Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә иҗат итүче музыкант Ренат Бакиров: Башка милләттәге коллегаларым татар эстрадасыннан ачыктан-ачык көләләр

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар музыканты Ренат Бакиров - татар композиторы, профессор Рафаэль Бакировның улы.

news_top_970_100
Мәскәүдә иҗат итүче музыкант Ренат Бакиров: Башка милләттәге коллегаларым татар эстрадасыннан ачыктан-ачык көләләр

Мәскәү музыканты Ренат Бакиров белән аның әтисе Рафаил Бакиров җырына төшерелгән «Гафу ит, иркәм» клибы аша таныштым. Әлеге җырны күпләрегез Салават Фәтхетдинов җыры буларак кына хәтерли. Ә баксаң, җырның тулы бер тарихы бар икән, Бакировлар ул тарихны яхшы белә, хәтта гаилә архивында беренче башкаручының видеоязмасы да сакланган.

  • Мәгълүмат өчен: Рафаил Бакиров - җитмешенче елларда Магнитогорскида "Яшьлек" дип аталган вокаль-инструменталь ансамбль оештырган һәм ВИА белән Урал төбәгендә зур уңыш казанган кеше, йөздән артык җыр авторы. «Гафу ит, иркәм» җыры ул шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән берлектә иҗат иткән. Җыр бер төндә язылган. Җырны беренче башкаручы – “Яшьлек” вокаль-инструменталь ансамбле солисты Суфия Бакирова.

Ренат Бакиров әтисенең "Гафу ит, иркәм" җырын яңартырга теләп, аңа яңа аранжировка ясаган. Яңа версиядә җырны Суфия һәм Рафаил Бакировларның оныгы Илина Канбекова башкара. Әйтергә кирәк, бу клипны укучыларыбыз зур кызыксыну белән карады, социаль челтәрләрдә актив фикер алышулар барды. Күпләр, клипны ошатмыйча, яңа буын Бакировларны җырны бозуда, аның "җанын" юкка чыгаруда гаепләде.

Ренат Бакиров үзе татар музыкасы һәм татар тыңлаучысы турында нинди фикердә? Аның белән интервью тәкъдим итәбез. 

Ренат Бакиров әтисе эзеннән китеп, югары музыкаль белем алган – эстрада-джаз бүлеген тәмамлаган. “Электрогитара сихерләде мине, - ди ул. – Һаман да җибәрми. Беренче гитараны 11 яшемдә алып биргәннәр иде, аерыла алганым юк”. Төрле заманнардагы һәм төрле юнәлешләрдәге бик күп музыка тыңлаган һәм төрле музыкантлар белән эшләгән ул. 


Ренат Бакировның төп фикерләре

-  Эмоциональ күпкырлылыгы ягыннан беркем дә татарлар кадәр җырлый алмый;

-  Традицион татар музыкасы – гармун һәм баянга кушылып җырланган татар халык җырлары;

-  Татарның традицион эстрада музыкасын башка юнәлеш эченә кертә алсак, заманча “фирменный” итеп төреп бирсәк, уңышка ирешә алыр иде;

-  Татарстаннан үз “музыкаль бәхетен” эзләп күпме музыкант чыгып китте. Андый кешеләребезнең Татарстаннан китүенә юл куярга ярамый иде;

-  Башка милләттәге коллегаларым татар эстрадасыннан ачыктан-ачык көләләр иде. Традицион җырчы һәм баянчыларга сүз тидерерлек түгел, әмма аранжировка – оят, хурлык;

-  “Үзгәреш җиле” концертына чакырылган оркестрдагы һәр музыкантны татар музыканты белән алыштырырга мөмкин иде;

-  Радик Юлъякшин - татарларга Аллаһ биргән җырчы;

-  Россия һәм көнбатыш йолдызлары белән шактый күп эшләп, күпне өйрәндем, күп нәрсә булдыра алам, татар музыкасы өчен дә күп нәрсә эшли алыр идем;

-  Татарларда үҗәтлекне яратам, мәрхәмәтле үҗәтлекне. Феникс кошы кебек югалып барганда да аякка баса алу сәләтенә ышанам.

 -  Үзгәртеп кору елларында мин әле пионер идем, яшеренеп кенә Америка рогын тыңлап карадык. Чын рок-н-роллны, авыр һәм виртуоз хард-энд-хевины... Хәзер уйлап карыйм да, нәкъ вакытында тыңлаганмын мин аны. 15 яшемдә музыкаль төркемдә җырладым, әмма без анда баналь ишегалды җырларын җырламый идек, ә trash-metal башкарырга тырыштык. Хәзер көлке, ә ул вакытта үзебезне бик эре итеп тоя идек. Соңрак музыка училищесында укый башлагач, музыкаль карашым киңәйде: джаз, джаз-рок, фьюжн, соул тыңлый башладым. Хәер, мин хәзер дә шуны тыңлыйм. Мин һәр эстрада музыканты шушы музыкада тәрбияләнергә, шуны өйрәнергә тиеш дип саныйм.

- Ә әтиегез Рафаил Бакиров бу мавыгуларыгызга нинди мөнәсәбәттә иде?

-  Халык җырларын яраткан баянчы һәм композитор әтием минем рок белән мавыгуымны өнәмәде, әлбәттә. Ул ачулана, ә мин аңа каршы төшә идем. Тора-бара минем белән килеште, ә соңрак хәтта джаз белән мавыгуымны хуплый да башлады. “Кешелек иҗат иткән барлык музыка шушы музыкага сыйган”, - дип әйтә иде. Джаз музыкасын өйрәнү кешене культуралаштыруын һәм нечкә зәвык тәрбияләвен аңлады.

"Безнең җырчылар – дөньядагы иң яхшы җырчылар"

- Татар җырларына мәхәббәт тәрбияли алдымы соң?

Барлык җәйләремне Татарстанда – Чүпрәле районында уздыра идем. Бу – әниемнең туган ягы. Анда бөтен кеше җырлый. Мин шул җырларда үстем. Ә әтиемнең туган ягы – Камай авылы. Ул Менделеевск районына керә. Вафирә Гыйззәтуллина авылы. Әтием аны бик хөрмәт итә иде. Әти татар профессиональ музыканы тыңлата иде: өйдә татар симфоник музыкасы, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин көйләре язылган пластинкалар куя идек. Балачагымда Илһам Шакировны, Хәйдәр Бигичевны, Флера Сөләйманованы, Әлфия Авзалованы тыңладым. Безнең җырчылар – дөньядагы иң яхшы җырчылар! Мин төрле заманнардагы һәм төрле юнәлешләрдәге бик күп музыка тыңладым. Эмоциональ күпкырлылыгы ягыннан беркем дә татарлар кадәр җырлый алмый. Бу минем фикерем. Әмма ул юктан гына тумаган, мин чагыштырам.

-  Димәк, безнең музыкаль мирасыбыз буенча сөйләшә алабыз, әйеме?

-  Мин татарча яза белмим, татар телендә язылганны да авырлык белән укыйм. Дөрес, соңгы елларда татарча газеталар укый башладым - телне өйрәнергә бик булыша икән. Көнкүреш телендә сөйләшә алам. Әмма татар теле мәсьәләсендә өйрәнәсе дә өйрәнәсе... Ә менә музыкаль мираска килгәндә, әтием мине күп нәрсәгә өйрәтте. Ул үз халкына һәм аның сәнгатенә бөтен күңеле белән бирелгән кеше. Аннан ул үрнәкне алганмындыр дип уйлыйм. Нинди генә жанрда эшләсәм һәм ни генә язсам да, әтием иҗатымны хуплый.

-  Синең өчен традицион татар музыкасы?

Минем өчен традицион татар музыкасы – гармун һәм баянга кушылып җырланган татар халык җырлары. Аннан да яхшырагы була да алмый. Бар матурлык шунда.

-  Нәрсә ул синең өчен традицион милли музыка уен коралы?

-  Традиция буенча безнең инструмент - баян, гармун, татар курае һәм никадәр генә сәер яңгырамасын – скрипка дип уйлыйм. Миңа шулай тоела. Хәер, бездә саз да, думбыра да популяр булган. Әбием: “Татарлар шуларда уйнаган”, дип сөйли иде. Хәзер ул инструментларның кайта башлавы яхшы.

-  Татарда этномузыка үсеш алмады дип зарланабыз. Килешәсеңме?

-  Татарда этномузыка мәдәнияте үсеш алмаган дигән фикер белән килешмим. Бик әйбәт үсеш алган. Татар көе белән башка юнәлешләр катнашып, ниндидер яңа, гадәти булмаган музыка барлыкка килсә, һәрвакыт яратып тыңлыйм. Мәскәүдә "Этносаунд" музыкаль проекты бар. Аның җитәкчесе һәм илһамчысы – Тәлгать Хәсәнов. Бу проект турында кемдер белми икән, миңа калса, проблема проектка пиар җитмәүдә. Биредә республиканың ярдәме дә ярап куяр иде. Чөнки мондый проектлар – Татарстанны дөньяга чыгара ала торган визит карточкасы була алыр иде.

"Татар эстрадасында аранжировка һәм “баян белән тере тавышка өстәлгән “шифоньерлар” – оят, хурлык, алдашу"

- Татар музыкасын дөньяга чыгару турында сөйләшәбез дә, ниләрдер эшләп тә карыйбыз кебек? Нинди киңәш бирә аласың?

Минемчә, татарның традицион эстрада музыкасын, әйтик, шведларга, чили, австралия халкына, тыңлатасы авыррак булыр иде. Әмма башка юнәлеш эченә кертә алсак, заманча “фирменный” итеп төреп бирсәк, миңа калса, атар иде.

- Ә кем төреп бирергә тиеш соң аны?

Татар музыкантлары! Алар бар бит! Дөресен әйткәндә, кайчакта шулкадәр шәп проектларның да ниндидер ярдәм булмавы аркасында юкка чыгуын күрәбез. Татарстаннан үз “музыкаль бәхетен” эзләп күпме музыкант чыгып китте. Азат Баязитовны гына алыйк. Искиткеч джаз саксофонисты. Нью-Йоркта авторлык джаз альбомы яздырган беренче татар! Аның альбомы дөньякүләм джаз тәнкыйтьчеләре тарафыннан югары бәяләнде. Аның музыкасында безнең милли көйләребез дә ишетелә. Татар бит ул! Концертлар бирергә Казанга килә, әлбәттә. Мәскәүдә дә, башка җирләрдә дә эшли. Әмма андый кешеләребезнең Татарстаннан китүенә юл куярга ярамый иде. Андыйлар аз. Андыйлар татар музыкасы киләчәгенең көчле локомотивы. Яки Тәлгать Хәсәнов. Мин аны бүгенге көннең даһие дип саныйм. Татар музыкасы бит ул җырчы белән баянчы гына түгел. Татар музыкантларына ярдәм, таяныч кирәк. Бөтен өмет-ышаныч яңа мәдәният министры Ирада Әюповада.

- Димәк, кадрларны тупларга кирәк?

-  Эстрада музыкантлары һәм аранжировщикларның роле үсәргә, алар алгы планга чыгарга тиеш. Мин классик музыка турында сүз алып бармыйм, анысы минем юнәлеш түгел. Шулай да сүз уңаеннан әйтим, ул яктан безнең барысы да яхшы – дөньяга чыгарырлыгыбыз бар. Кемдер башкача әйтә икән – ышанмагыз. Бик күп татар композаторлары – новаторлар бар. Аларга ирек бирергә генә кирәк.

Ә татар эстрада музыкасын тәнкыйтьләп мәшәкатьләнәсе дә килми хәтта. Минем башка милләттәге коллегаларым татар эстрадасыннан ачыктан-ачык көләләр иде. Традицион җырчы һәм баянчыларга сүз тидерерлек түгел - алар үз югарылыгыннан төшмәделәр. Әмма аранжировка һәм “баян белән тере тавышка өстәлгән “шифоньерлар” – оят, хурлык, алдашу. Бу – халтура. Бер дустым, Татарстан музыканты әйтә: “Телевизордан барган эстрада концертында минем гитарада соло уйнавым яңгырый. Ә уйнаган кыяфәт чыгарып башка берәү басып тора”, - ди. Хәзер инде рус эстрадасы алай эшләми, ә безнең татар җырчылары тере яңгыраш ягыннан һаман да экономия ясарга тырышалар. Аранжировкалар коточкыч. Арзанмы? Арзан! Безгә ярый! Үзләрен йолдызга санаганнар шулай итә бит! Безнең менә дигән басистлар, гитаристлар, клавишниклар, аранжировщиклар, барабанчылар бар. Күбесе Мәскәүгә, Питерга һәм чит илләргә китеп беттеләр. Алар әрмәннәргә, яһүдләргә, немецларга, инглизләргә хезмәт итә. Алар теләсә кем өчен эшли, татар өчен генә түгел. Бу бит аларның татар музыкасын яратмавыннан түгел. Аларның һәрберсе татар музыкасы өчен җан ата, әмма бит тамак туйдырасы да бар, шуңа күрә алар анда-монда эшләп йөриләр. Татарстанда калсалар анысы да булмаска мөмкин.

-  Әйе шул, үзебезнекеләрне күрмичә, читтән китертергә яратабыз һәм шуңа аһ итәбез...

ТНВдан “Үзгәреш җиле” концертын күрсәттеләр, тере эстрада оркестры уйнаганда сөенә-сөенә карадым. Нинди шәп Мәскәү музыкантлары чакырылган! Мин күбесе белән таныш. Аранжировкалар джазлаштырылган. Тик шунысы бар – оркестр урыны-урыны белән Америка джаз стандартларын кабатлый. Куинси Джонс, Каунт Бэйси һәм башка танылган оркестрларны... Монда һич кенә дә плагиатлык турында сүз бармый. Бу начар түгел, әмма оригиналь идея түгел. Трубач Вадим Эйленкригның солода уйнавы гаҗәеп иде. Ә бит аның урынында күренекле джаз трубачы Рөстәм Галиуллин да була ала иде. Татар егете! Күзләремне йомып, күңелемнән мин оркестрдагы һәр музыкантны татар музыканты белән алыштырып карадым. Мин үзебезнекеләрнең һәрберсенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген беләм, минем алар белән эшләгәнем бар, мин аларның талантына сокланам.

-  Димәк, әлеге проектка татар музыкантларын җыеп шундый ук нәтиҗәгә ирешә ала идек...

-  Татар музыкантларыннан җыелма оркестр ясап булыр иде. Әллә Татарстанда аларның барлыгын да белмиләрме? Бар бит алар, Аллага шөкер! Аранжировкалары да оригинальрәк булыр, башкаларныкына охшамас иде. Шул ук Тәлгать Хәсәнов бу эшне ничек башкарып чыга алыр иде!..

-  Татар эстрадасын тәнкыйтьләдең. Ә бит хәзер безнең Элвин Греебыз да бар...

Әйе, Радик Юлъякшинны аерып әйтми мөмкин түгел. Ул - татарларга Аллаһ биргән җырчы! Безнең эстрадада яңа агым, яңа юнәлеш, яңа дулкын. Бу кеше тавышка гына игътибар итеп калмыйча, сәхнәдәге бөтен элементларга бертигез карый. Аранжировка, шоу, ут, тавыш яңгырашы, хәрәкәт – аның өчен барысы да мөһим. Бу егет тырышлыгы белән Татарстаннан читтә татарча эстрадага ихтыяҗ артты. Миңа аның иҗаты тулысынча ошый дия алмыйм, зәвык эше, әмма аның кискен алга китеш икәнлеген танымый булмый. Бер генә теләгем –көчле музыкантлар командасы туплый алсын иде.

-  Тагын кемне дә булса әйтә аласыңмы?

- Татар музыкасында яхшы тенденцияләр бар. Оскар Юнысов – татар рокеры. Бу татарлар әле “сөрә дә башламаган” кызыклы, мәгънәле юнәлеш. Аның кебекне ишеткәнем булмады. Потенциал зур, төрле музыкаль фронтларда үсәргә кирәк. Алга таба үссәк, безнең музыкаль казанышларыбыз югалмаячак. Үсеш булмыйча, булганын гына сакларга тырышсак – татар музыкасы үлә башлаячак.


"Татарстан белән эшләү теләге зур. Үз халкыма файда китерәсем килә"

- Ә үзең Татарстанда эшли алыр идеңме?

Әйе, Татарстан белән эшләү теләге зур. Үз халкыма файда китерәсем килә. Россия һәм көнбатыш йолдызлары һәм йолдыз булмаганнар белән шактый күп эшләп, мин күпне өйрәндем, күп нәрсә булдыра алам, татар музыкасы өчен дә күп нәрсә эшли алыр идем. Казанда гитаралы үз концертымны ясыйсым килә. Состав әйбәт – постсовет киңлегендәге иң шәп музыкант-инструменталистлар. Авторлык композицияләреннән инструменталь фьюжн альбом яздырасым килә. Ә инде уйлаганнарым барып чыкмаса, Япониягә яки Кытайга китеп барырмын ахрысы - күптәннән чакыралар.

Татар халкының нинди сыйфатын аерып әйтә аласың?

Татарларда үҗәтлекне яратам, мәрхәмәтле үҗәтлекне. Феникс кошы кебек югалып барганда да аякка баса алу сәләтенә ышанам. Татарларның кайгырта белү һәм бөтенесен йөрәгенә якын алуы – уникаль сыйфаты. Ә ошатмаган сыйфат – көнләшү. Татар көнчелеге каян чыккандыр ул? Әбием аны элек булмады дип сөйли иде, ул яңарак барлыкка килгән сыйфат ди. Татарның таркаулыгы ошамый. Мәскәүдә таҗикларның, абхазларның, дагыстан халкының, грузиннарның бер-берсен яклавын күрәм. Татарлар төркем-төркем бүленгәннәр, бер-берсен чәйнәп атарга әзерләр. Кызганыч.

- Синең өчен авторитет булган татарлар?

- Минем өчен авторитет булган татар шәхесләре теләсә кайсы татарныкыннан аерылмыйдыр – Тукай, Җәлил, Илһам Шакиров. Минтимер Шәймиевне бик ихтирам итәм. Аңа заманында җиңел булмады. Салават Фәтхетдинов шәхесен Шәймиев шәхесенә тиңлим. Музыкада ул шул ук рольне үтәде. Ул да карьерасын авыл клубларында баян белән җырлап башлады һәм әкренләп өскәрәк үрләде. Әтиемнең дә нинди зур эш башкарганын еллар узгач аңлыйм. Үз иҗаты өчен ниндидер әҗерен алмыйча язган да язган. Халык өчен, музыка өчен, иҗтимагый башлангычларда, чын йөрәгеннән. Андыйлар берәмтекләп санарлык. Исән-сау булсын!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100