Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Легендар җырчы турында яңа китапта - яңа фактлар: Әлфия Авзалова Илһам Шакировны сөйгән, көн саен салкын су белән коенган, футбол җанатары булган һ.б.

21 февраль көнне Казан ратушасында легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китап тәкъдим ителде. Моң патшабикәсе истәлегенә үткәрелгән чарада җырларының кабатланмас, күңелдә мәңгегә җуелып калырдай булуына тагын бер кат инанды тамашачы.

news_top_970_100
Легендар җырчы турында яңа китапта - яңа фактлар: Әлфия Авзалова Илһам Шакировны сөйгән, көн саен салкын су белән коенган, футбол җанатары булган һ.б.

Китапны тәкъдим итү чарасы Әлфия Авзалованың иң популяр җырларының берсе “Казан утлары” җыры белән ачылды. Бу җырны ул үзе башкарды, әмма, ни кызганыч, видеоэкраннарда гына. Аннан соң җырчының беренче тапкыр сәхнәгә чыккан еллары, иҗатын таныткан җырлары, соңгы еллардагы иң популяр җырларыннан өзекләр видеоэкранда күрсәтелде. Зал түзмәде, аягүрә басып алкышлады. Бу мизгелдә җырчының иҗатташ дуслары, якыннары һәм тамашачылар күз яшьләрен тыя алмады. Ул башкарган җырларга кушылып җырлады да, елады да. Татар җырын бөек итеп дөньяга таныткан йолдызның атылуы авыр халәт шул. Тик Әлфия Авзалова кебек йолдызны тамашачысы әле озак дәверләр онытмас.

“Әни татар халкы өчен яшәде”

“Әлфия Авзалова” дип исемләнгән китап бер мең данә тираж белән чыккан. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган программа кысаларында нәшер ителгән. Уникаль басма өч өлештән, 544 биттән тора. Беренче өлештә – җырчының үз хатирәләре һәм биографиясе, икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның, хезмәттәшләренең истәлекләре, өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы 100 җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар) урын алган. Алга таба Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли.



Китапта моңарчы берәү дә ишетмәгән кызыклы фактларны да очратырга була. Әлфия Авзалова үзе дә Илһам Шакиров хакында истәлекләр язып калдырган.

Китапта урын алган бер истәлек: "Илһам белән гел бергә йөреп, күңелләребез шулкадәр якынайды, хәтта мин аңар гашыйк булдым. Гел аны гына уйлыйм. Аз гына күрешми торсак та, ямансу була башлый. Гел аңа карап торасым, гел аның җырларын тыңлыйсым килә. Әллә үзенә, әллә сихерле тавышына гашыйк булдым. Ул үзе дә миңа гашыйк шикелле тоела иде, әллә миңа гына шулай тоелган. Кыскасы, арабыз бик серле иде. Шуның өчен халык арасында Илһам белән Әлфия өйләнешәчәкләр икән, дигән сүзләр йөри башлады. Чынлап та, Илһам “Әлфия, әйдә өйләнешәбез!” – дип тә әйтеп куйды. Мин ул сүзне уенга борган булдым".



- Мин Казан шәһәренең 171нче мәктәбендә белем алам. Флешмоб хакында миңа укытучым хәбәр итте, катнашып карарга тәкъдим ясады. Билгеле, Әлфия Авзалова исемендәге җыр бәйгесе зур җаваплылык өсти, лаеклы рәвештә чыгыш ясарга кирәк бит. Шуның өчен җыр сайлауга җитди карадым. Видео юллаганда бик нык дулкынландым, җиңүемә әле дә ышана алмыйм. Әлфия Авзалова репертуарындагы барлык җырларны да яратып тыңлыйм. Аның моңнарында туган як, туган нигез, әти-әни, мәхәббәт ята. Җырлары моңлы, тирән мәгънәле, уйланырга мәҗбүр итә. Үзем аның “Җидегән чишмә” дигән җырын башкарам. Әлфия Авзалова хакында нуры сүнмәс шәхесләрнең иң олысы-хөрмәтлесе, дисәм, ялгышмамдыр. Ул һәрвакыт балкып яначак иң якты йолдыз. Без яшь буын өчен үрнәк алырлык шәхес. Киләчәктә Әлфия Авзалова кебек танылган җырчы булырга телим, - диде бәйгедә җиңү яулаган Рушана Хәбибуллина.

“Йөрәк елый, күңелләр аны сагына” 

Кичәне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров дәвам итте. Ул Әлфия Авзалованың төркеменә 1976 елда килә. Иҗатының башлангыч чорында зур талант һәм легендар җырчы янәшәсендә эшләвен зур бәхет дип атады ул. Зур тормыш мәктәбе өйрәткәне өчен җырчыга рәхмәтле булуын әйтте.



- Әлфия Авзалова чыгыш ясамаган бер генә авыл, бер генә шәһәр дә калмагандыр. Кая гына барса да, ул татар сәнгатенең илчесе булды. Бөтен дөньяда яшәүче татарлар арасында аның исемен белмәүче юктыр, мөгәен. Җырчы үзен һәрвакыт иркен тота, халык белән уртак телне тиз таба белде. Тагын бер сыйфаты бар иде: башка милләт җырларын гаять зур осталык белән башкарды. Һәр концерта диярлек үзбәк, казах, әзербайҗан, гарәп, һинд, башкорт җырларын башкара иде. Аның йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлаган “Зөләйха”, “Гөлҗамал”, “Казан сөлгесе”, “Шахта”, “Кәккүк” һәм башка күренекле җырлары халык күңелендә югалмас эз калдырды. Әлфия апаның көтмәгәндә арабыздан китеп баруына күңел әле дә ышанмый. Бу хәл һәркем өчен зур югалту, кайгы булды. Йөрәк елый, күңелләр аны сагына. Тик ул халык күңелендә мәңге яшәячәк, - диде ул.

“Әлфия Авзалова минем өчен мәңге сүнмәс йолдыз”
18 яшьлек Казан кызы Зәлинә Хәйруллина Әлфия Авзалованың вафатыннан соң җырчының якты истәлегенә багышлап “Мәңге сүнмәс йолдыз” дип аталган шигырь язган. Шуннан соң кыз Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова белән элемтәгә керә һәм әлеге иҗат җимешен укый. Җырчының кызына бу юллар бик нык тәэсир итә һәм бу шигырь юлларын “Әлфия Авзалова” китабына бастырып чыгара.

- Шигырьләремдә сугыш, мәхәббәт, туган ил, әти-әни хакында язам. Тик Әлфия Авзалова кебек бөек шәхесләр хакында язганым булмады, “Мәңге сүнмәс йолдыз” шигыре үзеннән-үзе язылды. Шигырь язу теләге җырчының “Картаямыни соң йөрәк?” җырын ишеткәннән соң барлыкка килде. Ничектер моңсу булып китте, күңелемдә бушлык хисен сизеп алдым. Татар легендасының иҗаты күңелемнең иң түрендә урын алган. Репертуарындагы һәр җыр дәрт һәм өмет уята, моңсу чакта юата. Җырчыга карата бөтен хисләремне шигырь юлларына салдым. “Әлфия Авзалова” китабында иҗатымның урын алуы минем өчен зур биеклек, - диде Зәлинә.

“Соңгы көненә кадәр җырчы белән очрашуны язмаларга теркәдем” 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла Әлфия Авзалова турында видео һәм аудиоязмалар туплаган. Соңгы көненә кадәр җырчы белән булган һәрбер очрашуны язмаларга теркәп барганына шатлана ул.



- Мин үзем, кулымнан килгәнчә, Әлфия Авзалова хакында истәлекләр туплап калырга тырыштым. Аның белән булган очрашулар, әңгәмәләр барысы да саклана. Әлбәттә, алар югары сыйфатлы түгел, һәвәскәр дәрәҗәдә генә. Әмма мин аны киләчәктә мәшһүр җырчы хакында зур видео, яисә аудио-альбомнар чыгарганда яхшы файдалану материалы булыр дип уйлыйм. Мин төшергән язмаларда җырчының сүрәте генә түгел, сөйләме һәм тавышы бар бит, алар киләчәктә аның турындагы кинолар төшергәндә файдаланылыр. Минем аудиоязмаларда кыйммәтле тарих ята. Килер буын шул тарихны белеп, аның җырларында тәрбияләнсен иде. Әлфия Авзалова – мәдәниятебезнең үткәне, ул бөек шәхесне һич тә онытырга ярамый, - диде Рабит Батулла.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әнисе турында язылган китаплар әдәбият сөючеләр арасында тиз арада таралып бетәчәгенә ышана. “Әлфия Авзалова тормышы һәм иҗатына багышланган бу китап та соңгысы булмас, алга таба да аның турында китаплар язылыр, фильмнар төшерелер әле”, диде ул.

“Әлфия Авзалова” китабында җырчы хакында язылган берничә кызыклы факт

1. Егермегә якын үлән салып чәй әзерләргә яраткан. Үләннәрне җәй саен җыеп киптерә, аннан соң кыш буе чәен эчә. Сөтле чәйгә аз гына әче әрем сала торган булган.

2. Спортны үз иткән. 2002 елда оныгы Әскәр Авзалов белән футбол буенча Дөнья Чемпионатының бөтен матчларын карап барган. Россия җыелма командасының җанатары булган.

3. Ижевскида гастрольләрдә чакта Михаил Боярский белән очраша. Бер кунакханәдә яшиләр, бер мәйданчыкта чыгыш ясыйлар.

4. Һәр иртә битләрен, гәүдәсен сап-салкын су белән юган.

5. Җырчы музыка аппаратурасының авыр кейсын гел үзе күтәреп йөргән, аны берәүгә дә ышанып тапшырмаган. Ул заман өчен музыка аппаратлары кадерле, кыйммәтле булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100