Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем Такташ»: яңа татар операсы кемгә багышланган?

Тинчурин театрында «Минем Такташ» операсы күрсәтелде. Кайчандыр Сәйдәш үзе басып торган оркестр чокырында татарның өметле яшь композиторы Ильяс Камал дирижерлык итте. Сәхнәдә татарның яшь примасы – яңа гына Глинка премиясе лауреаты булган Эльза Исламова чыгыш ясады. Татар альтернатив музыкасы тарихында калган, хәзер опера җырчысы буларак уңышлы карьера ясаучы Артур Исламов – Такташ үзе иде. Яшь Такташ – Илгиз Мөхетдинов – татар музыкаль проектларының актив катнашучысы, татар моңын бар камиллеге белән җиткерә алган яшь тенор. Либретто авторы – ипиен түрәлек белән табучы бүгенге көндә иң актив яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.

news_top_970_100
«Минем Такташ»: яңа татар операсы кемгә багышланган?

«Минем Такташ» операсы - KazanOperaLab лабораториясенең өченче проекты. Яшьләрнең опера сәнгатендә үз көчләрен сынап каравына юнәлтелгән проект өч спектакльдән торды.

KazanOperaLab лабораториясе үз спектакльләрен Тинчурин театры сәхнәсендә тәкъдим итте. Бу эскизлар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында барса? мантыйкка ярашлырак булыр иде. Зур театрның үз дәвамчыларына хәерхаһлы булуын күрер идек. Әмма театр сәхнәсендә спектакльләр аз баруына карамастан, опера театры яшьләргә ишекләрен дә, оркестр чокырын да ачмады.

Ә Тинчурин театры ишекләрен генә түгел, 25 ел ябык торган оркестр чокырын да ачты. Репетиция вакытлары да бирелде.

Спектакльләрнең икесе рус телендә, берсе татарча иде.

  1. «1 + 6». Композитор – Ләйсән Абдуллина. Либретто авторы - Павел Поляков. Режиссер – Василиса Шмелева. Рәссам – Ксения Шачнева. Либретто «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкинның «1 + 9» әкияте нигезендә язылган. Геройлар - клоннар саны гына тугыздан алтыга кыскартылган. Әсәр рус телендә.
  2. «Бледно-голубая точка». Композитор – Илдар Камалов. Либретто авторы – Сөмбел Гаффарова. Режиссер – Булат Минкин. Рәссам – Ләйсән Хөсәенова. Әсәр рус телендә.
  3. «Минем Такташ». Композитор – Ильяс Камал. Либретто авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. Режиссер – Лилия Әхмәтова. Әсәр татар телендә.

Дөрес, әлеге опера проектлары бераз уңайсызрак вакытка туры килде. 2018 ел ахыры һәм 2019 елның башы - татар җәмәгатьчелегенең Тинчурин театры язмышы өчен борчылган чагы иде. Чөнки Тинчурин театрының рәсми төстә музыкаль юнәлеш алачагы билгеле булды. Театр коллективының бер өлеше һәм аның баш режиссеры үзгәрешләргә каршы иде. Мондый чакта театр сәхнәсендә рус телендә опералар күрсәтелүе пыскып торган утка керосин сибү кебегрәк булды. Ашыгыч кына матбугат конференцияләре үткәрелде.

Җитмәсә, оештыручылар тагын бер проблема алдында калдылар – татар телле опера - "Минам Такташ" - вакытында өлгермәячәк. Беренче икесе февраль башында булса, соңгысы февральнең ахырына планлаштырылды. Әмма февраль ахырында опера премьерасы урынына опера турында матбугат конференциясе генә үткәрелде. Опера апрель ахырында – май башында күрсәтеләчәк дип вәгъдә ителде. Аңлавымча, монысы солистларның тыгыз графигы белән, аерым алганда Исламовларның Глинка конкурсына әзерлеге белән бәйле иде.

Ниһаять, майның икенче яртысында опера тамашачыга тәкъдим ителде. Кызганыч, беренче икесен Мәскәүдән чакырылган тәнкыйтьчеләр карап, гадел бәяләрен бирсәләр, өченчесендә андый мөмкинлек булмады. Үзебез җыелып карадык та, макташтык та, таралыштык. Алдан KazanOperaLab эшләрен профессиональ тәнкыйтьчеләр каравы турында сүз булган иде. Димәк, бу оештыручылар өстендә бурыч булып кала.

Озак эшләнүе һәм авырлыклар аша тууы юкка булмады: «Минем Такташ» операсы KazanOperaLab эшләре арасында иң камиле һәм зур сәхнәгә иң якыны иде.

Спектакльнең иң зур уңышы – музыкасы. Бу хакта профессор Сәгыйть Хәбибуллин да, композитор Эльмир Низамов та әйтте.

«Спектакль кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин – һәркемнең үз зәвыге. Мин бу спектакльнең профессиональ эшләнүен күрәм. Безнең татар музыкасының киләчәге бар, биредә милли нигезләр дә сизелә, шул ук вакытта заманча да яңгырый», - диде Эльмир Низамов.

Сәгыйть Хәбибуллин Ильяс Камалның тырышлыгына, перспективаларына басым ясады, аның үзен дирижерлыкта да сынап каравын югары бәяләде.

Операның икенче зур уңышы – солистлар. Якты карашлы чибәр блондин булып күз алдында торган Такташны кара бөдрә чәчле чибәр брюнет җырлаганда башта каршылык туды, әлбәттә. Мин Артур Исламов образын, Такташ булудан бигрәк, татар шагыйре итеп кабул иттем. Каршылыклар эчендә яшәгән шагыйрь. Ул Такташ кына түгел, Газинур Морат та, Ркаил Зәйдулла да булырга мөмкин, Рүзәл Мөхәммәтшин үзе дә... Ә бәлки, татар шигърияте итеп кабул итәргәдер... Үлер алдыннан саташкан шигърият кенә булмасын. 

Операдагы 7нче картинага да игътибар итегез: "Перронда Һадины Идея каршы ала һәм якынлашып килүче поездга ничек тә "эләгергә" күндерә. Шагыйрь, Идея белән бии-бии, рельсларга атлый". Идея аны поездның эченә өстериме, астынамы - кем белгән.

Февраль аенда үткәрелгән матбугат конференциясендә шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Такташ - минем яраткан шагыйрем. Миңа аның иҗаты, эзләнүләре, әрнүләре, газаплары бик якын. Мин аның шәхес буларак трагедиясен аңларга тырыштым. Иҗади өлгерүемнең бер чорында мин аңа алынырга булдым. Коллегаларым минем идеяне куәтләделәр. Премьера бәхәсле булыр. Әмма безне яклаучылар күбрәк булыр дип өметләнәм», - дигән иде.

Рүзәл Мөхәммәтшин үз либреттосында «вакыт машинасы» иҗат итә: карт Такташ яшь Такташ белән очраша. Матбугат конференциясендә үзенең бу алымын Рүзәл Мөхәммәтшин «Шагыйрьгә уникаль очрак насыйп була. танылган шагыйрь буларак үзенең яшьлегенә карап, аңларга тырыша», - дип аңлата. Әлбәттә, безнең кебек реалистлар моны авыру шагыйрьнең саташулары дип аңларга да мөмкин. Әлеге фикерне композитор Ильяс Камал да куәтләде, ул ике Такташны шагыйрьнең үлем алды саташуы (предсмертный бред) дип саный.

Гомумән, татар шагыйрьләре шәхесне саташулар аша ачарга ярата. Икенче бер операда икенче бер шагыйрь – тәҗрибәле либреттист Ренат Харис Сөембикәнең халәтен саташулар аша күрсәтсә, бу операда яшь либреттист Такташның саташуларын тасвирлады.

«Без биография белән чикләнергә теләмәдек. Без аның эчке кичерешләре аша вакыйга тудырырга тырыштык. Әсәр буенча рецензентлар кирәк дип санамыйм, мин үземне компетентлы дип исәплим. Әлбәттә, үзем остаз дип санаган шәхесләргә мөрәҗәгать иттем, аларның киңәшләрен алдым», - диде Рүзәл Мөхәммәтшин. Премьерада ике шагыйрьнең – Ркаил Зәйдулла һәм Газинур Моратның булуы аларның остазлар икәнлеген аңлатадыр.

Солистка Эльза Исламова матбугат конференциясендә заманча либреттистлар белән эшләүнең катлаулылыгын әйткән иде. Чөнки алар өйрәнелгән шаблонга сыешмыйлар. «Без таныш әсәрләрне арияләрне карап чыгуга өйрәнәбез, алар бер тәртиптә кабатланалар. Ә заманча әсәрне алсаң, бер укыганда бик гади кебек. Икенче көнне ачасың – башка төрле булып тоела. Берничә көннән тагын яңа буяулар табыла. Текст катлаулы. Фразалар кабатланмый, һәр фраза яңа текст, яңа мәгънә», - диде ул. Эльза Исламова шагыйрьнең Идеясе, хыялы, сөюе, ак һәм кара фәрештәләре һәм хатыны образларын башкара. Беренче хатыны, дип төгәллек кертә авторлар.

Премьерадан соң шул ачык күренде: опера проектының һәр авторын үз өлкәсендәге җитәкчеләр һәм коллегалары котлады. Ильяс Камалны котларга ТР һәм РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин сәхнәгә менде, иң актив композитор, шушы ук сәхнәдә опера чыгарып караган композитор Эльмир Низамов котлады. Солистларны котларга Казан консерваториясенең дәрәҗәле вәкилләре - профессор Сәгыйть Хәбибуллин, декан Әлфия Җаббаровалар килгән иде. Режиссер Лилия Әхмәтованы уңышы белән котларга иң зур дәрәҗәләргә ия режиссер һәм Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев үзе килгән. Бары тик либретто авторы гына рәсми статуслы каләмдәшләреннән тәбрикләүләр алмады бугай. Дәүләт тарафыннан финанслана торган Татарстан язучылар берлегенең җитәкчеләре дә, идарә әгъзалары да күренмәде.

Бу татар әдәбияты өлкәсендә безнең таркаулык билгесе, әлбәттә. Игътибар итегез, операны иҗат итүчеләрнең һәркайсы профессиональ белем алса, безнең язучылар бары тик гомуми филология белеменә һәм үз талантларына гына таянырга мәҗбүр. Бүгенге яшь татар язучыларына Мәскәүнең Әдәби институтларында бюджет хисабына профессиональ белем алу мөмкинлеге тудырылмаган. Аларның ике канаты – гомуми филология һәм талант кына.

"Минем Такташ" Тинчурин театры репертуарына керерме?

Солистлар «Минем Такташ» операсы бик җайсыз шартларда куелуын әйтәләр. Алар репетицияләрне Тинчурин театрының кичке спектакленнән соң ясаганнар. Бәлки, бу арыган Артур Исламовка арыган Такташны тудырырга ярдәм дә иткәндер дип өметләник. «Постановка была в очень короткие сроки и в антивокальных условиях, репетиции были по ночам», - дип яза Эльза Исламова социаль челтәрдәге постында.

Операның киләчәген күзаллап карасак, Тинчурин театры директоры аны театр репертуарында күрә.

«Безнең театрда күрсәтелгән татарча музыкаль әсәрләрне җыеп атналык үткәрәсе килә. «Кара пулат»ны яңартасы иде. Әле бу хакта Артур Исламов белән дә сөйләшеп тордык. «Минем Такташ»ны алырга була. Тагын берничә әзер проектыбыз бар – либреттосы да, музыкасы да... Аласы да куясы гына - ди Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Финал фикере итеп Эльза Исламова сүзләрен китерәм. «Гаҗәеп катлаулы тормышы, трагик язмышы, мәхәббәт – барысы да шагыйрьнең үлем алды төнендә була. Режиссер Лилия Әхмәтова боларның барысын да күрсәтеп бирә алды. Без булдырабыз!», - дип язган татар дөньясының яңа примасы операдан соң социаль челтәрдәге битендә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100