Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөдәррис нигә искәрмәле, яки 200 мең сумлык Державин премиясе ни өчен Галигә түгел, Вәлигә бирелгән?

Традиция буларак рус телле язучыларга бирелә торган Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе быел Чыңгыз Айтматов әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен язучы Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды. Һәрвакыттагыча, бәйгедән канәгатьсезләр дә калды. «Татар-информ» хәбәрчесе премиягә бәйле вазгыятьне һәм премиянең нигезләмәләрен өйрәнде.

news_top_970_100
Мөдәррис нигә искәрмәле, яки 200 мең сумлык Державин премиясе ни өчен Галигә түгел, Вәлигә бирелгән?

Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе – үзенчәлекле. Державинның үзе кебек премиясе дә әдәбиятны һәм хокукны берләштерә. Премия әдәбият өлкәсендәге аеруча әһәмиякә ия әсәрләр иҗат иткән язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр алып барган юристларга бирелә. Премиянең күләме - 200 мең сум.

Быел премиягә 14 эш тәкъдим ителгән. Сигезе юриспруденциягә карый, өчесе – әдәби эшчәнлеккә.

Юриспруденция өлкәсендә премиягә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы, юридик фәннәр докторы В.Н.Демидов һәм РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиал) кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы Ф.Н.Баһаветдинов лаек булды.

Әдәбият өлкәсендә премиягә өч авто дәгъва иткән. «Стихотворения» китабы өчен Эдуард Учаров. Аны Казан үзәкләштерелгән китапханә системасы тәкъдим иткән. «Казань-ностальжи» китабы өчен Рамил Гарифуллин (Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме). 

Язучылар берлеге Чыңгыз Айтматовның «Чынгызханның ак болыты» повестен, «Без бер тамырдан» дип аталган Россия халыклары легендалары һәм мифлары җыентыгын татар теленә тәрҗемә иткәне өчен Мөдәррис Вәлиевне тәкъдим иткән. Державин премиясе Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды.

Державин премиясенә нинди лаек әсәрләр 

«Без бер тамырдан» китабы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру программасы»н үтәү буенча ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителгән. Ул 2017 елда «Мәгариф-вакыт»нәшриятында басылып чыккан. 143 битле җыйнак кына китап төрле халыкларның рухи хәзинәсендә сакланган эпосларны, риваятьләрне һәм мифларны үз эченә алган. Тиражы - 1000 данә.

Чыңгыз Айтматовның «Чыңгызханның ак болыты» әсәре Мөдәррис Вәлиев тәрҗемәсендә ике тапкыр чыккан. Берсе - Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган җыентыкта. Ул «Бер көн – бер гомер» романына нисбәтле китап. Мөдәррис Вәлиев әсәреннән тыш, җыентыкта Рим Шириязданов, Миркасыйм Госманов, Яхья Халитов тәрҗемәләре бар. Соңрак  Мөдәррис Вәлиев тәрҗемәсе аерым китап булып басылып чыккан.

Премия моңарчы кемнәргә тапшырылды?

Державин исемендәге премиягә рус телендә иҗат итүче язучылар лаек була. Язучылар берлегендә шул хакта искәртелгән. Менә берлек сайтында кемгә тапшырылганы хакында мәгълүмат:

«Татарстан Республикасының рус телендә иҗат ителгән әсәрләр өчен бирелә торган әдәби премиясе: Харисов Ренат Мәгъсум улы (Ренат Харис) – 2016, Галимуллина Әлфия Фоат кызы – 2016, Кәримова Алия Каюм кызы (Алена Каримова) – 2016, Нурисламова Альбина Равил кызы (Альбина Нури) – 2017, Остудин Алексей Игоревич – 2018 ел».

2015 елда Державин премиясе «Рух» («Поэзия духа») китабының тәрҗемәсе өчен Марсель Галиевка тапшырылган иде. Моңа рус телле язучылар канәгатьсезлек белдерде. Кайберәүләре Державинның поэзия бәйрәменә катнашырга теләмәүләре турында әйткәләде. 2016 елда Державин премиясе Державинның татарчага тәрҗемәләре өчен бирелде. Ренат Харис Державинны татарчага беренчеләрдән булып тәрҗемә итүче. 

Рәсми яктан

Әдәби иҗатны һәм юриспруденция өлкәсендәге гыйльми тикшеренүләрне үстерү һәм Державин исемен мәңгеләштерү максатыннан язучы исемендәге премияне гамәлгә кую турында ТР Президенты указы 2016 елның 14 мартында чыкты. Анда Державин премиясенең кемгә бирелүе язылган: 

 - Әдәбият өлкәсендә танылган әсәрләр язган өчен язучыларга, шагыйрьләргә, тәрҗемәчеләргә һәм юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен.

2017 елның 25 маенда Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелгән. Әдәбият өлкәсенә кагылган өлеше түбәндәгечә:

- Державин премиясе рус телендә иҗат ителгән һәм киң танылган әсәрләргә; Державин иҗатын популярлаштырган татарча әсәрләргә бирелә. 

Димәк, нигезләмә буенча татар әсәрләре Державин иҗатын популярлаштырган очракта гына үтә ала. Әмма быел ул Чыңгыз Айтматов әсәрен тәрҗемә иткән өчен бирелде.

Тагын ике мөһим пункт игътибардан читтә калган. Нигезләмә буенча, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр хакында массакүләм мәгълүмат чараларында язылырга тиеш. Мөдәррис Вәлиевнең тәрҗемәсе хакында бер генә мәкалә дә чыкмады. Икенчесе - тәкъдим ителгән әсәрләр хакында җәмәгатьчелек хәбәрдар булырга тиеш. Әмма без бу әсәрнең конкурска тәкъдим ителгәне хакында хәбәрдар түгел идек. Мин матбугатта «Без бер тамырдан» һәм Чыңгыз Айтматовның «Чынгызханның ак болыты» повестен турында мәгълүмат тапмадым.

Державин премиясенә заявкалар кабул ителүе дә, кандидатлар турында да мәгълүмат булмады. Бары тик лауреатларга премияләр тапшырылуы турында да гына мәгълүмат тәкъдим ителде.

Без Державин исемендәге республика премиясенә бәйле вазгыятьне шәрехләүне сорап, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Андагы җавап түбәндәгечә:

Державин иҗатын популярлаштыру сүзен юридик яктан гамәлгә ашыру төгәл булмау сәбәпле, Республика премиясен бирү буенча комитет әгъзалары тарафыннан нигезләмәдәге бу пункт түгел, ә башкасы - тәкъдим ителгән әсәрләрне ничек бәяләргә дигән пункт нигез итеп алынган. Ягъни, әсәрнең сәнгати югарылыгы, актуальлеге, әһәмияте һәм башкалар.

Тагын бер кызык мәгълүмат. Премия юристларга да бирелә дидек. Премияне тапшыру тантанасында юридик кануннарның үтәлеше өчен җаваплы кеше - Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үзе дә бар иде. Ул бер кандидатның республика премиясенең нигезләмәсенең кайбер пунктларын үтәмәвен белде микән? 

Рамил Гарифуллин: «Минемчә, биредә әдәби конкурслар традициясе бозылды»

Танылган психотерапевт һәм публицист Рамил Гарифуллин премия дөрес бирелмәде дигән фикердә. Ул «Психотерапевтические этюды в стихах» (1998), «Телеигра в ничто» (1999), «Сон с улыбкой на лице» (2005), «Полет над людьми психушки» (2006) китаплары авторы.

Рамил Гарифуллинның хикәяләре башта берничә ел дәвамында Facebook социаль челтәрендә Каzan Nostalgique берләшмәсе битендә басылган. Интернет-укучылар арасында уңыш казанган китапка кергән «Казан-ностальжи» китабын Татар китап нәшриятында бастырып чыгарган. 

Конкурсның пунктлары бозылмаган дип әйтә алабыз. Әсәр рус телендә иҗат ителгән, массакүләм мәгълүмат чараларында әсәр хакында интервью чыкты. «Рамил Гарифуллин 25 ел дәвамында республикабызның әйдәп баручы публицистларының берсе. Әлеге китап - аның әдәби иҗатының бер өлеше генә. «Казан-ностальжи» җыентыгы үзенең эчтәлеге, сыйфаты һәм язу таланты буенча Державин исемендәге республика премиясенә лаек», - дигән иде нәшриятнең баш мөхәррире Ленар Шәехов.

Әдәби тәнкыйтьче, сәнгать фәннәре кандидаты Галина Зәйнуллина да «Казан-ностальжи» җыентыгының яңа китаплар арасында аерым урын алып торуын әйтте. Хикәяләрне Президентның ярдәмчесе Олеся Балтусова югары бәяләгән дигән мәгълүмат та күренде. 

«Минем әдәби конкурсларда катнашканым бар – аларда башта лонг-лист чыгаралар, аннары – шорт-лист, барысы да күз алдында. Минемчә, биредә әдәби конкурслар традициясе бозылды. Үзгәрешләр кертелгәнгә кадәрге нигезләмәдә «җәмәгатьчелекнең уңай бәясе»дигән пункт бар иде, әмма соңгы версиядә ул юк. Әдәби премиягә тәкъдим ителгән әсәргә укучылар бәясе бик мөһим булырга тиеш дип уйлыйм. Минем китабымны профессионаллар да югары бәяләде, укучылар арасында да уңыш казанды – интернет-аудиторядә дә популяр, китап буларак та сатыла. Китапның Державин премиясенә тәкъдим ителүен дә матбугат аша хәбәр иттек. Ә башка кандидатлар турында бернәрсә дә белмим, ачык мәгълүмат булмады», - ди Рамил Гарифуллин.

Ул китабын икенче елга да Державин премиясенә тәкъдим итергә җыена. «Нигезләмә буенча андый хокукым бар», ди ул.

Алексей Остудин: «Без Эдуард Учаровны тәкъдим иткән идек, идарәдән үтмәде»

Мөдәррис Вәлиевны кандидатурасы Язучылар берлегенең Рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсе аша үтмәгән. Әлеге остаханә җитәкчесе Алексей Остудин әйтүенчә, алар Эдуард Учаровны тәкъдим иткән булган. Әмма әлеге кандидатура Язучылар берлеге идарәсе аша үтмәгән. 

«Идарә бер генә кандидатураны үткәрә. Алар Вәлиев кандидатурасын тәкъдим итте. Вәлиев Державинны татарчага тәрҗемә иткән диделә, - диде Остудин һәм Айтматов өчен бирелгәнен белгәч, бик гаҗәпләнде. - Айтматовнымыни? Ярар, Айтматов булсын. Премияне русларга һәм татарларга дип бүлү дөрес түгел, Тукай премиясен дә, Дрежавин премиясен дә Татарстандагы бөтен язучы алырга мөмкин. Миңа калса, ел саен премия бирү аның дәрәҗәсен төшерә кебек. Мин Державин премиясен Россия югарылыгына күтәрү яклы. Державинның статусы бик югары, ә безнең сайларлык кандидатураларыбыз да бик юк. Мин Державин премиясен татар телле язучылар алуын бер дә күпсенмим. Чөнки рус телле язучыларга Россиядә әдәби премияләр күп, ә татар язучылары өчен күп түгел. 

Монда тагын бер мәсьәлә бар – премияләрне кем кемгә бирә? Берара Державин премиясен картларга бирделәр, исән вакытында алып калсын, янәсе. Бәлки, минем сүзләрем гуманлы яңгырамас, әмма мин моңа каршы. Премия сәнгати югарылыктагы текст өчен тапшырылырга тиеш. Бу – бердәнбер критерий. Кайберәүләр ниндидер оешмалардан ниндидер рекомендацияләр алалар – бу көлке. Премия комиссиясе каршында экспертлар советы булырга һәм ул дөрес бәя бирергә тиеш».

Ни өчен язучылар берлеге нигезләмәгә туры килеп бетмәгән кандидат тәкъдим иткән?

Татарстан язучылар берлегенең Проза остаханәсе җитәкчесе Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, Мөдәррис Вәлиев кандидатурасы Проза остаханәсе аша узмаган. «Бәлки, аны идарәнең берәр әгъзасы тәкъдим иткәндер. Мин командировкаларда булып, Державин премиясенә кандидатуралар каралган утырышларда катнаша алмадым шул», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Мөдәррис Вәлиев кандидатурасы тәкъдименең Язучылар берлегенең идарәсеннән керүен әйтте. «Идарәнең мондый хокукы бар, чөнки ул безнең иң югары орган. Нигезләмәдә Державин иҗатын популярлаштыру турында сүз барса да, Мөдәрриснең алдагы еллардагы иҗатын һәм Ренат Харисның Державин тәрҗемәләре китабын чыгаргандагы өлешен, шулай ук, Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгын да искә алып, Идарәдә ул искәрмә буларак каралды», - диде рәис.

Кызганыч, Мөдәррис Вәлиев, берничә көн рәттән шалтыратсак та, трубканы алмады. Без аның Лаешта Державин премиясен кабул итеп алгач әйткән: «Мин Гавриил Державин кебек бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесенең якташы булуым белән горурланам, шулай ук бу кеше исемендәге премия лауреаты булуым да горурлык», - дигән сүзләрен генә китерә алабыз.

Әдәби премияләр ничек бүленә – бөек сер

Республикада әдәби премияләрнең җәмәгатьчелек фикерен искә алмыйча бирелүе табигый. Бездә бары тик Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар буенча гына матбугатта фикер алышулар була. Ни кызганыч, калган премияләрне кемнең ни өчен алганын белми дә калабыз.

Республикада шактый гына әдәби премияләр гамәлгә куелган. Татарстан язучылар берлеге мәгълүматларына караганда, менә алар:

- Татарстан язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе,
- Татарстан язучылар берлегенең елның иң яхшы проза әсәре өчен бирелә торган Фатих Хөсни исемендәге премиясе,
- Татарстан язучылар берлегенең драматургия өлкәсендәге әсәр өчен бирелә торган Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премиясе,
- Татарстан язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге премиясе,
- әдәби тәнкыйть өлкәсендә казанышлар өчен бирелә торган Җамал Вәлиди исемендәге премиясе,
- Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе,
- Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе,
- Татарстан язучылар берлегенең Мамадыш районы хакимияте белән берлектә бирелә торган Шәйхи Маннур исемендәге премиясе.

Әлеге премия лауреатларының кемнәр икәнлеген белсәк тә, аларның бу премиягә кайсы әсәрләре өчен лаек булуын белә алмыйбыз. Мәгълүмат юк.

Мәгълүмат, мәсәлән, шушы форматта гына бирелә: «Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Идарә утырышында әдәби премияләргә кандидатлар каралды.

Утырыш нәтиҗәләре: Язучылар берлеге Габдулла Тукай премиясенә – Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин, Галимҗан Гыйлманов; Гаяз Исхакый премиясенә – Рәдиф Сәгъди; Һади Такташ премиясенә – Флера Гыйззәтуллина; Фатих Хөсни премиясенә – Җәүдәт Дәрзаман; Җамал Вәлиди премиясенә – Фәрит Яхин; Туфан Миңнуллин премиясенә – Әмир Камалиев (Аманулла) кандидатураларын тәкъдим итә».

Нинди әсәрләр өчен? Монысы караңгы.

Ә бит әлеге премияләр буенча фикер алышулар уздыру халыкны әдәбиятны укырга тарту, активлаштыру да булыр иде. Тукай премиясе тапшырылыр алдыннан халык бер җанланып ала бит. Башка әдәби премияләргә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм аларның авторларын да җәмәгатьчелеккә активрак чыгарсак, бу әдәбиятны пропагандалау өчен яхшы сәбәп була ала. 

Татарстан Язучылар берлеге: әгъзалыктамы эш?

Татарстан язучылар берлеге идарәсен еш кына ачык фикере булмыйча, комиссиягә берничә кандидатура тәкъдим итүдә тәнкыйтьли идек.

Әйтик, ул быел Тукай премиясенә Марат Әмирханны, Тәлгать Галиуллинны һәм Галимҗан Гыйльмановны тәкъдим итеп, лаеклыракны сайлау эшен комиссия карамагына калдырды.

Татарстан язучылар берлеге Җәлил премиясенә 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйны һәм 28 яшьлек Булат Ибраһимовны тәкъдим иткән иде. Нәтиҗәдә, яшьләргә бирелә торган премия «яшьләр белән эшләгән өчен» Хәнәфи Бәдигыйга бирелде.

Димәк, моңарчы премиягә кандидатлар икешәрләп тә, өчәрләп тә тәкъдим ителгән. Ә Державинга килеп җиткәч бер генә кандидатура үткән. Бу Язучылар берлеге идарәсенең матбугат тәнкыйтен ишетеп төзәлергә тырышуымы, әллә башка сәбәпләр бармы?

Соңгы ике елда Тукай премиясен бирү комиссиясе премияне Татарстан язучылар берлеге күрсәткән кандидатурага бирде. Державин премиясен Берлек әгъзасына бирү дә шушы тырышлыктан булмадымы икән?

Рамил Гарифуллин – Берлек әгъзасы түгел, Эдуард Учаров әгъза булса да, аны идарә үткәрмәгән. Мөдәррис Вәлиев – гади әгъза генә түгел, Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү комиссиясе әгъзасы һәм идарә тарафыннан үткән дә. Бәлки, мәсьәлә шундадыр.

Димәк, бүгенге көндә дә әгъзалык зур роль уйный дип фаразлый алабыз.

Гаделлекне ничек урнаштырырга?

Мәдәният министрлыгының "Татар-информ"га җавабыннан күренгәнчә, Державин премиясен бирү комитеты Державин премиясе Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү кирәклеге турында карар кабул иткән. 

Монда җәмәгатьчелек фикере булуын мәҗбүри шарт итеп куярга кирәктер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100