Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиев: Безгә һава торышы Мәскәүдән килә

16 август көнне Мәскәүдә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды.

news_top_970_100
Разил Вәлиев: Безгә һава торышы Мәскәүдән килә

"Разил Вәлиев исеме алтын хәрефләр белән уелган"

Разил Вәлиев 50 елга якын өч юнәлештә – поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗат итә. 

"Алтмышлап китап авторы, ике йөздән артык җырга җан өргән шагыйрь, дистәләгән сәхнә әсәрләре белән тамашачы мәхәббәтен яулаган драматург. Ләкин кайсы гына жанрда эшләсә дә, Разил Вәлиев иң беренче чиратта шагыйрь булып кала. Аның проза әсәрләре дә үзләренең шигъри теле, образларга бай булуы белән аерылып тора. Пьеса, спектакльләре дә җырлы-моңлы булуы белән үзенчәлекле", - дип белдерде кичәне алып баручы.

Бу очрашуның Мәскәүдә узуы юкка гына түгел, чөнки бу көннәрдә башкалада Татарстанның мәдәният көннәре бара. 

"Татар мәдәнияте, иҗтимагый-сәяси тормышында Разил Вәлиев исеме алтын хәрефләр белән уелган", - дип ассызыклап үттеләр кичәдә.

Шунысы кызык - Разил Вәлиевне Мәскәүдә дә үзләренеке дип саныйлар икән.

- Разил Вәлиев Мәскәүдә биш ел Әдәбият институтында укыган, бу урамнарда йөргән татар кешеләренең берсе, чөнки ул безнең Мәскәү язучысы. Шуңа күрә Сез бүген, күп еллардан соң, Мәскәүгә әйләнеп кайттыгыз.  Мәскәү халкы, Мәскәү татарлары Сезне сагынып, көтеп каршы алдылар.

Разил әфәнде турында бик күп сүзләр сөйләргә була. Ул безнең татарлар арасында иң ямьле, иң җырлы язучыларның берсе. Ике йөз башкаручы - Илһам ага Шакировтан алып яшь егетләргә хәтле - аның җырларын сәхнәләрдән җырлыйлар. Дистәләгән еллар аның җырлары безне тәрбияләгән, безне мәхәббәткә, туган илне яратырга, әти-әнигә мөнәсәбәтне саклап, яратырга өйрәткән. Күп еллар шундый очрашулар уздырырга язсын иде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин. 



 - Монда бүген өлкән яшьтәгеләр күп, ләкин шул ук вакытта алар арасында безнең штаб аерылып тора. Алар татар поэзиясе белән кызыксынган кешеләр. Разил Вәлиев, беренчедән, минем якташым, Түбән Кама районыннан, шуңа күрә аның шигырьләре бик ошый, шуңа да ул безгә аеруча якын. Бөтен халыкларның да шигърияте, шагыйрьләре бар, әмма татар поэзиясе ул бик үзенчәлекле, ул гасырлар аша килгән. Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларны барлык эстрада йолдызлары башкара дип әйтергә була. Ул безнең замандаш та, шул ук вакытта классик та, - дип сөйләде үз якташы турында Мәскәү татарларының “Штаб” оешмасы координаторы Рөстәм Ямалиев.

Разил Вәлиев: "Татарстанга һава торышы һәрвакыт Мәскәүдән килә"

- Яшьләр кайда да яшьләр инде ул. Мәскәүдә дә, башка илләрдә дә. Бигрәк тә Мәскәү татарлары яшьләренең аерым бер сыйфатлары бар. Мәскәү бит ул бик зур илнең башкаласы һәм монда бөтен илләрдән, бөтен төбәкләрдән, республикалардан җыелган яшьләр. Миңа калса, мондагы яшьләрнең үзенә күрә бер биеклекләре бар, алар  дөнья югарылыгына менәргә омтылалар, - дип сөйләде юбиляр үзе. 

- Әмма бездә, Татарстанда, һәрвакыт бер сүз йөри: безгә һава торышы һәрвакыт Мәскәү ягыннан килә, дип әйтәләр. Мәскәүдә бүген яңгыр ява икән, өч көннәр соң Казанда явачак, Мәскәүдә суык була икән, өч көннән Казанда суык булачак. Ул сәясәттә дә, мәдәнияттә дә, башка өлкәләрдә дә шулай. Әгәр дә Мәскәүдәге татарлар, монда татар халкының барлыгын күрсәтеп яши алалар икән, без горурланырлык дәрәҗәгә менеп җитәләр икән, ул Татарстанга да сизеләчәк. Без бөтен дөньядагы татарларны алга алып барырга, аларны берләштерергә омтылабыз, әмма әгәр дә Татарстан белән бергә булмасалар, Мәскәү татарлары үзләре генә татар халкын күтәрә алмыйлар. Безнең Татарстаныбыз сакланса, көчле, куәтле булса, шул вакытта гына татар халкының гомере озын була. Ә Татарстанны көчле итәр өчен Мәскәүнең роле бик зур. Мин Мәскәүдә дә татарларның затлы, зыялы булуларын теләр идем, башка халыклар арасында югалып калмасыннар иде. Бигрәк тә гаилә корган вакытта. Яшь чакта бит инде иң төп эшләрнең берсе гаилә кору. Гаилә корган вакытта уйлабрак, киләчәкләрен уйлап хәл итсеннәр иде. Бүген дөньяга караш ул бер нәрсә, ә тора-тора фикерләр дә, язмышлар да үзгәрә. Ә гаилә ул һәрбер милләтнең, дәүләтнең төп нигезе. Гаиләң нинди була – милләтең шундый була”, - диде Разил Вәлиев.


 "Мәхәббәт шатлыктан тора ул!"

   Кичәдә Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре яңгырады.



Гөлсирин Разил Вәлиев шигыренә Чыңгыз Абызов язган "Мин бит синсез торалмам" җырын башкарды.

Ренат Ибраһимов Разил Вәлиев белән хезмәттәшлегенең "визит карточкасы" дип атарга яраклы җырны - "Төсле җырны" башкарды.

“Мин Разил Вәлиев белән илле алга якын таныш. Минем җырлый гына башлаган вакыт иде. Мин Казанда аның берничә җырын яздырдым, ул язмалар радио фондында саклана. Разил Вәлиев аларны композитор Рәшит Абдуллин белән берлектә язган иде. Һәм илле елдан соң без Разил Вәлиев белән аның иҗат кичәсендә очраштык, мин ярты гасыр элек җырлаган җырларны башкарачакмын, - дип, хәтирәләре белән уртаклашты ул.



 Кичә ахырында Разил Вәлиев үзенең “Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм...” шигырен сөйләп, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. 



Разил Вәлиевнең биографиясе

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы (элекке Ширәмәт районы) Ташлык авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, ул күршедәге Шәңгәлче сигезьеллык мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренең әле яңа гына ачылган беренче урта мәктәбенә укырга керә. Сигез балалы ишле гаиләдә олы ир бала булганга, бәләкәйдән үк ул өй тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Бабасы аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында иген ташуда катнаша, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, күмәк хуҗалык болынында ирләр белән беррәттән печән чаба. 

Ул мәктәптә укыганда ук әдәбият белән мавыга – шигырьләр һәм хикәяләр яза. 1965 елда Р.Вәлиев Казан университетының журналистика бүлегендә укый башлый. Университетта ике курс укыганнан соң ул Мәскәүгә, СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга китә. Бөтен дөньяга танылган җырлар авторы Лев Ошанин белән биш ел буена аралашып, иҗади бәйләнештә яшәү эзсез калмый, Разил үзе дә җырлар яза башлый. Ә инде атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров белән танышып, аның киңәше белән «Дулкын», «Таң җыры», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек җырлары дөньяга килгәч, Разил инде башы-аягы белән җыр дөньясына кереп чума. 
Разил Вәлиев сүзләренә күренекле композиторлар Р.Яхин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Кәлимуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Әхиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Абдуллин, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова көйләр язалар. Ул җырларны танылган җырчылар И.Шакиров, Ә.Афзалова, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, Р.Ибраһимов, Р.Сәхәбиев, Р.Ибраһимова, А.Вәлиев, А.Фәйзрахманов һәм башкалар җырлый, халыкка тарата. 
Разил Вәлиевнең «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә укыган чакта басылып чыга. Ә инде «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987) җыентыклары басылып чыкканнан соң, Разил Вәлиев әдәбиятка үз тавышы, үз темасы, үз тәэсирләре белән яшен ташыдай бәреп кергән шагыйрь буларак таныла. Егерме бер яше тулган көннәрдә ул «Эт кояшы» исемле беренче повестен язып тәмамлый. Бу әсәрне кулъязмада килеш укып чыккан Аяз Гыйләҗев повестька югары бәя бирә, әмма әдәбият чиновниклары Разилне «чынбарлыкны каралтып күрсәтүдә» гаеплиләр һәм шуңа күрә повесть тулысы белән бары егерме ике ел вакыт узгач кына дөнья күрә. 
Мәскәүдә укыган елларда Разил Вәлиев драматургия өлкәсендә дә каләм сынап карый: аның телевизион фильм өчен «Яшел күзле такси» дигән сценарие институт күләмендә үткәрелгән конкурста беренче урынны ала. Әдәбият институтын тәмамлаган Разил Казанга кайтып «Ялкын» журналында башта әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире булып эшли. Шушы чорда ул күбрәк балалар өчен язган әсәрләре белән матбугатта күренә, нәни дусларына атап ике шигъри китап һәм проза әсәрләре бастыра. «Ялкын»да ул сәнгать әһелләренә багышланган дистәләгән очерклар яза, дөнья халыклары әкиятләрен татарчага тәрҗемә итә башлый, А.Экзюпериның «Нәни принц», К.Дойльнең «Баскервильләр эте», Р.Киплингның «Маугли» әсәрләрен татар укучыларына ирештерә. Соңгы елларда бу әсәрләр аерым китаплар булып басылып чыктылар. Шул елларда иҗат иткән җырлары һәм «Яшисе килә!» повесте өчен 1982 елда аңа республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә. 
Чаллы шәһәрендә Язучылар оешмасы ачылгач, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Разил Вәлиевне аның җитәкчесе итеп билгели һәм 1965 елда Чаллы белән саубуллашып Казанга юл тоткан егет, уналты ел узганнан соң, яңадан туган якларына кайтып төшә. 1984 елда Татарстан язучылары съездында Разил Вәлиев Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары итеп сайлана. 1986 елдан Разил Вәлиев Татарстанның Милли китапханәсе директоры булып эшләде. Ул эшләгән чорда республикабызның баш китапханәсе татар китабын туплап, өйрәнеп, пропагандалап торучы фәнни оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелде. 1990 елдан бирле ул – Татарстанның халык депутаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, президиум әгъзасы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе, Бөтендөнья язучылар ассоциациясенең Татар ПЕН-үзәге вице-президенты. 
Кырыктан артык китап, дүрт пьеса, 200дән артык җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. 
 2007 елда «Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы өчен һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен («Рухият» нәшрияты, 2005 ел) язучы, шагыйрь Вәлиев Разил Исмәгыйль улы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100