Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рейтинг: татар районы үзәгендә иң күп сатылган татар китаплары нинди?

Татар кешесе нинди китаплар укый? Ә нинди китапларны ул акча түләп сатып алырга әзер? “Татар-информ” хәбәрчесе чын татар шәһәре Арча кибетендәге иң күп сатылган китапларны белеште.

news_top_970_100
Рейтинг: татар районы үзәгендә иң күп сатылган татар китаплары нинди?
Арчада ике китап кибете бар. Берсендә татар китаплары бар, икенчесендә инде юк. Татар китапларын сату белән шөгыльләнгән эшмәкәр Руфия Зыятдинова иң популяр ун татар китабын атады.

1. Иң популяр автор – Зифа Кадыйрова


“Бәхеткә юл кайда”, “Язмыш сынавы”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Синсез килгән язлар” иң популяр китаплардан санала. Бу авторны башлыча унбиштән алып сиксәнгә җиткән хатын-кызлар укый икән. “Дөрес, хатыннарыннан качып кына укый торган урта яшьтәге ир затлары да бар”, – дип искәртте китап кибете хуҗасы.

2. Гүзәл Яхина. “Зөләйха күзләрен ача”


Икенче урынга Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабын куеп булыр иде дигән фикердә сатучы. Китапның татарчасы калмаган иде - алып бетергәннәр. Русчасы калган. 

3. “Бердәнбер һәм кабатланмас” Марат Кәбиров – Арча кибетендә сатылу буенча бронза яулаган


Руфия Зыятдинова халыкның җиңел тел белән язылган китапларны яратуын әйтте. “Хатын-кыз тормышы никадәр бәхетсез, катлаулы итеп сурәтләнсә, китабы шулкадәр уңышлырак сатыла”, - дип саный кибет хуҗасы. Ул кешеләрнең “тирә-якны, урман-һаваларны тасвирлаган” китапларны укырга яратмавы турында әйтте.

4. Гөлсинә Галимуллина китаплары


Язучының “Ай күлгә сыенганда”, “Алтын ачкыч”, “Ефәк кулъяулык”, “Күгәрчен оя корганда”, “Җиләкле тау сере” китаплары бик яратып алына икән.

5. Айгөл Әхмәтгалиева - бишенче

Кешеләр Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баланнарда бал тәме” китабын да сорап ала икән. "Безгә һәрвакыт яңа китап чыктымы, сорап киләләр. Берсе кызыгын табып укыса, икенчесе дә шуны сорап килә. Бу китапны шундый киңәшләр белән шактый алдылар. Хәзер дә киштәләрдә калмады ул", - ди Руфия апа.

6. Ләйлә Дәүләтова

Китап яратучылар шигырьне дә читләтеп узмый. Руфия Зыятдинова әйтүенчә, Ләйлә Дәүләтова китапларын һәрвакыт сорап торалар. “Менә хәзер дә китаплары калмады, ә заказлар бар", – ди ул.

7. “Ак чәчәкләр” һәрвакыт популяр


Соңгы вакытта Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”ен сорый башлаганнар. Руфия апа әйтүенчә, күптән түгел телевизордан “Ак чәчәкләр” спектаклен күрсәткәннәр, шуңа укучыларның әсәрне дә янә укып чыгасылары килгән. 

8. Мәдинә Маликованың "Саф сөю"ен яраталар


Китап кибете әйтүенчә, чираттагы урынга Мәдинә Маликованың “Саф сөю турында кыйссалар” китабын куярга мөмкин.

9. Мөнирә Сафина


“Мөнирә Сафинаның “Яратам дип әйтә алмадым” китабы да бу исемлеккә керергә тиеш”, – диде сатучы.

10. Фәүзия Бәйрәмова / Нәбирә Гыйматдинова 

Кибет тотучы олырак яшьтәге ханымнар сирәк булса да, Фәүзия Бәйрәмова белән Нәбирә Гыйматдинова китапларын сатып алуын сөйләде.

Классика укытучыларга гына кызык... 

Классикларга килгәндә, “сирәк-мирәк укытучылар сорый” дип әйтеп үтте кибет тотучы.

- Элек Нурихан Фәттахның китапларын алалар иде, хәзер анысы да тора. Элеккеге укытучылар хәзерге китап телен яратмый, аларга классиклар теле якын, - диде Руфия апа.

Үзе популяр, китабы юк - Гүзәл Уразова китабын сораучы юк


Руфия апа сөйләвенчә, ярты еллап укылмый яткан китаплар да бар икән. Рифә Рахман, Дания Гайнетдинова китаплары киштәдә ята, әмма аларны сораган кеше сирәк, ди ул.

- Артистларның үз тормышлары турындагы китапларны бер тапкыр да алганнары юк. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов китабы күптән ята. Анысы аңлашыла – артистлар тормышларын социаль челтәрләрдә болай да күрсәтеп бара.

Белгечләр фикере: бу китаплар нигә популяр? “Чукча не читатель”

“Татар-информ” хәбәрчесе “Бу китаплар ни өчен популяр” соравы белән әдәбият белгечләре, язучы, тәнкыйтьчеләргә мөрәҗәгать итте. Һәм без шуны ачыкладык – “Чукча не читатель, чукча писатель” дигән сүзләр безнең татар язучыларына да кагыла икән...

Вакыйф Нуриев: “Бездә басылмагач, Зифа Кадыйрованы белмим!”


Язучы Вакыйф Нуриев Зифа Кадыйрованың китапларын белмәве турында әйтте: “Бездә чыкмагач, нәрсә турында сүз баруын әйтә алмыйм,” – диде. Шул сәбәпле, язучының фикерен белә алмадык.

Ркаил Зәйдулла Зифа Кадыйрованың нигә популяр булуын белә


Шагыйрь Ркаил Зәйдулла да кайбер язучы исемнәрен беренче тапкыр ишетүен белдерде. “Гөлсинә Галимуллинаны беренче ишетәм”, - диде ул. Аның фикеренчә, кешенең Зифа Кадыйрова китапларын яратып алуларын бик гади аңлатырга мөмкин – теле җиңел һәм герой тормышлары тетрәндергеч язылган. “Бу китапларны күбрәк хатын-кызлар укый. Алар үз тормышыннан канәгатьсез калып “тормышы минекеннән начаррак икән” дип, күңелләрен юатып укый”, - дип саный ул.

Ркаил Зәйдулла Гүзәл Яхина китабы күп каршылыклы фикерләр уятса да, катнаш никах мәсьәләләрен күтәрүен, андыйларның күп булуын искәртте. Бу китапка бәяләмәләр каршылыклы булса да, ул андый әсәрләрнең яшәргә хаклары барлыгын әйтә.

Татар китабын укучыларының ни өчен күпчелеге хатын-кыз булуын шагыйрь “зыялы, интеллигент, китап укый торган татар ирләре күбрәк рус әдәбиятына игътибарын юнәлтә, татар әдәбиятын үзенә тиң күрми” дип аңлатты.

Фәүзия апа Бәйрәмова исемлекнең ахырында булуы Ркаил Зәйдулланы гаҗәпләндерми. “Фәүзия Бәйрәмова катлаулы темалар күтәрә, ә халыкка мавыктыргыч күренешләр кирәк”, – ди ул.

Ркаил абый әйтүенчә, кайбер автор бүгенге замана таләпләренә туры китереп язмый. “Рифә Рәхман катлаулы яза, күпчелек укучылар аны аңламый”, – дип саный ул.

Ркаил Зәйдулла әдәбиятны җыр сәнгате белән чагыштыра: 

- Өч нотага салып язылган җырны халык үлеп яратырга мөмкин, симфония-опера кебек җитди музыканы аңлау өчен зәвык, белем кирәк. Әдәбиятта да шулай. Яшьтән китап укып, текстын, символ-метафораларын аңламаса, җитди китапны укымаячак. Бу күренеш татар гына түгел, дөнья әдәбиятына да хас. Әдәбиятка мәхәббәтне мәктәптән үк уятырга кирәк, ә дәресләр кыскаруы белән бу максатка ирешү тагын да кыенлаша.

- Өстәвенә, сүз кыскара, кеше телефоннан социаль челтәрләрдә урнашкан кыска мәгълүматтан артык кабул итми. Яшьләр тормышны кыска төсле фото, видео яисә хат-хәбәрләр аша кабул итә – аны “клиповое мышление” дип йөртәләр хәзер. Үз чиратында, кыска мәгълүматны гына уку, кабул итү әсәрләр укылмавына, әдәбиятның кыскаруына, ахыр чиктә, бөтенләй югалуына китерергә мөмкин, - дип саный Ркаил Зәйдулла.

Миләүшә Хәбетдинова: “Исемлек дөрес түгел”


КФУ доценты Миләүшә Хәбетдиновага исемлекнең беренче бишлеген укып күрсәттек. Бу исемлек дөреслеккә туры килә алмый, диде ул.

- Укучы үзен социаль челтәрдә яхшы рекламалаган, тел очында булган яисә гауга-дискуссия күтәргән автор китапларын укый. Бу әсәрнең сыйфатлы булуы турында сөйләми. Кеше зәвыклы, саллы китап укысын өчен, аны тәрбияләргә, классикларны күрсәтергә кирәк, - ди ул.

Миләүшә Хәбетдинова Фәүзия Бәйрәмованың китапларны үз акчасына чыгаруын искәртте. Ул язучының популяр булмавы белән килешми: “Китаплар аз тираж белән басыла, аның китапларын, киресенчә, табып булмый”, – диде.

КФУ белгече “Татар-информ” хәбәрчесенә “классикларны укымыйлар” дигәнгә дә ышанмавын әйтте. Классик авторлар китапларына бары тик яхшы реклама ясарга кирәк булуын сөйләде ул. Аныңча, бу эшне язучылар берлеге алып барырга тиеш.

Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, укучы әсәрне укыганда, аның милли үзаңы уянырга тиеш. Кешеләр М. Галиевның “Рух” китабын әлифба урынына укырга тиешлеген сөйләде ул. Белгеч әйтүенчә, “Ак чәчәкләр” романы социалистик реализм әсәрләренең берсе, анда татарларга гына хас булган милли үзенчәлекләр чагылмый.

- Элек китапларны үзебездә, башка илләргә таныта торган аерым бүлек бар иде. Хәзер язучылар берлегенә дәүләт тарафыннан миллионлап акча күчерелсә дә, классикларыбызга, бүгенге талантлы, җитди язучылар китапларына реклама, рецензия ясый торган урын юк.

Ул популяр классик мисалы итеп Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” китабын китерә. “Күп халыкка лагерь, ГУЛАГ темасы таныш, шуңа язучының шул китабын тәрҗемә иттек. Китапка яхшы реклама ясадык. Нәтиҗәдә, бездә дә, чит илләрдә дә китаплар сатылып бетте”, – ди ул.

Яхшы китап һәрвакыт актуаль булачак дигән фикердә КФУ доценты. Аның фикеренчә, алга таба менеджмент эше элеккеге дәрәҗәдә булса, Г. Ибраһимов, М.Мәһдиев, М.Галиев, В. Имамов китапларын укымаган буын үсеп чыгачак.

Нигә зәвыклы татар китаплары танылмый? "Кемнең кулында, шуның авызында" принцибы гаепле... 

КФУ белгече Миләүшә Хәбетдинова түгәрәк өстәл оештырып, татар китабын чыгару, тарату планын булдырырга кирәклеген әйтте. Мәскәүдә татарларның төп җыела торган урыны – Асадуллаев йортында татар китабына сусаганнар. Петербург, Себер, башка төбәкләрдә татар китабын көтәләр, - ди ул.  

- “Кемнең кулында, шуның авызында” булган кебек, рус, чит телләренә җитәкче вазифаларын башкарган Рәмис Әймәт белән Рәфис Корбан китапларын түгел, ә татарның кем икәнлеген, аның гореф-гадәтләрен, яшәгән урыннарын күрсәтә торган әсәрләрне сайлап тәрҗемә итәргә кирәк!   


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 ноябрь 2022
    Исемсез
    Татарстанны белмим, әмма Казанда татар китабын пропагандалау, аны таныту белән шөгыльләнгән оешманы белмим. Китап ярминкәләре оештыру, язучыларның имза көннәрен булдыру һ.б. – кайда алар?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100