Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин бит тере йолдыз сымак, Балкып янар өчен озак, Мәңгелеккә китеп барам!"

Бүген, 16 гыйнварда Илһам Шакиров вафат булды. "Интертат"та - Илһам абыйны сагынып әйтелгән җылы сүзләр.

news_top_970_100
"Мин бит тере йолдыз сымак, Балкып янар өчен озак, Мәңгелеккә китеп барам!"

"Ике йолдыз бер-бер артлы киттеләр"

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова: “Бик авыр инде. Ике йолдыз гомерләре буе янәшә бардылар да, ел ярым ара белән бер-бер артлы киттеләр. Кичә әнинең туган көне иде, бүген Илһам абыйны югалттык. 

Илһам абый белән соңгы тапкыр 5 гыйнварда күрештек. Мин аның янына еш барып йөрдем, монысы соңгысы булган икән. Ул утырып тора иде, тик кешенең чирләве күренеп тора иде инде. Соңгы күрешү икән күңелем сизде кебек, бик авыр тойгылар белән киттем. Югыйсә, Илһам Хаҗиев аны бик карады инде, “абзый” дип кенә торды, гел позитивта иде. 

Алар әни белән икесе дә бөек шәхесләр – бертөрле киттеләр кебек. Язмышлары да охшаш, чирләре дә... 

Тормыш шулай инде, беркем дә мәңгелек түгел. Минем өчен Илһам абый бик якын кеше иде, әти кебек. Ул гел “кызым” дип әйтә иде... Хәзер Илһамга шалтыраттым да “Нишләргә?” дим, югалып калдым. “Нишлисең инде, көт, үзем шалтыратырып әйтерсен кая барасын”, - ди. Калтыранам, хәлемне аңлата да алмыйм. Без бит әнине озаткан көнне дә Илһам абый янына кергән идек...”

"Татар халкы үзе югалмаса, ул югалмас"

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева: Безнең олуг укытучыбыз иде. Уку йортында дәрес алу ул бер, Илһам абый белән бер сәхнәдә җырлау аның белән аралашу – икенче мәктәп. Илһам абый зур мирас калдырып киткән җырчы. ,

Татар халкы үзе югалтмаса, ул югалмас. Без аны тыңлап үстек. Хәйдәр дә әйтә иде: “Илһам абый безнең авылга килеп концерт бирмәгән булса, бәлки бу юлдан китмәгән булыр идем”, дия иде. 

Без бер төбәктә үскән кешеләр. Мин кайчандыр Илһам абый укыган Теләнче Тамакта унъеллык мәктәпне тәмамладым. Һәр як кешеләренең төбәк-төбәк холкы була. Аның абыйсы Кыям абыйның да бик матур тавыш иде. Кыям абый безнең колхозга булышырга килгәндә җырлатмыйча калмыйлар иде. Аларның нәселе шундый, Аллаһ биргән тавышлы булган инде. Илһам абый тоткан югарылык бик сирәк кеше тота алган югарылык ул. 

Без хәзер аһ-ваһ килергә түгел, догада булырга тиешбез”.

"Конкретный мужик" иде"

Татарстанның атказанган Раяз Фасыйхов: “Миңа ул “Балтач малае” дип эндәшә иде. Бу мин Филармониядә эшләгән 2003-2006 еллар иде. Ул чакта Илһам абый безнең сәнгать җитәкчесе иде. “Балтач малае, синең тавышың бар, син җырлап китерсең кебек”, дип әйтә иде. 

Безгә үзе белән булган кызыклы хәлләрен сөйли, үгет-нәсыйхәтләрен бирә иде. Илһам абый шәхес буларак “конкретный мужик” иде. 

Бездә аның күләгәсендә басып тору да бәхет иде. Кабатланмас легенда. Һәр милләтнең үз легендасы бар. Безнеке – Илһам абый. Урыны оҗмахта булсын! 

Мин аның бөтен туган көн концертларында катнаштым, Мәскәү Кремль залында узган 75 яшьлек юбилей концертында катнашырга туры килде. Хәзер фондлардан иске концертларын табып алып тыңлыйбыз. Аның инструменталь ансамбльләр белән башкарган яудиоязмаларын тыңлыйм”.

"Мин әни үлгәч кенә шулай кайгырган идем... Кемебез бар хәзер?"

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров: 42 ел сәхнәдә эшләгән нәфис сүз остасы булсам да, бу кайгыны белдерергә сүз таба алмыйм. Бу милләтебезгә бик зур кайгы. Милләт өчен ул әни кебек якын кеше иде. Мин әни үлгәч кенә шулай кайгырган идем. Хәзер дә нәкъ шулай хәсрәт эчендәмен. 

Ана телебезгә һөҗүм барган чорда, татарлар телен югалткан чорда үлеп китүе – зур кайгы. Илһам абый исән булып, аның бүген элеккеге кебек сүзен әйтә алган вакытлары булса, ул милләтебезне саклау һәм аның телен кисмәү турында саллы фикерләрен әйтер иде. Ул җыры белән дә, сүзе белән дә әйтер, көрәшер иде. Ул көрәшче җырчы, бөек җырчы. 

Аның кебекләр гасырга бер туа. Башка андый кеше тумаячак. Теле бетеп бара торган, горрулыгы беткән халыктан ничек тагын Илһам Шакиров кебек легендар шәхесләр туа алсын?! Туфан Миңнуллинны югалттык, академик Азат Зыятдиновны югалттык, хәзер менә Илһам Шакировны югалттык. Илһам абыебез бар бит әле дип үзебезне юатып яши идек. Кемебез бар хәзер?

"Илһам абый үзенең бөеклеген аңлап киткәндер"

Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов: Илһам абый бөек җырчы гына түгел, бөек философ, галим дә иде, ул чын энциклопедия иде. Аның кадәр татар мәдәниятен белгән кеше юктыр, ул тере тарих иде. 

Илһам абый Рәшит Ваһаповның бөеклеге турында да ул беренче әйтте, Ваһапов фестивалендә соңгы көнгәчә актив катнашты. Ул яшьләр турында кайгыртты, яшь талантларга ихтирамлы иде. Илһам абый соңгы елларда җыр сәнгатендә барган сәламәт булмаган тенденцияләр өчен чын мәгънәсендә борчылды. 

Илһам абый үзенең бөеклеген, даһилыгын аңлап киткәндер дип уйлыйм. Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсендә Илһам абый бер җыр җырлады. Ул “Мәңгелеккә китеп барам”, дип атала иде. Анда: Мин бит, сөю җырын җырлап, Ил халкының күңелен нурлап, Мәңгелеккә китеп барам!” дигән сүзләр бар иде. Әлбәттә, Илһам абый үзе турныда җырлагандыр. Ул үзен мәңгелек кешесе икәнлеген, һичшиксез, аңлагандыр. 

Илһам Шакировны әле аны аңлыйсы, өйрәнәсе бар - ул безнең намус эшебез. Илһам Шакиров – ул бит феномен. Ә шул феноменның асылын ачып биргән тирән фәлсәфи фәнни хезмәтнең әле булганы юк. Булыр дип уйлыйм. Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү өчен зур чаралар күрелер. Бөекләрнең чын тормышы үзләре үлгәннән соң дәвам итә. Илһам абый икенче үлчәмгә – үлемсезлек үлчәменә күчте. 

"Бик авыр"

Соңгы елларда Илһам Шакиров янында булган Илһам Хаҗиев: Миңа бик авыр. Мин сөйләшә алмыйм.Соңгы көннәрдә бик каты авырды”, - дип кенә әйтә алам.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: “Ике көн элек хәлен белергә дип янына больницага бардым. Карап торды, дәшмәде. Таныдымы-юкмы – әйтә алмыйм”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100