Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирас: Муса Җәлилнең үз куллары белән туплаган альбомы һәм киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фотолары

Муса Җәлил музей-фатирындагы иң кадерле экспонат - герой-шагыйрь үз куллары белән төзегән мемориаль альбом. Әлеге тарихи ядкарь белән музей кунаклары таныша алмый иде. Тиздән альбомны теләгән һәр кеше карый алачак. 1922-1941 еллардагы фотолар җыентыгының электрон варианты да әзерләнә. Интертат укучылары альбом белән хәзер үк таныша ала. Музей хезмәткәрләре “Татар-информ” өчен махсус әлеге альбом белән таныштыру оештырды.

news_top_970_100
Мирас: Муса Җәлилнең үз куллары белән туплаган альбомы һәм киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фотолары

Альбомда шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынучыларга моңарчы билгеле булмаган мәгълүматлар шактый. Мәсәлән, шагыйрьнең коену костюмыннан төшкән фотосы һәм моңарчы басма матбугатта чыкмаган сурәте дә урын алган. М.Җәлил музей-фатиры музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова шагыйрьнең үз кулы белән төзегән фото альбом турында сөйләде.


 - Татарстан Милли музее фондында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил мирасы бай тупланмаларның берсе. Анда өч меңнән артык экспонат саклана. Алар арасында аеруча кыйммәтлеләре, зур кызыксыну уята торганнары да күп. Шуларның берсе - Җәлил үзе исән вакытта ук, 1937 елдан туплый башлаган фотоальбом. Ул музей фондына 1983 елның 23 гыйнварында шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә Сәйфуллина тарафыннан тапшырыла. Муса Җәлил музей фатиры ачылганнан соң, альбомның күчерелмәсе экспозициягә куела.


Ләйсән, альбомның эчтәлеге белән музейга килүчеләр якыннан таныша алмый. Сез безгә мондагы фотосурәтләр турында җентекләбрәк сөйләп узыгыз әле.

- Альбом 16 х 22,5 үлчәмендә, 31(62) биттән тора. Тышлыгы куе кызыл төстәге кытыршы дермантиннан эшләнгән, кабарынкы чәчәк рәсеме төшерелгән. Анда хронологик тәртиптә урнаштырылмаган 66 фоторәсем һәм газета битләреннән кисеп алынган 4 сурәт тупланган. Фотоларның кайберләре ябыштырылган, кайберләре карточкалар өчен эшләнгән махсус уемга тыгып куелган. Алар - Җәлилнең үзенең, гаиләсенең, дусларының, мәдәният әһелләренең фотолары. Саргаеп беткән альбом битләрен караганда шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, кемнәр белән аралашканын күзаллыйсың кебек.

Муса Җәлил һәм бер туташ...

 - Беренче фото бик үзенчәлекле. Биредә яшь Муса сөйкемле бер туташ белән басып тора…

 - Альбомның беренче битендә Мусаның 1923 елның 23 декабрендә Нәгыймә Насыйрова белән төшкән фоторәсеме. Фотоның арткы ягында гарәп хәрефләре белән: “Бәхетле көннәрдән бер хәтирә. Җәмгыять белән бергә яшәү безнең теләк. Ялгыз берлек юк. Моның өчен эш белән яшәүче күмәк берлеккә теш кайраучы кара эшчеләргә каршы берлек телим. Шулай мәңге ирек белән бергә яшәрбез. 23 ноябрь, 1923 ел,” - дип язылган. Нәгыймә - рабфак укучысы, Мусаның яшьлек дусты. Билгеле булганча, шагыйрь 1922 елның көзеннән алып 1925 ел уртасына кадәр Казанда татар рабфагы студенты. Ул тулай торакта яши, газета-журналлар чыгаруда актив катнаша. Шат күңелле, уен-көлке белән мавыгучан, музыка-җыр түгәрәкләренең үзәгендә кайнап йөрүче студент. Үз тирәсенә җыелган иптәшләренә төрле вакыйгалар сөйләүгә бик оста бу егетне тулай торакның һәр бүлмәсендә үз кеше буларак кабул итәләр. Буш вакыт эләктеме, хәзер мандолина килеп чыга, хәзер хор оешып китә, җыр-музыка башлана.

 Икенче биттә Мусаның шул чорга караган тагын ике рәсеме урын алган. Беренчесе 1923 ел дип кулган, икенчесе - 1925 елны рабфакны тәмамлаганда төшкән фотосы. Булачак шагыйрь рабфакны “яхшы” билгеләренә тәмамлап, ике елга туган ягына - Оренбург өлкәсенә кайтып китә.

Мусаның 13 яшьлек чагы

Ә Оренбург чорына бәйле фотолар бармы монда?

- Альбомда Җәлилнең Оренбург чоры белән бәйле бер генә фотосы урын алган – 1919 ел, Мусага 13 яшь. Ул элеккеге Хөсәения мәдрәсәсе урынына төзелгән “Татарский институт народного образования” дип аталган уку йорты укучысы. Нәкъ менә 1919 елны “Кечкенә Муса” шигырьләре беренче тапкыр Оренбургта чыгып килә торган “Кызыл йолдыз” газетасы битләрендә урын ала.


Муса Җәлил - "Коммунист" газетасында

Ләйсән, Җәлил төрле җирләрдә эшләгән, моны раслаган фотолар да бар икән...

- Шагыйрьнең 1932 елда Свердловск өлкәсе Надеждинск шәһәрендәге командировкасы вакытында төшкән 3 фотосы сакланган. 1932-1934 елларда М.Җәлил Мәскәүдә чыгып килә торган “Коммунист” газетасының (СССР ҮБК Милләтләр советы органы) күчмә редакцияләренә җитәкчелек итеп, Тула өлкәсендә, Ленинградта, Түбән Идел краенда, Татарстанда эшли. Ә 1932 елның җәендә Җәлил Урал якларында, Свердловск өлкәсенең Надеждинск (Серов) шәһәрендә. Биредә, “Коммунист” газетасы һәм Свердловск өлкәсендә татар телендә чыккан “Социализм юлы” газетасы белән берлектә эшче-крестьян хәбәрчеләренең җыены уздырыла. Анда Урал якларында татар телендә чыгып килүче газеталарның 300дән артык корреспонденты җыела. 

Муса Җәлил вакытлы басмаларның бурычы, штаттан тыш хәбәрчеләрнең роле турында доклад ясый. Шагыйрь башлангычы белән Металлурглар мәдәният сараенда, шунда ук эшләп килүче татар-башкорт секциясе белән берлектә, интернациональ кичә уздырыла. Әлеге кичәдә заводта эшләүче татарлар, башкортлар, руслар, немецлар һәм шәһәрдә яшәүче башка милләт вәкилләре катнаша. Кызыклы әңгәмәләр төрле телләрдә яңгыраган җырлар белән алышына. Биредә үткәргән кыска гына вакыт эчендә шагыйрь металлургия заводында да була, эшчеләр белән аралаша, беренче бишъеллык алдынгылары белән таныша, Надеждинск металлургия заводыннан күп материал туплый һәм “Коммунист” газетасының махсус бер санын әлеге заводка багышлый. Альбомга куелган 3 фото да әлеге заводта төшерелгән.


Мәскәүдә яшәп иҗат иткән вакытларын дәлилләүче фотосурәтләр дә күрәбез кебек?

- Альбомда шагыйрьнең Мәскәү чоры белән бәйле фотолары зур урынны алып тора. Шәхси фотолары белән бергә язучылар һәм сәнгать әһелләре арасында төшкәннәре дә бар.

Иҗат йортларында төшкән фоторәсемнәр бигрәк тә кызыклы. 1931 ел Малеевка иҗат йорты – Җәлилнең шагыйрь Хәсән Туфан һәм журналист Габделхәй Хәбиб белән төшкән фотосы.


Икенчеләре - 1939 елны Одесса иҗат йортында, Җәлилнең шагыйрь Әхмәт Исхак (1905-1991) белән төшкән фотолары. Ә.Исхак 1925-1929 елларда Мәскәүдә яши. Татар телендә чыга торган “Эшче” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул елларда Муса Җәлил белән якыннан аралаша, соңрак аның турында әдәби-гыйльми хезмәтләр яза.

Муса Җәлил һәм Нәҗип Җиһанов

Нәҗип Җиһанов белән бер подъездда яшәгәннәр, иҗади дуслык та берләштергәндер, күрәсең...

- Ял иткәндә төшкән фотоларның калганнары Казан чоры белән бәйле. 1940 елның июне, Васильево ял йорты – шагыйрьнең каләмдәшләре Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзи һәм ял йорты хезмәткәрләре белән төшкән фоторәсеме. Шушында ук төшкән икенче фоторәсемдә Җәлил композитор Нәҗип Җиһанов белән аш өстәле янында. Шагыйрьне композитор белән зур иҗади дуслык бәйли. Бу елларда алар бергәләшеп “Алтынчәч” операсы өстендә эшли. Татар халкының фольклорына һәм төрле халыкларның эпосларына нигезләнеп уйланылган “Алтынчәч” драматик поэмасы соңрак опера либреттосына әверелә. Бу эшкә шагыйрь җитди әзерләнә, аның шәхси китапханәсендә музыкага кагылышлы китаплар күп. Алар арасында “Фиделио”, “Борис Годунов” опера текстлары, Э.Бюкенның “Героический стиль в опере” теория китабы, “Алтайский эпос”, “Песни народов Дальнего Севера” һәм башка шундый китаплар бар. Операның сәхнәгә менү юлы шактый катлаулы була. Рус композиторы Б.В.Асафьев 1938 елны либреттога көй яза, ләкин аның варианты кабул ителми. Соңрак опера язу композитор Н.Җиһановка йөкләнә. Киңәшләшеп, бәхәсләшеп шагыйрь белән композиторның уртак иҗат җимеше - “Алтынчәч” операсы туа.


Ләйсән, биредә ачыкланмаган фотолар бармы?

- Әлеге фоторәсемдә ачыкланмаган тагын ике кеше бар: шагыйрьнең 1966, 1976, 1986 елларда басылып чыккан альбомнарында да бу кешеләрнең кем икәнлекләре күрсәтелми. Шушы материалны әзерләгән вакытта Нәҗип Җиһанов янында утыручысының Хөсәенов Афзал Шәрәфетдинович булганлыгы ачыкланды. Ул 1939-1941 елларда “Васильево” ял йортының директоры булып эшли, Җәлил белән якыннан таныш була. Афзал Хөсәенов төрле елларда дәрәҗәле эшләрдә эшли, соңгы эш урыны - Юдино азык-төлек комбинаты.

Уникаль фото - Муса Җәлил Ялтада

 Бу альбомда Җәлилнең гаиләсе белән ял иткән мизгелләрен дә күрәбез. Биредә Җәлилнең коену костюмыннан төшкәне дә бар...


- Әйе, ял иткәндә төшкән фоторәсемнәр арасында гаиләсе белән Кара диңгез буенда, Ялтада төшкәннәре дә билгеле. 1940 елның сентябрендә шагыйрь үзенең гаиләсе, дусты, язучы Гази Кашшаф һәм аның тормыш иптәше белән Ялтада ял итәләр. Ике фоторәсемнең алгы ягына фотога төшкән дата куелган: Җәлилнең кызы Чулпан белән төшкәненә “5нче сентябрь 1940 ел. Ялта”, ә гаиләсе белән төшкәненә “20 сентябрь 40 ел” диеп язылган. Димәк, алар Ялтада бер ай чамасы булганнар. Биредә төшкән фоторәсемнәр арасында шагыйрьнең беркайда да басылмаган, бары тик шушы альбомда гына сакланганы да бар. Ул - Җәлилнең диңгез буена басып, коену киеменнән төшкән фотосы.



Муса Җәлил альбомына Максим Горький фотолары ничек килеп эләккән?

Бу тарихи фотолар арасына М.Горький сурәте ничек килеп кергән?

- Альбомдагы фотолар шагыйрьнең кызыксынучан, аралашучан булуын дәлилли. Чөнки анда шагыйрьнең үзенең һәм гаиләсенең фотоларыннан тыш, татар опера студиясендә укыган артистлар һәм композиторлар, режиссер Вәлиев-Сульва, А.Мәҗитов, танылган гармунчы Фәйзулла Туишев, мари халкының танылган шагыйре һәм актеры Йыван Кырля фотолары урын алган. Альбомның соңгы битендә Максим Горькийның оныклары белән төшкән фотосы да бар. Арткы ягындагы штамптан фотоның “Октябрь баласы” журналы өчен төшерелгәне күренә. Җәлилнең Мәскәүдә бу журнал редакциясендә эшләгәнлеге - билгеле факт.

  




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100