Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәйдә Мөхәммәтҗанова артыннан энесе дә «Созвездие-Йолдызлык»ны яуларга җыена

"Татар-информ" хәбәрчесе Мамадышка - «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең зональ сайлап алу гала-концертына барып кайтты.

news_top_970_100
Сәйдә Мөхәммәтҗанова артыннан энесе дә «Созвездие-Йолдызлык»ны яуларга җыена

Моннан биш ел элек – 2014 елда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гран-приына Сәйдә Мөхәммәтҗанова ия булган иде. Тиздән фестивальне икенче Мөхәммәтҗанов – Сәйдәнең энесе яулап алырга мөмкин.

Әлегә Лаеш районының Имәнкискә авылы егете Алим Мөхәммәтҗанов кече төркемдә катнаша. Фестивальнең Мамадыш зональ турында ул “Эрбет” татар халык җыры белән алкышларга күмелде. Мамадыш төбәгенә караган дүрт районнан 342 номерны караган жюри Алимгә вокал буенча беренче кече төркемдә II урын бирде.

Нәни җырчы егет Алим Мөхәммәтҗановның чыгышын жюри әгъзалары һәм Мамадыш халкы белән бергә журналистлар да тамаша кылды.

Концерт үзе

Мамадыш районы мәдәният сараена Мамадыш, Питрәч, Лаеш һәм Балык Бистәсеннән 1250 бала һәм аларның педагоглары, әти-әниләре җыелган иде. Сайлап алу турының зональ гала-концертында 29 номер тәкъдим ителде. Аларның күбесе – районнарның горурлыгы булган хореографик һәм вокаль ансамбльләр. Конкурсантлар «Вокал», «Конферанс» һәм «Хореография» номинацияләрендә көч сынаштылар.

"Мамадыш фестивальне кабул итүе белән горур һәм бәхетле. Педагогларга бик зур рәхмәт - сез ел саен шедеврлар, уникаль номерлар әзерлисез. Инде бөтен мөмкинлекләр күрсәтелеп беткәндер кебек. Ә сез тагын яңаларын уйлап табасыз", - диде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. Ул талантлы балалар тәрбияләгән ата-аналарга да, гадел жюрига да рәхмәтләрен җиткерде. Ә фестивальнең идея авторы булган Дмитрий Тумановка “Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылды.

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале хәрәкәтендә актив катнашкан район халкы бәхетлерәк дип саный фестивальнең идея авторы һәм баш продюсеры Дмитрий Туманов. «Фестивальгә ярдәм иткән район башлыклары үз халкына бәхет бүләк итә», - ди ул.

  • «Созвездие-Йолдызлык» фестивале унтугызынчы ел үткәрелә һәм Дмитрий Тумановның озак еллар үзе белән бергә эшләгән фикердәшләре, шул исәптән, жюри командасы да бар. Болар – күренекле хореограф Раилә Гарипова, мәшһүр җырчыбыз һәм профессор Зилә Сөнгатуллина, тележурналист Дмитрий Пивоваров һәм башкалар. Озак еллар дәвамында алар сәхнәгә йөзәрләгән мәртәбә сәхнәгә чыгып фестиваль һәм анда катнашучы балалар турында күпме җылы сүзләр әйткәннәрдер. Әмма алар һәр зональ турда кабат чыгалар да, беренче тапкыр әйткән кебек ихластан балаларны котлыйлар.

“Бу бик самими һәм тәрбияви фестиваль. Җырлаган һәм биегән бала начарлык эшләми. Биредә алар зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлык тәҗрибә алалар, - диде Татарстан Президентының мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова. - Мамадыш районы җитәкчелеге әлеге проектның кирәклелеген аңлап зур чыгымнар тотып эш итә. Бүген безнең авыл белән шәһәр баласы арасында аерма юк. Республиканың бәхетле балалары кайда гына чыгыш ясасалар да югары дәрәҗәдә чыгыш ясый алачаклар”.

“Без бу балаларны республика киләчәге дип күрәбез. Димәк, безнең киләчәгебез бик матур һәм бик ышанычлы”, - диде Зилә Сөнгатуллина.

Республика районнарында яшәүче балалар 10 зональ турга бүленеп сайлап алыналар. Быел әлеге жюри, Казанны да кертеп, икешәр көнгә сузылган сигез зональ турдан йөреп чыкканнар иде инде. Сигезенче зональ турга килеп җиткәндә дә, ике көн эчендә 300дән артык номерны караганнан соң да алар йөзләреннән игътибар чаткыларын югалтмыйча карый алалар иде. Гаҗәп... Ару галәмәтләрен мин алып баручы Дмитрий Платонов йөзендә генә күрдем...

Генераль продюсер сүзе – казанышлар һәм проблемалар

- Без бөтен республика белән бергә 20 ел дәвамында «Созвездие»-«Йолдызлык» аша балалар тәрбиялибез. Татарстан Республикасы балалар өчен эшли. Цивилизациянең гомуми депрессиясе фонында Татарстан бу яктан аерылып тора. Чөнки ул балаларын «Созвездие»-«Йолдызлык» аша тәрбияли алган бердәнбер регион. Татар халкында “балалар өчен” дигән матур сыйфат бар.

- Сәхнә арты көнчелек белән тулган. Безнең балаларда көнчелек һәм пычраклык юк. Фестивальдә мин аның 70 процентын чистарта алдым. Безнең фестивальдә гаделлек бар. Без мәдәни кодны саклыйбыз.

- Район башлыгы фестивальгә көч һәм финанслар тотып, район халкын бәхетлерәк итә. Безнең фестиваль районга бәхет бирә. Мәктәп биреп бетермәгәнне без бирәбез.

- Хәзер халыкара фестивальләрне теләсә кем уздыра. Бөтен продукциягә контроль булырга тиеш.

- Зур бәлабез – псевдокомпозиторлар һәм псевдошагыйрьләр. Сәхнәгә чыгасы барлык әсәрләргә сертификат булырга тиеш, алар лицензияләнергә тиеш. Без фестиваль репертуарын бик карап торабыз.

Фестиваль – саннарда һәм шәхесләрдә

- «Созвездие-Йолдызлык» фестивале быел унтугызынчы тапкыр уза;

- былтыр фестиваль 1 000 000 катнашучы турында игълан итте;

- фестивальгә бер сезонда 70-80 мең бала катнаша;

- «Созвездие-Йолдызлык» фестивале икенче бер фестивальгә этәргеч булды – республикада «Безнең заман» эшче яшьләр фестивале гамәлгә куелды;

- Зилә Сөнгатуллина һәм Раилә Гарипова кебек мәшһүр шәхесләр дистәләрчә еллар дәвамында фестивальнең йөзе булып тора;

- Айдар Сөләйманов, Рузил Гатин – зур сәхнәгә «Созвездие-Йолдызлык» аша килгән татар егетләре.

Март ахырына кадәр “фестивальчеләрнең” тагын ике зональ сайлап алу турын үтәсе бар. 14 – 18 апрель көннәрендә финалистларны Казанда суперфинал көтә. 19 апрельдә - «УНИКС»та гала-концерт. Ә унтугызынчы сезонның төп гала-концерты 29 апрельдә «Пирамида» сәхнәсендә яңгыраячак. Гран-при иясе шунда игълан ителәчәк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100