Наҗар Нәҗми тууына 100 ел. Татар халкының кадерле шагыйре турында истәлекләр

5 Февраля 2018

Укылган: 520 тапкыр

Автор: Истәлекләрне Гөлназ ӘХТӘМҖАНОВА туплады
5 февральдә Башкортстан Республикасы халык шагыйре, РСФСРның М.Горький исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел булды. Шушы уңайдан без аның белән бергә эшләгән, аның җырларын башкарган иҗат әһелләренең фикерләрен тупладык.

Наҗар Нәҗми (Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов) (1918-1999) - Башкортстанның халык шагыйре. Башкортстанның Миңеште авылында (хәзер Дүртөйле районы) туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. Башкортстандагы газета-журналларда эшли, Язучылар берлеге рәисе була. Пьесалар, шигырьләр иҗат итә. 1950 елда беренче җыентыгы басылып чыга. Бик күп популяр җырлар - шул исәптән, "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Телефоннар шалтырыйлар", "Берәүнең берәвенә", "Юкка түгел, юкка түгелдер" һ.б.

Фидан Гафаров: “Мине Наҗар Нәҗми шигырьләре танытты”


Мине Наҗар Нәҗми шигырьләре халыкка танытты. Аның әсәрләре аша мин халыкка чыктым һәм данлыклы була башладым.

Хәзер шигърияттә Наҗар Нәҗми кебек каләм ияләре юк. Наҗар Нәҗми үзенең шигырьләренең мәгънәсе белән аерылып тора иде. Татар-башкорт халкы безнең элек-электән укымышлы, белемле. Халык күңеленә хуш килердәй, халыкчан шигырьләр иҗат итә иде ул.

Аны без драматург буларак та беләбез. Хәзерге драматургиягә Наҗар Нәҗми иҗаты җитми. Туфан Миңнуллин да, Илдар Юзеев та безнең арабыздан китте. Драматургия бушап, мескенләнеп калды. Халык аларның әсәрләрен көтеп ала иде. Хәзерге яшь буын арасында төпле әсәрләр иҗат итүче әлегә күренми диярлек.

Миңа аның спектакльләрендә еш кына төп рольләрне уйнарга туры килде. Башкарган җырлар күбесе сәхнә әсәрләреннән алынган. Төп геройның уй-кичерешләрен тойганга мин аның җырларының мәгънәсен аңлап җырладым. Аның җырларының мәгънәсенә төшенергә кирәк. Эстрадабызның яшь җырчылары да аның әсәрләрен башкарды, ләкин җырның асылына, мәгънәсенә төшенеп җитмәделәр кебек.

Бик дус булдык без аның белән. Ул сәнгать дөньясында эшләүче кешеләрне бик хөрмәт итә иде. Без аны хәзер дә еш искә алабыз. Мин җырларымны хәзер дә аның истәлегенә дип башкарам.

Аның 100 еллык юбилеен Дүртөйледә дә, Уфада да үткәрәбез. Андый кешеләрне искә алу бөеклек дип атала. Ул безгә якты маяк булып тора. Тормышка мөкиббән, тормышка гашыйк кеше иде ул.

Рим Хәсәнов: "Наҗар Нәҗми табышмак иде"


Наҗар Нәҗми башкалардан аерылып торды. Ул һәрвакыт табышмак иде. Кәефе бик еш үзгәрүчән булды. Кәефе үзгәргәнен күзләре, йөз чалымнары аша белеп була иде. Минем шәхес буларак формалашуымда Наҗар Нәҗми искиткеч зур роль уйнады дип әйтә алам. Мин бөтен барлыгым белән әлеге гениаль кешегә охшарга тырыштым. Наҗар Нәҗмидәге иң хөрмәт иткән сыйфатым – аның үзенә, иҗатына булган гаять зур, бернинди компромисска да бармый торган таләпчәнлеге иде.

Наҗар Нәҗми, гадәттә, кычкырып сөйләшә иде. Ләкин даими аралашулар вакытында берничә тапкыр аның пышылдап сөйләшкәненә дә тап булдым. Мондый хәл, гадәттә, аңа ниндидер әдәби сюжет килгәндә була. Наҗар Нәҗминең пышылдап сөйләшүе яшерен, серле була иде. Һәм ул үзенә килгән төшенгән шушы уйлар белән бүлешкәндә аңлашыла: мондый сюжет турында сөйләргә кирәкми, бу очракта уйлар белән аралашырга кирәк, әмма балыклар, кошлардан аермалы буларак без, кешеләр бу сәләттән мәхрүм...

Наҗар Нәҗми, Рим Хәсәнов һәм Фидан Гафаров "өчлегенең" иң популяр җыры: "Кышкы романс"

Роберт Миңнуллин: "Татарстанның халык шагыйре: “Шигъриятнең тәмен белә торган чын шагыйрь иде ул"


Наҗар Нәҗми башкорт шигъриятендә югары урын тота. Татар укучылары өчен дә ул бик кадерле. 70нче елларда “Татар теле” шигыре аша ул халык күңеленә кереп кала. Ул шул чорда ук татар теле мәсьәләсенең актуальлеген күргән, аңлаган. Бүгенге көнгә кадәр үзебезнең татар шагыйрьләре арасында татар теле турында андый бөек шигырьнең язылганы юк.

Без Наҗар абый белән дуслар, якташлар булдык, хатлар алыштык. Шигъриятнең тәмен белә торган чын шагыйрь иде ул. Мин аның татар шагыйрьләренә язган хатларын барлап куйдым. Миңа шагыйрьләр әлеге хатларны үзләре бирде. Барлыгы 100гә якын хат җыелды. Мин аны быел китап итеп чыгарырга уйлыйм. Әлеге тупланмада Наҗар Нәҗминең шигырьләренә, әсәрләренә керми калган фикерләр урын алды. Ул әдип иҗатында аерым бер жанр булыр дип уйлыйм.

Аны соңгы тапкыр күрүем 1999 елның августында булды. Аңа Минештедә Дүртөйле хакимияте иҗат йорты салып биргән иде. Кызганыч, ул анда бары ярты ел гына яшәп калды. Мин август аенда аңа кунакка барган идем. Без бик озак аның белән тормыш, әдәбият турында кымыз эч-эчә сөйләшеп утырган идек. 20 көннән соң аның үлеме турында хәбәр килде... Бик авыр кичердем.

2011 елда “Милли җаным” дип исемләнгән Наҗар Нәҗми иҗатына багышланган китабым чыкты. Анда аның  мәкаләләре, истәлекләре, хатлары, шигырьләре, поэмалары урын алды. Җыентыкта аның төп иҗаты күзаллана.

Наҗар Нәҗми шигърияте татар-башкорт әдәбиятының нигезен тәшкил итә. Җыр өлкәсендә дә татар-башкорт сәхнәсенә чын шигърият алып килде. Аның җыр өчен язылган шигырьләре аерым шигырь булып та яши алды.

Композитор Алик Локманов: “Иң авыр елларда “Татар теле” шигырен язуы - аның зур батырлыгы”


Наҗар Нәҗми шигырьләрен авыр яза иде, чөнки ул һәрбер сүзне җентекләп уйлап, эзләп, мәгънәсенә төшенеп кенә яза иде. Җиңел генә бирелми иде аңа бу эш. Мин аны сизә идем. Аның татар рухына, татар канына багышланган егермегә якын шигыре бар. 

Башкортстанда аның “Татар каны” дигән китабын да чыгарган идек. Иң авыр елларда, татар мәсьәләсен күтәрергә ярамаган вакытта “Татар теле” шигырен язуы да аның зур батырлыгы турында сөйли. Бу чорда аның кебек татар өчен көеп, янып йөргән кеше булмаган.

1997 елны Камал театрында без аның юбилей кичәсен үткәрдек. Без анда ул үзе теләгән кешеләрне чакырдык. Алар арасында Мөдәрис Әгъләмов, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин һ.б. Сәхнә подиум кебек эшләнгән иде. Наҗар Нәҗми шигърият короле кебек үзе сәхнәнең түрендә булды. Соңыннан ул әлеге кичәне иң ихлас кичәм дип искә алды. Әлеге кичәгә әзерлек вакытында миңа ул 5-6 шигырен бирде һәм шуларның берсенә җыр язарга кушты. Үзе һаман “әзерме әле, әзерме әле” дип көн саен сорады. Җыр язылганын ул сәхнәдән генә ишетте. Венера Ганиева башкаруында “Матур була” җыры яңгыравы аның өчен көтелмәгән булды. Ул хәтта югалып калды. Күзләренә яшьләр дә килгәнен хәтерлим.

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова: “Наҗар Нәҗми - йөз елга бер туа торган шагыйрь”

Наҗар Нәҗмине мин аны йөз елга бер туа торган шагыйрьләрнең берсе дип атар идем. Ул чын-чынлап халык шагыйре иде. Шигырьләре фәлсәфи, кешеләрне уйландыра, тормышка карашны үзгәртергә сәләтле. Заманында мин аның бик күп җырларын беренчеләрдән башкардым.

Наҗар Нәҗми үзе дә җырлый иде. Аның үзенә генә хас моңы бар, тавышы гаҗәеп тирән иде. Ул авыр заманнарның ачысын күргән шагыйрь. Бу аның иҗатында ачык чагыла. Тагын шунысын билгеләп үтәргә кирәк: аның күп кенә шигырьләренең мәгънәсе ярылып ятмый, аларның эчке мәгънәсен табарга кирәк.

Башкортстандагы татар язучысы Рәиф Әмиров: “Наҗар Нәҗми бер шигыре белән Казанны яулап алган шагыйрь”


Мин Наҗар Нәҗми турында беренче тапкыр 50 еллар башында “Котелогым” исемле шигыре аша белдем. Безгә, сугышта әтиләрен югалаткан балаларга, әлеге шигырь сүзләре әтиләр истәлеге кебек яңгырады.

Минем өчен Наҗар Нәҗми, беренче чиратта, шигырь остасы. Икенчедән, ул дөнья хәлләрен чын мәгънәсендә аңлап, заманның үзенчәлекләрен кая барганын тоеп яшәгән әдип. Аның моңы халыкка, яшәешкә һәм мохиткә якын иде. Казан язучылары Наҗар Нәҗмине “Бер шигыре белән Казанны яулап алган шагыйрь” дип атадылар. Бу аның “Татар теле” шигыренә карата әйтелгән.

Башкортстандагы татар язучысы Марат Кәримов: “Наҗар Нәҗми йөрәге нәрсә кушса, шуны язды”


Наҗар Нәҗмигә гадилек хас иде. Хәер, зур талант үзе үк шулай гади буладыр ул. Чөнки табигать аны бөтен булмышы белән шулай яраткан. Юк сәләтен бар итеп, борын чөеп йөргән кайсыбер каләм әһелләре белән аны чагыштырып буламыни! Җир белән күк арасы. Талант белән талантсызлык арасы шулай була, күрәсең.

Аның талантына хас тагы да бер сыйфат. Наҗар Нәҗми бервакытта да үзенең намусына хыянәт итмәде. Йөрәге нәрсә кушса, шуны язды. Баш өстеннән нинди генә заман җилләре исмәсен, ул үзе булып калды. Халык язмышын үз язмышы күреп яшәде.

Роза Хәбибуллина башкаруында "Татар теле" җыры

Н.Нәҗми сүзләре, С.Хәбибуллин көе

Фидан Гафаров башкаруында "Кышкы романс"

Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе


 

Наҗар Нәҗминең "Татар теле" шигыре

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

     

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!


Фикерләр








Мәдәният

Мирас: Муса Җәлилнең үз куллары белән туплаган альбомы һәм киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фотолары

Муса Җәлил музей-фатирындагы иң кадерле экспонат - герой-шагыйрь үз куллары белән төзегән мемориаль альбом. Әлеге тарихи ядкарь белән музей кунаклары таныша алмый иде. Тиздән альбомны теләгән һәр кеше карый алачак. 1922-1941 еллардагы фотолар җыентыгының электрон варианты да әзерләнә. Интертат укучылары альбом белән хәзер үк таныша ала. Музей хезмәткәрләре “Татар-информ” өчен махсус әлеге альбом белән таныштыру оештырды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла