Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Печән базары - 2019": татар халкы күңелен күргән урын

"Печән базары - 2019": татар халкы күңелен күргән урын

news_top_970_100
"Печән базары - 2019": татар халкы күңелен күргән урын
Казанда татар халкының иң күркәм гореф-гадәтләре тантана итә - Кабан күле ярында "Печән базары" гөрли. Быел "Печән базары"на ике көн рәттән барасы, чөнки анда катнашырга теләүчеләр бер көнне генә булган мәйданга сыешып бетә алмаган. Шуңа ике көн бер-берсен кабатламаячак. Кичә барган идегезме? Бүген дә барыгыз! 

"Печән базары" - Бөтендөнья татар яшьләре форумы инициативасы белән уздырыла, ул татарның милли традицияләрен яңартуны һәм танытуны максат итеп куйган төп чараларның берсе. Биредә һөнәрчеләр үз эшләнмәләрен сатуга куя. "Печән базары"нда әйбер сатуның төп шарты - ул милли булырга тиеш. Быел чарада 100дән артык дизайнер катнаша. Алар сатуга чигүле Казан сөлгеләрен, читекләр, чүәкләр, милли алкалар-беләзекләр, түбәтәйләр, букчалар, татар китаплары, киемнәр чыгарганнар. "Матурлыктан күзләр камаша", "Матурлык дөньясына эләктем", "Мондагы матурлыкны тасвирларга сүзем җитми", - дип яза соцчелтәрләрдә "Печән базары"на бару бәхетенә ирешүчеләр.





Җәйге матур бәйрәм инде традициягә әйләнгән, шуңа да, көненә туры китереп, Казанга кунаклар җыела. Кичә соцчелтәрләргә Печән базарыннан куелган фотолар һәм видеоларда да бәхетле очрашу мизгелләре сурәтләнгән иде. Бүген очрашулар дәвам итә.



Журналист, тарихчы Гөлүсә Закирова "Печән базары"ннан татар бизәкле букча алган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Стилист Казань (@lili.timir)


Татар телевидениесе аша тамашачыларга таныш Энҗе Хөсәенова-Срурова да буш кул белән кайтып китмәгән: «Печән базары»... Базар булгач, алдык инде - матур киемнәр, алкалар, чәйләр, яулыклар, уеннар һәм башка бик кызыклы бүләкләр. Экскурсияләре дә шәп иде", - дип язган ул.


"Татар-информ" журналисты Лилия Локманова матур түштамга алган. "Мин бүген матурлык дөньясында гиздем. Гомер-гомергә татар халкы кул эшенә оста булган. Моңа бүген тагын бер кат инандым. Дөресен генә әйткәндә, андагы матурлыкны язарга сүзләрем җитми. Бары соклану һәм горурлану, бераз гына ак көнләшү хисләре генә күңелдә", - дип язган ул инстаграмында.


"Печән базары"нда телевидение алып баручысы, хәзерге вакытта декрет ялында булган Венера Аитованы да очратырга була иде. Аның инстаграмга куйган бер фотосы аеруча игътибарга лаек. Фотода Венера һәм аның ике элекке иҗатташы - кайчандыр шулай ук телевидение алып баручысы булган Әдилә Һадиева һәм Раил Өметбаев.


Татар теле укытучысы, татар яшьләре форумы вәкиле Эльза Нәбиуллина "Печән базары"ннан нәрсә алырга дигән киңәш язган:

"Кемнәр бүген булырга өлгермәде, һичшиксез, иртәгә килерләр дип уйлыйм. Шул хөрмәттән миннән ТОП-5: Печән базарыннан нәрсә алып кайтырга?

1. Әлбәттә #казылык яңа ысланган, ат итеннән ясалган милли ризык күпләрне әсир итә. Саны чикле, өлгерегез. Бәясе: 350 сум.

2. Крафт-чәй. Иң тәмле чәйне бүген монда эчтем. Ул җиз самавырларда, нарат күркәләре белән көйрәтеп кайнатыла, мәтрүшкә, карлыган яфрагы кушылып әзерләнгән кара чәй һәр татарның күңелен эретер. Бүләк өчен менә дигән каплар ясаганнар, тышлыгында заманча Тукай һәм Мәрҗаниләр төшерелгән. Бәясе: 250 сум.

3. Балчыктан эшләнгән табак-савытлар. Табигый, йөрәк җылысын кушып кулдан башкарылган, һәр экземпляр бердән-бер, эксклюзив. Бәясе: 200 сумнан.

4. "Юлбасма"да өр-яңа чыккан "Бака-бакылдык" китабы. Бу - һичшиксез, шедевр һәм булачак бестселлер. Гаилә китапханәгездә иң яратылып укылачак китап. Аның турыда тәфсилләп аерым язасы килә. Әлегә сүземә ышаныгыз да алырга ашыгыгыз. Яхшы әйбер озак ятмый. Бәясе: 550 сум.

5. "Уен.татар"дан татарча өстәл уеннары. Сирәк очрый торган күренеш: сыйфат, бәя, татарча. Барлык таләпләргә дә туры килә, игътибарсыз калдырмагыз. Бәясе: 250 сумнан.


"Печән базары" бүген караңгыга кадәр дәвам итәчәк.

Сату рәтләреннән тыш, чарада түгәрәкләр, балалар өчен клуб, экскурсияләр бюросы, лекторий, киноклуб, остаханәләр эшли.

"Печән базары"на хәзер үк чыгып китәргә әзер булганнар өчен программа

14:00 Кызларны татарча биергә өйрәтәбез
14:30 Егетләрне татарча биергә өйрәтәбез (Хореограф - Нигина Низамиева)
15:00 Татарча бию һәм уеннар
16:00 «Танец без Ума» тренингы (Айгөл Закирова - Иннополис мәктәбе хореографы, Рейки остасы)

ЛЕКТОРИЙ

13:00-13:50 Нигә татар егетләре өйләнми? Дискуссия (Батыр Харисов, Ленария Мөслим)
14:00-14:50 Татар кайнанасы ниләр күрми? (Модератор Резеда Сәфиуллина)
15:00-15:50 Проказан. Шәһәргә 2 мең ел? (Фаяз Хуҗин)
16:00 -16:50 Репрессия көндәлеге: совет лагере тормышыннан (Әлфрид Бустанов)
17:00-17:50 Инсаф Хамитовның винил дискотекасы - тыңлау, сөйләү, дәртләнү
18:00-18:50 "Хәзерге татар дини мигъмариятенең формалашуы" (Архитектура докторы Айвар Саттаров)

АКУСТИК КОНЦЕРТ (17:30-20:00)

ЭКСКУРСИЯЛӘР

13:00 Иске Татар бистәсе (Лилия Калимуллина, рус телендә)
14.30 Иске Татар бистәсе (Фәнис Җиһанша — Камал театры артисты, татар телендә)
16:00 Иске Татар бистәсе, (Ильнур Низамиев - Ислам мәдәнияте музее директоры, татар телендә)

БАЛАЛАР

12:00-15:00 Түбәтәй ясау һәм яулык бәйләү остаханәсе. "Кидспейс" балалар шәһәре
12:00-17:00 Нейро-уеннар. “ALIF” үзәге
12:00-18:00 Кулинар остаханәләр. “Сладость в радость” студиясе
12:00-19:00 Талантлар диагностикасы һәм өстәл тренинг-уены. “Академия навыков”
12:00-19:00 Остаханәләр. Иҗат студиясе “Остабикә”
13:00-14:00 «Китап илендә» әкиятханәсе. Милли китапханә РТ
14:00-16:00 "Бану маҗаралары" китабы авторы Лилия Исхакова балаларга китап укый

ГЫЙЛЕМ

12:00-15:00 Сәламәт туклану: лекцияләр, остаханә һәм интерактив (Илсөя Әхмәтгалиева)
15:00-18:00 Хәлбуки лекторие (Биология, генетика, биотехнологияләр турында татарча кыска лекцияләр)

ӘДӘБИЯТ

Татар китабы йорты/Татарстан китап нәшрияты/ТР Милли китапханәсе

13:00-14:00 Тере китап: татар классикасын укыйбыз
15:00-16:00 «Әбүгалисина» интеллектуаль квиз
17:00-18:00 «Әбүгалисина» интеллектуаль квиз
18:00-19:00 Яшь шагыйрьләр катнашында шигъри баттл

КИНО

«0 1/2». Байбуллат Батуллин
«С 9 до 6». Влад Сакара
«Гульназек. Повелитель дивов». Елена Ермолина

ОСТАХАНӘ

13:00-15:00 "Ихсан" үзәгеннән рәсем ясау буенча мастер-класс
15:15-18:15 Татарча өстәл уеннары (Римма Гомәрова) 









Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген татар инстаграмы бер төрле тема #печәнбазары белән кайнады, янды, чатнады, әмма сүнмәде, сүрелмәде, чөнки иртәгә маркет үз эшен дәвам итәчәк. Кемнәр бүген булырга өлгермәде, һичшиксез, иртәгә килерләр дип уйлыйм. Шул хөрмәттән миннән ТОП-5: Печән базарыннан нәрсә алып кайтырга? 1. Әлбәттә #казылык яңа ысланган, ат итеннән ясалган милли ризык күпләрне әсир итә. Саны чикле, өлгерегез. @zile_idris01 сата Бәясе: 350 сум. 2. Крафт-чәй. Иң тәмле чәйне бүген монда эчтем. Ул җиз самавырларда, нарат күркәләре белән көйрәтеп кайнатыла, мәтрүшкә, карлыган яфрагы кушылып әзерләнгән кара чәй һәр татарның күңелен эретер. Бүләк өчен менә дигән каплар ясаганнар, тышлыгында заманча Тукай һәм Мәрҗаниләр төшерелгән. Креатив өчен @sarijush_kraft бишле

Публикация от Elza Nabiullina (@elza_nabi)










Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100