"Мәдәният буенча уртача температура": дәүләттән 1 сум алып, үзләре бер тиен эшләгән учреждениеләр өлкәне аска өстери

25 Января 2018

Укылган: 767 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: mincult.tatarstan.ru, "Татар-информ" архивы
Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә яңгыраган саннарга күзәтү тәкъдим итәбез.

Мәдәният турында саннар телендә сөйләшеп карыйк. Чөнки мәгълүм халык мәкале "Җырның икмәк булганда гына булуын" раслый. Ягъни, бик гади: акча юк икән - җыр да юк. Ә "җыр" матур булсын өчен күпме акча кирәк? Ул "җыр" үзенә икмәклек акча эшләргә тиешме? 

Әйдәгез, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның йомгаклау коллегиясендәге чыгышына һәм коллегиядә катнашучылрга таратылган отчет җыентыкларына нигезләнеп, мәдәният өлкәсендәге керемнәр һәм чыгымнар, яки "финанслар һәм романслар" турында сөйләшик. 

Гомуми саннар: чыгымнар - 100%, табыш - 5%

Мәдәният тармагын финанслауның гомуми күләме – 13,7 млрд сум

Республика бюджеты чыгымнары күләме — 8,9 млрд сум.

Муниципаль бюджет чыгымнарының гомуми күләме - 4,8 млрд сум.

Мәдәният учреждениеләре эшләгән акча күләме - 728 млн сум.

Мәдәни чаралар саны -  7,5 мең.

Мәдәни чараларда катнашучылар - 10 млн кеше

Саннардан күренгәнчә, Татарстан мәдәният оешмалары чыгымнарының биш проценты күләмендә табыш алган.

Музейлар: "уртача температура" - 28 тиен


Татарстанда бүген 14 дәүләт музее һәм аның 45 бүлекчәсе; 49 муниципаль музей һәм аның 44 бүлекчәсе бар.

2017 елда музейларга һәм музей-тыюлыкларга Татарстан бюджетыннан 402,1 млн.сум акча бирелгән.

Музейларның 2017 елда гомуми кереме - 228 506 мең сум тәшкил иткән. Алар арасында иң күп керем алган учреждение - «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, аның кереме 111,2 млн сум тәшкил иткән. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, “Свияжск утрау-шәһәрлеге” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының күрсәткечләре дә традицион рәвештә яхшы. Галия Кайбицкая, Актаныш, Менделеевски музейларына, Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгына килүчеләр саны да, бу музейларның кереме дә аз.

Айрат Сибагатуллин кайбер дәүләт музейларының нәтиҗәсез эшчәнлек алып баруы турында әйтте: “Бюджетның бер сумына театрларның кереме 35 тиен булганда, музейларныкы 28 тиен тәшкил итә. Татарстанның 14 дәүләт музее арасыннан 9 музей “Хастаханә буенча уртача температураны” ясый. Башкаларының индикаторы: бюджетның 1 сумына 1 тиен яки бераз гына артыграк туры килә. 1 миллион 300 мең бюджет акчасы тотылып, керемнең 15 мең сум булуы мәдәният учреждениесенең икътисади яктан нәтиҗәсез эшчәнлек алып баруы ул!”

Театрлар: тамашачылар күбәя

Театрлар арасында 2017 елда иң күп керем алган учреждение - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры. Ул 85,5 млн сум китергән.

Әмма министрлык Опера һәм балет театрын тоту чыгымнарын, аерым алганда, Шаляпин исемендәге һәм Нуриев исемендәге фестивальләрнең бюджетын әйтмәде. Ягъни, 85,5 млн сум керем алу өчен күпме акча тотылганы билгесез.

2017 елда Татарстан театрларына 989 334 тамашачы килгән. Чагыштыру өчен: 2016 елда Татарстан театрларында 966 887 тамашачы булган, 2015 елда бу сан 918 950 кеше тәшкил иткән.

2017 елда 70 премьера куелган. Шуның 26сы - “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакльләр. Әлеге проект кысаларында Татарстан театрларына 37 миллион сумнан артык федераль һәм республика акчалары бүлеп бирелде. 2016 елда 64 спектакль куелган, 2014 елда бу сан - 60.

Дәүләт концерт оешмалары: финанслауның 88,6 проценты - бюджет акчасы

 

Дәүләт концерт оешмаларының тамашачылары саны – 2017 елда 505 498 кеше. Биредә ике концерт залы турында сүз бара дип аңларга кирәк – Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы һәм Габдулла Тукай исемендәге Филармониянең концертлар залы. Бу учреждениеләрдә барлыгы 1265 тамашачы урыны бар. 

Дәүләт концерт оешмаларын финанслауның 88,6 проценты - бюджет акчасы, бу суммага грантлар һәм субсидияләр дә кергән.

2017 елда дәүләти һәм муниципаль театр-тамаша учреждениеләре 20гә якын халыкара һәм бөтенроссия масштабындагы музыкаль фестиваль уздырган. Шуларның бишесе, ягъни, дүрттән бер өлеше – милли фестивальләр. Болар – Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының “Мирас” фестивале, Тукай исемендәге Филармония уздырган Яхин исемендәге классик музыка фестивале, “Бәрмәнчек” керәшеннәрнең дәүләт  фольклор ансамбе уздырган “Туым жондозы” һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале. Бишенчесе – Дәүләт ярдәме белән Ваһапов фонды оештырган Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале. 

Хезмәт хакы

 Татарстан мәдәният учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы – 26,8 мең сум

 Дәүләт учреждениеләрендә ул 33,8 мең сумны тәшкил итә, муниципаль оешмаларда уртача хезмәт хакы - 23,5 мең сум.

 Министрлык отчетында “Хастаханә буенча уртача температураны” кайсы мәдәни учреждениеләнең кайсы хезмәткәрләре ясавын ачыклап әйтелмәгән.

 Мәдәни мирас объектлары: штрафка тартылганнар да бар

2017 елда мәдәни мирас объектларын өйрәнү һәм саклауга җәлеп ителгән федераль акчалар – 463,728 млн.сум. Шуның 400 млн сумы “Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәрлеге һәм "Борынгы Болгар” комплекслы проекты өчен тотылган.

Мәдәни мирас объектларын реставрацияләү өчен республика бюджетыннан тотылган акчалар – 665,3 млн.сум. Бу акчага “Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәрлеге һәм "Борынгы Болгар” комплекслы проекты керми.

Ремонт эшләре тәмамланган мәдәни мирас объектлары арасында 1906-1910 елларда шәхси типография булган Венецианов йорты (Биредә Казан дәүләт университетының Татар музыка сәнгате факультеты урнашты) һәм Ленин исемендәге мәдәният йорты бар. Габдулла Тукай әдәби музее бинасы реставрация тәмамлану стадиясендә. Татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән йортта һәм шактый еллар Казан яшь тамашачы театры эшләгән Алафузов театры бинасында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.

Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни мирас объектлары ияләренә 2017 елда  1 615 000 сум күләмендә штраф салынган.

 Коммерциячел булмаган оешмалар: алардан керем соралмый


Коммерциячел булмаган оешмаларга 2017 елда 180 млн. 743,3 мең сум акча бирелгән. 

Болар арасында «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды, «Сфорцандо» музыкаль башкаруны үстерү иҗтимагый фонды, «Yummi Music» продюсерлык үзәге, «Угол» театраль лаборатория үзәге, «Смена» заманча мәдәният үзәге һәм Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе бар. Оешмаларның берсе - «Yummi Music» продюсерлык үзәге генә милли мәдәният белән эш итә.

Быел иҗади берлекләргә күпме акча бирелүе турында ачык мәгълүмат юк. Ул алдагы еллардагы белән бер чама булырга мөмкин. 2016 елда мәсәлән, Татарстан Язучылар берлегенә 23 миллион сумнан артык акча түләнгән булган.

Коммерциячел булмаган оешмалардан һәм иҗат берлекләреннән, театрлардан һәм музейлардан соралган кебек, керемнәр һәм рентабельлек соралмый!

Авторлардан музыкаль һәм драматик әсәрләр сатып алу өчен 3728,8 мең.сум акча тотылган.

Музей фондларын тулыландыру өчен рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре сатып алуга тотылган акчалар – 2 550 000 сум

Рәсем сәнгате проектлары өчен тотылган акчалар – 1 200 000 сум

Авыл клублары

2017 елда авылларда төзелгән күпфункцияле мәдәни үзәкләр саны – 31

Капиталь ремонтланган мәдәният йортлары – 44

2015 елдан бирле “Авыл клублары” программасы нигезендә 257 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. Бу 41 584 урын дигән сүз.

Китапханәләр

2017 елда китапханәләргә килүчеләр саны – 1452,7 мең укучы.

2017 елда китапханәләр биргән китаплар (документлар) саны – 30,1 млн. данә

Муниципаль китапханәләргә китап алу өчен республика бюджетыннан бүленгән акчалар – 79,6 млн.сум

Республика матбугатын китапханәләргә үзәкләштерелгән яздыру өчен тотылган акча – 16,8 млн.сум

Китапханәләргә матбугат яздыру өчен тотылган муниципаль акча – 22,1 млн.сум

Кинематография: ике милли фильм төшерелгән

Кино тармагына дәүләт ярдәме 2017 елда 177 501 178 сум тәшкил иткән.

Татарстанда дәүләт заказы белән фильмнар төшерүгә тотылган акча – 10 038 800 сум

Фильмнар төшерү өчен өстәмә рәвештә максатчан бүлеп бирелгән акчалар – 27 543 080 сум.

Әлеге фильмнар арасында Алмаз Нургалиевның “Нәҗибә” документаль фильмы, Марат Әхмәтшинның “Мулла” фильмы милли кинематографиягә караган.

 Сабан туйлары: акчасы билгесез

Сабан туйларына тотылган акча күләме турында мәгълүмат юк.

2017 елда чит илләрдә һәм Россия регионнарында 330 сабан туе үткәрелгән. Шуларның 251 - Россия регионнарында, 79ы - чит илләрдә.

Фикерләр








Мәдәният

Батулла дәүләтендә тәртип урнашты: татар теле дәүләт теле дип игълан ителде, улы Нурбәккә рәсми котлаулар килеп иреште, Батуллаларның берсе депутат булырга мөмкин

Батулланың 80 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе – республикада соңгы елларда уздырылган тантаналы юбилей кичәләренең иң яшьләрчәсе, иң җыйнагы һәм шәбе булды. Соңгы елларда татар сәхнәләрендә узган бер юбилей кичәләрен дә калдырмаучы журналист буларак әйтәм – бу чыннан да шулай.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла