Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: “Син моң иясе, рух җырчысы, әнкәй!”

19 Сентября 2017

Укылган: 1006 тапкыр

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Михаил ЗАХАРОВ
Халык күңеленә “Калфаклы сандугач” булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Күптән түгел “Бибиcара моңнары” дип аталган җырлар китабы дөнья күрде. Анда данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.
Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы “Сания” дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкованың архивын кызы - Әлфия Айдарская өйрәнеп, моңарчы нәшер ителми калган иҗади мирасын барлый, аларны халыкка чыгаруда зур көч куя. “Бибиcара моңнары” - Сара Садыйкованың ноталы сигезенче басмасы.


Әлфия Айдарская - Сара Садыйкованың бердәнбер кызы. Әлфия ханым 92 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле, тырыш, эзләнүчән шәхес. Әнисе һәм шул чор сәнгать әһелләре турында сәгатьләр буе сөйли, аның әсәрләрен көйли-көйли, язылу тарихын бәян итә. Шагыйрьләрнең Сара Садыйковага атап язган шигырьләрен дә, әнисе турындагы төрле шәхесләрнең истәлекләрен дә туплый.



Ризыкны “әҗәткә” алган чаклар аз булмады

“Әнкәем-бәгърем, сиңа еллар үткәч, гомер кичкәч эндәшәм: үзеңнең моңнарың белән туган җиргә мәхәббәт уятып, нәселем, илем, телем турында уйлаттың һәм уйлатасың. Мин шундый рухи-әхлакый югарылыкка күтәрелә алуым белән бик бәхетле! Синең хакта әйтәсе сүзләрем шагыйрь дусларың шигырьләрендә яңгырый, алар - синең җырларыңда.

Әнкәй миннән ерагая барган саен, күңелем аңа, аның моңнарына тартыла гына бара. Газаплы да, данлы да гомер юлы узды. Әткәй Газиз Айдарскийның яшьли үлүе дә, йөрәгендә зур яра калдырды, билгеле.
Үкенечкә карышы, әнкәй, синең белән
Туры килде миңа бик аз күрешергә.
Әткәй белән “уртак”, дөрес аңлаганбыз:
Көйли-көйли моң дөньясында яшәргә,
Өчебезгә дә олы сәнгатьтә янарга.
Кагылмады түгел сиңа чиксез газаплану –
Сәхнәләрдән “кыскартулар”.
Аз булдымы тилмерүләр, интегүләр?
Аз булдымы тормышыңда яшь түгүләр?
Ризыкны “әҗәткә” булса да юнәткәч,
Икәү елый-елый сөенүләр.
Әмма синең гүзәл, гадел булды җаның,
Гомерең буе син эчкерсез яши алдың.
Җырлый белдең Коръәнне дә моңлы итеп,
Халкыңны да моңландырдың, рухландырдың.
“Бибиcара моңнары” китабының кереш өлешенә шундый юллар керттем әле. Әнкәй, халык арасына чыкканда, баш түбәсенә калфак тагып чыга торган иде бит. Калфак киеп төшкән фотосын да урнаштырдым.

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм 1976 елда әнигә атап шигырь язган. Шигырендә ул әнине “Биби Cара” дип атый. Әнинең чын исеме Бибиcара булган бит. Менә яңа чыккан китапны да шул исем белән атарга карар кылдым".


Сара белән Салих

Яңа чыккан җыентыкка С.Садыйкованың күп еллар нәшер ителүгә өметләнеп архивта боегып яткан, моңарчы ишетелмәгән йөздән артык җыры тупланды. Алар клавир формасында тавыш һәм фортепиано өчен тәкъдим ителә.

Җыентыкка Салих Сәйдәшевнең “Бибиcара” җыры да кергән. Бу җырны озак еллар халыкныкы, дип тә йөрттеләр, берәр сәхнә әсәренә язылган диючеләр дә табылды. Чынында бу әсәр Сара Садыйкова багышлап язылган була. С. Сәйдәшев белән әнкәйнең дуслыгы 1926 елдан башланган. Икесе дә - яшьләр. Салих абыйның хатыны, Альфредны тапканда, 1927 елда дөнья куя. Салих абыйның язган җырларын Сара Садыйкова башкара торган була, ул вакытта җырчылар юк дәрәҗәсендә ич. “Сандугач”, “Кандыр буе” әнигә аталып языла.

1932 елгы бер хәлне әни озак еллар сер итеп саклады. Әнкәй мәшһүр композитордан Фәридә роленә җыр язуын үтенә. Салих абый һәрвакыт ашыккан, кабаланган, эше гел тыгыз булган. “Әсәрдә болай да җыр күп. Шулай да син үзең яз, консерватория тәмамлагансың бит! - дип әйткән ул әнигә . Әни рояль янына утыра да яза, икенче көнне җырны Салих абыйга күрсәтә. Сәйдәшев ошата, төзәтеп җибәрә, шулай итеп Фәридә ариясе “Кандыр буе”на кереп китә.

Әхмәт Ерикәй сүзләренә язган җырлары да күп. Бу җыентыктагы җырлары төрле мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Әнкәй шулай итеп, Салих Сәйдәшевнең киңәшен тотып, җырлар яза башлаган.

“Салих, акылым, минем бит әле Азигым бар. Азигым авыру булса да, тере бит әле ул” – дигән аңа әнкәй... Ә инде Айдарский үлгәннән соң, Салих абый әнигә болай дигән: “Саруш, мин сине юатмыйм да, барыбер файдасы булмас. Син җырла! Җырлый-җырлый хәсрәтең азаер...”

Аристтан артист туа



Кечкенәдән мөстәкыйль булдым, чөнки әнкәй 1922 елдан Мәскәүгә китеп барган иде. Анда укып кайтты. Монда эшләп алды да тагын опера студиясенә эшкә китте. Бу вакытларда мин дәү әниләремдә - Бишбалтада 10 яшемә хәтле яшәдем. Әтием – Газиз Айдарский (Газиз Айдарский актер, режиссер, театр теоретигы. Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры - ИТ) үлгәндә мин сигез яшемдә, Мәскәүдә идем. Бу вакытта мәктәптә укымый идем әле. Әти үлгәч, әнкәй мине Уфага кымызга алып китте. 1935 елны Уфадан Ленинградка балалар белән балет училищесына китеп бардым. Ул вакытта миңа 10 яшь иде.

Шул вакыттан үземә һөнәр үзләштерә башладым. Әнкәй минем янга килеп-китеп йөрде, биегәннәремне күзәтә, уңышларыма сөенә иде. 300 баладан нибары 12 баланы гына сайлап алдылар. Ә укуны тәмамлаганда, бишәү генә калдык. Бөек Ватан сугышына кадәр шунда укыдым. Аннан соң Уфага киттем. Ә аннан әнкәй мине Казанга алып кайтты. 1941 елның көзеннән Казанда эшли башладым. Бу вакытта 16 яшьлек кыз, май аенда Ленинградта паспорт алырга өлгергән идем. Паспортка әткәемнең фамилиясен яздырдым. Бу хакта миңа беркем дә киңәш бирмәде. 1952 елны кияүгә чыккач та, Айдарская булып калдым. Иң авыр чорда - сугыш елларында әнкәй белән бергә бергә яшәдек.


"Әни мине кырыс тәрбияләде"





"Әнкәй, бик түзем, гадел, шул ук вакытта таләпчән кеше дә иде. Мин Ленинградта укыганда дәү әни үлгәнен дә миңа хәбәр итмәде. Укуыма зыян килер дип уйлагандыр инде. 1940 елда дәү әти үлә, бу кайгылы хәбәрне дә миннән яшерделәр.

Казанга кайткач, әни мине кырыс тәрбияләде. Хатын-кыз эшләренең барысына да өйрәтте. Үзегез беләсез, Ленинградта без тулай торакларда яшәгәндә, йорт эшләрен белми идек. Киреләнсәм: “Бу кадәр дә Айдарский булырсың икән!..”- дип әйтә торган иде. Ә инде аңа ошый торган гамәл башкарып куйсам: “Вот моя школа!” - дия торган иде.

1943 елны мине Пермьгә чакырдылар, чөнки училище Пермьгә эвакуацияләнгән иде. Мин шунда китеп бардым. Бу вакытта ул мине киендерергә, ашатырга дигәндәй, бик тырышты. Бу - бик авыр чорлар иде. Әйберләр биреп җибәрә, пристаньда мин аларны ризыкка алмаштырам. Бу хакта сөйлисе дә авыр, сөйләсәң дә, аңа хәзер ышанучы юк... Сугыш вакытында Карл Маркс урамында тордык, 59 нчы йортта. Салкын, “буржуйка” мичен ягабыз. Җылыныр өчен бөтен нәрсәне - хәтта укыганнан соң, китапларны да яга торган идек. Кайбер көннәрдә өстәлебездә бер стакан кайнар су гына була торган иде..." 

Автор өстәмәсе



1943 елда Пермьгә чыгып киткәндә Әлфия “форма №7”ны оныткан. Шунлыктан, аңарга Пермьдә 1 ай икмәксез яшәргә туры килә. 1944 елда Уфага китеп бара, сугыш заманы. Казанга 1944 елда кайтып, 1964 елгача – М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында балет артисты буларак хезмәт куя. 1965 елдан Казан театр һәм музыка училищесында балаларга ритмика укыта башлый. Алабугада да эшли. Улы Ростислав Суворов училищесында белем ала, тик кыска гомерле булып чыга...

"Мирас барланырга тиеш"

"Мин әткәем Айдарскийга охшаган. Әни минем оптимист, әтине пессимист булган, диләр. Мин менә шул сыйфатлар уртасында тирбәләм. Сибгат абый Хәким әйтмешл, минем әни патриот иде. Үземне әни шикелле ватанпәрвәр дип саныйм. Әнкәй башкарган гамәлләрне җанландырып җибәрергә тырышам.

1990 еллардан мин, әнинең вафатыннан соң беренче тапкыр, Мәскәүдә аның иҗатына багышланган музыкаль кичәләр оештырдым. Әнкәй үзе исән чагында төрле җирләрдә концертлар куеп йөри иде. Бик катлаулы еллар иде бит. Әнкәйнең дә, минем дә дусларым ярдәм итте. Гариф Ахунов афишалар бастырырга булышты. Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Миңгол Галиев, Зиннур Нурмөхәммәтов һ.б аның әсәрләрен башкарды. Мондый иҗади кичәләрдән соң әнине онытмауларын белдем һәм, ялкынланып, архивын барлый башладым. Архивта кайчак утырып елый торган идем. Әтием Айдарскийның көндәлекләре тетрәндерде.

“Нигә соң әле мин елап утырам? 100 еллыгын уздырыйм!” - дип, 1999 елда Яшел Үзән районының Айдар авылында уздырдык. Кечкенә генә авылга бик күп халык җыелды. Казанның актерлар йортында да кичәсен оештырдык. Сара Садыйкованы халык искиткеч талантлы драма артисты итеп тә (Мәскәү Татар драма театры -1923-1930 еллар, Г. Камал исемендәге театр – 1930-1934), иҗади эшчәнлеге сәнгать югарылыгына менгән оста башкаручы, Татарстан милли опера сәнгате үсешенә зур өлеш керткән (Татар дәүләт опера һәм балет театры -1939-1948) опера җырчысы буларак тә хәтерли. Бәхеткә, аның Көнбатыш Европа һәм рус классикасында тәрбияләнүе “татар халкы кызы” булып калуына комачауламады. Туган халкының фольклорын бик яхшы белүе, татар халык җырларын дөрес итеп һәм тирән моң белән башкаруы үзенең дә милли көйләренең дәрәҗә-абруен бик югары күтәрде.



Нинди генә жанрда язса да, әсәрләрендә үз халкының рухын саклый, җырларын төрле борылмалар белән бизи. Алар әйтерсең лә, ноталарның биш юлына сыеп бетә алмый. Аларны киңлеккә юллап, мәхәббәт белән халык күңеленә җиткерә. Җырлары үз заманын актив сурәтли. Шуның белән алар мәгънәле дә. Бөек Ватан сугышы чорында “Көтәм сине”, Г. Камал исемендәге театрның 50 еллыгына “Театрыма” дигән җырлары туды. Галәмгә беренче тапкыр кеше очкач, “Юрий Гагарин”ны язды. Соңгы көннәренә кадәр шулай заман сулышын тоеп иҗат итте.

Юмарт, киң күңелле кеше буларак, истәлекле вакыйгаларга, шәхесләргә, республика авыл-шәһәрләренә багышлап язган җырларын аерым җырчыларга, музыкантларга рәхәтләнеп таратты. Шуңа да җырларының күбесе шәхси кулларда истәлек булып калды.

Әнкәйнең җыр иҗаты татар эстрада сәнатенең бер чыганагы булды һәм аның үсешендә зур роль уйнады, яшьләр иҗатына яңа этәргеч бирде. Бу композитор татар музыкасының җыр тарихында иң беренче булып танго, фокстрот, блюз стилен файдаланды.

Әни Актаныш районына багышлап җиде, Арчага, Азнакайга багышлап өч, Казанны данлап 8 җыр язган. Әле үзенең Казанга атап иҗат иткән шигыре дә бар. Тик менә әллә кайчан куелырга тиешле “Җидегән чишмә” композициясе, ягъни һәйкәл язмышы гына билгесезлектә кала бирә...

"Түрәләргә Сара Садыйкова кирәкми"

Иске бистәнең префекты Марат Усманов белән очраштым. Һәйкәле Юнысов мәйданында куелмагач, яңа урын бирделәр бит. Бер ягында мәчет, икенчесендә тукталыш. Туристлар Тукай музееннан чыгып, Кабан буена китә, Әхтәмов урамына килеп мәчеткә уза. Туристлар йөри торган җир, кыскача әйткәндә. Журналга култамгалар җыеп йөрдем. 778 култамга җыйган идем. Менә шул журналны югалттым. (Дуслар арасында дошманнар да бар икән). Кемнәр генә “Сара Садыйковага һәйкәл салырга кирәк!” - дип кул куймаган иде анда?! Анда Казан кешеләре генә түгел, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр дә бар иде. Халык арасында йөргәндә дуслар да булышты.

Ә меңгә кадәр җыйгач, журналны Рада Нигъмәтуллинага бирәм, дигән идем. Нигъмәтуллина Юнысов мәйданын таләп итә. Һәйкәлнең Юнысов мәйданында булмаганына бик кайгырдым, хәзер дә кайгырам. Бу урынны Сара Садыйкованың 100 еллыгында ук һәйкәл өчен тәгаенләгән булганнарын да беләм. Безнең түрәләргә Сара Садыйкова кирәкми. Элек җитәкчеләр сәнгать белән кызыксына иде, хәзер аларга спорт кына кадерле. Дөресен генә әйткәндә, Сара Садыйкова үзенә мәгънәви һәйкәл куйган инде ул. Егерме елдан артык “Моңнар алиһәсе”нә һәйкәл куя алмый азапланулары гына мине аптырата да, борчый да, рәнҗетә дә”...


Саубуллашканда



“91 яшемә кадәр һәркөн физкультура ясадым. Хәзер ташладым инде, чөнки вакытым да юк” – дип шаккатырды мине Әлфия Газизовна. Маникюр ясаган, чәчтарашка барырга әзерләнеп калды. Шәхси тормышыннан бик канәгать. Данлыклы виолончелист В.Грекулов белән тату торганнарын да сагынып сөйли. “Бик яхшы ир белән яшәдем. Андый талантлы музыкантлар сирәк туа. Өйдәге бөтен эшне эшли белә иде. Ул вафат булгач, 1985 елдан ярдәмчесез калдым. 1986 елда әни дә китеп барды. Ике ел рәттән һәйкәл куйдырып йөрдем” – дип төгәлләде сүзен Сара Садыйкованың кызы.

Килер елларда да канатланып яшәргә язсын бу тынгысыз һәм ихлас күңелле, олы җанлы сәнгатькәргә!

Сара Садыйкова җырлары









Фикерләр








Мәдәният

“Яңа татар пьесасы”: татар драматургиясендә бөек депрессия яки Гүзәл Сәгыйтованың зәңгәр бабае

Камал театрының Кече залында өч көн дәвамында “Яңа татар пьесасы” конкурсы кысаларында I Яшь татар драматурглары лабораториясендә катнашып драматургия жанрында текстлар язган иҗатчыларның әсәрләре укылды.

Мәдәният

Альбина Шаһиморатова: Булдырам дип яшәргә кирәк!

Дөньякүләм опера премьераларын күзәтсәң, аларда Россиянең алтын тавышлары катнашуын күрәбез. Шулар арасында милләттәшебез Альбина Шаһиморатованың да булуы аеруча зур горурлык хисләре уята. Ла-Скала (Италия), Ковент-Гарден (Англия), Метрополитен-опера (Америка), Вена (Австрия), Токио (Япония), Мюнхен (Германия) һ.б. дәрәҗәле опера сәхнәләрендә көчле алкышларга күмелгән сопрано тавышлы Альбина өчен Татарстан халкы гына түгел, Россия сәнгать сөючеләре куана. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла