Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Хәбетдинова: Безнең әдәбиятны нәрсә бетерә? Тәнкыйть фикерен әйтсәң - сине яратмый башлыйлар

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова "Татар-информ"га интервьюсында Аяз Гыйләҗев иҗаты мисалында татар әдәбиятын дөньяга ничек танытырга икәне турында сөйләде. Ул шулай ук бүгенге язучыларның әсәрләренә рецензия ясап, аларга бәя бирде.

news_top_970_100
Миләүшә Хәбетдинова: Безнең әдәбиятны нәрсә бетерә? Тәнкыйть фикерен әйтсәң - сине яратмый башлыйлар

«Тукайдан көлгәндә, аны яклый алмадым, минем белемем җитмәде»


- Миләүшә Мөхәммәтҗановна, сез ни өчен Аяз Гыйләҗевне танытырга дигәнфикергә килдегез? Ни өчен шушы язучыны сайладыгыз? 

- Моның тарихы минКазанга килгәч башланды. Мәктәптә укыганда татармы, русмы, чувашмы дип уйламадым, аермасын сизмәдем. Казангакилгәч, мин татар булуның бәясен сиздем. Ул чакта суверенитет чоры. Мин 17 яшемдә беренче тапкыр үземнең халкымны кимсетү мисалларына тап булдым. Әмма улчакта ничек үз халкыңны яклап чыгарга була дигән сораутумады, андый җаваплар эзләмәдем. 

Мин рус бүлегендә укыдым. Дүртенче курстаРифат абый Свиригин дәрескә килде. Тукайдан көлә башладылар. Мин Тукайны яклый алмадым, белемем җитмәде. Шунда мин үземәсорау куйдым: мин рус мәктәбендә укып, рус бүлеген бетереп, дөнья әдәбияты, рус әдәбияты турында да фикер туплый алам. Ә үземнеңәдәбиятым турында бер фикер әйтә алмыйм. Минем бөтен фикерем совет мәктәбекысаларында тупланган. Ул бәхәстә җиңеп чыгар өчен җитми. 

Достоевский буенчадиплом яклаган идем. Шунда бөтен кешене шаккаттырган адым ясадым – татар әдәбиятыаспирантурасына кердем. Мин университет аспирантурасыннан баш тарттым. Шулай итеп пединститут студенты, университетка кермичә, татар әдәбияты кафедрасына күчтем. 

Улчакта кафедрада укытучыларым - алар руслар, еврейлар иде - көлеп: «Син Достоевскийбуенча диплом яклап, татар әдәбияты белән шөгыльләнергә җыенасыңмы? Ты карьеру,милочка, не сделаешь», - диделәр. 

«Милочка» сүзен кулландылар - исемем Миләүшә бит. Мине жәлләп, бишлегә укыгач, кызылдипломым булгач, алдагы көнемне уйлаганнардыр. Мине бит кафедрада калдырдылар, ә минтатар әдәбиятына чыгып киттем.

Дипломымкызыл булса да, миндә теоретик белем бар иде, ә әдәбиятымны белмим. Советкитаплары буенча татар әдәбиятын өйрәнгәндә канәгатьсезлек туды. Такташны өйрәнгәндә татар әдәбияты Лермонтов, Есенин артыннан барган дип аңладым. Бәхетемә, ирем белән таныштым. Ул тарихчы, китапханәдәэшли иде. Ул китапханәдән революциягә кадәрле - 1920 еллардагы гарәп, латин шрифтындагы чыганаклар алып килә башлады. Мин аларны укый алмый идем. Айдар миңа гел укыды һәм мин үзем өчен бер дөньяачтым, татар әдәбиятын аңлый башладым. Татар җәдид мәктәбе программасы беләнтанышып ике ай утырдым. Такташ укыган бөтен китапларны укыйсым килде. Төннәр буенча башымны күтәрмичә укыдым да без тарихтаэзебезне калдырганбыз дип инандым. Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим китапларын өйрәндем. Мин конференцияләр булганда үзебезнең аспирантлар белән дискуссияләргә керә башладым. Менә шулай мин татар әдәбияты беләнкызыксынып киттем. 

«Мин әдәбиятка кызыксыну уятыргатырыштым» 

Безнең әби-бабайларыбыз мәчетләр төзегән. Минем мондый эшкәкатнашырга хәлем юк һәм анда йөргән кешеләргә ышанып та бетмим. Безаспирантурада укыган чакта татарлар мәчетләрдән бизә башлаган иде инде, чөнки анда икенчекешеләр килә башлады. Мин икенче мәкам белән укыган догалар ишетә башладым. Үземә ысул эзләдем: мин ничек үз халкымны яңгырата алам? Мин биттатар бүлегендә дә, рус бүлегендә дә эшләдем. Татар бүлегенә кергәндә балалар миңаәйтә иде: «Апа, безгә рус әдәбияты нәрсәгә?» Рус бүлегенә әдәбиятукытырга менгәндә: «Ваша татарскаялитература нам зачем, мы мировой литературой интересуемся, МиляушаМухаметзяновна», диләр иде. Мин гел бу сорауларга җавап эзләдем, гел татар әдәбиятындөнья кысаларында күрергә һәм балаларга күрсәтергә тырыштым. Юк, мин зур әйберләргәкермәдем, кечкенә генә мисаллар белән җәлеп итеп, әдәбиятка кызыксыну уятыргатырыштым. Үзем персоналийлар эзләдем. Ул - Һади Такташ булды. Аның буенчадиссертация якладым. Ләкин мин монография чыгармадым. Чөнки ул чакта Такташбуенча ажгырып эшләгән кайнанам Эльвира Кудрецкая һәм Рәмзия Такташ исәниде. Ул буын кешеләре миннән күбрәк беләләр дип, ул теманы аларкулына калдырдым.

«Нәкыя апаныңкулына баламны тоттырып, 6-8 әр сәгать Аяз абыйның архивында эшли башладым» 

Университеттадиссертация яклагач, бу - 11 ел элек, Дания Фатыйховна миңа шалтыратты: «Миләүшә Мөхәммәтҗәновна,без сезне хезмәт группасына чакырабыз. Руслар өчен әдәбият программасын әзерлибез.Хрестоматияләрдән башладык, сезгә Аяз Гыйләҗевне бирергә булдык», ди. Минбик аптырадым. Чөнки мин бит 1920 еллар шигърияте буенча белгеч буларакформалашып килә идем. Шулай итеп, Аяз абый минем тормышыма керде. Ул чакта икегенә әсәр - «Җомга көн кич белән» һәм «Өч аршын җир» бар иде. 

Минчыганаклар эзләп киттем. Китапханәне ерып чыктым һәм Аяз абыйның өенәкилдем. Бу язучының, аның дөньясының байлыгын күрдем. Аның архивын күргәч, ни өченәле бу архив шушы фатирда гына яши дип уйладым. Нишләп бу чыганаклартатар халкы кулына эләкмәгән? Ул чакта рус әдәбиятын укытам әле, декрет ялында. Үземә сүз биреп, шундый режим куйдым – шимбә-якшәмбе кечкенәбала белән Нәкыя апага барам. Әле ул чакта Кәрим имә иде. Нәкыя апаның кулынабаланы тоттырып, 6-8 әр сәгать Аяз абыйның архивында эшли башладым. Бубайлыкны дөньяга чыгаруның ысулларын эзләдем. 

«Татар халкы ниндителдә генә сөйләшсә дә, Аяз абыйны ярата» 

Мәдәниятминистрлыгына рәхмәт, безгә ярдәм итте. Аяз абыйның алты томлыгын бастырыпчыгарырга 6 миллион грант бирделәр. Көндәлекләре, хатлары, басылмаган әсәрләренеңвариантларын, кыскартып булса да, халыкка бүләк иттек. 

Шуннан мин үземәбурыч куйдым – Аяз абыйны русча яңгыратырга кирәк. Безнең бүгенге аудитория русчаукырга ияләнгән. Мәктәпләребез рус телле булгач, татар балаларын да рустеле аркылы әдәбиятка борырга дип, шул юл белән киттем. 

Беренчехрестоматияне Дания Фатыйховна төркемендә чыгардык. Ул Аяз Гыйләҗевнең «Җомгакөн кич белән» һәм «Өч аршын җир» әсәрләре. Һәм мин шунда күрдем: татар халкынинди телдә генә сөйләшсә дә, Аяз абыйны ярата. Ике мең тиражлы китап өч айда сатылыпбетте. Шунда Аяз Гыйләҗев китап нәшриятына коммерция өчендә файдалы, дип уйладым һәм аларга идеяләр белән килдем: ничек итеп Аязабыйны күрсәтергә, нинди китапларын чыгарырга? Тәрҗемә итәргә була. 

Быел инде мактана алабыз, Аяз абыйның татар телендә «Әтәч менгән читәнгә» хикәяләрҗыентыгын яңадан бастырып чыгардык. Ленар Шәех ярдәме белән чыкты, ул да биктиз сатылып бетте. Һәм, укучылар сыйфатлы әдәбиятка мохтаҗ дип, тагын эшне алгаҗибәрдек. Хәзер инде «Йәгез, бер дога» китабы чыкты. Мин аны горурланып әйтәалам - «Йәгез, бер дога» бүген өч телдә басылып чыкты. Белүемчә, яртысы төрек теленә дә тәрҗемә ителгән. Финанс мәсьәләсегенә тора, аны да табарбыз. Аллаһы Тәгалә ташламас, Аяз абыйга юл күрсәтер дипышанам. Һәм инглиз телендә дә бу китапны яңгыратасым килә. Рус телендә укучыларбик таләпчән. Мин китапны мәскәүлеләргә өләшеп чыктым, чит илләрдә җибәрдем.

«Татар гелмактанырга ярата, бу безнең милли характерның бер сыйфаты» 

Бу китап резонансалды. Аяз Гыйләҗевне Солженицын дәрәҗәсендәбәялиләр. Мин моны үз күзем белән күрдем. Мин болай гына, сүзгә генә таянып йөриторган кеше түгел, үз күзем белән күрергә, укучылар белән сөйләшергә Венгриягәбардым. Чөнки мине без ничек үзебезнең татар әдәбиятын дөньягачыгарабыз дигән сорау борчый иде.

Татар гел мактанырга ярата, бу безнең милли характерның бер сыйфаты,мактанабыз без. Ләкин дөнья кысалары белән, әдәбият турында сөйләшкәндә уйларгакирәк: бүгенге укучыга нинди китап кирәк, аны ничек сыйфатлы китапка борырга? Чөнкиүзгәртеп кору заманыннан безнең дөньяга Интернет керде. Бөтен мәгълүматэлектрон әсбапларда. Укучы электрон кысаларда яшәп, хәзер кәгазь вариантта чыкканкитапларны укымый башлады һәм акчасын да тотмый. Китаплар бик кыйммәт. 500сумнан китә. 

«Нишләп без Такташул – Маяковский, Такташ ул - Есенин дип бәялибез?»

Укучыны ничек яңаданкитапка борырга, бу дөньяны ничек ачарга дип уйлап, эш башладым. Аяз абый белән татарны Россия күләменә генә түгел, дөньягада чыгарга була дип уйладым. Миңа еш кына: «Миләүшә, син аны артык яратасың һәмшуның өчен Аяз абыйны сайладың», диләр. Юк, мин монда укытучы һәм менеджер буларак эш йөртәм. Гелҗитәкче урында эшләдем мин, шуңа күрә базар кысаларында фикер йөртәм.Китапны бастырып чыгару гына түгел, аны бит әле сатарга, аның акчасынкире кайтарырга кирәк. Дәүләт акча бирсә дә, синең китабын үз укучысын табаргатиеш. Сиңа дәүләт башка акча бирми, без бүген яңа икътисади ситуациядә яшибез.Мин шуның өчен дә Аяз Гыйләҗевкә алындым. 

Мине нигә син гел шундый четереклешәхесләргә ябышып ятасың дип куркыткан кешеләр дә булды. Мәсәлән, Такташныалганда, сиңа якларга бик авыр булыр, диделәр. Беләм. Минеиң борчыган сорау: нишләп без гел Такташ ул – Маяковский, Такташ ул- Есенин дип бәялибез? Менә мин бер сорау куям: бубит ике әдәби система, алар бер була алмыйлар, ике дөнья – бер була алмый. Чөнкиикесенең ике төрле методлары, икесендә ике төрле ысуллар. Бәлки, Такташ - өченчеюлдыр, без аны таный, бәяли һәм күрсәтә генә алмыйбыздыр? Мин шулфикер белән чыгып киттем Такташ дөньясыннан. Миндиссертация яклаган вакытта бик күп бәхәсләр булды. Әдәбият белгечләре беләнбер-беребезнең дәгъваларын ерып чыктык. Горурланып әйтәбез, безнең алтынчорыбыз булды һәм без үзебезнең әдәби мохитне тудырдык. 

«Әдәбият ул идеология, нигә без үзебезне тискәре яктан күрсәтәбез?» 

- Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә, башка язучыларданаерылып торган нинди символлар күрәсез? 

- Аяз абый мине үзенеңмиллилеге белән кызыксындыра. Минем татар халкы турындагы мәгълүматны дөньягатаратасым килә. Әби-бабайларыбыз революциягә хәтле безнең авторитетыбызныныгытып киткәннәр. Дөньяда татар кем ул дип сорасаң, тырыш, сатуда уңышларгаирешкән, бик белемле, күп телләр белә торган, сәяхәтләргә җиңелчыгып китә торган халык, диләр. Ләкин Идел буенда яши торган татарны монгол белән бутап, Чыңгызхан, Тартария дигән сүзләр кушкан кешеләрне дә мин күрдем. Венгриягәбаргач та мондый буталчык фикерләр булды. 

XXI гасырда яшибез. Безнең әби-бабаларыбызтатар турында күп мәгълүмат туплаган, нишләп без аны чәлпәрәмә китерәбез дигәнсорау мине гел борчый. Чөнки без уйламыйча гына татар исеменнән дөньяга әсәрләрчыгарабыз. Мин инде Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача»әсәре турында яңадан сөйләп тормыйм. Әдәбият - улидеология, әдәбият - ул синең дәүләтең турында мәгълүмат тарата торган әйбер һәм син бик уйланып кына әсәрне тәрҗемә итәргә тиешсең.

Әйтәләр - без әдәбиятта,китапларда, концерт номерлары куйганда үзебезне идеаллаштырып күрсәтәбез, диләр.Без бүген күп халыклар бетү юлына баскан чорда яшибез. Без үзебезнекискен тәнкыйтьләп, үзебезне тискәре яктан күрсәтеп, үзебезнең рухыбызны читилдә ныгыта алабызмы? Син башта халыкка пәйгамбәрләрне, милли хәдимнәрне бүләкит, аннары үзеңне кискен тәнкыйтьлә, дип уйлыйм. XIX гасырда җәдидчеләр шул юлдан киткән.

 

«XXI гасырда үзебезтурында нинди мәгълүмат таратабыз, ни өчен без үзебезне вак халык итеп күрсәтергәтырышабыз?» 

Мәрҗаниләр, Гаспралылар, Галимҗан Барудилар, Каюм Насыйрилар безгә милли геройларның пантеонын әзерләп киткән. Алар үзхалкын тәрбияләгән һәм күтәргән. Мәсәлән, шул ук Ризаэтдин Фәхретдин. Зыялыхатын, ир образларын бүләк иткән. Фатих Кәримнәрнеңхатларын укып карагыз - әтиләре балаларына җибәргән хатларын! Менә шулай итепмилләт үзен тәрбияләгән һәм шул сәбәпле милләт гасыр башында зур, алтын чор бүләкиткән безгә. Горурланып «Без - татар!» дип әйткерлек. Тукай чоры, Сәгыйть Рәмиевчоры, Дәрдмәнд чоры, прозада Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәү чоры. 

Һәм менәсорау туа: ә без XIX гасырда үзебез турында нинди мәгълүмат таратабыз? Ни өченбез үзебезне вак халык итеп күрсәтергә тырышабыз? Спорт дип кенә, икътисадныгына күтәреп кенә үз халкыңны яңгыратып булмый бит. Синең турында китаплар буенча дамизгелләр туарга тиеш дөньяда һәм син аны тәрҗемә итеп чыгарырга тиеш. Берәр төрлесовет җыеп, экспертиза үткәреп, үзеңнең әдәбиятыңда милли портрет тудырганязучыларны сайлап алып. 

«Татар Ватаны нинди җенестән?» 

Рус балалары өченГадел Кутуй китабын бастырганда, мин укытучыларга «Туган ил» темасына материал җыепбирдем. Татарда нинди ул туган ил, русларныкыннан аермасы бармы? Безгел әйтәбез - туган ил, Ватан, Идел-Урал, дибез. Без татарның туган илен рус, чуваш, Англия, Германиядән килгән кешеләргә аңлатаалабызмы? 

Мин рус аудиториясе балаларына сорау куям: «Какого родаРодина у татар - мужского или женского?» Без бит инде мәктәптә балаларны «Родина-мать»дип тәрбиялибез. Тәрҗемәсе - "Ватан-ана". Без бу сүзтезмәне аңламыйча, уйламыйча кулланабыз. Ә битмонда Богородица концепциясе һәм христиан диненнән килгән милли образлар ята. Без үзебезнең әдәбиятыбызны борып, шушы концепциягә китерәбез. Бу татар әдәбиятына1930 нчы елларда кереп китте. 

1990 нчы елларда татар язучылары - РабитБатуллалар, Вахит Имамовлар буыны татар әдәбиятын элеккегеконцепциягә бора башлады. Ләкин  Сөембикә образы кереп китте. Әмма безнең татарның туган ил концепциясендә ирләр образы ята! «Ил» сүзе хун язуларыннан кереп китә. «Сак-Сок»бәетләрен күтәреп чыгыйк. Фәезхановларның хезмәтләрен карагыз. «Йорт» сүзе дипкулланабыз бит хәзер. «Идел-йорт» дибез. Рус йорты дип яза бит Фәезханов. 

Безнеңүзебезнең концепция булган. Шүрәледә дә бит егет бүрәнә алып кайтырга бара. Йорт,дәүләтчелек турында бу символ һәм Тукай безгә сорау куя: «Безнең артыбызда Чыңгызхан,Алтын Урда – алтын чорыбыз бар. Ә без, ХХ гасырга аяк баскан татарлар нинди юл беләнкитәрбез? Кулыбызга балта алыпмы? Якибелем юлы беләнме?» Тукай белем юлы белән китәргә өндәгән. 

«Без әдәби базарга китапны ачкач, укучы «фу, татарским духом пахнет», дигәнне сизәргә тиеш» 

XXI гасырга кергәчтә без шушы матур үрнәкләрне дөньяга таратырга тиешбез. Аяз абыйда бу бар. Аязабый беркайчан да татар әдәбиятын татар кысаларында, төрки әдәбиятыкысаларында гына калдырмаган. Ул әле 1960 нчы елларда чыгыш ясаганда да үзенеңкаләмдәшләренә әйткән: «Сез ни өчен үзегезнең әсәрләрегезне Казан үлчәүләре беләнгенә үлчисез? Нишләп сез аны дөнья үлчәвенә куеп язмыйсыз?» дигән. 

1960 нчы елларда яшь язучы беренче адымнарын ясый. Әмма нинди амбициозмаксат куйган бу буын - Шәүкәт Галиев, Әмирхан Еникиләр буыны! Алар алтын әсәрләр язып калдырган. Бу әсәрләрне без яңгыратыргатиешбез. Әкияттә Баба Ежка каршы ала бит Иванушканы:«Фу, русским духом пахнет», ди. Әдәби базарда безнең китапны ачкач,укучы «Татарским духом пахнет» икәнен сизәргә тиеш. Ул беренче сүздән,бизәлештән, дизайннан башлана. Ләкин без моны уйлап бетермибез әле, кулланаалмыйбыз.

«Татарларга тылмачкирәк булыр безнең әсәрләрне аңларга» 

Син гел тәнкыйтьлисең,диләр. Мин үстерү өчен тәнкыйтьлим. «Үзгәреш җиле»нә бардым. Сәхнәдә «задник»бар. Аңа бит инде акча бирелгән, нигә татарча рәсемнәр белән тулмаган ул«задник»? Ул бит безнең үзгәреш җиле! Без эстрадабызны күтәргәндә нишләп андамилли бизәкләр шундый аз? Бер рәсем аркылы да син үзеңне «мин татар!» дип әйтәаласың. Гади генә деталь - лалә чәчәге булсынмы ул, яшел төс булсынмы, сөлге булсынмы... 

Данил абый әйтә: «Аяз абый әллә ниндиобразлар тудырып чыгара иде. Мәсәлән, Мирвәлигә хатыны әйтә: «Өйгә кайтыргакирәк». «Юк, минем юлым алга юк, - ди. - Күптән инде сөлгеләр тәгәрмәчкә әйләнеп,мине кирегә алып бара». Аяз абый ни өчен үзенең әсәренә тәгәрмәч образын кертә? Мирвәли үзенең иленнән каргалып чыгып киткән бәндә. Монда бик зур фикер бар: тәгәрмәч образы – ул тарих, кешеязмышы, сөлге – ул безнең милли образ. Казан сөлгесе - бренд дәрәҗәсендәге образ. Кеше туган  җиренә хыянәт итеп юлын кисте дигән образ тудыра Аяз абый. Чөнки безнеңМирвәли өен ташлап чыгып китеп, бернәрсәгә ирешә алмаган. Мингомер буе үз җиремдә яшәрмен, шунда картаермын дип хыялланып йөргән кеше хатынына уфтанып: «МинеСабантуй батырыннан титак чеби хәленә калдырдылар», дип әйтә. Күңеле елый аның. Бер образ аркылы тупикны күрсәтә Аязабый. 

Айсбергны күз алдыгызга китерегез. Аяз абый әсәрләрендә шушы алым белән, Экзюпери, Хемингуэй алымнарына таянып эшләде. Кем ничек фикер йөртә, әсәрләрдә шуны күрә: айсбергның өстен, азрак су астына карап һәм төбенә төшеп. Аяз абыйның образлары катлаулы, моны дөньядагы укучылар тоеп ала һәм шундый язучы бар икән дип шакката. 

Мондый образларны аңларга һәм укучыларыбызга күрсәтергә кирәк. Мин Аяз абыйның көндәлегендә бу фикерне тапкач, бик шаккаткан идем. Татаргатылмач кирәк түгел, дип мактанабыз бит. Аяз абый 1990 елларда язып калдырган:татарларга тылмач кирәк булыр безнең әсәрләрне аңларга. Бик алга карап әйткәнфикер. Чөнки хәзер без мәктәпсез өч буын үстердек. 

Аяз Гыйләҗев, ӘмирханЕники әсәрләре Төркиядә мәктәп программасына кертелгән 

Аяз абыйның юбилеебулгач, Төркиядә «Өч аршын җир» дүртенче тапкыр басылып чыкты. Инде өченче китап нәшрияты,Аяз абыйны нәшер итеп, үзенә акча эшли. Дәүләттән бер ярдәм дә юк. Монда базар сәясәте. Төркиядә «Җомга көн кич белән» басылып чыкты. Ул да, Әмирхан Еники әсәрләредә мәктәп программаларына керде. Аларның әдәби минимумы бар - укымышлыкешене тәрбияләү өчен нинди әсәрләр укырга кирәк дип билгеләпкуйган исемлек. 

«Безнең татар гаиләсенеңформуласы, мәхәббәте дә, бөеклеге дә Аяз Гыйләҗевнең «сиңа әйтәм» сүзенә керепкиткән» 

Фатих Котлы ике елэлек «Яра» повестен тәрҗемә итеп бетерде һәм җибәрде. Шуннан безгә белгечләрдән мәкаләләр килә башлады. «Яра»повестен тарихи роман дип бәялиләр. Ул басылып чыгарга тиеш. Аяз абыйның иң яраткан, үзенең гаиләсен, туган җирен - Зәй,Сарман районнарын мәңгеләштергән әсәрен төрек укучылары ничек кабул итәрләр икән дип көтәбез. Безнең әдәбиятта милли характерны бик нечкә күрсәткән әсәр. 

Сез язучынинди милли образ куллана дип әйтәсез. Язучы татар гаиләсен, портретын, татарире һәм татар хатынының ничек аралашканын, татар гаиләсе нәрсә белән рус гаиләсеннәнаерылганын бер мизгел белән күрсәтә. Аяз абый формула тапкан:Сөләйман үзенең карчыгы Зөләйха белән сөйләшкәндә «сиңа әйтәм» ди. Ниндигенә проблема чишмәсеннәр, «сиңа әйтәм» дип дәшәләр. Безнең татар гаиләсенеңформуласы. Мәхәббәте дә, бөеклеге дә шул сүзгә кереп киткән. Аяз абый анытапкан һәм әсәрләрендә мәңгеләшергән. Милли-эстетик идеалга кергән әйбер. 

Бу әсәрне тәрҗемәче рус теленә тәрҗемә итә башлады. Исемен әйтмим. Ул әйтә: «Миләүшә Мөхәммәтҗановна, сезнеңязучыгыз бик күп кабатлаулар куллана. Уйлап карагыз әле, 18 тапкыр шушы фразаны әйтә:«Мин сиңа әйтәм». Мин аны кыскарттым, кирәк түгел ул, аны рус укучысы аңламый», - ди. Ничек инде аңламасын? Моны кыскартып, әдәби әсәрнең бөтен конструкциясен чәлпәрәмәкитерә бит ул. Җырда бар бит кушымта, кабатлау. «Сиңа әйтәм» – ул әсәрнең эчтәгемоңын тәртипкә китерә торган ысул. Аяз абый аны болай гына, карт язучы булу сәбәпле буталып кына сөйләми. 

«Безнең әби-бабайлар Сорбонналарны бетермәгән, ләкин аларның дөньялары бай булган»

Төрекчәгә тәрҗемә иткәндә миңа Фатих та сорау бирде: «Нишләп моныАяз абый гел кабатлый?» ди. Мин рус тәрҗемәсен әзерләгәндә дә, төрек тәрҗемәсенәзерләгәндә дә, Аяз абыйның нәрсә өчен мондый әйберләр куллануын аңлаттым. Ул әсәрдә«раздражитель» таба. Мин аны «фонарик» дип әйтәм инде. Ул «фонарик»лар әсәрэчендә өч тапкыр пыскып куя: караңгылыкта укучыны җәлеп итү, кызыксындыру өчен.Өч тапкыр берәр нәрсә кабатланса, эзлә - моның фәлсәфәсе, хикмәте бар.Мин бит рус мәктәбе, рус бүлеге бетергән бала, кайсыбер әсәрләрне аңлап та бетермимдер. Мифологик сүзлеккәкереп китәм, Жирмунскийлар әзерләгән сүзлекләргә, Марсель абый Бакировларныңкитапларында эзли башлыйм. Борынгыдан калган сүзләрне күтәрепчыгып, яңадан татарларны бу сүзләрне аңларга, нинди бай эчтәлек кергән бу сүзләргә? 

Безнең әби-бабайлар шундый фәлсәфи кешеләр булганнар икән. Әйе, алар Сорбонналарны бетермәгәннәр,ләкин аларның дөньялары, рухлары шундый бай булган. Без – бүгенге татарлар, алар дөньясын үзебезнеке итмәгәнбез. Чөнки без алар алдында әле надан дип бәялим. 

«Арпад Галгоци:Мин куркак татарларны лагерьда күрмәдем» 

- Төркиядә бу әсәрләр ничәнче классларда укытыла? 

- Ничәнчеклассларда икәнен белмим, әдәби минимум бар, аны билгелиләр, мәктәп программаларынкулланалар. Бакалавриатта Аяз абый буенча курс эшләре язганнарын беләм. Чөнки миңа чыгалар, шалтыраталар, хат язалар. Мин төрек телен белмим, тәрҗемәче аша аларга җавап җибәрәм. Әдәбиятисемлеген, китапларны сканер аша уздырып җибәрәм. Нинди генә мәгълүматбулмасын, Интернетка ике телдә эләргә тырышам. Мин шулай Аяз абыйны дөньягатанытам. Балык тоткандагы кебек, кайчан нәрсә эләгәсен белмим. 

Ләкин мин шундый бәхеткәия булдым: Арпад Галгоцины таптым һәм Аяз абый әдәби әсәрләрдә яши башлады.Аның Россия күләмендә биографиясе туа башлады. Арпад ГалгоциВенгриядә 1990 елларда өч китап чыгарган иде. Аяз абый 1990 елларда «Йәгез,бер дога» әсәрен эшли башлады. Арпад Галгоци үзенең лагерьда булган хатирәләретурында китаплар чыгарды. 

Соңгы китабында ул үзенең биографиясен чыгарды. Аяз абыйның китабыике ел элек аның кулына эләкте дә, ул миңа шалтырата: 

- Да, Аяз нашел оченьвыигрышную позицию. Чем мне понравилось произведение? Он глазами татарина -узника ХХ века, показал разные народы. Он поймал народы в критической ситуации. Кем ты станешь на изломе? Станешь литы человеком, сохранишь ли ты свою культуру?

«Дүртенче китап язарга тотынам, дустым этәргеч ясады, Хан Батый»,дип көлде ул чакта. Һәм ул китап яза башлады, анда төрле милләт вәкилләренеңпортретлары. «Мин өч татарны беләм,лагерьда өч татар белән таныштым», ди. 

Әлфәт абый аңа әйтә:«Кемнәриде ул татарлар, кайсы төбәкләрдән чыккан, үзләрен сезнең күз алдыгызда ничектаныттылар? Безне куркак, дип тә әйтәләр. Үзебез арасында да шундый фикерләрбар». Арпадның тавышы, үзен тотышы үзгәрде. Ул бу сорауга әлләничек үпкәләп тә китте. «Мин куркак татарларны лагерьда күрмәдем», - ди. 

Икенче татар Кырымтатары булган, өченчесе эмигрант татар булган, дип әйтте ул. Мин татарлар арасында куркак,буйсынган, үзләрен югалткан кешеләр күрмәдем, ди. «Аларга багышлап өч хикәяяздым», - дип безгә әйткән иде матбугатконференциясендә. Мин «бирегез» дип ялына башладым. Ул хикәяне өч телдә тәрҗемәитәбез дип, венгр, рус һәм татар телләрендә юбилеена чыгарырбыз, дип йөргәнидем. Ул әйтә: «Минем үземнең принцип бар, китапны бастырмыйча, бирмим», ди. Алардаавторлык хокуклары бик төгәл һәм кырыс үтәлә. Ләкин ул безгә бүләк ясады. Аяз абыйны мәңгеләштергән бер хикәя килде.Мин инде хәзер ялынып сорыйм, Кырым татарлары турында да, эмигрант татарытурында да хикәяләрне безгә җибәрегез, безгә бик кызык, дим. 

Татар кем ул, дөньякысаларында безне ничек күрәләр, без үзебезне күрәбез, дөнья безне таныймы?Мине бу сорау борчый һәм мондый материалларны күптән туплап барам. 

«Халкым турындагорур итеп - без бар, матур эзләр калдырганбыз дип әйтер өчен фундамент эзлим»

Мин татар әдәбиятынхун язуларыннан укый башлыйм: «Ил» нәрсә ул? Җамал Вәлиди,Хөсәен Фәезханов хезмәтләренә таянып, рус балаларына Идел-йорт образларын,Идегәйләрне ачам. Болар - татар күзлегеннән татарны күрсәтә торган чыганаклар. Ә читилләр безне ничек күрә? Мин Гарнатины тәкъдим итәм. Испаниядән килгән сәяхәтчебезнең Болгарны ничек, нинди күзлектән күрсәткән? Мин үземә таяныч, фундамент эзлим: үземнеңхалкым турында горур итеп әйтергә? Ничек без бар, без матур эзләркалдырганбыз, сугыш эзләре түгел, мәдәни эзләр калдырганбыз дип әйтергә? Шушысүзне матур итеп әйтәсем килә. 

Мин шулай яшим һәм шуның өчен дә мин театрга дакереп киттем, рецензияләр язам. Чөнки минем үзебезнең спектакльләрне дә күтәреп чыгасым килә. Тамашачыларны гади комедияләр, елап-җырлап утыра торган спектакльләргәгенә китерәсем килми. Фәлсәфи әсәрләрне кабул итә торган тамашачыныда тәрбиялисем килә минем. Һәм студентларны мин бу юлдан алып барам.Режиссерларны, артистларны чакырып, без спектакльләрне ачабыз. 

«Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевләр дөньясы бездән китә башлады, без татар шәһәрен югалтканбыз» 

ӘмирханЕникиләрне, Мөхәммәт Мәһдиевләрне аңлатырга балаларга тылмач җитми. Аңлатыргакирәк, чөнки бу дөнья бездән китә башлады. Мин аны «Атлантида татарского духа»дип әйтәм. Чөнки бүген халык авылдан күчеп, шәһәргә төпләнә. Ә без шәһәрдә үзебезнеңякорьны ташлыйсы утрауны билгеләмәгәнбез, без татар шәһәрен югалтканбыз, ә XXI гасырдаяңа татар шәһәрен үстерү юлына басканбыз гына дип бәялим мин. 

Шундый яшьләр күренә башлады: Җәдид-фестлар уздырыла. Мин шундыйшатланам, зур бәхет ул. Калеб – яңа буын җыены, без монда татарныңшәһәр культурасында формалашканын күрәбез. Бу әле чаткылар гына, әле юл ярмадык. Ләкин башларга кирәк, чөнки хәзер татар авылда яшәми, авылларыбыз бетү юлына басты. Без шәһәрдә үз юлыбызны табарга тиешбез. 

Шәһәрләребезне ничек татар итәргә? Безмоны көчләп, өстән тукып-тукып эшли башласак, булмый. «Образ-перевертыш»ясарга тиешсең. Дискуссиягә кергәндә, мин гел әйтәм - бәхәскә кергән кешегә ул таный торган образ бирергә кирәк. Ул анда үзенгенерал итеп сизәргә тиеш. Образны кулына тоттырганда, мин беләм дип хиситәргә тиеш үзен. Ком сәгатен борып куйган кебек, үзең турында бернәрсә белмисең икәндип әйтерлек булсын. Мондый мизгелләр күбрәкбулса, проблемалы ситуация туса һәм син аңа интрига ясасаң, үзеңнең халкыңнытанытырсың дип уйлыйм мин. Мондый адымнар ясала бүген, яшьләр бар. 

«Җебегәнтатарларны чыгарырга кирәк түгел, күңелләре сынган, бөкерәешеп беткән татарларбелән җиңә алмыйбыз» 

- Миләүшә Мөхәммәтҗановна, Сез тагын кайсыязучыларны танытырга кирәк дип саныйсыз? 

- Без шундыйчетрекле заманда яшибез. Элек безнең биш әдәбият кафедрасы бар иде, анда бик күпбелгечләр эшләде. ИЯЛИ институты, өч институтта татар әдәбияты буенча мәкаләләр,китаплар бастыручы кешеләр бар иде. Татарстанда гына түгел, Төмәнөлкәсендә, Уфада бар иде. 

Хәзер Россия мәгариф системасы борылыш ясады һәм безоптимизация дәверенә кердек һәм бүген әдәбият кафедрасы берәү генә. Анда унбелгеч, аларның берсе генә тулы ставкага эшли, калганнары ярты яки 0,7ставкада. Ун кеше ИЯЛИдә эшли. Бездә уннан да күп түгел, дип беләм. Егермекеше генә татар әдәбиятын күтәреп дөньяга чыга аламы? Юк! Монда һәр кеше эшләргәтиеш.

Минем өчен татар әдәбияты һөнәри кызыксыну дип әйтә алмыйм. Чөнки минжурналда эшлим, мин әдәбиятны ярты ставкага гына укытам, бу хобби дәрәҗәсендә.Ләкин үз халкыңа ярдәм итү юлына бассаң, син моны эшләргә тиешсең. Мин совет чорында кандидатлык диссертациясе яклаган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Әйе, безгә бүген әдәбият өлкәсендәэшләргә акча бирмиләр, икенче ысуллар табарга кирәк. Ләкин менә безнең буын эшләпкалдырмаса, киләчәк буын моны башкара алмас. Әле без элеккеге татар радиосы тыңлаганбуын. Безнең телгә багышланган, әдәбиятка багышланган матур тапшыруларбула иде. Ул безнең милли аңыбыз формалашкан чор һәм без моны эләктереп алдык.Хәзер без бу эстафетаны ничек башкарырга тиешбез? Мәктәпләребез юк,институтларыбыз бетә, укыта алмыйбыз. Китап һәм электрон челтәрдә без бу мәгълүматнытаратырга тиешбез. 

"Мин Гафуриның "Кара йөзләр"е белән дөньяга чыкмас идем"

Милли, безнең халыкны матур итеп күрсәткән мәгълүмат юк. Гафуритатарлары, «Кара йөзләр» белән дөньяга чыкмас идем мин. Мин мондый татарны дөньягачыгарырга каршы. Бүген татарның сынган күңел чоры, аңа рух кирәк. Шуның өченмин әйтәм: Галимҗан Ибраһимов татарларын, Дәрдмәнд татарларын, Риза Фәхретдиннең татарларын чыгарырга кирәк. Буын түгел,китапларындагы образлар турында әйтәм. Фатих Әмирхан татарларын чыгарырга кирәк. 

Уйлап карагыз, Хәят образын тудырганда да боҗра тудыра Фатих Әмирхан. Аның Хәятебит кире татар егетенә кайта. Ул шушы конфликтның чишү юлын күрсәтә безгә. ХХгасырга күчкәндә, Әмирхан Еники әсәрләрен күтәреп чыгар идем мин.Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен күтәреп чыгар идем. Бүгенге язучылардан МарсельГалиевне сайлап алыр идем. «Рух» китабын төрле-төрле телләргә тәрҗемә иттереридем. Бу милли образы кыска гына хикәяләр аша бирелгәнкитап. Язучыларны сайлап алсаң - минимум бүгенге көнне хәл тә торган, минимум төрле-төрлетелләрдә яңгырата торганнары кирәк. 

Җебегән татарларны чыгарырга кирәк түгел, күңелләресынган, бөкерәешеп беткән татарлар белән җиңә алмыйбыз.

 

«Син горурлыктудыра торган мизгелләр күтәреп чык, татарым. Син үз тарихыңда сары таплар эзләмә» 

Рус әдәбияты безгәүрнәкләр калдырды бит инде. Татарда да кеше рухы, җаныбар дип беренче булып Толстой «После бала» хикәясендә әйтте. Купринның татар, башкорт образлары булган 3-4 хикәясе бар. Шулай укМаксим Горький. Мондый үрнәкләр бар рус әдәбиятында. Алар программага кергәнәсәрләр. Безне официант, урам себерүче дәрәҗәсендәгенә күрсәтмәгән әсәрләр бар. 

Черкезова дигән белгеч бар иде. Ул Мәскәүдә миллимәктәпләр өчен рус әдәбияты дәреслекләрен төзеде. Шунда без түгәрәк өстәлуздырганда мондый фикергә килдек: рус язучысы тудырган «Хаджи Мурат»тагы татаробразларын дөньяга чыгарырга кирәк. Укучылар аудиториядә үзләрен мин икенчесорт, мин өченче сорт, дип тоймасыннар өчен кирәк бу. Әсәрләрне, язучыларнысайлаганда бер кешене дә үпкәләтәсем килми, ләкин бүгенге көндә мин безнеңмилли геройларның, милли хәдимнәрнең пантеонын төзеп, бөек рухлы татарларобразын чыгарыр идем. Һәм шуның өчен дә мин тәнкыйтьлим. Галимҗан Баруди әсәрләренкөлеп чыгардылар. Мин бик каты тәнкыйтьләдем, бүгенге образларны алай күрсәтергәярамый. Әйе, совет чорында тәнкыйтьләгәннәрдер, көлгәннәрдер, ләкин онытмаскакирәк: чоры шундый булды.

«Мулла - поп түгел, мулладан көләргә ярамый!»

Бүгенге татар хөр булырга тиеш, образларны икенче үлчәмгә салырга тиеш. Сәхнәдән татарны көлеп,татардан мыскыл итеп күрсәтә торган чор түгел бүген. Мин гел әйтәм: мулла - поп түгелул. Пушкинның әкиятләреннән чыгып әйтәм мин. Безнең бөтен интеллигенция муллалар, дини гаиләләрдән чыкты. Мулладан көлгәндә, син үзеңнең режиссерыңнан, үзеңнеңязучыңнан, үзеңнең рәсем өлкәсендә эшләгән зыялыңнан көләсең, син үзеңнең миллиинтеллигенциядән көлгәнеңне бел, дип җавап бирәм. "Әсәрләрдә көлгәннәр бит", диләр. Чорын аңла - син үз тарихыңда сары таплар эзләмә. Ул тапларны җитмешел күтәреп чыктылар инде, син горурлык тудыра торган мизгелләр күтәреп чык,татарым, дип әйтер идем мин бүген. Без бу юлдан баш тартсак, куркып,сыгылып төшсәк, үзебезне милләт буларак югалтабыз. 

«Милли мәсьәлә ил күләмендә уңай хәл ителгән очрак бар!»

Тагын бер әйберне әйтәсемкилә, без Аяз абыйның юбилеена килеп җиттек һәм имтихан тотабыз. Буязучылар безгә четерекле ситуацияләрне ерып чыгарга үрнәк күрсәтә. Милли мәсьәләләр беренче тапкыр тудымы? Совет чорында милли һөҗүмне борып, яңа юлдан җибәрү булды инде. Мин аныңдокументларын дәүләт архивында таптым. 1972 елда Казанда милли проблемага багышланган киңәшмә уздырылган. Язучылар интернационализм юлына баскач, миллилек кирәк түгел, без СССРда яшибез, интернациональ рухлы булырга тиеш дип татар язучылары әйтергә тиеш булган Мәскәүдә. 

Бу бит татар язучыларынаимтихан булган. Алар аны ничек ерып чыккан? 

«Кулыбызга балтаалыргамы яки диалог юлына басаргамы?» 

Без яңадан, шул укШүрәлегә борылып кайтабыз. Кулыбызга балта алыргамы яки диалог юлына басаргамы дигән сайлау. Бу документлар архивта бар, машинкада тигез генә басылган битләр саклана. Бу чыгышка алдан әзерләгәннәр һәм һәр кеше кәгазь тотып чыккан бу утырышка. Ике көн утырышясаганнар. Бу четерекле мәсьәлә буенча мөхтәрәм язучы - Башкортстаннан Мостай Кәрим чыгыш ясарга тиеш булган. Безаны татар дип тә йөртәбез, башкортлар башкорт дип горурлана. Мостай Кәримтатар-башкорт язучылары исеменнән бу фикерне яңгыратырга тиеш булган. Мәскәүаның кулына шундый рычаг биргән һәм башка язучыларның сораулары тумас дип ышанганнар. 

Мостай Кәрим идеологиягәбуйсынып, пленар доклад ясый, җиренә җиткереп, мисаллар китереп. Ул бу фикерне дәлилләпчыккан, язучылар интернациональ әдәбият юлына басарга тиеш, дигән. 

Кем каршычыккан дип уйлыйсыз? Мин беркайчан да бу язучы каршы чыгар дип уйламас идем. Ул язучыны әле1937 елда ук сындырганнар иде. Бу – Фатих Хөсни. Ул Язучылар союзыидарәсендә эшләгән, югалтырлык урыны бар. 30 елларда аны әдәбияттан куып ук чыгардылар, финанс министрлыгына эшкә китте, ул бу юлны үткән кеше. «Казанутлары»ның ул номерын күрдем мин. Вак-вак хәрефләр белән, егермеләп әдәбиятбелгече, «син әти-әниеңә каршы, аларның рухларына каршы, татар халкына каршы һәмсоветка, большевикларга каршы язгансың әсәреңне» дип таптап язган. Аннан журнал гафу үтенгәнсүзләрне бастырып чыгара. 

Фатих Хөсни, үзенең бөтенгорурлыгын җыеп, дәрәҗәле, мәртәбәле урынын югалтудан курыкмыйча, шушы утырышта чыгышясаган һәм бу ситуацияне үзгәрткән. Ул Мостай Кәримгә әйткән: «Мостай, мин синеңчыгышың белән килешмим, язучыларга уйланырга кирәк дип фикер йөртәм», дигән. Мисалкитергән: «Ничек инде безнең миллилек алымнарга гына сеңеп калсын? Мостай, уйлап кара, бөтен дөньяЧехов белән соклана. Чеховны рус язучысы итеп таный дөнья, чөнки ул рус дөньясын,үзенең дворяннар портретын һәм усадьба хронотибын тудырган язучы», ди. Шушы чыгышы белән  әдәбиятта борылыш ясый. 

Фатих Хөсни - безнең әдәбиятыбызның арысланы, башын горур тотып йөри. Моны гади карандаш белән әләк кебек теркәп куйганнар. 

Бу бер мисал. Бу - татарның дискуссиягә керткәнзур өлеше. Аның турында хәзер онытырга, әдәбият китапларына да кертмәскәтырышалар. 

Хәзер шундый белгечләр буыны тудымы, тарихны өйрәнәселәре килмиме? 

1970 ел. Галимҗан Нигъмәтинеңкызы Йолдыз Галимҗановна Нигъмәтуллина «Национальный эстетический идеал» монографиясендә татар әдәбиятыннан мисаллар китерә. Мәскәүдәге конференцияләрдәкатнашып, Грузиягә, Ашхабадка барып докладлар укып, шул концепцияне яклый, әдәбитеорияне бора. Уйлап карагыз - милли, милли үзенчәлек дигән сүзләрне кулланмаскадигән инструкцияләр төшкәндә, татарлар 70нче елларда күтәрелә, миллилек юлына баса. Алар позитив критика, теоретик хезмәтләр язып моны дәлилли. Эмоцияләргәкитеп түгел, безне үпкәләттеләр, кимсеттеләр дип елап түгел, ә дискуссияләраркылы, аргументлар табып, сатулашмыйча гына, матур итеп. 

1970 еллар әдәбиятытарихын карагыз әле. Әдәбиятта нинди язучылар туды! Руслар «Молодая гвардия»журналы янында үзләренең рус партиясе язучыларын туплый башлый. Валентин Распутин, Виктор Астафьевларны китерттеләр һәм алар совет әдәбиятындарус характеры образларын тудырабашлады. Ә безнең татар әдәбиятын карасагыз, Әмирхан Еники, МөхәммәтМәһдиев, Аяз Гыйләҗев – алар болай гына туган шәхесләр түгел. Василий Беловныңкитабы бар – рус мәдәнияте сүзлеге кебегрәк китап төзегән ул. Аяз абый ВасилийБелов белән бер өстәлдә еш төшке аш ашаган. Ул чын рус бит инде, русизмидеологы. Аның теорияләренә таянып, Аяз абый үзенең әсәрләрендә татар дөньясынтөзегән. Ул әйткән: «Авылар бетә, фольклор үз вазыйфасын үтәми башлый һәм безбу фольклор функциясен китапларыбызга күчерергә тиеш». 

«Без китаплардагына түгел, кинода, театрда татар образларын, татар характерын тудырырга тиеш» 

Хәзерге заманда кәгазькитаплар юкка чыгу юлында, без моны ачык әйтергә тиешбез. Шундый заман җитте - без хәзер Интернетта эшләргә тиеш. Радио-телевидение, планшетта мәгълүматбик күп булырга тиеш, кино өлкәсендә эшләргә тиешбез. Без китапларда гына түгел,кинода, театрда татар образларын, татар характерын тудырырга тиеш. Татар башкахалыклардан нәрсәсе белән аерыла? Куркак татар образын тудырып, үзеңне гел тәнкыйтьләп булмый. Мәсәлән, мулланы традицион булмаган сексуаль ориентациякешеләре дип сәхнәдән күрсәтү модага керде хәзер. Самовардан аракы эчә ул,хатын-кызларны ярата. 

Ә кайда безнең Риза Фәхретдин образлары, Шиһабетдин Мәрҗәниобразлары? Алар нинди зыялы булган! Алар мулла да булган, алар тарихчы да. Энциклопедик белемле кешеләр, аларның исемнәренАнглиядә «Британик» энциклопедиясенә керткәннәр. Америкада конгресс китапханәсендәРиза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәниләр турындагы мәгълүмат инде ХХ гасыр башындаук булган. Менә бит татарлар нинди адымнар ясаган үзләрен яңгыратырга.

Әбез хәзер татарда рәсем булмаган дибез. Риза Фәхретдиннәр, Мәрҗаниләр фотога төшкән бит.

«Безнеңязучыларыбыз хәзер күмелеп Казанда яши һәм алар бер-берсе белән аралашмый» 

- Бүгенге татар әдәбиятын ничек бәялисез? Сез аныбик йомшак дип тәнкыйтьләгән идегез? 

- Язучылар күп безнең.Отчет биргәндә 400 язучы бар. Ләкин мин әдәбиятны бәяләгәндә, Мәскәүкысаларына, дөнья кысаларына нинди әсәрләр белән чыгабыз дип уйлыйм. Безнеңязучыларыбыз хәзер күмелеп Казанда яши һәм алар бер-берсе белән аралашмый да.Бер-берсенең китапларын укымыйлар дип бәялим мин. Хәзер белгечләр дә укып җитешмибу чыккан китапларны. 

Әдәби мәктәп дигән әйбер бетте. Тагын Аяз абыйдан мисал китерәм, яшь язучылар белән ничек эшләгәнен. Мин хатларын чыгардым. Мәктәпукучысы «Казан утлары»на Аяз абыйга хикәя җибәрә. Аяз абый шуңа 16 битлекрецензия яза. Укучыда талант юк әле, тумаган, ләкин бу - әдәби мәктәп. Сиңа язучыбулырга ничек ярдәм итә алам мин ди ул. Нинди китаплар укырга тиеш син? Язмаңда шундый-шундый эпизод бар, аны ничек үстерергә була, син аны бу язучыдан укып өйрән,дип рецензияләр яза. Бүген яшь язучыларга ярдәм итә торган мондый язучы бармы? Әле ярый Гүзәл Сәгыйтова «Калеб» ачты. Аларязучылар союзында да җыелалар, яшьләрне тупладылар. Ләкин анда олы яшьтәгеязучылар үзләренең әдәби осталыкларын бүләк итәргә килми. 

"Яшь язучыларда милли образлар юк, үзебезне икенче сорт дип тою бар"

Без бүген шундыйашыгыч рәвештә яшибез. Яшьләр укырга җитешми дә, алар нәрсә укырга икәнен дә белми,аларга мисалларда күрсәтергә кирәк. Мин дөнья әдәбиятын укыдым, аны беләм һәм бөекәсәр яза алам, дип ышана алар. Миңа гел әйтәләр: «Миләүшә апа, миллилек юк әсәреңдәдип гел бәйләнәсез инде». Ләкин мин әйтәм: «Милли образлар булмаса әсәреңдә,син дөньяда дан яулый алмыйсың». Маркесларны, япон язучыларын бүген бөтен дөньяяратып укый. Ләкин анда бит япон милли образлары. Без японхалкын таныйбыз бу әсәрләрдә. Бестселлер китаплар исемлеге бар. Алар бит үзләренеңилләрен, халыкларын яңгыраткан. Ә бездә ничектер чиркану, үзебезне икенчесорт дип тою бар. Дөньяның мондый-мондый алымнарын алабыз да, үзебез турындаартык мәгълүмат күрсәтмичә генә, гомумкешлек проблемалары турында язам, дип җавапбирәләр миңа. Ләкин ул проблеманы күтәрү өчен әле бик күп белем тупларга кирәк. 

Нинди әсәр уңышлы була: өч элемент

Әсәр уңышлы булсын өчен өч катлам бар. Син зур проблемага чыгарга тиешсең. Нинди милләт вәкиле,кайсы гасыр укучысы булмасын, шул проблеманы аңларга тиеш. Аңлаешлы итеп тәкъдимитәргә тиешсең. Аннары син үзеңнең чор проблемасына төшәсең, чорыңны күрсәтәсең,гомумиләшкән портрет тудырырга тиешсең. Һәм автор буларак үзеңне танытыргатиешсең. Автор үлде дигән теория бар, ләкин аны күрсәтергәкирәк. Ул бит барыбер авторның позициясе һәм шәхес буларак шәхсән дәрәҗәгәтөшәсең. Шушы өч пирамиданы үтәмәсәң, әсәрең уңышлы түгел.  

Кемне яратып укыйммин бүгенге көндә, кемнән рухланып яшим? Йолдыз Миңнуллина шигъриятен яратам,Марсель Галиевны яратам. Вахит Имамовны укырга авыр дип әйтәләр, ләкин мин аныңкитапларының ачкычын таптым дип беләм һәм анда татар тарихы турындабик күп мәгълүмат табам. Бу язучыларны аерып чыгарыр идем мин үзем өчен. 

Көчле әсәрләрнеукып җитешмәдем, дип әйтә алам мин. Чөнки мин әле татар әдәбиятын өйрәнәм генә.Бер фраза бар бит: «Я еще не волшебник, я только учусь» дигән. Үпкәләмәсеннәр, мин бүген шушы авторларны аерып чыгарам.

«Өлкән буынязучыларына мөрәҗәгать итәсем килә: әсәрләрегезне чыгаргач, яшьләрне җыеп,бу китапларны укып, аралашырга кирәк»

- Илшат Сәетов интервью биргәндә шундый фикер әйткән иде. "Соңгы 20 елда язылганнинди татар романын укыдың дигәч, кешеләр аптырап кала, җавап бирергә авырсыналар", - дигән иде. Сез соңгы 20 елда язылган нинди романнарны атар идегез? 

- Мин Аяз Гыйләҗевнеөйрәндем, Мөхәммәт Мәһдиев чорын яхшы беләм. Әдәби фонны тудырыр өчен ике ай романнар укыдым. 2017 елда «Казан утлары»нда чыккан бөтен романнарны укыргатырыштым. Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт»ен, Марсель Галиевнең «Тимә, яшәсен!»,Вахит абыйның «Карабәк», «Солтан Сөләйман» әсәрләрен, Марат Кәбировның «Китап» романын, Рабит Батулланың «Илбашы»н. Мин романнарны сайлап алдым. Чөнки хикәяләртурында мәгълүмат бик күп. Бу китаплардан чыгып фикер йөртәм, диагноз ясыйм.

Безнең әдәбимәктәп саега башлады, формасы җитешмәгән китаплар чыга башлаган дип бәялим. Фикералышу юк, язучыга ярдәм юк. Аңа көзге кирәк, укучы кирәк, укымагач, фикер әйтүчеюк. Ул, бәлки, үзенең әсәрен үзгәртер иде дә. Элек китап чыккач, ун мәкалә чыгаиде. Гади укучылар, сыер савучылар, эшчеләр,югары уку йортында укучылар яза. Бөтен кеше ябырылып «Казан утлары»н укыган һәм үзенеңфикерен әйткән. Язучыларга эшләргә җиңел булды. 

Язучы бит ул хислекеше һәм ул буталырга да, йомшак җирләрен күрмичә дә калырга мөмкин. Безаңа ярдәм итәргә тиешбез. Мин бу романнарны укыгач, сөендем, зур формада эшләүчекешеләр бар. Безнең язучылар таләпчән кешеләр дигән фикергә килдем. Рецензияләрнеязып аларга җибәрдем дә. Чөнки без җыелмыйбыз, күмелеп яшибез. Мин Аяз Гыйләҗевтәкүмелеп яшим инде, вакыт җитми бит инде бүген. 

Минем өлкән буын язучыларына мөрәҗәгатьитәсем килә: сез әсәрләрегезне чыгаргач, яшьләрне җыеп, бу китапларны укып,аралашырга кирәк. Язучылар союзындамы җыелырга, бу китаплар турында сөйләшергә. Ул китаплар турында мәгълүмат юк. Китап чыкты, «Һиҗрәт» кайчан чыкканинде, Интернетка кереп карадым, бер фикер юк. Фәүзия апаның интервьюлары гына эленеп тора. Бер язучы дабу китап турында фикер әйтмәгән, бер белгеч тә чыгыш ясамаган, электрон челтәрдәюк бернәрсә дә. 

Яшь буын бу китаптурында кайдан мәгълүмат тапсын? Алар «Казан утлары»на килеп җитми. Әле ярыйФәүзия апаның бәхете, «Казан утлары» аның электрон текстын сайтка элгән. Ә битроманнар да электрон челтәрдә юк. Авторлык хокукларын саклыйлармы, белмим инде.Яшь буын хәзер планшеттан китап укый. Аларга кәгазь китап кирәкми дә, вакытларыбулганда укыйлар. Мәсәлән, «Тимә, яшәсен!» әсәрендә сокландыргыч образлартудырган безнең язучыбыз Марсель Галиев. Үзенең чоры, 50 нче, 70 нче еллар. Мин ул чорныңсулышын тойдым, бик кызык булды. Минем бит әле бу чордан дистанция дә зур түгел.Аяз абый әсәрләреннән дә беләм. Ләкин Марсель абый буыны бу чорны икенчерәк күрсәтә. Аяз абыйлар кебек түгел,аерма бар. Фәүзия апа «Һиҗрәт»тә Себер татарларының тарихын чыгарган,эмиграция темасына бик күп тарихи фактлар бар. Вахит Имамовның«Карабәк» романын карасак - беренче Болгар ханы образын тудырган. Бу ханның үзенчәлегенәрсәдә, Вахит абый безне бу сорауга җавап эзләргә өнди. Без тарих турындафикер генә йөртмибез, бүгенге татар турында фикер йөртәбез. Ничек бердәмбулырга - менә проблемалы ситуация тудыра һәм безгә үрнәкләр бирә. Ничек итептатар ханнары бу четерекле ситуацияләрне ерып чыкканнар, бу бердәмлекне аларсаклый алганнармы? Сакламагач, нинди фаҗигагә дучар булганнар, бу мисаллардаВахит абый безне тәрбияли.

«Безнең әдәбиятнынәрсә бетерә: без мактыйбыз, тәнкыйть фикерен әйтсәң, сине яратмыйлар»

- Миләүшә Мөхәммәтҗановна, хәзерге әсәрләр кай яклары белән йомшак?

- Йомшак якларыбар романнарның. Нәрсәдән килә бу? Ашыгып чыгаралар. 2017 елда басылып чыккан«Казан утлары»нда һәм шунда ук китап булып чыга. Форма ягыннан,композиция ягыннан уйлап бетерелмәгән әйберләр, кабатланулар очрый.

Аяз абыйның мәсәлән,«Урамнар артында яшел болын» әсәренең өч варианты бар. ГарифАхунов, Мөхәммәт Мәһдиевләр ничә әдәбият секциясен җыеп бу әсәрләрне тикшергән,шуның өчен шедевр туган да. Ә бүгенге язучылар андый ярдәм күрми. Безнең әдәбиятнынәрсә бетерә: без мактыйбыз, тәнкыйть фикерен әйтсәң, сине яратмый башлыйлар, аңламыйлар. 

«Рәхмәт, әле татарча яза торган язучылар бар» дип гел әйтәләр. Ләкин алай булырга тиеш түгел. Язучыны үстерер өчен аңа йомшак якларын да күрсәтергә кирәк.Ярдәм кирәк язучыга, аның укучысы булырга тиеш. Укучыны ачарга, тәрбияләргә,формалаштырырга кирәк. Телевидение, радио, интернет челтәре, электрон пространствога язучылар союзы дакерергә тиеш һәм шунда актив рәвештә пропагандаларга тиеш безнең әсәрләребезне. 

"Романнарны электрон челтәрдә урнаштырырга кирәк, китапларны кайдан сатып алырга да белмим"

Бу китапларның анонсларын рус, инглиз телләрендә яңгыратырга кирәктер. Кеше Интернеттаутыра, бу анонсны күрә. Фәүзия Бәйрәмованың китабын эзләп йөрим, кайдан сатыпалырга да белмим. «Казан утлары»нда беренче бүлеге генә басылды бит, бер китапкибетендә юк. Кайдан табарга бу китапны? Димәк, аны электрон челтәрдәурнаштырырга кирәк. Үз акчасына чыгаргандыр инде ул китапны, сәбәбе дә бардыр.Ләкин без Себер татарларының Күчем ханнан бирле тарихын укучылар шушыкитаптан гына алырга мөмкин бит. Татар тарихын мәктәпләрдә бүген өйрәнмиләр. Моныңинтригасын табып, реклама ясарга була бит. Үз тарихыңның ак тапларын юк итәторган китап бит бу. Анда риторика бар, публицистика бар. Минидеаллаштырып әйтмим. Анысы Фәүзия апаныңхолкыннан килә инде. Ул үзенең романын трибуна итеп кабул итә, анда дискурсларочрый. 

 

«Рус әдәбияты образлары системасына таяна торган буын килде хәзер әдәбиятка»

Рабит Батулланың «Илбашы»н да укыпчыктым мин. Бу китапны кабул итмәгән кешеләр дә булды. Кемдер аны сталиниана кысаларында язылган китап дип кабул итте. Мин аны ике тапкыр укыдым.Башта болай гына караган идем. Аннан бу әсәргә әдәби традиция аркылы кардым. РабитБатулла җиренә җиткереп илбашы образын эшләгән. Төрки әдәбиятта аның үзенеңтрадициясе бар һәм Рабит Батулла, шул традициягә борып, әдәби образ тудырган.Шәймиев образын әдәби образ буларак бәялим. Батулла безнең милли, меңьеллыктарихыбызда тупланган традицияләргә таянып язган.

Китап турындаукымыйча фикер йөртәләр. Ә син аны укып чык, аннары фикер тупла, ә син кашыңныҗыерып укыма, тынычланып укы. Мин мәкалә язу өчен 3-4 тапкырукып чыгам. Чөнки мин кызып китә торган кеше, мин – Кучкар. Эмоциягә генә бирелеп,сызып атмыйм кеше хезмәтен, дип, 3-4 тапкыр укыйм. Әсәрләрне бәяләгәндә,фикеремне уйлап, кырык тапкыр үлчәүгә салып әйтәм. Диагональ буенча укымыйм минкитапны. Китапка язучы позициясеннән карыйм һәм ул бу китапны язганда ниндиаудиторияне күз алдына китергән икән дим. Яки, эгоистик фикер йөртеп, бу китапныүзе өчен генә язганмы? Нинди укучыны, кайсы буын укучыларын күргән ул күзалдында? Бу буынны үзенә җәлеп итәр өчен нинди алымнар кулланган?

Шул «Илбашы»налсак - авылда яшәгән кеше өчен китапның беренче өлешендә рәхәтләнеп, үзенең яшьлекхатирәләрен күреп, моңланып укый торган, мәхәббәт кыйссасы традицияләренәтаянып ясалган бүлекләр бар. Матур итеп, җиренә җиткереп, үрнәк буларак бүлекләркүрдем мин монда. 

Бүгенге яшь прозаикларның хикәяләрен күрәм мин. Гел бастырыпчыгара «Казан утлары». Алар безнең милли-эпик тардицияләрне өйрәнмичә яза. Интрига гына түгел, тема табу гына түгел, нинди инструменткулланып, нинди алымнар кулланып син бу әсәрдән матур конструкция, композиция төзи аласың? Икебана кебек аның һәрчәчәге, геройның һәр сүзе, һәр образы үз урынында булырга тиеш.

Аннан бер әйбергәтап булдым. Бик күп фамилияләр кертәләр бүгенге романнарга, алар истәкалмый. Нишләп бу геройлар онытыла? Мин әле моның хикмәтен чишмәдем. Вакыт уза,мин онытам, төп геройларны гына истә тотам. Ә Аяз абыйның әсәрләрен күзалдыгызга китерегез. Мөхәммәт Мәһдиевнең, Галимҗан Ибраһимовның романнарына ничәгерой керә - алар әле дә истә. 

Әйтәм бит, безнең әдәби мәктәп юкка чыга. Без дөньяәдәбиятын өйрәнәбез дигән, рус әдәбияты образлары системасына таяна торган буынкилде хәзер әдәбиятка. Ә безнең үзебезнең милли-эпик традицияләрен өйрәнгәнязучылар әдәбиятка киләләр дип әйтә алмыйм. Мин моңа бик кайгырам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100