Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Продюсер Рифат Фәттахов судларга әзерләнә: "Безнең әле Филүс Каһиров белән мөнәсәбәтләр өзелмәгән"

Продюсер Рифат Фәттаховтан ”дөрес татар эстрадасы” рецепты. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Рифат Фәттахов Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар белән ни өчен судлашырга җыенганы, теләсә кемнән популяр җырчы әзерләп буламы-юкмы икәнлеге, Илфак Шиһаповның идеяләре һәм татар эстрадасын хокук органнары тикшерә башлавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Продюсер Рифат Фәттахов судларга әзерләнә: "Безнең әле Филүс Каһиров белән мөнәсәбәтләр өзелмәгән"

 “Дәүләт сыйфатлы эстрада мисалын  күрсәтергә тиеш”


- Рифат, хәзер татар эстрадасын сүгү бик табигый хәлгә әйләнде. Аны бөтен кеше сүгә. Ничек уйлыйсың, туксанынчы елларда татар эстрадасын башка юнәлешкә җибәреп була идеме? Сез эстрадада кайнаган кеше буларак ниндидер анализ ясаганыгыз бардыр, бәлки.

- Бу сорауга хәзер җавап бирү кирәкме икән – белмим. Чөнки тарихи процесслар турында сүз барганда шартлы фигыль була алмый. Әмма тәгаен ачык итеп мин шуны әйтә алам: бүгенге эстрадабыздагы проблемалар, бик зур кимчелекләр сез күздә тоткан туксанынчы елларга барып тоташа. Бүген эстрадада кризис дип әйтәбез икән инде, “чишмә башы” шушы туксанынчы елларда, нигезе шунда.

- Аны төзәтүнең ниндидер юллары бармы? Безнең эстрададагы дөрес булмаган әйберләрне ничек дөресләргә мөмкин? Совет заманында филармониядә эстрада бүлеге бар иде. Якутиядә, әнә, дәүләт эстрада театры бар...

Бу хакта без йөз тапкыр сөйләдек, йөз тапкыр кабатладык инде. 

Димәк, дәүләт, беренче чиратта, Президент бу проблемалардан читтә калалмый. Татарстан Президенты бит бер зур төбәкнең җитәкчесе генә түгел, ул безнең очракта милләт лидеры. Ул бөтен татар милләте алдында җаваплы. Проблема дәүләт күләмендә танылган икән – без аның хәл итү юлларын да дәүләт күләмендә эзләргә тиеш. Эстрада торышы бик катлаулы күренеш һәм аны яхшырту күп төрле этаплардан тора. Бу талантларны сайлап алудан башлап аларны чит илләргә чыгаруга кадәр барып тоташа. Әмма эстраданы дәүләт кенә колачлый алмый һәм колачларга тиеш тә түгел. Миңа калса, дәүләт үз мөмкинлекләреннән, хокукларыннан һәм бурычларыннан чыгып, сыйфатлы эстраданың мисалын бирергә, безгә кая омтылырга тиешлеген күрсәтергә тиеш. Моны дәүләт органнары эшли ала һәм эшләргә тиеш тә. Аның бер юлы – безгә бер зур мәдәни комплекс кирәк дип уйлыйм.

"Татар музыкасы йорты"

- Татар музыкасы йортымы?

- Бәлки аны шартлы рәвештә шулай дип атаргадыр. Мин үзем бу хакта фикер йөрткәндә Мәскәүдәге Халыкара музыка йортын күздә тотам. Анда күп тапкырлар булганым, сокланып, хозурланып йөргәнем бар. Эх, бездә шундый йорт булсын иде, дип хыялланам. Шундый бер музыкаль комплекс булса, бүгенге көндә безнең җыр сәнгатендә булсын, музыкаль милли кадрлар әзерләү өлкәсендә булсын – күп проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булыр иде. Әлбәттә, Мәскәү халыкара музыка йортыннан аермалы буларак, безнең очракта ул иҗади коллектив булырга тиеш. Мәскәү музыка йорты ул, беренче чиратта, берничә концерт залын үз эченә ала. Әлбәттә, анда берничә коллектив эшли, әмма алар бинаны аренда нигезендә ала дип беләм. Аларның схемасы безнең өчен закон түгел, безгә үзебезчә иҗади якын килергә мөмкин. Әйтик, без күптән хыялланган музыкаль театр да шуның бер өлеше була алыр иде. Эстрададагы проблемаларны хәл итү җәһәтеннән, бәлки, безгә Татар эстрадасы театры турында да уйларга кирәктер. Бу театрда шушы Татар музыка йорты составында була алыр иде. 

Безнең бүгенге көндә бик зур проблема – концерт заллары системасы булмау. Бездә 2000-3000 кеше сыйдырышлы зур концерт залы юк. Без бит Татарстанны, Казанны дөньякүләм дәрәҗәгә чыга дип сөйлибез. Бу чыннан да шулай. Бездә халыкара дәрәҗәдә фестивальләр, симпозиумнар, конференцияләр үтә. Әмма аларны кабул итәрлек зур залыбыз юк. Бу музыка йорты була калган очракта, аның бер өлеше итеп концерт заллары системасын корырга кирәктер. Бу йорт кысаларында 2000-3000 кеше сыйдырышлы бер бик зур зал, музыкаль спектакльләр өчен 500-600 кеше сыйдырышлы театраль зал булырга мөмкин. Музыка йорты күпфункцияле була ала. Аның 150-200 кешелек камера залы да булырга тиеш. Мөһим зур проблемаларның тагын берсе – безнең Җәйге залыбыз юк. Казан үсә, туристик үзәккә әверелә. Мөгаен, безгә җәй көне зур тамашалар бирерлек Җәйге терраса кирәктер. Театрлар, филармония сезонын япкач, июль-август айларында Казанда тынлык. Ә килгән туристларга без нинди мәдәни мирасыбызны тәкъдим итәбез? Бу идеяне камилләштерергә мөмкин. Һәрхәлдә шундый театраль-концерт оешмасы дип әйтикме, Татар музыка йорты дип әйтикме - бу проблема көн кадагына килеп басты. Аны хәл итү турында уйланырга вакыт.

- Безнең әлеге залга йөри ала торган күпме татар тамашачысы бар? Алар нинди бәядән билет алырга мөмкиннәр? Безнең татар тамашачысы ул залны тутыра аламы?

- Татар – музыкаль халык. Ул җыр-моң ярата. Сыйфатлы тамаша булган очракта бу зур проблема түгелдер дип уйлыйм. Соңгы елларда, мин сезнең белән килешәм, тамашачы җыю кискенләшә. Бу икътисадый кризис белән дә, эстрадабызның кризисы белән дә бәйледер. Бу хәл ителер дип уйлыйм. Зур зал булган очракта, ул бит татар концертлары өчен генә түгел. Безнең Казаныбызга читтән дә бик күп артистлар килә, Россия масштабындагы, дөньякүләм артистлар. Ул зал буш тормас дип ышанам.

- Менә сез дәүләт сыйфатлы эстрада үрнәген күрсәтергә тиеш дидегез. “Үзгәреш җиле” фестивален күздә тотасызмы?

Президентның бу өлкәгә мөрәҗәгать итүе бик дөрес. Аның бу эшне кемгәдер йөкләвен күреп: “Нишләп алай?” дияргә хакыбыз юк. Әмма бу бурычнымы, ышанычнымы аклау дигән нәрсә дә бар. Мәсәлән, мин караган ике концертта “Үзгәреш җиле” проекты үсеш максатларына җавап бирә дип әйтә алмыйм. Татар эстрадасын камилләштерергә кирәк, татар җырын халыкара дәрәҗәгә чыгарырга кирәк - сүз дә юк. Әмма дә ләкин татарның милли нигезен юк итмичә, милли моңнарын үтермичә. “Үзгәреш җиле”н профессионаллар эшли, диләр. Әмма алар йөз тапкыр, мең тапкыр профессионал булса да, татар рухы бәгырендә булмаган кеше татар моңын бирә алмый. Үтерсәгез дә бирә алмый. Нәҗип Җиһановның “Сабантуй” дигән әсәре бар. Аны берничә дирижер белән берничә оркестр уйный. Әмма иң миллие – Фоат Мансуровныкы. “Үзгәреш җиле” концертларын без бер тәҗрибә дип кабул итергә тиештер. Чөнки “Үзгәреш җиле”нең бер уңай ягы шунда –шау-шу туды. Бу бәхәсне уятып җибәрү дә файдалы. Киләчәктә “Үзгәреш җиле” безнең милли-мәдәни сәнгатебезне үстерә алырмы-юкмы – анысы икенче әйбер, әмма опера театры турында сүз чыга икән, мин беренче нәүбәттә опера театрының милли сәнгатебезнең башка төрләрен - ул театрның исемендә “опера һәм балет” дигән сүз бар - мин аның татар операсын, татар балетын дөньякүләм дәрәҗәгә чыгаруын теләр идем. Бу аларның, гафу итегез, иң төп бурычы. Исеме дә “Татар дәүләт опера һәм балет театры”. Әгәр алар дөньякүләм менеджерлар икән, менә кая таба хәрәкәт кирәк. Бу хакта да уйланырга урын бар дип беләм. Әмма ләкин тагын шуны да әйтәсем килә: соңгы вакытта “Татар җыр сәнгатен үстерү бары тик “Үзгәреш җиле” белән генә барырга мөмкин” дигән куркыныч фикер формалашып килә. Бәлки, бу махсус тудырыладыр. Бу фикер туган очракта безнең җыр сәнгатенә бик зур зыян булачак.

- Ә ул акчаны Сезгә бирсәләр, Сез аны ничек тотар идегез?

- Бу хакта сүз булды инде. Ул акчага бик әйбәт музыкаль театр тотып булыр иде - мин музыкаль театр ачар идем.

 

“Безнең фестивальдә лауреат булган җырчылар сәхнәдә үз урыннарын таптылар”


- Рифат, Сезнең Ваһапов фонды, фестивале һәм конкурсы бар. Структурасын аңлатыгыз әле.


- Ваһапов фестивален 2004 елда башлап җибәргән идек. Бик матур башланып китте. Бу 2004 елның 21 апрелендә Тинчурин театрында булды. Анда чын җырга, чын моңга сусаган тамашачы килгән иде. Нинди генә артист юк иде?! Мин андагы атмосфераны күреп шаккаттым. Ул дәүләтебез тарафыннан да яхшы кабул ителде. Без аны бер ел үткәрдек, ике ел үткәрдек... Соңыннан бер мәсьәлә килеп туды – моны оештыра торган башкарма орган кирәк. Фестивальне оештыру эшләрен хәл итәсе органның форматын Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәният фонды дип билгеләдек. Бу 2007 ел иде. Без фестивальне Рәшит Ваһаповның исемен кайтарыйк дип, профессиональ җырларыбызны сәхнәгә кабат кайтарыйк дип, милли моңнарыбыз онытылмасын дип – шушы матур изге максатлардан чыгып башладык. Һәрнәрсә үсеш-үзгәреш кичерә. Безнең тагын бер максатыбыз туды. Әлеге әсәрләрне киләчәктә кемнәр башкарыр? Ваһапов, Шакиров, Бигичев юлын кем дәвам итәр? Без бу өлкәгә үз өлешебезне кертик дип, яшь башкаручылар конкурсы үткәрү идеясе туды. Ул беренче тапкыр 2007 елда үтте. Хәзер ул конкурс фестиваль кысаларындагы бер юнәлеш. Без конкурсны башта ел саен үткәрә идек. Әмма дә ләкин ел саен үткәрү үз максатына туры килми дигән фикергә килдек. Бу оештыру җәһәтеннән генә түгел, әйбәт җырчы ул – “штучный товар”, ул ел саен тумаска да мөмкин. Шуда күрә без аны ике елга бер мәртәбә үткәрсәк тә, максатка туры килә дип саныйбыз. Безнең фестивальдә лауреат булган җырчыларның абсолют күпчелеге сәхнәдә үз урыннарын тапты. Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хәйри, Артур Исламов, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар. Димәк, безнең жюри аларга зур урыннар биреп, объектив бәя биргән, дөрес эшләгән.

- Ләкин боларның күбесе сезнең фестивальгә кадәр дә булган җырчылар. Ә менә, Филүс Каһиров белән Ришат Төхфәтуллинны бары тик сезнең аша гына танылган дип саныйм.

- Дөрес саныйсыз. Безнең белән рәсми эшләмәгән кешеләрдә безнең өлешебез күпме дип санап булмый. Без эшебезне дәвам итеп, яшьләр белән контракт нигезендә эшлибез. Мәсәлән, бүген Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, Азат Абитов контракт нигезендә эшләвен дәвам итә. Һәр конкурстан соң бер-ике җырчыны үзебезгә алып, бер-ике ел эчендә күтәрә алсак, зур эш булыр иде. Бу әйбәт очракта. Кайбер елларда зур йолдыз булмаска да мөмкин – бу да табигый. Аллага шөкер, безнең андый очрак булганы юк, әмма дә ләкин ел саен, кабатлап әйтәм, зур җырчы тумый.


“Татар вокал педагогик мәктәбен үткән җырчыларга югары бәя бирмиләр”


- Сезнең быелгы конкурстан соң башкорт җыр мәктәбе көчлерәк дигән фикерләр ишетелгәләде. Сез озак еллар җыр сәнгатендә эшләгән кеше буларак, бу фикерне куәтлисезме?

- Мин Башкортстанда укып чыккан җырчыларны шактый беләм. Әлбәттә, Уфа сәнгать академиясе бик көчле. Безнең белән эшләүче җырчыларны гына алыйк. Шул ук Илһам Вәлиев, шул ук Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов. Аларның педагогы бер кеше – Фәрзәнә Фәтхулловна Сәгыйтова. Башкортстаннан чыккан дөньякүләм җырчыларыбыз да бар. Без аларны беләбез. Әлбәттә, Башкортстан мәктәбе шактый югары дәрәҗәдәге җырчылар әзерли. Инде безгә килгәндә, йомшаграк итеп әйткәндә, бездә татар вокал педагогик мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрәсе бар. Чөнки минем бездә белем алган җырчылар белән Мәскәүдә дә тыңлаулар үткәнем бар. Кызганыч, югары бәя бирмиләр. Бу бик зур проблема булып кала. Талантлар белән идарә итү дигән төшенчә бар. Бу сүздән куркырга кирәкми. Руслар аны «Управление талантами», диләр. Миңа калса, җырчыларны һәм башка төр башкаручыларны да зур дәрәҗәдә әзерләүнең бер юлы ул - безгә ошыймы-ошамыймы - чит ил тәҗрибәсенә таяну. Мәсәлән, II-III курстан ук баланың талант дәрәҗәсен чамалап була, аларны тәҗрибә тупланган, йөз тапкыр расланган вокал мәктәпләре аша үткәрергәдер. Шул ук Италия, Германия мәктәбе...

- Филүс Каһировка шул ысулны кулланмакчы идегезме?

- Бик кулланып бетә алмадык. Без аңа Италиягә барырга тәкъдим иттек, моның өчен бөтен мөмкинчелекләрне тудырырга әзер идек, ләкин Филүс бармады. Әмма бу юлны да файдаланырга кирәк дип уйлыйм. Мин кабатлап әйтәм, тарихта, әлбәттә, шартлы фигыльне куллану дөрес түгел, әмма ләкин Альбина Шаһиморатова мисалын гына алыйк. Ул Казанда укый башлады, әмма дөньякүләм дәрәҗәгә Мәскәү консерваториясе аша чыкты. Башка илләргә барып тәҗрибә туплап дөньякүләм дәрәҗәгә чыкты. Ягъни, бу юлны һич кенә дә инкарь итергә ярамый. Без опера һәм балет театрын милли кадрларга игътибарсыз дип сүгәбез инде. Әмма безнең опера театры борган кайбер яшьләребез бит башка җиргә барып та, үзләрен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгара алмыйлар. Димәк, бу проблема катлаулырак.

- Быел Ваһапов конкурсында Ранис Габбасов җиңүенә төрле фикерләр булды. Аны продюсер өчен уңайлы җырчы дип тә атадылар. Ул, чыннан да, сезнең башка җырчылар югарылыгындамы?


- Сүз уңаеннан, без бүген аңа машина ачкычы тапшырдык...

- Машина кем хисабына алынды?

- Безнең фестиваль бюджеты хисабына. Рәнис Габбасовның бу конкурста катнашу-катнашмау мәсьәләсен озак уйлаштык. Минем белән дә эшли, Венера Ганиеваның да укучысы. Әммә аның үзенең теләге бик зур иде. Ул өченче ел конкурста катнашып, III урын алды инде. Бу факторларны истә тотып, без аның катнашуын башта хупламадык та. Әмма ләкин төптән уйлап, шундый фикергә килдек - минем белән эшләү аның үсешенә зыян китерергә тиеш түгел. Рәнис Габбасов соңгы вакытта бик нык үсте. Концертлар белән чыгыш ясаулары, эстрадада булуы ярдәм итте. Сәхнә яшь җырчыны бик нык үстерә. Конкурс шартларында беренче урын алганнар һәм гран-при ияләре генә бүтән катнаша алмый дип әйтелгән. Аның конкурста катнашырга барлык юридик мөмкинлекләре бар иде. Уйлаштык та, аның конкурста катнашу теләген хупладык. Ул ике номинациядә катнашты – халыкчан башкару һәм эстрада җырын башкару. Аңа жюри бик югары бәя бирде. Ул ике номинациядә дә I урынны алды. Халыкчан башкаруда ике кеше – Илгиз Мөхетдинов белән Рәнис Габбасов I урынны алды. Эстрада номинациясендә дә берничә кеше арасында Рәнис Габбасов I урын алды. Ике номинациядә дә I урын алгач, Гран-при бирергәме-юкмы дигән фикер килеп туды. Гран-при бирү мөмкинлегебез бар, әмма ул жюриның максаты, бурычы түгел. Без бит Гран-прины ел саен бирмибез. Бу - өченче очрак. Башта – Филүс Каһиров, аннары - Руслан Сәйфетдинов һәм хәзер Рәнис Габбасов. Жюри бертавыштан «Гран-при бирик», дигән карарны кабул итте. Бу аңа үсеш өчен бер этәргеч булыр дип уйлыйм. Гран-при бирү, машина биреп хөрмәтләү – бу Рәнис Габбасовка гына түгел, Ваһапов фестиваленә генә дә түгел, бу, гомумән, яшь татар җырчыларына мөнәсәбәт. Без профессиональ затлы җырчыларны кадерләргә тиеш дигән сүз. Ә инде Рәнискә килгәндә, мин бөтен тулы җаваплылыгы белән әйтәм, бүгенге яшьләр арасында аның дәрәҗәсендәге моңлы җырчы юк.

- Аванс белән бирелү түгел дисез инде...

- Аванс белән бирелде дия алмый. Әлбәттә, бу этәргеч булырга мөмкин, стимул булырга мөмкин, әмма дә ләкин син үсәрсең, моңа лаек булырсың дигән фикер белән бирелмәде. Мин аны үзем дә беләм: безне тегендә чакыралар, монда чакыралар. Халыкчан, “народник” дигән төшенчә бар бит инде җырчылар арасында. «Безгә народник кирәк», диләр. Народник кем бар – Габбасов. Ир-атлар арасында, (бүгенге яшьләрне күздә тотам), тагын кемнәр бар халыкчан тавышлардан - мин белмим.

- Сез бит әле Артур Шөгаепов дигән яшь җырчы белән дә эшли башлаган идегез...

- Әйе, 2015 елда Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында Артур Шөгәепов бик матур чыгыш ясады. Ул анда, оркестрга кушылып, Н.Җиһановның "Җәлил" ариясен башкарды. Без Артур белән матур гына эшли башладык. Мин консерватория белемле Артурны классик репертуар башкаручы академик стильдәге җырчы итеп үстермәкче идем. Әмма ул күбрәк эстрадага, бигрәк тә җиңелчә эстрадага тартылды. Мин яшь җырчыны “сындырмаска” булдым, “үзе теләгәнчә җырласын, үзе теләгәнчә үссен”, дигән фикергә килдем. Шул максаттан контрактны өзәргә булдым. Ягъни, бу - 100% продюсерның теләге, продюсерның карары булды. Нәтиҗәдә без контрактны алдан өзү турында ике яклы өстәмә килешү төзедек. Бөтен юридик нормаларга туры китереп. Артур белән без бик матур аерылыштык. Ул миңа рәхмәт әйтеп китте, мин аңа уңышлар теләп калдым.


“Бездә продюсерлык системасының культурасы юк”


- Рифат, сезнең продюсерлык эше турында сөйләшик әле. Татар продюсерының рус, дөнья продюсерларыннан аерым бер үзенчәлекләре бармы?

- Татар продюсерының үзенчәлеге шунда, һәм кыенлыгы да шунда - дөньякүләм дәрәҗәдә дә, Россия дәрәҗәсендә дә бу өлкәдә тәҗрибә бар - уңай тәҗрибә дә бар, ачы тәҗрибә дә бардыр - анда продюсерлык системасының культурасы бар дип әйтик; бездә, кызганыч, әле ул юк. Без Илфак Шиһапов турында сөйләшә башлаган идек. Илфак моның белән 13 ел шөгыльләнгән икән. Күбрәктер дә, бәлки. Бездә, әлбәттә, продюсерлык хезмәтен системага куерга алшартлар бар. Илфак та шөгыльләнгән, башкалар да, әмма аның цивилизацияле бер дәрәҗәгә күтәрелгәне юк. Аерымлыклар турында сүз барганда шуны атар идем – безнең тәҗрибә бик аз. Тәҗрибә булмау матур традицияләр булмауның да бер нигезе.

- Конфликтлы очраклар килеп чыкканда җәмәгатьчелекнең продюсерны түгел, артистны яклавын нәрсә белән аңлатасыз?

- Бу безнең татар мохитендә шулай, менә сез Мәскәүгә барып карагыз. Мәскәү продюсерлары белән аралашам бит, Бари Алибасов белән дә аралашабыз. Мәскәүдә продюсерлар бик дус яшиләрдер дип әйтә алмыйм. Әмма бәхәсле очрак килеп туса, мул җырчылар Мәскәү продюсерлары өчен «нерукопожатный» булырлар иде. 


“Филүс белән безнең юридик мөнәсәбәтләргә нокта куелмаган”


- Сезнең кебек тәҗрибәле кеше ничек Филүс һәм Ришат белән конфликтларны булдырмый калалмады?! Матур гына аерылышып булмый идеме?

- Кабатлап әйтәм, беренчедән, традицияләр булмау. Бездә килешү буенча эшләү культурасы юк, юридик тәҗрибә юк. Килешү бит ул беръяклы гына була алмый, ул ике яклы була. Филүс белән булган очракта мин турыдан-туры бөтен җаваплылыгы белән әйтә алам - Филүс безнең килешүне тупас рәвештә бозды. Безнең Филүс белән конфликт 2013 елда башланды. Мин аңа бер-ике ел элегрәк тә әйттем, күңел сизә бит ул, мин әйтәм: «Безнең арадан кара мәче үтте инде, безгә бергә эшләргә авыр булачак, әйдә, без матур гына аерылышыйк», дим. Мин аңа шундый тәкъдим ясадым: «Менә син берәр ел эшләп кара. Үзеңә продюсер табасыңмы, администратормы, директормы, эшлә, матур гына эшләп китсәң, дәвам итәрсең. Проблемалар булса, без уйлашырбыз», дидем. Әмма ул риза булмады. 

2013 елда ул килешүне берьяклы өзү турында белдерде. Әмма килешүне беръяклы өзү хокукый практикада юк. Син килешүне беръяклы өзәсең икән, син нишләргә тиеш? Компенсация, “неустойка” түләргә. Әмма мин ул мәсьәләне күтәрмичә, Филүскә кат-кат тәкъдим ясадым. Матур итеп аерылышабыз, дусларча аерылышабыз, дидем. Килешүне бит ике як та үз теләге белән дә өзә ала, ике як та өстәмә килешү төзи ала. Хәтта 2014 елда, безнең фестивальнең 10 еллыгында да кат-кат әйттем: «Әйдә, без сине матур итеп, бүләкләр биреп, сәхнәдән озатабыз», дидем. Чөнки Филүс Каһировның безнең фестивальгә керткән өлеше бик зур. Алай гына да түгел, безнең фестивальнең бик авыр еллары булды. Безгә дәүләт тә нык ярдәм итмәде. Фестивальнең туктап калу куркынычы да булды. Без шунда Филүснең сәнгатенә, Филүснең иҗатына бәйле рәвештә фестивальне саклап кала алдык. Ул безнең фестивальне үстерүгә бик зур хезмәт куйды. Объектив кеше буларак, шунысын да әйтим, ул Рифат Фәттаховны продюсер буларак формалаштыруга да, танытуга да бик зур өлеш кертте. Филүс ул - бик талантлы, уникаль җырчы. Шуларны да истә тотып, кат-кат тәкъдим ясадым. Бер яктан ул аны кабул итәргә дә әзер иде кебек...

"Мин дүрт ел буе Филүстән җылы сүз көттем"

- Аңа нинди шартлар куелган иде?

- Бернинди шартлар юк, бернинди компенсация, неустойка турында да сүз бармады. Якларның үз теләге белән килешүне өзү дигән мөмкинчелек бар бит. Ике як: «Килешү өзелде, ике як та бернинди дәгъва белдерми», дип кул гына куя. Әлбәттә, безнең шоу-бизнес бик катлаулы. Бәлки, ниндидер өченче көчләр үз ролен уйнагандыр. Миндә шушы фикер дә юк түгел. Заманында “җырчы Каһиров – продюсер Фәттахов” тандемы татар эстрадасында бик зур көч булды, һәм кемнәргәдер бу куркыныч булып тоелды.Һәм алар инде күптән сыналган принципны эшкә җикте: “Бүлгәлә һәм хакимлек ит!”.Бәлки, Филүс уйламыйчамы, аңлы рәвештәме, ятьмәгә эләккәндер. Әмма ләкин мин аны бик озак көттем. Аңлар, эмоцияләре сүрелер, дидем. Әмма, ни кызганыч, безнең Филүс белән юридик мөнәсәбәтләргә нокта куелмаган. Безнең хәзер юридик коллизия килеп туды: Филүс килешүне өзүгә да бармый, “неустойка” да түләми. Без телибезме-теләмибезме – хокукый нормалар шуны таләп итә – без аны бик авыр юл аша – суд аша хәл итәргә мәҗбүр булабыз. Чөнки аның башка юлы юк.

- Димәк, алда әле судлар көтелә.

- Әлбәттә. Кабатлап әйтәм, минем бу адымга барасым килми. Миңа кайбер кешеләр: «Нигә дүрт ел көттең, нигә шунда ук судка бирмәдең?» диләр. Беренчедән, мин дүрт ел буе Филүстән бер җылы сүз көттем. Бәлки, берәрсе берәр акыллы киңәш бирер дип тә өметләндем. Ачуланып та карадым, кисәтүләр дә ясадым...Әмма... Икенчедән, саксыз гамәлләр ясап, аның иҗатына зыян китермимме, дип курыктым. Бу уйлар да юк түгел иде.

- Бу судлашулар нәрсә бирәчәк?

- Мин аның нәрсә бирәчәген әйтә алмыйм. Әмма безнең башка юлыбыз юк. Чөнки килешүне өзүнең тәртибе бар. Ул йә вакыты бетеп туктарга тиеш, йә аны ике як өзә, йә бер як баш тарткан очракта, компенсацияләр түләү тәртибе бар.

- Димәк, сезнең килешү өзелмәгән?

- Филүс килешүдән бер яклы чыкты. Әмма дә ләкин бит әле икенче якның да хокуклары бар.

- Сездән башка эшләгән 3-4 елда Филүс иҗади уңышларга иреште, дип уйлыйсызмы?

- Бәлки... Бәлки, ул бу 3-4 ел эчендә, бик көчле опера җырчысы булып, бүгенге көндә дөньяның иң мәшһүр залларында сайрыйдыр... Бәлки, ул эстрада йолдызы булып, бүгенге көндә елына 100 әр концерт биреп, зур-зур заллар җыядыр... Бәлки, ул Бигичев, Шакиров репертуарын кабатлау белән генә чикләнмичә, үзенең хитларын тудырадыр... Бәлки... Мин белмим. Үзеннән сорагыз.Бу сорауны шулай ук заманында Филүсне миннән аерырга тырышкан мәдәният чиновникларына, шоу-бизнес вәкилләренә дә бирегез! Чөнки бу болганчык суда балык тотарга тырышучылар шактый булды.

"Тыңлачы, сандугач" турында: "Ришат авторлык хокукларын бозуын дәвам итә”


- Ришат мәсьәләсенә килик.


- Ришат мәсьәләсендә авторлык хокуклары турында сүз бара. Авторлык хокуклары сакланырга тиешме? Тиеш! Проблема шунда гына. Суд карарлары булуга карамастан, ул авторлык хокукларын тупас рәвештә бозуын дәвам итә.

- Килешү мәсьәләсенә килгәндә...

- Килешү мәсьәләсенә килгәндә, безнең арада дискомфорт булгач, миң аңа үзем тәкъдим ясадым: «Ришат, бу сезонны эшләп бетерәсең дә, без икебез дә теләп контрактны өзәбез», дидем. Ул шушы этапны үтә алды – безнең килешү ике якның теләге белән өзелде. Килешү буенча безнең проблема юк. Әмма дә ләкин Ришат авторлык хокукларына бераз саксызрак карый. Бу минем генә фикерем түгел. Бу мәсьәлә өч этап суд үтте.

- “Тыңлачы, сандугач” җыры турында сүз барамы?

- Әйе. Ул җырның хокуклары миндә иде. Әмма минем аның белән шөгыльләнергә вакытым да, теләгем дә, юридик тәҗрибәм дә юк, мин ул хокукларны махсус юридик компаниягә тапшырдым. Хәзер ул процесслар буенча шул юридик компания эш алып бара. Әлбәттә, мине еш кына суд утырышларына чакыралар. Ул проблеманы миннән дә төплерәк белүче кеше юктыр. Мин кайбер судларда катнашам. Алар инде өч этап үттеләр. Татарстан Арбитраж суды: «Ришат Төхфәтуллин авторлык хокукларын боза, штраф түләргә тиеш», - дип карар чыгарды. Ришат, килешмичә, апелляцион инстанциягә бирде. Самара апелляцион суды да Ришат белән килешмәде, авторлык хокуклары бозыла дигән карар чыгарды. Мәскәүдә интеллектуаль хокуклар буенча федераль суд бар. Ул бик үзенчәлекле мәсьәләләрне карый. Күптән түгел ул суд утырышы да булды һәм ул да шушы фикерне куәтләде.

- Быел Ваһапов фестивалендә ул җырны Илгиз Мөхетдинов башкарды, әмма ул аны «Аерым җырламыйм», ди. Бу җырны халык ярата. Аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Ришат Төхфәтуллинның ул җырны җырларга теләге бармы икән дигән сорау туа. Хәзер ул интеллектуаль милек буларак җырның хуҗасы кем икәнлеген белә. Бу сорауның күтәреләсен чамалап, әлеге юридик фирма җитәкчесеннән: «Сезгә Ришат мәсьәләне уртага салып сөйләшик, хәл итик дип ничә тапкыр мөрәҗәгать итте», дип махсус сорадым. Бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Ел ярым бәхәс бара. Ул шул җыр белән бәйле бәхәсне матур итеп, цивилизацияле юл белән хәл итү турында бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Бу нәрсә дигән сүз? Бәлки, аңа шул җыр тирәсендә бәхәс куерту, кара пиар оештыру кызыктыр. Юристлар алар безнең кебек эмоциягә бирелми. Алар эшне кырыс алып бара. Мөгаен, алар финанс шартлары да куярга мөмкин. Бу да бик табигый. Чөнки Ришат Төхфәтуллин ул җырны ни өчен җырлый? Концертларга килгән тамашачы аны тыңларга тели. Җырламаса, «Җырлыйсыңмы?» дип хатлар китә. Алар бит хәйрия концертлары түгел. Анда бит тамашачы билет алып килә. Бу - коммерция концертлары. Димәк, Ришат бу җырны башкарырга тели икән, бүгенге милек хуҗалары белән мәсьәләне хәл иткәндә, ниндидер финанс-коммерция элементлары да файдаланырга кирәктер. Теләге булган очракта, мәсьәләне хәл итеп була дип уйлыйм.

- Бу җырның киләчәген ничек күз алдына китерәсез? Аны башка кеше өр-яңадан чыгара аламы?

- Ала! Һичшиксез, ала. Җырны бер генә кеше җырларга тиеш дигән сүз түгел. Шул ук «Китмә, сандугач»ны алыйк. Аны кем генә җырламады, хәзер дә җырлый. «Тыңлачы сандугач»ны да җырлаучылар бар. Илгиз дә җырлады, гап-гади лирик җырны академик дәрәҗәгә китерде. Хор белән бөтенләй үзгә яңгыраш. Җырның киләчәге бар дип уйлыйм. Әлбәттә, суд процесслары матур эш түгел. Күңелне дә төшерә, безнең татар мохите дә аңа әзер түгел. Әмма бу инде бөтен дөньяда кабул ителгән принцип. Цивилизацияле хәл итү юлы. Америкада «Зачем ругаться, если есть суд», дигән әйтем бар. Нишләп куркырга безгә судтан?! Мин куркырга кирәк, дип уйламыйм. «Тыңлачы, сандугач» җыры ни өчен җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә - чөнки җыры бик популяр иде, Ришат үзе дә популяр башкаручы. Бу мисалда без авторлар хокукларын сакларга кирәклеген күрсәтә алдык. Җыр бит ул – сүземе аның, музыкасымы – теге яки бу шәхеснең интеллектуаль милке. Мәсәлән, бу ручка минем милкем. Син бит аны тартып ала алмыйсың. Тартып алсаң, мин: «Бир, бу минеке!» дип әйтә алам. Кайберәүләр: «Ничек инде җырның хуҗасы булсын?» диләр. Ничек булмасын?! Ул бит кемнеңдер шәхси милке, интеллектуаль милке. Бу - безнең җәмгыятьтә хокукый культураның әле бик үк югары дәрәҗәдә булмавы белән бәйле.

- Сездә җырның көенә дә, шигыренә дә хокук бармы?

- Бездә шигырьгә тулы хокук бар, бездә түгел, юридик фирмада. Ә көе буенча тулы булмаган хокуклар.

- Димәк, Ришат җырның көен көйләп йөри ала?

- Ала.


“Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов”


- Сезнең һәр җырчы белән индивидуаль контракт төзеләме?

- Әлбәттә.

- Контрактта ничә җырчыгыз бар?

- Безнең контрактта өч җырчы – Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов.

- Бәлки, бу сорауга җавап та бирмәссез инде – продюсер белән җырчы арасында түләү мәсьәләсе нинди процентларда бара?


- Мин аны әйтә алам. Әмма килешүдә бер пункт бар – килешүдә язылган информация конфиденциаль диелгән. Мин аны әйтсәм, теге як миңа ризасызлык белдерергә мөмкин.

- Ә дөнья практикасында нинди процентлар турында сүз бара?

- Төрлечә.

“Продюсер 100-1000 кеше арасыннан йолдыз булырга тиешлесен сизә белергә тиеш”


- Илфак белән дуслар, коллегалар идегез. Аралашып яшәдегез. Аның теләсә кемнән йолдыз ясый алам дигән сүзләре бар.

- Бар.

- Ул Илсөя кебек йолдызны, өлгерә алмадымы, башка ясый алмады. Айсылу Габдинова булды, әмма ул Илсөя дәрәҗәсендә түгел. Килешәсезме – теләсә кемнән йолдыз ясап буламы?


- Аңлыйсызмы – продюсерлык хезмәте турында сүз алып барганда шундый бер моментны әйтеп үтәргә кирәк. «Ул талантлы иде, үзе дә чыгар иде», диләр. Кабатлап әйтәм - тарихта шартлы фигыль була алмый. Бу - бер. Икенчедән, әле без продюсерлык хезмәтен тиешенчә бәяләп бетерә алмыйбыз. Ни өчен? Йолдызны кабызган моментта бик күп көч китә. Йолдыз кабызуны кемнәрдер ракета җибәрү белән чагыштыра. Шундый бер теория бар – ракетаны җирдән аерып җибәрү өчен бу ракетага тотыласы барлык энергиянең 70 проценты китә. Җырчыны йолдыз ясаганда да шулай. Әйе, соңыннан әле ул инерция буенча барырга мөмкин. Аннары продюсер белән эшләгәндә җырчы үзенә исем ясый. Ә исем ул - бик зур капитал. Аны бик акыллы итеп һәм бик озак файдаланырга мөмкин. Мин продюсерлык хезмәтен шахтер хезмәте белән дә чагыштырам, алтыннар, энҗе-мәрҗәннәр табучылар белән. Аларны кемдер бик зур авырлык белән, хәтта үзенең гомерен куркыныч астына куеп, эзләп таба, җир астыннан өскә чыгара, ә аннан соң кемдер шуны файдалана, тапкан кеше турында уйламый да.

- Теләсә кемнән йолдыз ясап буламы?

- Мин андый принципта түгел. Безнең принцип - Ваһапов фестивале аша үткән кешеләргә контракт тәкъдим итәбез. Булды, минем практикада да булды: «Бу - минем кызым, бу минем дустым. Йолдыз яса аңардан. Сиңа күпме акча кирәк?» дип акча күтәреп килгән кешеләр. Мин андый очраклардан баш тарттым. Әлбәттә, мин гел Ваһапов конкурсында җиңгән кешеләр белән генә эшләргә тиеш дигән закон юк. Әмма ләкин мин әле үзем бу принциптан баш тартмыйм. Мин конкурста җиңгән талантлы яшьләр белән эшләү ягында. Кайвакытта сез - сез дигәнем журналистлар - «Филүс тә, Ришат та талантлылар, нишләп соң ул Фәттахов бер талантсыз кешене алып йолдыз ясамый?» диләр. Әйе, шундый ахмак сүзләр дә яңгырый. Әмма дә ләкин продюсерның бөтен осталыгы - сизгер булуында. Продюсер ул 100-1000 кеше арасыннан йолдыз булырга тиешлесен күрә белергә тиеш. Ул аны ничек сизә белергә тиеш – мин анысын аңлата алмыйм. Әмма ләкин мин үзем сайлап алган башкаручының йолдыз булачагын беләм.

"Илсөя Бәдретдинова - Илфак Шиһаповның иң уңышлы проекты"

- Ә Илфак мәсьәләсен ничек шәрехли аласыз?

- Илфак, әлбәттә, безнең иң көчле продюсерларның берсе иде. Алай гына да түгел, бездә продюсерлдык системасына нигез салучыларның берсе иде. Илсөя Бәдретдинова аның продюсер буларак иң уңышлы проекты булды. Алар бит безнең эстрадага да зур яңалык алып керделәр - социаль бунтарьлык темасын. Илфак турында сөйләгәндә без бервакыт та Илсөя турында сүз әйтмичә булдыра алмабыз. Бик катлаулы, каршылыклы мөнәсәбәтләр. Продюсер белән башкаручы мөнәсәбәте, практика күрсәткәнчә, ул гомумән җиңел түгел. Монда ир белән хатын мөнәсәбәте дә бар. Әлбәттә, Илсөя бик көчле проект булды. Илфак аны уңышлы башкарып чыкты. Монда, һичшиксез, Илсөянең уникаль талантын да күз алдында тотабыз. Илфакның, продюсер буларак, үз алымнары, үз стиле бар иде. «Син алай итмәссеңдер», дисә дә, миңа да киңәшләр бирә иде. Һәр продюсерның үз алымнары бар бит инде ул. Ул эчке сиземләве белән дә, эчке культурасы белән дә, традицияләр белән дә бәйле. Илфак, әлбәттә, безнең җыр сәнгатебезгә үзеннән күп өлеш кертә ала иде. Айсылу Габдинованы искә алдыгыз. Айсылу Габдинова - көчле җырчы. 19 майда - безнең соңгы сөйләшүдә дә – Илфак Айсылу турында канатланып сөйләде. Аның планнары, идеяләре, Айсылу белән бәйле проектлары бар иде. Әле бит алар бер-ике ел гына эшләделәр. Йолдыз кабызу бит ул - бик индивидуаль күренеш. Кемдер бер-ике елда да кабынырга мөмкин. Кемдер ун елдан гына кабынырга мөмкин. Тагын бер-ике елдан ул Айсылудан бик яңгыравыклы йолдыз ясый алыр иде дип уйлыйм.

- Җырчы буларак Илсөя Бәдретдинованың киләчәген күрәсезме?

- Әлбәттә. Аның нигезе бар. Мин әлеге дә баягы, кабатлап әйтәм, әле бит инерция дигән әйбер дә бар. Хәзер инде Илсөянең исеме бар, аны халык белә. Мин киләчәктә Илсөя сәхнәдә матур хезмәтен дәвам итәр дип уйлыйм.

- Продюсерсызмы?

- Продюсерсыз да. Кабатлап әйтәм, мин аны сезгә бер әйткән дә идем инде - Илфакның да бу мәсьәләдә бик матур фикерләре бар иде. Ул Илсөянең киләчәктә дә бик матур уңышлы иҗат итүен теләде.


“Продюсерлар берлеге төзеләчәк, әмма исемлектән Илфакны сызып атырга кул бармый”


- Сез оештырырга җыенган Продюсерлар берлеге мәсьәләсенә килгәндә, ул хәзер нинди этапта?

- Продюсерлар берлеге оештыру идеясе әлеге дә баягы шул проблемалардан килеп чыкты. Безнең татар мохитендә тагын бер бик ямьсез күренеш бар. Дөнья практикасында теге яки бу җырчы үзенең продюсерыннан баш тарта башлый икән, урысларда «кидать» дигән сүз бар. Татарча ничек була икән ул?

- Рифат, сүзе юк икән, димәк, татар «не кидает».

- ...Җырчы продюсерыннан баш тарта башлый икән, аңа башка бер продюсер якын да килми. Бездә, киресенчә, продюсер белән җырчы арасында ниндидер конфилкт килеп чыга икән, әле аерылу турында сүз бармый да, ә башка берәү ике арага кереп, җырчыны продюсерга каршы котырта башлый. Ягъни, безнең продюсерлар арасында корпоратив теләктәшлек юк. Менә, без шул проблемаларны аңлап, бергәләп уртага салып проблемаларны хәл итү өчен продюсерлар берлеге төзү идеясен башлаган идек. Кабатлап әйтәм, без аның рәсми теркәү документларын да төзедек. Анда Илфак Шиһапов исеме дә бар. Илфак берлек идеясен иң кайнар яклаучыларның берсе булды. Чөнки бүгенге көндә бездә хокукый башбаштаклык, продюсерларның дәүләт тарафыннан якланмавы бар, үзегез үк әйттегез, җәмәгатьчелек тә продюсерны бик аңлап бетерми. Бу проблемаларны хәл итү өчен без әнә шул адымга барган идек. Илфакның фаҗигасе белән бәйле рәвештә бу эш бераз тоткарланып тора, чөнки әле исемлектән Илфакны сызып атырга кул бармый. Вакыт үтсен, без бу эшне дәвам итәрбез.

- Рифат, «Барс-медиа» кебек зур продюсерлык оешмалары булганда, аерым продюсерларга эшләве кыенрак түгелме? Конкуренция мәсьәләсендә, диюем.

- Конкуренция бар. Ул бик көчле. Әмма бу очракта нинди генә зур оешма булса да, аның башка оешмаларга махсус киртә ясарга хакы юк - безнең бит монополиягә каршы закон бар. Кыенлык продюсерлык өлкәсендә цивилизацияле мөнәсәбәтләрнең булмавы белән бәйле. Бу мөнәсәбәтләрне булдыруга дәүләт тә үз өлешен кертергә тиеш. Без аны базар мөнәсәбәтләре дип әйтик. Базар мөнәсәбәтләрендә катнашучы һәр субъект өчен бер тигез шартлар тудырылырга тиеш.


“Филүс Каһиров тырышлыгы белән шоу-бизнесны хокук органнары тикшерә башлады”


- Сезнең эшчәнлекне хокук органнары тикшерде дигән хәбәрләр килеш ирешкән иде. Бу хакта төрле имеш-мимешләр дә йөри. Ачыклык кертсәгез иде.

- Бу сорау өчен рәхмәт. Чөнки төрле имеш-мимешләр чыннан да булды. Әйе, без быел бу эпопеяне үттек. Филүс Каһиров безнең өстән хокук саклау органнарына бик ямьсез шикаять язган иде. Нишләптер ул аны 4нче январьда(!?) язган. Биш-алты ел элек булган фактларны казып чыгарып, безгә бик зур гаепләр ташлаган. Хокук саклау органнары безне дүрт ай буе тикшерде. Филүснең гаепләре расланмады. Чөнки без беренче көннән үк бөтен мөнәсәбәтләрне хокукый нигезгә куеп эшләдек, җырчылар белән килешү төзеп, бөтен эшләрне бухгалтерия аша, банк аша алып бардык. Тикшерү, әлбәттә, күңелле әйбер түгел. Әмма һәр нәрсәнең ике ягы бар. Минем белүемчә, хокук саклау органнары хәзер башка шоу-бизнес вәкилләрен дә әкрен генә тикшерә башлады. Шул ук Филүс Каһировны да тикшерү бара, дип ишеттем. Чөнки ул да концертлар куя. Шушы тикшерүләр нәтиҗәсендә уңайсыз хәлдә калган җырчылар, концерт оештыручылар Филүскә рәхмәт әйтерме-юкмы – анысын әйтә алмыйм. Әмма ләкин - теләпме-теләмичәме – Филүс безнең өстән шикаять язып, мине гына түгел, бөтен шоу-бизнесны тикшерүләргә этәргеч ясап, бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә тәртип урнаштыруда саллы бер өлеш кертә, дип уйлыйм.

- Мәдәният министрлыгының бер коллегия утырышында сәнгать советлары турында сүз булды. Сезнеңчә, кирәкме алар?

- Кирәк, һичшиксез кирәк. Чөнки тамашачының зәвыген формалаштыруда да, татар эстрадасындагы бүгенге күренешләрдә дә безнең электрон массакүләм мәгълүмат чараларының, радио-телевидениенең өлеше зур. Моның уңай ягы да бардыр, тискәре ягы да... Инде бит яшерен-батырын түгел, безнең телеэфирдан, йомшак итеп әйткәндә, бик үк сыйфатлы булмаган әйберләр дә яңгырый. Бәлки, коммерцияле музыкаль каналлар аларны тапшырырга да мәҗбүрдер – ул ягы да бар. Әмма худсоветлар аларны бик җентекләп карап үткәрергә тиеш. Эфирга профессиональ башкарудагы профессиональ әсәрләр генә чыгарга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100