безнең киноны карарга килгән тамашачылар – 5 нче класстан башлап 11 нче класска кадәр мәктәп балалары. Без аларга фильм күрсәтәбез, аннары Илшат кастинг оештыра иде. Без шул балалар белән аралаша идек. Миңа үземә бу бик кызык иде. Шул 100 кешедән өч бала үзләренең нәрсә сөйләгәннәрен аңлыйлар. Күзгә карап безне тыңлыйлар, уйланалар һәм җавап бирәләр. Шушы кешеләр – 3 процент кеше – комплексларсыз. Алайса балалар куркалар бит, “Кастингка калыгыз, сөйләшәбез”, дисәң, сумкаларын алып качалар.

-  Димәк, тагын бер 100 кеше җыеп була, әйеме?

- Бар андый кешеләр, авылларда да бар. Аларны табып, дөрес юл күрәстергә кирәк.

“Казанда классик музыкантлар гына акча эшли ала”

Талантлы яшьләрнең Татарстаннан китү проблемасы бар. “Үзгәреш-үсеш юк”, диләр. Кинооператор Айдар Шәрипов, мәсәлән, интервьюда шулай диде. Ренат Бакиров “Татарстан татар музыкантларының кадерен белми”, дип әйтте. Татар музыкантлары Татарстанда нәрсәгә дә булса ирешә аламы? Әллә, китсәләр, үзләре өчен яхшырак булачакмы?

- Безнең татар музыкантлары, мисал өчен Айдар Вәлиев – көчле музыкант, классика да, джаз да уйный. Европада гастрольләр белән йөри. Казанга кайтса, ул туйларда, банкетларда эшләргә тиеш була. Калган форматтагы музыкага кешеләр йөрми. Казанда классик музыкантлар гына акча эшли ала. Сладковский оркестрында, Филармониядә Айдар Фәйзразманов ансамблендә һәм Шутиков оркестрында. Минем белүемчә, шулар гына музыка белән шөгыльләнеп, эстрадага китмичә, азмы-күпме акча эшли ала. Мин дә Мәскәү, Питер турында күп уйландым. Бас гитара буенча киткән булсам, ике вариант бар. Бер - кавер вариант. Ихтыяҗ бар - туйлар, банкетлар... Әмма үсеш юк, акча эшләү генә. Икенче вариант – эстрада төркеменә китү, попса инде, тупас итеп әйткәндә. Ике вариант та миңа ошамады. Мәскәүгә барсам да, йә шул туйлар, йә концертлар... иҗат түгел. Әлегә ул юлны ябып тордым. Бер вариантым бар – дөнья буйлап йөзә торган лайнерлар бар. Акчасы да әйбәт, шартлар да яхшы, әмма чит тел белү кирәк. Минем ул яктан бераз проблемалар, шуңа күрә мин Казанда. Инглиз телен белгән булсам, күптән киткән булыр идем. Анда ике-өч айга барып кайтып, калган вакытта эшләмәскә дә мөмкин. Әйе, музыка белән акча эшләү проблемасы бар Казанда. Авыр проблема.

-  Димәк, сине Казанда, милли хисләр түгел, тел белмәү тотып тора?

- Әйе, миңа инглиз телен начар укытканнар, кызыксыну тудыра алмаганнар. Хәзер телне мөстәкыйль өйрәнәм. Файдасы күбрәк. Бездә телләр укыту проблемасы татар телен укыту сыйфатына гына кайтып калмый. Башка телләрне дә начар укыталар. 

-  Илшат Рәхимбай белән эшләвеңне синең татар кинематографиясенең киләчәгенә ышану дип аңларгамы?

- Бу минем өчен кинематографиядән бигрәк, катлаулы эш булуы белән ошый. Катлаулы максатлар куелгач, үзең дә үсәсең. Монда кеше белән эшли белергә, элемтәләр булдырырга, команда тупларга кирәк. Саунд дизайн ул Казанда үсеш кичермәгән. Димәк, үсеш мөмкинлеге бар, конкуренция аз. Әмма сатарга да авыр. Кешеләр аның өчен күпме хезмәт соралганын белмиләр. Бер документаль фильм өчен бик күп эшләргә кирәк. Мин фильмның музыкаль директоры буларак, музыка эзлим, аранжировкаларны эшләүчеләрне, эш срокларын, бәяләрен өйрәнәм...

“Безгә начар клиплар да ярый”

Бераз читкәрәк китеп, роликлар темасы буенча сөйләшеп алыйк. Татар җырчылары клипларыннан бик көләләр инде. Заманча роликлар ясау мөмкин эшме ул безнең шартларда?

- Минемчә, кыйммәтле роликлар ясатуның мәгънәсе юк. Клипларны телефонга төшереп тә җибәрәләр. Иң мөһиме – сине көне буе күрсәтсеннәр. Кеше бит аны карап ятмый. Менә минем әти-әнинең кухнясында көне буе телевизорда “Мәйдан” каналы белән ТНВ каналы эшләп тора. Алар аны бер күз белән карый, икенчесе белән ашарга пешерә. Телевизор фон буларак тора, нәрсә җырлаганнарын аңлап та булмый. Илшат та төшергән иде Казан өчен. 200-250 меңлек клиплар. Тегесе дә монысы да шул ук каналда – акча түгүнең мәгънәсе юк. “Кара, нинди матур клип төшергәннәр, нинди образлар керткәннәр”, дип уйламыйлар бит.

Бу начар клиплар безнең өчен әйбәт кенә, шулаймы?

- Бара дип инде... Ничек эшли безнең татар эстрадасы бизнесы? Берәр кешедә акча бар икән, тавышы бар икән... Тавыш дип, мәсәлән, миндә дә бармаклар бар, әмма мин пианист түгел. Тавыш булу бит әле ул вокалист дигән сүз түгел. Әмма алар җырлыйлар. Табалар аранжировщик. Бер аранжировка 3, 5, 10 мең сум тора, Казанда максимум – 15 мең сум. 15, 20, 30 меңгә клип төшерә торган видеооператорны табалар. Бер җыр яздырдың, клип төшердең, “Мәйдан”га, ТНВга җибәрдең, ротация өчен акча түлисең дә, сине күрсәтәләр, халык белә башлый. Башта туйларда, банкетларда алып баручы булып йөрисең дә, гастрольләр турында уйлыйсың. Шуңа стабильно эшләп ике ел гомереңне әрәм итсәң – үзеңне татар эстрадасы йолдызы дип хис итә аласың. 

Исемен әйтмим, үткән елны бер эстрада артисты белән Себер һәм Урал буенча гастрольләргә барып кайттым. Ул анда биш ел булмаган, биш елдан соң барган. Тамашачы максимум ярты зал иде. Ел саен йөрергә кирәк ди, кеше оныта башлый ди. Йолдыз булып калу өчен ел саен йөрергә, телевидение-радиога акча түләргә кирәк ди.

Син тагын шул ук “мебель” булып йөреп кайттың?

- Әйе. Акча өчен. Нишләтәсең - тормыш шундый. Мин моңа бик гади карыйм. Дөньяны үзгәртүдән файда юк, үзеңне үзгәртергә кирәк. Хәтта мебель булып эшләсәм дә, максималь профессиональ булырга тырышам. Матур итеп киенеп, артист буларак уйнап эшлим. Аның бернәрсәсе дә юк. Минем бөтен эшкә дә шундый караш. Бөтен эшемне максимум яхшы сыйфатта эшләргә тырышам.

Татар яшьләрендә милли хисне ничек тәрбияләргә? Бу яктан музыкантлар нәрсә эшли ала?

- Үз мисалымда сөйли алам. Ел саен әти белән әни мине авылга кайтара иде. Авылда Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев пластинкаларын тыңлый идем. Хәзер шул җырларны ишетсәм, шулкадәр рәхәт булып китә. Әти белән әни гаиләдә гомер буе татарча сөйләштеләр. Мин дә алар белән татарча сөйләшә идем. Рәхмәт аларга! Ә яшьләрдә ничек тәрбияләргә?..

Илнар, бөтен кешенең авылы да юк.

- Мин быел авыл сабантуена кайттым. Авылда кешеләр балалары белән русча сөйләшәләр. Мин моны аңлый алмыйм. Минем өчен бу диссонанс булды. Ничек тәрбияләргәме? Күбрәк татар музыкасы фестивальләре, концертлары оештырыргадыр. Халык музыкасын уйный торган ансамбльләр күпме?! Мин музыка ягыннан гына әйтә алам.

Синең “Һава торышы” проекты ничек яшәп ята?

- Ул минем үз проектым. Эксперименталь проект. Сәнгатьтә вакыйга булып, идея килсә, ике-өч көнгә бүлмәдә ябылып, музыка ясыйм. Аның бернинди дә максаты юк. Беркем сүзенә карамыйча, үзем тойганча эшлим. 

Менә “Яз килә” дигәне бар. Анда Нурбәк бии. Без аны Илшат белән төшердек. Илшат Европадан кайткан гына иде. Кыш көне мин аларга Балтачка мунчага кайттым. Шунда сөйләштек тә, башта бабайны төшердек, аннары – Нурбәкне. 

Салаватның “Яз килә дә китә” дигән җырын алдык. Аның идеясен бер кеше дә аңламагандыр. Татар теле белән бәйле вазгыять вакытында туды ул. Кешеләр моңсуланып йөриләр. Ә кем белә иртәгә нәрсә буласын? Бәлки, бөтенләй башка төрле булыр. Шуңа күрә шушы җыр алынды. Андый әйберләр килә дә китә - истерикага бирелмичә, фәлсәфи карарга кирәк. Милли идеяләрең бар икән - ул идеяне йөрәгеңдә тотып, гомер буе алып барырга кирәк.

Синең өчен иң бөек татар?

- Байбулат белән Нурбәкнең әтисе – Рабит ага. Без аның юбилеенда да уйнадык. Бик акыллы кеше. Миңа кызык булган күпме әйбер сөйләде. Икенчесе – Гөлзада Сафиуллина. Минем өчен шундый кешеләр йогынты ясый. Бу ике кешенең күзләрендә учак янып тора. Бераз совет чоры стереотиплары бар инде. Аларны күргән саен энергия арта.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100