Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Илдар Әюпов: “Татар халкы бөек булмаган килеш "бөек" дип йөртелсә дә, ул иң көчсез халык та түгел"

"Тыпыр-тыпыр грамматика" һәм "Инкыйраз таймер"ны күргәнегез бардыр? Аларның авторы - дизайнер Илдар Әюпов.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Илдар Әюпов: “Татар халкы бөек булмаган килеш "бөек" дип йөртелсә дә, ул иң көчсез халык та түгел"

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Илдар Әюпов – Түбән Кама егете. Казанда 2001 елдан яши. 34 яшь. “Теория” видео-студиясе, “Әлбәттә” фәнни-популяр проекты җитәкчесе, татар теле һәм тарихына караган популяр роликлар һәм җәмәгатьчелектә бәхәс тудырган Инкыйраз-таймер авторы. Гаиләдә милли тәрбия алган – әтисе Хәлил Әхмәтсәгыйрь улы Әюпов – туксанынчы елларда Түбән Кама шәһәрендә милли хәрәкәтне җитәкләгән. Хатыны – Айгөл Әюпова – “Үчтеки” проекты җитәкчесе, уллары Нурбулатка - 6, Нариманга - 4, Искәндәргә 1 яшь.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Илдар Әюпов очрашу урыны итеп Черек күл паркын билгеләде. Реконструкция уздырылган парк. Илдар Әюповның командасы паркны бизәү эшләрендә катнашу өчен конкурста да катнашкан иде. 

  • Черек күл паркы Казан үзәгендә – бик борынгы Черек һәм Мунча күлләре урынында урнашкан. Парк беренче мәртәбә 1829 елда төзекләндерелгән, 1847 елда рәшәткә белән урап алынган. 1840 елда губернатор инициативасы белән Мунча күле күмелеп җәмәгать бакчасы ясала, Бертуган Никитиннар циркы төзелә. 1889-91 елларда Мунча күле дә күмелеп, бакча уртасында фонтан ясала. 1940 елларда Бауман районының Балалр паркы дип була. Озак еллар биредә балалар өчен бәйрәмнәр уздырыла, яңа ел чыршысы куела. 2017 елдан башлап паркта татар яшьләре “Печән базары” фестивале уздыра. 


- Черек күл паркы - минем өчен кадерле урын. Мин Түбән Камадан килеп Казан дәүләт университетында укыдым. Университетка якын булгач, күп вакытны биредә - Черек күлдә үткәрдек. Ул вакытта мондый матур түгел иде. Үткән ел безнең студия Черек күл брендына конкурста катнашты. Шуның өчен бирегә еш килдек, аның турында уйландык, тарихын өйрәндек.

Конкурста җиңгән булсаң, синең Черек күл нинди булыр иде?

- Безнең концепция шундыйрак иде: без чуар һәм якты төсләрдән баш тарттык, аларны күрсәтмәдек. Черек күлне тыныч урын дип күзалладык. Татар һәм рус мотивларын да керттек. Тарихи яктан карасак, бу рус урыны. Шуннан илһамланып рус аристократиясе образларын алдык, шуларны төрле персонажларда, навигациясендә чагылдырдык. Күзгә күренми торган бренд булыр иде ул.

Казанның кайсы урыннарына бренд ясар идең?

- Чуар, якты брендлар, бәлки, кирәкми дә. Минемчә, парклар буенча бик әйбәт эш алып барыла. Уңайлы матур җирләр барлыкка килде. Ләкин күп сораулар тудыра торган урын - Кольцо бар инде. “Кольцо” комплексы гына түгел, мәйданы да...

Казанда яшәү Илдарның киң дөньясын чикләми

 - Илдар, син Америкада укып кайткан егет. Әмма Казанга кайтып урнашкансың, бәхет эзләп читтә калмагансың? Америкадан соң дөнья ачык булгандыр. Татарларның башкаласында яшәргә теләүме бу?

- Мин Түбән Камада тудым. Казанга укырга килдем һәм Казанда калдым. Шәһәр миңа бик ошый. Түбән Кама кебек кечкенә дә түгел, Мәскәү кебек артык зур да түгел. Мин монда үземне бик уңайлы хис итәм.

Ләкин бит дөнья киң...

- Дөнья киң. Ләкин шуны аңларга кирәк: бер урында яшәп тә бөтен җиргә бара аласың. Казанда яшәү мине берничек тә чикләми.

Ә иҗат өчен Казан кысан түгелме? Кайберәүләр шулай диләр. Иҗат кешеләре - артистлар, кинематографистлар Казанның “түшәме түбән” диләр. Сиңа алай түгелме?

- Килешәм. Түшәмгә бик тиз терәләсең. Казан хәзер бик тиз үсә. Бәлки, түшәме үсеп кенә җитмәгәндер. Ул күтәреләчәк, минемчә. Иҗат кешеләре бит алар амбицияле. Иҗат кешесенең дөньяны яулыйсы килә. Мин моны бик әйбәт аңлыйм.

Татарстанга акыллы татар яшьләре кирәкме? Син үзеңнең кирәклегеңне тоясыңмы?

-  Анысы мөһим түгел. Акыл бит ул субъектив әйбер. Мин үзем өчен кызыклы әйберләр эшлим. “Бу кемгә кирәк?” дип уйлыйм, әлбәттә. Ләкин бу беркемгә кирәкми дип аны эшләмичә калдырмыйм. Мәсәлән, фән буенча “Әлбәттә” проектының аудиториясе тар булачагын аңлаган идем, ләкин шулай да ясадым. Бу тарихта кала торган әйбер, минемчә. Һәм ул калачак. Хәзерге ситуациядә ул кемгәдер кирәкмидер. Ләкин кирәк булачак.

“Без аз һәм тавышыбыз ишетелми”

Бездә татар интеллигенциясе нинди ул? Бармы ул? Гомумән, интеллигенция сүзенә карашың нинди?

- Сез моны минем интеллигенциягә, татар зыялыларына карашым икеле булуын белеп сорыйсыз инде. Ничек кешеләрне рәнҗетми торган сүзләрен табыйм икән... Безнең бер университет профессорының - кем икәнлеген әйтмим - бер фикере бар иде. Ни өчен татарлар шундый куркак? Аның фикеренчә, иң кыю, иң көчле кешеләрне утызынчы, кырыгынчы елларда атып үтергәннәр. Хәзерге татарлар – алар куркакларның балалары, имеш. Бу, әлбәттә, кискен караш. Ләкин бу карашта да күпмедер хаклык бардыр. Минемчә, без зыялылык ягыннан бик түбән дәрәҗәдә. Бик көчсез хәлдә. Хәзерге зыялыларның бөтен эшләре сүзгә кайтып кала. Башта эш эшләргә кирәк – аннары әйтергә. Интеллигенциядә күпме ыгы-зыгы! 

Минем белүемчә, элек тә шулай булган. Шундый кызык бер вакыйга хәтердә калды: укырга килгәч безне Язучылар берлегенә алып бардылар. Бирегә без университетта китапларын укыячак кешеләрнең бөтенесе җыелганнар иде. И сөйләштеләр, сәгатьләр буе бер-берсенә кычкырдылар, чүт сугышмадылар. Казанга килгәч, беренче тәэсирләрем шул булды. Мин аңа шундый аптырадым. Иҗат кешеләре шулай икән алар – бер-берсенә карата гел ыгы-зыгыда икән. Хәзер дә күрәм: бер-берсен ашау, бер-берсен тәнкыйтьләү, түбәнсетү... Ул бар һәм ул бик күп.

Алга таба нишләрбез?

-  Көчле элита тудыру өчен күпмедер вакыт үтәргә тиеш, ягъни, берничә буын үтәргә тиеш. Бер буынны 25 ел дип санасак, биш-ун буын үтәргә тиеш яңа элита үстерү өчен. Совет заманын һәм хәзерге заманны хәтерләгән кешеләр китәргә, яңа кешеләр барлыкка килергә тиеш. Монда бер генә кеше эшли алмый. Төркем буларак эшләгән яңа буын кирәк.

Актив татар яшьләре бар бит әле безнең. Димәк, әле үзегез буынын яңа буын татар интеллигенциясе дип санамыйсың?

- Без бик аз. Безнең тавышыбыз ишетелми. Мин хәзерге халәтне пессимистик яктан күрәм. Киләчәктә, минемчә, әйбәтрәк булачак.

Илдар Әюповны татарга караган проектлары “ашатмый”, алар күңел өчен

 -  Илдар, безнең “татарга хас түгел” дигән еш куллана торган сүзебез бар. Ә нәрсә татарга хас соң – ничек уйлыйсың?

-  Татарның концепты кешеләрнең башында хәзерге халәттән аерым яши. Ул тудырылган театр белән, ул тудырылган совет чоры прозасы белән. Без татар прозасында авыл тормышын күрәбез. ХХ гасыр башы әдәбиятында татар тормышын сурәтләүне күрәбез. Шул образлар торып калган һәм хас түгеллек шуннан килә. Икенчедән, безнең әти-әниләр авылдан килгән. Берсе дә диярлек шәһәрдә тумаган. Алар әле шул системаны хәтерлиләр һәм аны безгә дә тапшырдылар. Без ул карашларга карамыйча яши алмыйбыз. Барысы да шуннан килә. Мәсәлән, мин җырлар яздырдым. “Тәрҗемә түгелме?” дип сорыйлар. Карыйм - тексты ярыйсы бугай. Аннары гына аңладым – алар стилистик яктан татар җыры түгел, татарча солянкаларда җырланган җырлар кебек түгел. Шуны әйтәләр икән. Бу тормышның бөтен якларында чагыла. Андый карашлар тиздән бетәчәк, минемчә, озак калмады. Әдәбиятта да, кинематографиядә дә яңа әйберләр барлыкка киләчәк. Җырларда ул акрынрак бара - без иске җырларда катып калганбыз. Буын алышынырга тиешме – белмим. Тарих бит ул көнләп түгел, гасырлап саный.

Илдар, лекцияләр яздырып карадың, дизайн аша үтеп карадың, җырлап карыйсың. Татар кешесенә ничек үтеп керү җиңелрәк? Татарларны ничек яулап алу җиңелрәк?

- Татар аудиториясен яулап алган ике генә күренеш бар: берсе – тамадалар, икенчедән – традицион татар җырлары. Шушы ике яссылыкта гына нәтиҗә күрәм. Аларның аудиториясе бар, ул аудитория киң. Алар аннан хәтта акча ясыйлар. Аудиторияңнән акча ясый алсаң, ул әйбәт нәтиҗә. Бу – күрсәткеч. Ә без эшләгән әйберләр – лекция, җырлар – алар да кирәк, аларның да аудиториясе бар, ләкин без аны акча эшләү өчен эшләмибез.

Алар ашатмыймы?

- Әлбәттә. Татарга караган бер әйбер дә миңа ипи ашатмый.

Илдар Әюпов инкыйраз таймерын ни өчен ясаган?

 Синнән инкыйраз “белгече” – аның датасын исәпләгән кеше буларак сорыйм: киләчәктә татар авылы бетә баруын, аның татар дөньясын татар телле татарлар белән тәэмин итми башлавын инкыйразга бәйли алабызмы?

- Тел бетү һәм инкыйраз - төрле әйберләр. Инкыйраз – җитдирәк. Ә инкыйраз-таймер ул провокацияле әйбер булды. Ул күпмедер дәрәҗәдә шаярту да. Кеше уйлансын өчен аңа ыргаклар бирергә кирәк. Чөнки кеше күбрәк нәрсә ашарга, ничек акча эшләргә, ничек балаларны тәэмин итәргә дип уйлый, аның халык турында, аның бетү куркынычы турында уйларга әлегә вакыты юк. Үз тормышыңны читкәрәк куеп татар халкы турында уйлый башлау – бу икенчерәк яссылык, кеше: “Уйлыйм әле мин халкым турында – бетмәсме икән ул?!” - дип уянмый. 

Инкыйразга килгәндә, мин аңа бик ышанмыйм. Безнең халык иң көчлесе булмаса да, бөек булмаган килеш аны "бөек" дип атасалар да, ул иң көчсез халык та түгел. Аның киләчәге бар дип өметләнәм, булмаса... Халык ул кеше кебек – аның яшь чагы бар, өлгергән чагы, картлыгы. Бу әле халыкның картлыгы түгелдер дип уйлыйм.

Инкыйраз-таймер турында иң кызыклы фикерләр?

- Әйе, фикерләр күп булды, ачуланып та әйттеләр, кирәк дип тә әйттеләр. Һәр кешенең үз ассоциацияләре. Бер кеше “Сез кешеләрне инкыйразга программалаштырасыз”, диде.

Кешедә милли җанны тәрбияләп буламы? Әллә ул йә бар, йә юкмы?

- Тәрбияләп була. Ләкин, минемчә, тәрбиягә алай якын килү ярамый. Чөнки бу инде, чыннан да, балаларны программалаштыру. Менә, татарлар әйбәт... “Башкалар начар”, димәсәң дә, син әйбәт булгач, ул башкаларның начаррак булуын күзаллый. “Без бөек”, дисең балага. Аның башында шулай кала да, ул утыз ел буе “Без бөек” дип әйтеп йөри. Аннан “Ни өчен бөек, бөеклеге нәрсәдә?” дип сорыйлар. Ул бездә “Зур ил булган”, дип мисаллар китерә. “Ярар, ул вакыт бөек иде, хәзер нишләп бөек?” – дип сорыйлар. “Алар бит безгә бәйле – димәк, без дә бөек”, ди. “Сез 4 миллион халкы булган кечкенә республикада яшисез. Телегез бетә, кешеләрегез урыслаша, сез ни өчен бөек?” диләр. Башка хәлдә яшәгән шундый ук халыклар белән чагыштырып карыйлар да, “Нишләп алар бөек түгел, ә сез бөек”, диләр. Бала программалаштырылып үз “читлегендә” яши. Ул шул читлегеннән кинәт кенә чыкса, аңа авыр булачак. Китаплар укып, интернеттан мәгълүмат табып, үзе шул фикерләргә килсә – әйбәт. Чөнки чын милләт патриотлары тарихтагы илне түгел, илнең хәзергесен кайгырта. Безнең канәгатьләнер әйбер юк та түгел кебек, әллә ни юк та.

-  Синең өчен иң бөек татар шәхесе?

- Җавабым оригиналь булмастыр – минем өчен иң бөек шәхес ул Тукай. Мин аның шигырьләрен бик яратып укыйм. 27 яшенә кадәр ничек шулкадәр акыллы һәм камил язып өлгергән дип аны гаҗәпләнеп укыйсың...



"Шәһәрчеләр" проектының башка язмалары биредә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100