Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театры баш миен шартлатырлык премьера күрсәтте яки Татар дөньясының өченче Туфаныннан телнең киләчәге турында бер фараз

Әлмәт театры баш миен шартлатырлык спектакль чыгарды. Ул – Туфан Имаметдиновның “Тынлыкта гына урын бар” фәлсәфи трактаты.

news_top_970_100
Әлмәт театры баш миен шартлатырлык премьера күрсәтте яки Татар дөньясының өченче Туфаныннан телнең киләчәге турында бер фараз

Сүзнең мәгънәсе китте, кадере бетте – бер сәгатьлек физик театрның нигезендә шушы фикер ята. Туфан Имаметдинов автордашы Равил Сабыр язган сүзләр ярдәмендә сүз үзенең мәгънәви әһәмиятен югалта баруы аркасында тел дәрьясы кибегеп баруын фаразлый. Юк, фаразламый, ә фактлар һәм мисаллар белән раслый. Яки хәрәкәтләр белән диик - физик театр бит. 

  • Туфан Имаметдинов – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры. Ул Татарстанда актеры “Алтын битлек” милли театры премиясе алган бердәнбер режиссер. Сүз “Әлиф” хореографик спектакле һәм Нурбәк Батулла турында бара. Дәүләт театрында Туфан Имаметдинов яшь тамашачылар өчен Пушкинны, Гогольне, Достоевскийны, Экзюперины, Джанни Родарины сәхнәләштерсә, эксперименталь спектакльләр буларак, “Әлиф”, “Шәмаил” хореографик спектаклен куя, Тукай шигыре белән перформанслар эшли. Шулай итеп, татар дөньясына уйларга, фикерләшергә, гафу итегез, хәтта чәйнәшергә дә җим атып тора.

Татар дөньясының һәрбер чорында үз Туфаны булырга тиеш. Туфаны булганда татар була.

Ә шушы Туфаннарның милли эксперименталь күзаллауларын дөньяга чыгарырга ярдәм итү өчен татар дөньясының, әлбәттә, Фәридәсе дә булырга тиеш. Моңарчы мондый экспериментларын Туфан бушка эшли иде – “Әлиф” бюджетсыз туган проект, ә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева талантлы иҗатчыга эксперимент өчен сәхнәсен, артистларын бирде, спектакль “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелгач, гонорары да булгандыр. 

"Башта сүз Аньес де Лестрадның "Фабрика слов" әсәрен гаилә белән карарлык спектакль итеп кую турында барган иде. Без авторлык хокуклары буенча килешүләр төзи дә башлаган идек. Нәтиҗәдә башка бер спектакль килеп чыкты", - ди Фәридә Исмәгыйлева.


Подробнее на «БИЗНЕС Online»: https://www.business-gazeta.ru/article/401866?utm_campaign=main-page&utm_source=culture&fbclid=IwAR3VsAgMenFKjkIvuUn7KeCZ5hdWshWThX3V5vP48uzrtDIB2ygd09OVgQY

“Бу театр экспериментларга акцент ясый. Минем дә зур сәхнәдә эксперименталь әсәр кую теләге бар иде”, - ди режиссер.

Спектакльнең композиторы - Эльмир Низамов, хореограф - Марсель Нуриев, рәссам - Лилия Имаметдинова. 

Фараз

Безнең милли җанлы татарларыбыз тел бетә дип шәрран ярган вакытта Туфан Имаметдинов Әлмәт театры ярдәмендә телгә анализ ясады: тел үзе бетми, ә сүзе бетә. Дөресрәге, сүзнең кирәге бетә – аңлыйсызмы? Аның бәясе төшә, ул мәгънә бирми башлый, сүз арзаная, кадерсезләнә. Ә сүз кирәкми икән, гафу итегез, ул сүзләрне берләштергән телгә ихтыяҗ каламы? Монда инде “бөек” һәм “бөек булмаган” телләр дә бер казанда, тагын бер кат гафу итегез.

Әлмәт театры артистлары кәчтүм-чалбар киеп, артисткалары кара киемнән бер сәгать дәвамында мәгънә бирми торган буш сүз сөйләп, сүзнең кадере бетүен аңлатты. Буш сүзләрдән торган матбугат, гаилә, мәхәббәт, мәгънәсез тренинглар... Сүз, сүз, сүз...

Ә сизәсезме, без хәзер виртуаль дөньяда лайклар, дизлайклар, смайликлар белән сөйләшәбез. Инглиз теленнән халыкара телгә күчкән “ок” безгә ризалыгыбызны, аңлаганыбызны аңлатырга җитә. Ә нәрсәдер барып чыкмаганны аңлату өчен туры мәгънәсе коймакны аңлаткан “блин” сүзе җитә. Шулай итеп, сүз дәрьясы кибә, кысыла. Безгә кайчакта ишарәләр дә җитә. Физик театр...

Без, әлбәттә, җан-фәрман тырышып телне саклар өчен төрле ысуллар кулланырбыз. Тукай, Дәрдмәндләрне укырбыз, Әмирхан Еники, Марсель Галиевлар прозасындагы матур татар теленә дан җырларбыз. Әмма үзебезнең көнкүрештәге сүз байлыгыбыз кысылганнан-кысыла барып, “ярар”, “яме”, “киттек”, “бетте” гади сүзләр белән чикләнәчәк. Бу хакта Ильф белән Петров күптән язган иде инде. “Двенадцать стульев” романы персонажы Эллочка бөтен уй-фикерен, эмоцияләрен 30 сүзгә сыйдыра ала. Әсәр моннан 90 ел элек язылган. Шулай итеп, авторлар рус телен утыз сүзгә сыйдыру вариантын тәкъдим иткәннәр иде.

Туфан Имаметдиновка сүзнең кадере булмау турында сүз белән аңлатырга драматург һәм журналист Равил Сабыр ярдәм иткән. “Тынлыкта гына урын бар” фәлсәфи притчасының икенче авторы – Равил Сабыр. Ул режиссер заказына туры китереп зур мәгънәгә ия булмаган сүзтезмәләр тезде. Шулай итеп сүз белән эш итүче кешегә - драматургка - “сүз тегермәне” тудырып сүзнең кадере китәчәге турында сүз әйтергә туры килде. Иҗатын журналистикадан башлаган һәм әле дә ипиен журналистика белән табучы драматург кына бу сүз кадере бетүе турындагы фикерне истерикасыз һәм эмоцияләрсез җиткерә алыр иде. Шулай булды да.

Туфан Имаметдинов: “Сүзнең мәгънәсе югалды”

“Бер ел элек тел проблемалары килеп тугач мине дә төрле конференцияләргә, түгәрәк өстәлләргә чакыра башладылар, - ди Туфан Имаметдинов. - Мин аларга йөрдем, татар милләтенең үсеше, артка чигенеше турында сөйләштек. Әмма болар сүз булып калды, алар буш сүзләр иде. Сүз бар, ә эш юк. Мин шуннан сүз темасына уйлана башладым. Кая сүз күп булуын күзәттем – матбугатта сүз күп, гаилә, мәхәббәт, сугыш турында сүз күп, шәхси үсеш тренингларында күпме сүз! Сүз безне басып алды, без шул сүз эчендә югалабыз. Күп сүз артында аның мәгънәсе дә күренми башлый”.

Артистлар

Чакырылган режиссерлар гадәттә театр коллективында бер актер ачып китәләр. Минзәлә театрындагы Рөстәм Зиннуров (“Иблис” спектакле, режиссер – Сергей Потапов), Түбән Кама театрындагы Алмаз Хөсәенов (“Әлдермештән Әлмәндәр”, режиссер – Фиргат Гарипов) - чакырылган режиссерлар ачкан татар егетләре. Әмма Әлмәт театрының спектакле аерым персонажларга юнәлтелмәгән. Биредә Рафик Таһиров кебек халык артисты да, Динар Хөснетдинов кебек “кызлар мәхәббәте” дә, әле танылып өлгермәгәннәр дә бертигез. Барысы да төссез-иссез, эмоцияләрсез сүз сөйлиләр һәм хореограф Марсель Нуриев билгеләгәнчә хәрәкәтләнәләр. Әлмәт театры артистлары өчен мондый экспериментлар табигый инде. Алар тамашачы яратып йөргән халыкчан спектакльләрдә дә, “фестиваль өчен” тамгасы сугылганнарында да бердәй уйныйлар. Шулай итеп беренчесендә халык рәхмәтен, икенчесендә театр тәнкыйтьчесе фикерен ишетәләр. Артист кешегә тегесе дә, монысы да кадерле.

Бер сәгатьлек спектакльдән кайбер эпизодлар:

Шәхси үсеш тренинглары

Арткы планда сүз сөйләнә: “Һәркемнең язмышы үз кулында. Һәркемнең тормышы өскә таба юнәлгән туры сызык кебек һәм аның иң зур уңышлары әле алда. Сезнең бәхетле булырга хакыгыз бар. Бу хокукны куллану бары тик сезнең үзегездән генә тора...”

Ул арада алгы пландагы актерның башын тортка манып алалар.

Сүз дәвам итә: “Килешәсездер, авыру һәм хәерче булганчы сезгә сәламәт һәм бай булуың яхшырак. Бер кеше дә уңышлы булып тумый. Белегез, сезнең мөмкинлекләр чикләнмәгән. Ышаныгыз, сез теләсәгез, чыннан да бөтен дөньяны яулап алачаксыз...”

Актерның башын тагын бер кат тортка тыгып чыгаралар.

Сине шулай чакыралар, ымсындыралар, торт кремына баткан битең белән хәтта син үзеңнең көлке күренүеңне дә аңламыйсыңдыр, әй кеше...

Матбугат

“Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия яшен арттырганнан соң, олы яшьтәге кешеләрне эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы кертелергә мөмкин, дигән. Хәзерге вакытта төрле тәкъдимнәр бар. Мондый хезмәткәрләрне эштән җибәргән өчен административ һәм...”

“Татар иҗтимагый үзәге Казанның Тинчурин бакчасында татар телен яклап пикет уздырды. Чарада 50гә якын кеше катнашты. Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта катнашучылар «Телен саткан – дәүләтен сатар»....”

“Кытайда таракан үрчетү белән бәйле бизнес арта бара...”

Мәхәббәт

Ир-ат матур сүзләрне сөйли тора. Берәүгә, икенчегә, өченчегә... Объектлар алышына, арта... Сүз кала... “Мин яратам сине. Син минем бердәнберем. Рәхәтем. Бәхетем. Җаным. Тәнем. Син булганда миңа рәхәт. Син булганда миңа җылы...”

Мәдәният

Ә менә бүгенге мәдәниятнең торышын инде мин сүз белән аңлата алмыйм, укучым. Монысын тамашачы үзе карарга тиеш. Равил Сабыр да бүгенге мәдәниятне аңлату өчен Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән татар теленең иң онытылган сүзләрен эзләп тапкан. Мәдәният бүлеген ача торган бер генә эпизодны атыйм - актер башында бәя кәгазе асылынып торган түбәтәй.

Спектакль авторлары “Биография”, “Күңелдәге уйлар”, “Гаилә”, “Сугыш” һәм башка темаларга бик күп буш сүзләр тәкъдим итәләр. Барлык мәгънәгә ия булмаган сүзләр дә актерларның ниндидер мәгънәгә ия булмаган хәрәкәтләр белән бергә бара. Туфан Имаметдинов аңлатма буларак мисал итеп Корея рэперы PSYның Gangnam stile композициясендәге хәрәкәтләрен китерә. Аларда да мәгънә юк. Ә 3 млрд караучы булган.

Финалда – тынлык. Тынлыкта гына урын бар...

*******

Спектакль буш сәхнәдә бара, ул декорацияләр белән чуарланмаган кебек күренсә дә, монтаж шактый вакытны алачак ди. Чөнки арткы планда сузылган торбалар һәм рельсларны урнаштырасы бар. Арткы диварда язылып барылган сүзләрне дә кул белән берәмтекләп җыярга кирәк булачак. Кыскасы, катлаулы спектакль.

“Бу яңа буын тамашасы. Аны аңлау өчен күпмедер аң-белем дәрәҗәсе сорала. Бәлки артистлар да нәрсә эшләгәннәрен аңлап җитмәгәннәрдер, - диде әлеге спектакльне карау өчен Әлмәткә махсус килгән кинопродюсер Миләүшә Айтуганова. – Европа илләрендә мондый спектакльләр күп куела. Мин аларны күп карадым. Аларның татар сәхнәсендә дә булуы бик яхшы. Без биредә төшенчәләрнең үз кыйммәтләрен югалтуын күрәбез. Пластик хәрәкәтләр белән моңа протест белдерелде. Режиссер бу спектакльдә үз карашларын биткергән һәм ул үз эшеннән канәгать булса кирәк”.

Миләүшә Айтуганова спектакльнең репертуарда озак торачагына шик белдерде, әмма уңышлы фестиваль язмышы юрады.

“Кече шәһәр театрлары” фестиваленең лауреаты булган, былтыр дүрт номинациядә “Алтын битлек”кә дәгъва иткән, быел да бер спектакле илнең иң яхшы спектакльләре лонг битенә кергән театр ул “битлек”не алмый туктар дисезме?! Алачак ул аны – монысын фаразлау өчен Туфан булу да мәҗбүри түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100