Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз Халитов: Казан архитектура җәһәтеннән үрнәк булып тора

Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов - бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы. Мәчетләр архитектурасы хакындагы монографияләре быел Г.Тукай премиясенә куелды. Мөгаллимлек эшендә дә хезмәт итә ул: Казан архитектура-төзелеш академиясендә милли мигъмарчылыкка бәйле фәннәрне укыта. Димәк, яшь буынны гүзәллек тудырырга, аны бәяли белергә өйрәтүче мөхтәрәм докторның үз өлкәсендәге мәсьәләләр буенча әйтер сүләре аз түгелдер...

news_top_970_100
Нияз Халитов: Казан архитектура җәһәтеннән үрнәк булып тора


- Нияз әфәнде, революция килеп туздыргач, дингә 1990 еллардан соң гына йөз тота башладылар. Ә сез инде совет чорында ук, мәчетләребез тарихын өйрәнә башлагансыз, китаплар нәшер иткәнсез. Мәчетләргә карата игътибарыгыз ничек  башланып китте?


- Минем характерымнан киләдер ул. Элек, җәмәгать транспортында барган вакытта, аркага төртеп ала торган гадәт бар иде, андыйларга борылып, мин кулларына бәрә торган идем. Совет чорында идеология көчләп кертелә торган иде бит. Мәчетләр турында телгә дә алырга ярамады. Ә инде аларның тарихын өйрәнү бөтенләй тыелган. Шуңа күрә, әнә шул «ярамый»ларга протест белдереп, бу юнәлештә эшемне башладым. Ул чагында барлык эзләнүләрем үзем өчен язылды. Ә вакыты килгәч, мин аны дөньяга чыгарып, диссертация формасында якладым. Соңрак китаплар да бастырдым.  Иң кызыгы шул: Казан мәчетләре тарихы турындагы иң беренче китапны Мәскәүдә чыгардым. Казандагы нәшриятта директорга күрсәткәч: «Юк, бездә мәчетләр турында китап чыгарырга ярамый!» - диде. Мәскәүгә юл алырга туры килде. Әлеге китабымны Россия башкаласында зур тираж белән бастырдылар. «Памятники архитектуры Казани ХVIII - начала ХIХ веков». Аның яртысы гражданнар архитектурасы, яртысы мәчетләр турында иде. Мәчетләр турындагы бүлеген дөньяга чыгарырга Татарстандагылар курыкты. Ә Мәскәүдә бик ошаттылар, алар, димәк, куркып тормаганнар. Барлык китапханәләргә, кибетләргә җибәрелде ул. Бөтен Советлар иленә таратылды, хәттә башка илләрдә - Америка конгрессында, Иранның милли китапханәсендә дә күргән кешеләр бар.


«Казан мәчетләре архитектурасы» китабы, Бөтендөнья татар конгрессына татарлар җыелыр алдыннан дөнья күрде. Корылтай кунакларына бүләк ителде. Димәк, анысы да дөнья буйлап таралган... Төркиядә яшәүче Надир Дәүләттә барын төгәл беләм.

- Ул китап нәрсә турында бәян итә соң?

- Рус дәүләте аерым дәүләт түгел. Ул - Алтын Урданың бер өлкәсе. 200 ел дәвамында алар Алтын Урда эчендә утырганнар. Алтын Урда таралгач, җиде татар дәүләте һәм урыс дүләте тарих мәйданына чыккан. Безнеке шикелле үк дәүләт. Бездәге шикелле мәдәният. Мәдәниятебез асылда бер бит. Фәкать тамырлар гына башка. Берникадәр үзенчәлекләр бар барын. Россия мәдәнияты - ул бербөтен. Совет вакытында да шулай ук булды. Алтын Урдада да шулай ук. Әйтәсем килгәне шул: урыс һәм татар мәдәнияте - ул уртак бер мәдәният. Алар христианнар, без мөселманнар, шул гына. Аларда славян моментлары өстенлек итә, бездә - төркиләрнеке.  Аерылгач та алар беркая китмәде. Петр Беренче заманында гына зыян салынды.  Читтә сибелеп яшәүче татарларның мәчетләре турында исә бөтенләй бернәрсә белмибез. «Башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Татар мәчете: кыска тарихи-архитектур очерк» китабы менә шулар хакында да сөйли.

- Эзләнүләр вакытында каршылыкларга юлыкмадыгызмы?

- Юк, ул яктан һичнинди проблема булмады. Ул заманнарда архивлар ачык иде. Төзелеш архивларын әйтүем. Иркен рәвештә фотоаппарат белән кереп, төшереп, документлар җыйдым. Материал җыйганда каршылыкларга юлыкмадым. Фәкать үземнән тырышлык белән вакыт сорала һәм азрак теге яки бу шәһәрдә яшәрлек акча гына кирәк була иде...



- Хан сөякләре күмелмәгән... Бу хакта да сез беренчеләрдән булып сүз кузгаткан идегез...

- Минем өчен бу - бик кызыклы тема. Чыннан да, бу хакта җәмгыятьтә беренче булып аваз салдым шул. Совет дәверендә үк бу мәсьәләгә юнәлеш тоткан идем. Бер зур җыелышта Альфред Халиковка: «Нишләп безнең  Чыңгыз тамырыннан килгән хан сөякләре кайдадыр тузан җыеп ята?» - дип сорадым. Археология бүлеге җитәкчесе буларак, бу сорау аңа бик ошап бетмәгән иде. «Барысы да тәртиптә, тиешле, ышанычлы урында саклана. Вакыты җиткәч, хәл итәрбез», - дип җавап кайтарды ул. Бу җавап мине канәгатьләндермәде. Бу теманы алга таба да кузгата башладым. «Молодежь Татарстана» газетына зур мәкалә яздым. Фикерләр төрле булды... Сөембикә манарасы янына мавзолей төзергә тәкъдим иттем. Рөстәм Зәбиров бик яхшы проект ясады...
Каберләрнең берсе - Мөхәммәтәминнеке, берсе - Мәхмүтнеке дигән фаразлар бар. Ничек аларны ачыкларга, мин анысын аңламыйм. Әмма алар безнең ханнар икәне төгәл билгеле. Алар тиешенчә җирләнергә лаек. Бөек Чыңгызыйларның пантеоны булырга тиеш!  Касыйм шәһәреннән Сөембикәне эзләп табып, монда күчереп күмәргә теләүчеләр дә бар. Бу инде - авантюра. Аны табып булмый. Касыймда,  кыл да кыймылдамаган. Иске зират бөтенләй беткән, эзләре дә калмаган. Сөембикәнең җәсәден каян эзләргә? Шаһгали дөрбәсендә ул юк. Сөембикә кайдадыр башка җирдә дәфен ителгән. Ханнарыбызның каберләрен барларга кирәк, анысы бәхәссез.

- Казанда соңгы араларда сыннар еш куела, моңа карата фикерегез нинди?

- Бу рухи яктан баю дигән сүз. Надан һәм белмәгән кешеләр генә  скульптураларга каршы килә. Ислам сәнгате тарихын тикшереп чыксаң, анда - бөтен җирдә сүрәтләр. Скульптура, фрескаларда, мозикаларда. Сәмәркандта булдым, анда мәдрәсә порталларында кәҗә, юлбарыслар, кеше йөзләре сүрәтләнгән. Ислам университетында укытканда, шәкертләр (бигрәк тә исламга күчкән урыслар) бу фикергә каршы килә торган иделәр... Мөхәммәд (с.г.в.с.) шулай әйткән, дип. Мөхәммәд бит ул Аллаһ түгел! Тупас итеп әйткәндә, ул - үзе бер шәхес. Рупор шикеллерәк. Кайчандыр, Аллаһ аның аркылы, вәхи иңдергән, хәбәр иткән. Ә кайчагында ул үз фикерләрен дә җиткергән...

- Быелгы кандидантлар арасында архитектор, рәссамнар шактый, сәбәбе нидә икән?

- Бу хакта уйланмадым. Быел минем вакытым җитте дип уйладым да, куелдым.  Аннары, исемлек чыккач кына, башкаларны күрдем. Өметем бар шикелле. Реаль көндәшләр - рәсем сәнгатендә, аларны карагач, үземнең хезмәтләргә янә күз салдым әле. Минем шанслар бар.  Мин - оптимист. Вакыт күрсәтер.

Белешмә: Г. Тукай премиясенә Нияз Халитовның 8 хезмәте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан тәкъдим ителә: Казан мәчетләре архитектурасына багышланган «XVIII –XIX гасыр башында Казанда архитектура һәйкәлләре» монографиясе (Мәскәү, Стройиздат, 1989), «Казан мәчетләре архитектурасы» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991), «Мәчет һәм аның архитектурасы: кыска тарихи-архитектур очерк» (Казан, «Иман» нәшрияты, 1994), «Казан ныгытмасында Кол Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар» (1996); «Урта гасырдагы Казан мәчетләре» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) хезмәтләре, шулай ук «Башыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар мәчете: кыска тарихи-архитектур очерк» (Казан, Россия ислам институты, 2012); «Татар мәчете һәм аның архитектурасы: тарихи-архитектур тикшеренү» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012); «Галиев мәчете. Яңадан торгызу тарихы» (Казан, 2015) китаплары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100