Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Шәһәрчеләр” – Эмиль Талипов: “Без күпне кичергән милләт, аңа зыян сала торган проектларда катнашасым килми”

Эмиль Талипов – Камал театры актеры, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Бу интервьюны без аңа Татарстанның атказанган артисты мактаулы исем бирелгән көннәрдә үткәрдек.

news_top_970_100
“Шәһәрчеләр” – Эмиль Талипов: “Без күпне кичергән милләт, аңа зыян сала торган проектларда катнашасым килми”

Эмиль Талипов – Казан егете. 2005 елда Казан театр училищесын, 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген, 2010 елда режиссерлык бүлеген тәмамлый. 2008 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Репертуардан төшсә дә, тамашачы хәтерендә калган төп рольләре – Туфан Миңнуллинның “Мулла” драмасында Әсфәндияр, Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”ендә Батырхан, Илгиз Зәйниевның “Бәби”ендә Ялкын (эт), хәзерге иң популяр рольләре – Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт FM” комедиясендә Ильяс, Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” комедиясендә Рәшит, Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”ында Миркәй һ.б.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Камал театры артистының Казандагы иң яраткан урыны кая була? Әлбәттә, эш урынында. Гримеркада.

Камал театрының авыш түбәле бинасы – Казан шәһәре символларының берсе. Камал театрының фонтанлы мәйданында татар халкы өчен әһәмиятле җыеннар да узган урын. Камал театры коллективы Кабан күле буендагы яңа бинасына 1987 елда күченгән. Яңа бинаның адресы – Татарстан урамы, 1нче йорт. Ягъни, Татарстан (урамы) Камал театрыннан башлана. Аңарчы театр Горький урамында урнашкан бинада иҗат итә иде.

- Эмиль, син татарның иң яхшы театрында эшлисең. Танылган актер. Алга таба үсеш баскычлары нинди булырга мөмкин?

- Артист өчен роль кирәк бит. Шуңа күрә, Алла бирса, театрга кирәк булам икән, хезмәтем театрга кирәк икән, үземне кызганмыйча эшләрмен, үз театрыма - Галиәсгар Камал тетрына хыянәт итмәм. Минем урыным шушындадыр. Чыннан да, бу - татар дөньясының иң зур, иң яхшы театрларның берсе. Татар халкының йөзек кашы. Театр алдында максатлар да күп. Уйлап карасаң, безгә бит инде телне саклап калырга да кирәк, милли музыкабызны да саклап каларга кирәк, милли әдәбиятебезне саклап каларга кирәк. Безнең театрның күтәреп барасы йөге бик зур һәм авыр. Татар театры яши икән - милләтебез яши. Аллага шөкер, без бүгенге көндә бөтен спектакльләребезне татарча уйныйбыз. Бүгенге көндә бик зур эш бит бу. Балалар өчен рус телендә уйнаучы милли театрлар бар. Бу әле безгә кагылмый, читләтеп үтә.

- Күпме уйнарбыз дип уйлыйсың?

- Күпме уйныйбыз дип уйлыйбызмы - анысын бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Безнең, сезнең дәвергә җитәр, алга табасын белмим.

- Иртәгә өчен ишәк кайгырганмы?

- Иртәгәге өчен без кайгыртып яшибез. Без үзебездән соң шундый ук киләчәк буын калдырырга тиешбез. Анысы инде бездән тора, театрдан гына тормый. Гомумән, татар кешесеннән тора.

- Гаяз Исхакый фаразлары буенча безнең 80 елыбыз бар.

- Алай гына дип уйламыйм. Күбрәктер. Аллаһы Тәгалә яраткан икән шушы зур милләтне - зур тарихы, рухи байлыгы, теле, мәдәнияте-сәнгате булган милләт алай тиз генә бетәргә тиеш түгел дип уйлыйм. Ләкин без бүгенге көндә җиңел хәлдә түгел. Авырлыклар бар, эшлисе эшләр бар.

- Мәсәлән...

- Менә без бит бик күп кычкырабыз, без бетәбез, без бетәбез, дибез. Без һәрберебез бетмәс өчен нәрсәдер эшләргә тиеш. Мин үз баламны тәрбияләргә тиеш, белем бирергә тиеш. Әгәр дә без моны максат итеп куйсак, балаларда милләтебезгә мәхәббәт уята алсак - без озаграк яшәрбез. Озак итеп яшәрбез. Булырбыз. Бетмәбез.

- Театрга тамашачы китерүнең бөтен юллары да яхшы – килешәсеңме? Әйтик, син кызларның яраткан актеры. Сине күрү өчен генә театрга килгән кызлар булганын беләм.

- Без - Илгиз Зәйниев, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәевлар – театрга тулы бер яңа буын булып килдек. Безнең белән яңа тамашачылар килде. Һәр дәвернең үз артистлары була. Шуңа күрә, миңа калса, бу - табигый күренеш. Кемдер театрга йөрергә өйрәнсә, йөриячәк. Кемнедер театрга китерә алсак, без бәләкәй генә бурычыбызны үтәдек дип әйтәсе килә. Мин бик сөенәм, димәк, без юкка эшләмибез. Димәк, Илгиз Зәйниев юкка язмый, юкка куймый әсәрләрен. Без юкка монда көннәребезне, төннәребезне үткәрмибез икән - бу безнең өчен җиңү. Татар театрына кемне дә булса китереп, аны театрга гашыйк итү - бу бит инде зур эш дип уйлыйм.

"Без бит киноның нәрсә икәнен дә белмибез"

- Эмиль? син киноларда да уйнадың, әмма аларны уңышлы проектлар дия алмыйм. Син татар киносы булачагына ышанасыңмы?

- Бәлки, аны булдырырга теләк кирәктер. Гомумән, буш урында нәрсәдер тудыруы бик авыр. Без бит киноның нәрсә икәнен дә белмибез. Чөнки безнең теге заманнарда үз киностудиябез булмады. Хәзер кемдер бу эшкә алынырга, хәтта кемдер үзен корбан да итәргә тиештер. Миңа калса, эш башланып китте, без нәрсәләрдер төшерәбез икән - алга таба нәрсәдер булыр дип уйлыйм. Әлегә без тир түкмәгән килеш кенә кино көтеп утырабыз. Алай гына булмый ул. Нинди соң ул татар киносы? Нинди булырга тиеш? Ул бит татар драматургының әсәрен алдың да, төшердең түгел. Аның өчен еллар үтәргә, режиссерлар тәрбияләнергә тиеш. Шунысы да бар - ул режиссер татар мохитен тоярга, аңларга тиеш. Аның йөрәк тибеше халык белән бергә тибәргә тиеш. Ул халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын, кичергәннәрен, авырлыкларын, михнәтләрен, шатлыкларын - бөтенесен күрергә тиеш, сеңдерергә тиеш. Менә шул кеше кенә татар режиссеры булып, татар киносын барлыкка китерергә мөмкин.

- Ә син үзеңне татар киносы хакына сарыф итәргә ризамы?

- Әгәр дә мине кинога төшергә чакыралар икән, ул мәгънәле әйбер икән, аны үзем өчен кызыклы дип табам икән, үсәр өчен мөмкинлек була икән - мин рәхәтләнеп ризалашам. Монда инде мин акча турында да сөйләшеп тә тормыйм. Минем ул дөньяны беләсем килә, ул дөнья белән мавыгасым килә. Ләкин мин ул кинода бернәрсә дә аңламыйм. Мин кино төшерергә укымаган. Мин актерлыкка укыдым һәм актер булып эшлим. Үзем төшерү мәсьәләсендә белмәгән нәрсәгә, ничектер, кысыласым килми. Чакырсалар, кинода уйнарга әзер. Кирәк дип тапсалар...

"Авылда эш булмагач, аның киләчәге нинди булырга мөмкин?"

- Бервакыт бер журналисттан “Эмильда акцент бар” дигән сүз ишетеп гаҗәпләндем. Булган очракта да, акцент булу оятмы ул? Ни өчен без акценттан оялабыз һәм аны гаеп итәбез?

- Акцент бездә бардыр ул, чөнки башка төбәккә барганда, урыс актерлары белән аралашканда әйтәләр: “У вас акцент”, диләр. Алар аны ишетәләр. Без бит татарлар, безнең туган тел - татар теле. Мин гаиләдә татарча сөйләшеп үстем. Ләкин мин яхшы гына дип әйтерлек русча беләм. Ни өчен оялабыз - белмим. Безне шулай көлеп оялтып бетергәннәрдер инде. Аның өчен оялырга кирәк түгел. Ул оялу көлгән кешенең дә наданлыгыннан килә, безнең үзебезнең дә наданлыгыбыздан килә. Тел белүнең, кеше ничек кенә сөйләшсә дә, ояты юк. Тел белү - ул бик күркәм күренеш, ул матурлык, ул гүзәллек. Ул - ят тел, башка тел, син аны өйрәнәсең. Син аны күпмедер дәрәҗәдә беләсең. Өйрәнгән кешегә бары тик “афәрин” дип кенә әйтәсе килә.

- Моңарчы татар телле татарлар авылда сакланып торды. Хәзер авылда да ситуация үзгәрде. Авылның киләчәге бармы?

- Авыллар бетә. Авылда эш булмагач, аның киләчәге нинди булырга мөмкин?! Авылда эш юк икән, яшьләр калмый. Авылда мәктәп, балалар бакчасы юк икән, авыл, әлбәттә, бетәчәк. Мин әниемнең авылына әзме-күпме кешеләр кайтып йөрсен өчен үз көчем белән авыл җыены уздырам. Ул - Мамадыш районының Ташлык авылы, аны Күпчишмә дип тә йөртәләр. Ул миңа бернинди дә керем китерми. Әмма ул мин кайтып йөргән авыл. Мәктәп елларында җәйге каникулларда ярты җәйне - әти ягында, ярты җәйне әни авылында уздыра идем. Әби, мәрхүмә, ун-унбиш баланы көне буе берүзе карый иде. Нәрсә ашатып бетергән ул безгә? Ничек өй эшләрен эшләргә өлгергән? Мәрхүмә, авыр туфрагы җиңел булсын! Шул кадәр без аларга рәхмәтле! Безнең гаиләдә авылга шул кадәр мәхәббәт уянды. Җәй көне вакыт табып шунда кайтып киләргә тырышабыз. Авыл җыены кичке сабантуй форматында уза. Сабантуй мәйданында машина куярлык урын калмый, “Иң матур сабантуй сездә” дип, бөтен авыллардан җыелалар. Без аны кода тиешле кеше белән бергә эшлибез. Авыл ягыннан ул оештырса, мин концерт программасын алып кайтам, артистларны барлыйм, аларга түлим. Хәзер инде бу җыен гадәткә керде, авыл халкы шул җыенга бүләкләр алып килә башлады.

- Сабантуй дигәннән, ул хәзер безнең брендыбыз. Без хәзер чит илләрдә дә бик актив сабантуйлар уздырабыз. Кирәкме алар?

- Мин аны кирәк дип уйлыйм. Милли сабантуй татарны азмы-күпме барлый. Безнең халык дөнья буйлап чәчелеп беткән. Нәрсә генә кичермәгән дә, нәрсә генә күрмәгән! Рәхәт тормыштан чыгып китмәгән берсе дә. Бүгенге көндә милләт өчен республика нәрсәдер эшли икән - бу бик әйбәт дип уйлыйм. Бәйрәмнәрдә без җыелып аларга тиешбез. Безнең бар икәнне белсеннәр. Без бар, без яшибез, безнең бәйрәмнәребез бар, безнең гореф-гадәтләребез бар. Җырларыбыз бар, артистларыбыз, күренекле кешеләребез...

- Беләләрме безне чит илләрдә?

- Мин Төркиягә бардым - татарча сөйләшеп йөрдем. Ә америкалылар алар үз янында яшәгән халыкны да белми. Алар Россия буйлап аюлар йөри дип уйлый. Аларның белмәвенә мин шаккатмыйм да. Безгә бер-беребезне барлау кирәк. Каядыр барып бәйрәм оештырабыз икән, карыйсы килгәннәр карасын, карыйсы килмәгәннәр – үзләренә карасын. Башкалар ни уйлый дип баш ватасы юк. Үтеп барышлый кеше кызыксынырга да мөмкин. Менә болар кемнәр? Татарлар. Ничәдер процент кеше кызыксына икән – бик яхшы.

"Минем бабай 60 яшьтә инглиз телен өйрәнгән кеше"

- Милләт күрсәткече телме һәм тел генәме?

- Барыбер, милләтне билгеләүче тел бит инде.

- Ә белмәүчеләр белән нишлибез?

- Безгә үз-үзебезне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. 

Без шундый мескен - ул нәрсәдән? Ул, әлбәттә, наданлыктан киләдер. 

Тукта, мин әле кем дип әзрәк казынган кеше бүгенге көндә материал таба ала. Үзенең кем икәнен, милләте каян килеп чыкканын өйрәнә ала. Нәрсәләр булган бу милләттә дип кызыксына ала. Ул милләте белән горурланырга тиеш. Күп кенә халыклар үз милләтләре белән горурланалар. Без шул кадәр үзебезне мескен итеп хис итәбез. “Без - татарлар, безгә ярый инде”, дигән кебек.

- Ә бу мескенлектән ничек чыгарга?

- Моннан чыгару өчен без һәрберебез үзебез эшләргә тиеш.

- Син, мин, башкалар нәрсә эшләргә тиеш?

- Минем балаларым үзләренең нинди халыктан икәнлеген беләргә тиеш - ул минем максатым. Ул мин киткәчтен миңа догалар кылып торырга тиеш. Ул үзен кеше итеп хис итәр өчен, әни дип эндәшер өчен, әти дип эндәшер өчен, телне беләргә тиеш. 

Бу бит гап-гади: кешенең үз телен белмәве - наданлык билгесе. 

Безгә кирәкме соң, диләр, юк, кирәкмәс, диләр. Акча өчен булса, кеше әллә нәрсә дә өйрәнә, ә бу үзеңне кеше итеп хис итәр өчен кирәк. Үзеңне сау-сәламәт тояр өчен, синең балаларың сау-сәламәт булсын өчен. Алар үзләренең татар булулары белән горурланырга тиеш. Миңа калса, кеше беренче чиратта үз телен беләргә тиеш. Минем күргәнем бар монда әрмәннәр гаиләсен: бәләкәй генә әрмән баласы әрмәнчә сөйләшә. Ул монда туган, туган үскән, ә телен өйрәнгән. Ничек алай килеп чыга ул? Димәк, алар өчен мөһим, ә нигә безнең өчен мөһим түгел? Чөнки бездә наданлык көчле, гафу итегез инде. Без бит каядыр кергәч, тизрәк үз телебезне онытып, башка телдә сөйләшә башлыйбыз. Үзебезне күрсәтү өчен. Модный телле итеп күрсәтү өчен. Мескенлек ул.

- Хәзер балаларның мәктәптә туган тел өйрәнү-өйрәнмәвен әти-әни гариза язып хәл итә. Татар телен өйрәтү өчен төп мотивация нәрсә?

- Телне шуның өчен өйрәнәләр дип әйтеп булмый бит инде. Тел өйрәнү бит ул әйбер сатып алу түгел. Минем бабай 60 яшьтә инглиз телен өйрәнгән кеше. Ул шәһәр мохитендә үскән. Ул вакытта русча сөйләшеп үскәннәр алар. Көн саен иртә тора да, телне шомартыр өчен татарча гәзит-журналлар укый – ул аны максат итеп куйган. Ул телне начаррак белүен кимчелеге дип саныйдыр. Безгә бу тел кирәкми - ул бит бик ямьсез сүз. Хәзер компьютерны да белә бала, чит телләрне дә белә, ә урамда исәнләшә белми. Безнең өлкән кешене хөрмәт итәргә кирәк дигән уй гореф-гадәтләребез югалып бара, хатын-кызга, кыз балага хөрмәт бетеп бара. Хәтта олырак абыйсына, “абый” дип әйтергә дә иренәләр, шуңа да башлары җитми. Ә син әле минем балама бу тел кирәкми дип хәл итеп, өстеңә җаваплылык аласың, хәл итеп маташасың, ә үскәч аңа кирәге чыкса, кем гаепле? Ул синең өстеңдә була, Аллаһы каршында да, бала каршында да. Чөнки син әйттең, минем балама тел кирәкми дип. Гыйлем кемне юк иткәне бар? Без зур күп милләтле илдә яшибез. Минем өчен барысы тигез булырга тиеш. Безне шулай өйрәттеләр. Бүтәнчә буларга мөмкин түгел. Мин бер кайгыны һәм шатлыкны уртаклашсам гына, үземнең дустым белән дус булалам.

- Синең кебек уйлаучылар күп түгел, алар азчылык. Безнең киләчәктә аз санлы, әмма сыйфатлы татар булуыбыз мөмкинме?

- Куркып калмыйк инде, паникага бирелмик.

- Шулай да, дөресен әйтик, мәгариф системасының хәзерге вакытта телне саклау проблемасын үз өстенә алу мөмкинлеге юк. Театр бу вазыйфын үз өстенә ала аламы?

- Без бүгенге көндә татарча уйныйбыз. Тел белмәүчеләр дә театрда татарча сөйләшкәнне ишетәләр, татар музыкасын ишетәләр. Моңарчы бәлкем ишеткәннәре дә булмагандыр. Безгә төрле фикерләр килә: “Менә, беренче тапкыр татар театрында булдым, шундый ошады”, - дип башка милләт кешесе яза. “Тагын бу шәһәрдә булсам, бу театрга әйләнеп кайтачакмын”, - дип икенчесе яза. Бүгенгесе көндә залда яшьләр күп. Һәм ул шулай булырга да тиеш.

- Күпме безнең андый яшьләребез? Бер-ике Камал театры залымы?

- Гел яшьләр генә караган спектакльләр дә бар. Алар татар театрына килгәннәр икән, театр ашамы, түгелме – өйрәнер. Мин театр үз бурычын үти дип уйлыйм.

- Син дә катнашкан “Җилкәнсезләр” спектакле бар иде. Ул репертуардан төште. Аны караучыларны татар интеллигенциясе дип бәяләп, мин безнең 15 меңләп татар интеллигенциясе бар дип исәпләп чыгардым. Килешәсеңме?

- Шулайдыр инде. 2-3 процентмы?

- Халыкның 2-3 процент интеллигенциясе булу әйбәт күрсәткечтер инде ул? Әйеме? Ничек уйлыйсың?

- Мин “бар әле”, дип уйлыйм. Барысы да Аллаһы тәгалә кулында. Бәлкем, иртәгә бөтенесе татарча өйрәнә, сөйләшә башларлар.

- Кем ул татар интеллигенциясе? 100 язучы, 800 артист...

- Юк, алай гына түгел. Нигә сез алай дисез? Татар интеллигенциясе алга таба да булачак. Татар интелегенциясе ул зал тутырып килгән яшьләр, алар төрле өлкәдә укучы студентлар бар. Миңа калса, театр тирәсендә бер төркем татарлар барлыкка килде. Алар спектакльләр аша әдәбият белән, татар тарихы белән кызыксына башладылар. Миңа калса, алар алга таба татар интеллегенциясе булачак. Алар үзләренең каян килеп чыкканнары белән кызыксынырлар. Үзләрен зур милләтнең вәкиле икәннәрен тоярлар. Рухи байлыгы, тарихы булган кеше итеп хис итәрләр.

- Театр моңа ярдәм итә, әйеме?

- Этәргеч бирә, ярдәм итә. Шырпы сызган кебек, шушы якка килегез дип караңгылык арасында яктылыкны күрсәтеп җибәрә.

- Ярар, тарихыбыз бар, яшьләр кызыксына диик. Ә бүгенге әдәбиятыбыз бармы һәм ул ни дәрәҗәдә этәргеч бирә?

- Татарча язу өчен телне белергә кирәк бит әле. Тарихны белергә кирәк. Ул бетә килә.

- Укыйсыңмы бүгенге татар әдәбиятын?

- Мин кызыксынып барам язучы кызлар белән, Сөмбел, Йолдыз... (Сөмбел Гаффарова, Йолдыз Миңнулина - авт.) яшь- яшь кызлар яза. Алар күп тә булырга мөмкин түгел. Без тудырган мохиттә алар тишелеп-тишелеп чыгалар. Миңа калса, бүгенгесе көндә бөтенләй бернәрсә булмаска тиеш шикелле.

- Хмм, син булган бит, ә язучы нигә булмаска тиеш?

- Сорыйсыз бит... менә без килдек, безнең арттан яңа буын килер, хәзер бу кызлар-егетләр язарлар...

- Татар язучысы татарча язарга тиешме?

- Татар язучысы русча да язарга мөмкин. Әмма татарлар турында язса, бер персонажы татар булса - ул татар язучысы дигән сүз түгел. Исеме татар булса, фамилиясе татар булса, кешегә татар язучысы дип бәйләнәләр. Ул русча язса да, анда татар рухы булырга тиеш, гореф-гадәтләрен беләргә тиеш. Бүгенге көнен, үткәнен белергә, азмы-күпме киләчәген абайларга тиеш. Аның барсын да тоеп-белгән кеше русча да язарга мөмкин.

- Сине артист буларак, ниндидер зур, перспективалы проектларга чакырсалар, ул татар милләтенә зыян китерә торган проект булып күренсә, катнашыр идеңме? Беренчел артистлык карьераңмы, әллә милли рухыңмы?

- Юк, артистлык беренчелекне алмый. Миңа тәкъдим иткәннәре бар. Ризалашмадым. Миңа кирәкми ул. Мин материалны кат-кат укып чыгам, уйланам. Шуннан соң гына ризалашам. Без күпне күргән инде, күпне кичергән милләт, шуңа да андый проектларга минем үз өлешемне кертәсем килми. Миңа кирәкми ул.

- Синең өчен иң бөек татар?

- Аллаһы Тәгаләдән дә бөек булып булмый. Безнең бөекләребез күп. Кол Гали, Мәрҗәни, Мөхәммәдьяр, Габдулла Тукай... Кайвакытта янымда утырган татар акыллы фикер әйтеп куйгач бөек булып китә.

- Нинди тарихи шәхесне уйнар идең?

- Белмим. Минем теләсә кайсы персонаждан шәхес ясыйсым килә. Мин моны уйнар идем дип әйтер өчен бик батыр буларга кирәк. Мин Тукайны уйныйм дисәм, мин Тукайны уйный аламмы соң яки Ленинны. Минемчә, ничек кенә булмасын, ул бик кызыклы шәхес. Ленинның тезисларын карап чыксаң, ул бүтән дөнья ясый алган кеше Минем өчен кызык ул дөньяны әйләндерә алган кешеләр. Ә менә Мөхәммәт пәйгамбәр. Аны уйныйсы килә дисәң, ул зур гөнаһ. Ә минем, бәлки, уйныйсы киләдер...

- Бүген кирәкме ул безгә дөньяны әйләндерер кешеләр. Татар дөньясын.

- Татар дөньясын бик күп әйләндерделәр инде. Шуңа күрә бүтән әйләндермик. Безгә аны әйләндермәслек итеп тотып торырга кирәк. Тотып калырга кирәк, селкенмәсен дә. Кымшанмасын да. Булдыралган кадәр... 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100