Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүнең үзең барып күрергә кирәкле 10 урыны

Җәйге чорның шунысы рәхәт – ял вакытында әллә кайларга барып, яңа җирләр күреп кайтырга була.

news_top_970_100
Мәскәүнең үзең барып күрергә кирәкле 10 урыны
"Intertat" газетасында Казаннан Мәскәүгә нинди юллар белән барырга, кайда тукталырга мөмкин икәнен язган идек. Бүген сезне Мәскәүнең халык яратып йөри торган матур урыннары белән таныштырабыз.

Мәскәү кремле



Мәскәүнең үзәгендә урнашкан борынгы тарихи корылма. Аның һәр бинасы – тарих. Биредә борынгы пушкалар һәм чаң-кыңгыраулар, чиркәүләр һәм сарайлар, музейлар һәм президент резинденциясе һ.б. белән танышырга була. Ул Мәскәү елгасының сул ярында Боровицкий калкулыгында урнашкан. Кремль өчпочмак рәвешендә 27.5 гектар мәйданны биләп тора. Аның көньяк стеналары Мәскәү елгасына, төньяк көнбатыш стенасы Александров бакчасына, көнчыгыш стеналары Кызыл мәйданга карый.

Мәскәү кремле һәм музейлары җәйге чорда 15 майдан 30 сентябрьгә кадәр пәнҗишәмбедән кала һәр көнне эшли. Билет бәяләре һәм тулырак мәгълүмат алу өчен рәсми сайты -  http://www.kreml.ru/

Кызыл мәйдан 



Кызыл мәйдан – туристларның иң яратып йөри торган урыны. Ул Кремль һәм Кытай-город арасында урнашкан. “Россиянең йөрәге”,– диләр аның турында. Чыннан да, мәйданнан чыгучы юллар шәһәрнең төрле якларына юл ала, аннан соң магистральгә әверелеп илнең төрле тарафларына юнәлә. Кызыл мәйданда бик күп тарихи һәйкәлләр урнашкан: Василий Блаженный храмы, В.И.Ленин Мавзолее, Югары һәм Урта сату рәтләре, Казан соборы һ.б. 1918 елдан бирле ул парадлар һәм төрле демонстрацияләр уза торган мәйдан. 1990 елда Мәскәү кремле биләмәләре һәм Кызыл мәйдан ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Зур бәйрәмнәр алдыннан монда керү юллары ябыла. Ә калган вакытта Кызыл мәйдан туристлар өчен көн дәвамында ачык.

Никулин циркы


Цветной бульварда урнашкан Никулин циркы – илебездә иң борынгы циркларның берсе. Әлеге тарихи бина беренче тамашачыларын 1880 елда кабул итә. Аннан соң күп тапкырлар төзәтү эшләре уза, яңа корылмалар өстәлә. Бу сәхнәдә легендарь цирк артистлары: Анатолий һәм Владимир Дуровлар, Виталий Лазаренко, Вильмямс Труцци, Юрий Никулин һәм Михаил Шуйдиннар чыгыш ясаган. Сугыш чорында да цирк бинасы эшен туктатмый. Бүгенге көндә ул үз эченә 2 000 нән артык кешене сыйдыра. Циркның рәсми сайты: http://www.circusnikulin.ru.

Воробьевы горы

А.П.Чехов сүзләре белән әйтсәк: “Россияне аңларга, танырга теләгән һәркем Мәскәүне биредән күрергә тиеш”. Менә кайда ул чын Мәскәү тормышы: туй кортежларында килгән кәләш белән кияү фотога төшә, чыгарылыш укучылары мәктәп белән саубуллашу көнен бәйрәм итә, рәссамнәр яңа картиналарын ясый... Элекке заманнардан ук бу урын Мәскәү патшалары һәм кенәзләренең яраткан ял итү урыны булган. Биредән күренекле язучылар: Карамзин, Лермонтов, Достоевский, Толстой, Горький, Блок, Булгаков шәһәрне күзәтергә яраткан. Карау урынына менсәң аста уч төбендәгедәй Мәскәү җәелеп ята, шунда ук илнең төп стадионы Лужники күренә. Якында гына илебездә сирәк очраучы үсемлекләр үсүче парк. Бу ял итү һәм табигатькә якынаю өчен дә менә дигән матур урын. Ерак түгел МГУның төп корпусы урнашкан. Аның янәшәсендә галимнәр аллеясы.

Арбат



Урамындагы һәр йорты, һәр сукмагы тарих тузанын сеңдергән Мәсәкүнең ин борынгы урамнарының берсе ул. 1986 елдан бирле бу урам җәяүлеләр йөрү өчен генә каралган. Биредә урам артистлары чыгышын күрергә, рәссамнәрдән шарж ясатырга, сувенирлар, бүләкләр алырга була. Төрле елларда биредә Марина Цветаева, Андрей Белый, Михаил Державин, Сергей Аксаков, Константин Бальмонт кебек билгеле шәхесләр яшәгән. Арбат буйлап йөргәндә игътибарлы, күзәтүчән булу кирәк. Шулай булмаса зур яңа кафелар арасыннан тарихи кыйммәтләрне күреп тә булмый. Мәсәлән: Прага ресторанын алыйк. Ул Лев Толстойның чыгыш ясарга ярата торган урыны булган. Шунда ук арыслан маскасы кигән йортлар, өрәкләр йорты, Булат Окуджава яшәгән йорт, “Кино” группасының җыр текстлары белән чуарланган Цой стенасы, “Пушкин һәм Натали» сыны һ.б.

Мәскәү зоопаркы



Инде ничә ел дөньяның иң яхшы 10 зоопаркы исемлегендә торучы, Европаның иң борынгы зоопаркларның берсе (1864 елда оешкан). Зоопарк иске һәм яңа территориягә бүленгән бик зур мәйданны били. Биредә иркенләп йөрим дисәң, бер генә көн вакыт җитми. “Хайваннар утравы”, “Маймыллар йорты”, океанариум, экзотариум, суда яшәүче хайваннар өлеше, “Жирафлар йорты”, үрмәкүчләр, күбәләкләр, бөҗәкләр өлеше... Балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп, кызыксынып килә бирегә. Зоопаркның эш тәртибе һәм билет бәяләре белән монда танышырга була: www.moscowzoo.ru.

Измайлов кремле



Бу корылманы төзү эшләре 2007 елда гына төгәлләнгән. XVI-XVII гасыр патша резинденциясе үрнәкләрендә ясалган искиткеч матур архитектуралы биналар. Читтән караганда әкияти ясалма йортлар кебек күренә. Биредә агачтан ясалган храмнар, кул эшләнмәләре ярминкәсе, антиквариат, сувенирлар күрергә була. Ул талантлы осталарны бергә җыйган кечкенә шәһәрчек. Урам исемнәре анда тәкъдим ителә торган җиһазлар турында сөйли: рәссамнәр аллеясы, көмеш эшләнмәләр рәте, "борча" базары һ.б. Шунда ук тимерче алачыклары урнашкан. Үз кулларың белән нәрсәдер эшләргә, ясап карарга була: татлы прәннекләр бизәргә, агач уенчыкларга язарга, сабын җитештерергә, шоколадтан фигуралар әзерләргә... Рус халык уенчыклары, ипи һәм башка музейлар – тарих белән танышырга теләүчеләргә тагын бер мөмкинлек. Тулырак мәгълүматны http://www.kremlin-izmailovo.com/ сайтыннан таба аласыз.

ГУМ



Россиядә генә түгел, элекке Советлар Союзына караган илләрдә дә яхшы таныш универмаг. Юкка гына илнең беренче универмагы исемен йөртми. Бу акчасы күп булганнарның гына йөри торган урыны дип уйласагыз, ялгышасыз. Бирегә әйбер сатып алмасаң да, бер кереп күреп чыгу кирәк. Андагы искиткеч архитектура, күпсанлы кибетләр, кафелар, кинотеатр, каток, монда гына җитештерелүче совет чоры туңдырмалары – беркемне дә битараф калдырмый. Совет чоры рухы хөкем иткән «Гастроном №1» кибете «Столовая №57» ашханәсе, беренче катта урнашкан тарихи туалет бүлмәсе күпләрне үткәннәргә алып кайта. Бу бүлмә революциягә кадәрге чор интерьерында ясалган, керү бәясе 150 сум. Ә 500 сумга шунда ук душта коенырга (бәягә халат, сөлге һәм аяк киеме кергән) була. Тулырак мәгълүмат https://gum.ru/ сайтында.

Горький исемендәге парк



Башкаланың иң популяр паркларының берсе. Соңгы елларда аның бизәлеше һәм төзелеше өчен шәһәр хакиямияте зур суммада акчалар тота. Биредә буада йөзеп йөрүче үрдәкләрне ашатырга да, җырлый торган фонтаннарны карап хозурланырга, йога, волейбол белән шөгыльләнергә, велосипед, самокатларда җилдерергә, бию һәм рәсем сәнгате буенча дәресләр алырга, фестивальләрдә катнашырга була. Тыныч кына ял итеп утыру урыны түгел бу - монда эш көннәрендә дә тормыш кайный. Киң яр буе урамы 7 чакрымгага сузылган. Елгага алып төшүче матур су юлы, пристань, балалар өчен аттракционнар, агачтан пляж, парк территориясендә эшләүче Wi-Fi һ.б. заманча мөмкинлекләр монда килгән беркемне дә битараф калдырмый.

Килешерсез, бу кыска гына исемлеккә илебез башкаласының бөтен матур, тарихи урыннарын да сыйдыру мөмкин түгел. Үз теләк, кызыксынуларыңнан чыгып тагын сайларга, эзләнергә була: данлыклы Җиңү пракы, Останкино телебашнясы, Океанариум «Москвариум», М.А.Булгаков исемендәге Дәүләт музее, Мәскәү планетариясе, Москва-Сити, илнең беренче опера һәм балет театры, бик үзенчәлекле музей - Таганкадагы Бункер-42 музее, Третьяков галереясы, Дарвин музее, искиткеч фонтаннары белән данлы ВДНХ... Күңелегездә кызыксыну уянган икән, икеләнмәгәгез. Сәламәтлек һәм исәнлек булганда үзең өчен яңа җирләр ачарга бер кайчан да соң түгел!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100