Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл кирпеч - җимереклек символы яки Акулина әбекәйдән татарча монолог

Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салган татар шәхесе Фәрит Хәбибуллинның хыялын Казан Яшь тамашачы театры тормышка ашырды – театр ишегалдында ачык һавадагы беренче спектакль күрсәтелде.

news_top_970_100
Кызыл кирпеч - җимереклек символы яки Акулина әбекәйдән татарча монолог

ТЮЗ + Кариев – туксанынчы еллардагы уртак тарих

Казанның ТЮЗ (театр юного  зрителя) бинасы янындагы территория Татар дәүләт яшь тамашачы театры карамагында иде. Туксанынчы елларда Островский урамы, 12нче йорт адресында урнашкан биналар Фәрит Хәбибуллин җитәкләгән Татар театрына бирелә. Бина бар, тик аның сәхнәсе дә, тамаша залы да булмый. Соңрак театрга “Алафузов театры” – Казан җитен комбинатының мәдәният сарае тапшырыла. Ә Островский урамындагы биналарның берсендә театрның артистлары яши, складларда театрның декорациясе саклана.

Фәрит Хәбибуллин бу территориядә ачык һавадагы җәйге театр ясарга хыяллана иде. Аның матбугат конференциясе җыеп, җәйге театр сызымнарын күрсәтә-күрсәтә бу хакта сөйләгәне дә бар. Театр ниндидер эшләрне башлап та караган. Фәрит Хәбибуллин исән булып, эшен дәвам иттерсә, бүген ике театрның язмышы ничек булыр иде – билгесез.

Кариев театрына Петербург урамында урнашкан Казан гарнизонының Офицерлар йорты бирелә. 2018 елда бина театр өчен җайлаштырыла, янкорма ясала һәм театр үз бинасында эшли башлый. Ә Островский урамындагы территория тулысы белән ТЮЗга тапшырыла – хәзер театрның 7 мең кв.м. территориясе бар. аның 1,6 мең кв.м.ын иске хуҗалык биналары – амбарлар, складлар били. Театр реконструкция уздыру өчен федераль акчалар көтә.

Яшьләрчә Горький

Казан ТЮЗының яшь актерлары кызыл кирпечле борынгы амбарлар диварларын декорация итеп спектакль күрсәттеләр. Максим Горькийның хикәяләре “Бывшие люди” исеме астында берләштерелеп, спектакль-притча барлыкка китерелгән. Спектакль 16+ тамгасы белән куелган.

Спектакль кичке 9да башланырга тиеш иде. Дөрес, пресс-релизларда, һава торышы начар булса, спектакльнең көне күчерелергә мөмкинлеге дә кисәтелгән. Һава торышы бозылмады. Әмма спектакль елның иң озын көнендә билгеләнгән булып чыкты – спектакль күрсәтү өчен караңгы төшмичә аптыратты.

Театр урамда спектакль күрсәтү өчен әзерләнгән. Тимер конструкцияләр өстенә йомшак мендәрләр куелган. Кайнар чәй дә бар. Теләгән кешегә пледлар да тәкъдим ителде. Дөрес, аларның кирәге чыкмады, төн бик җылы иде, хәтта черки явы да һөҗүм итмәде.

Артистлар амбарның тимер ишеге астындагы тишектән үрмәләп чыктылар. Ишегалды мәйданы да, амбарның икенче катка менә торган ачык баскычлары да, балконы да – барысы да артист өчен сәхнә булды.

Режиссер – театр артисты Илнур Гарифуллин. Ул үзе үк хореограф һәм рәссам да. Композитор – театр артисты Камил Гатауллин. Спектакльдә театрның биш артисты катнаша – Нияз Зиннәтуллин, Камал Гатауллин, Эльвина Булатова, Гүзәл Вәлишина, Полина Малых.

Спектакльдә Максим Горькийның биш хикәясе файдаланылган: “Отшельник”, “Бабушка Акулина”, “Васька Красный”, “Девочка”, “Женщина с голубыми глазами”. Ә исеме – “Бывшие люди” - башка хикәясеннән алынган. “Бывшие люди” төшенчәсе җәмәгатьчелектә Максим Горький хикәясеннән соң кулланыла башлады. Ул нормаль тормыштан төшеп калган һәм кире анда кайту шанслары булмаган кешеләргә карата кулланыла. Совет чорында бу төшенчә башкачарак мәгънә бирә башласа да, спектакль чыгарган яшьләр аның Горький язган беренчел вариантын күздә тотканнар.

“Кызыл кирпеч миңа җимереклекнең бер символы булып тоелды һәм шушы спектакльне куясым килде. Без Горькийның шушы декорациягә туры килгән әсәрләрен карый башладык. Мондый кешеләр тормышыбызда бар бит. Машинаң эченә кереп утырсаң, син аларны күрмисең. Ә автобуста барганда алар күренә. Алар күп. Алар өчен вакыт тукталган. Алар вакытны тоялар, ә без тоймый башладык”, - диде Илнур Гарифуллин.

Шушы урында әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинованың бер фикерен искә төшерәсе килә. Ул аны Казан театр училищесын быел тәмамлаган студентларның "Nauruz school" халыкара фестивале кысаларында күрсәтелгән “Шәхсән” эскизларыннан соң әйткән иде. Студентлар үзләре сәхнәдә тасвирлый торган персонажлар итеп тормыш төбендәге бозык кешеләрне сайлаганнар иде.

“Бу эскизлар аша алдагы көн караңгылык булып күренә. Һәр монологта – сынык күңелле кешеләр. Бу балалар бәхеткә сыя алмый кебек. Кара дөньяны уйнап ләззәт алалар, матурлыкка чыдый алмыйча пычрак эзлиләр”, - диде Хабетдинова. Аның фикеренчә, мондый уен чистартмый, тамашачы катарсис кичерми. “Ә бит спектакльне карарга театрга алар күрсәткән тормыш төбендәге кешеләр килми. Театрга нормаль кешеләр килә”, - ди ул.

“Бывшие люди” спектаклен караган әдәбият галиме, педагог Миләүшә Хабетдинова шул фикерендә калды. “Минем театрда яктылык күрәсем килә”, - диде ул.

Илнур Гарифуллинның гражданлык позициясе

Шушы тормыш төбендәге кешеләрнең фәлсәфәсен күрсәтергә алынган спектакль эчендә Илнур Гарифуллин туган тел мәсьәләсенә гражданлык позициясен дә белдерергә өлгерде. Персонажларның берсе монологын татарча укыды. Шунысы кызык – Баба Акулининың Илгиз Зәйниев тәрҗемә иткән татарча монологы әлеге проектта катнашкан рус кызына – Полина Малыхка тапшырылган.

“Без шушы шәһәрдә - шушы телнең туган җирендә яшәсәк тә, бу телдә сөйләшү уңайсыз була башлады шикелле. Җәмгыять туган телдә сөйләшүне оныта башлады кебек. Спектакльдә кешенең татарча сөйләшкәнен башка персонажлар “бредит” дип кабул итәләр. Кибеткә кер – сиңа татарча хезмәт күрсәтәләрме? Бик сирәк. Туган телдә сөйләшә алучылар кимегәннән кими. Без телебезне югалтмаска тиеш”, - диде Илнур журналистларга.

1940 елдан бирле Казан ТЮЗы биләп торган Островский урамы, 10нчы йорт адресы белән урнашкан бина үткән гасыр башында Татар мәдәният йорты булган, биредә “Сәйяр” театр труппасы спектакльләре куелган, Тукай үзе шигырьләрен укыган. Кайчандыр урыс сәүдәгәрләренең утары булган урыннарга шул вакытта татар рухы нык сеңеп калгандыр.

Бу театр Казан шәһәренең традицион моделе булып тоела – биредә аралашу теле рус теле булса да, ике халык һәм ике мәдәният цивилизацияле кушылган, уңайлы атмосфера тудырылган.

Ә инде Горький тасвирлаган рус дөньясына татар сүзләре килеп керүе, Акулина карчыкның да татарча саташуы – шушы җирләрнең борынгы тарихына сәнгати бер караш.

Кимчелек күрүчеләр юк иде – без мактадык

Әлбәттә, бу спектакльне театр тәнкыйтьчеләре караса, кимчелекләр табачаклар. Дебют эшен бит артистлар һәм режиссер бергәләп өйрәнәләр. Тик премьерада тәнкыйтьчеләр юк иде, начармы бу, яхшымы, әмма Татарстанда тәнкыйтьчеләр урынын журналистларга һәм блогерларга башкарырга туры килә. Ә журналистлар куелыш һәм уен кимчелеге эзләмәде. Алар тамашачы белән бергә спектакль атмосферасына ләззәтләнде, театрның башлангычын хуплады.

Былтыргы күлмәк турында хәтирәләр

Яшь режиссер театрның яшь чибәр актрисасы Эльвина Булатованы чишендерү җаен да тапкан. Караңгы ишегалдында тән төсендәге эчке киемнән басып торган, зифа гәүдәле матур шәрә актриса, монологын сөйли-сөйли, үзен кычыткан белән чаба.

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең кызыл келәменнән Марат Башаров белән узган туташны хәтерләүчеләр булса – шушы Эльвина иде инде ул. Кызның күлмәге татар интернетын “шартлаткан” иде. Актрисаның күлмәген "Ночнушка" дип бәяләделәр. Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова: “Ул көнне актрисаның киемен күргәч, аптырап калдым”, - дигән иде.

“Эльвина Булатова безнең яшь, талантлы актрисабыз. Ул әле бик яшь, аның киеме дә эльфныкы кебек иде. Ул үзенчә бик тырышкан. Күлмәк декольте да түгел, эротика да, ниндидер рәсемнәр дә юк. Аның күлмәге Европа кинофестивальләренә туры килә торган стильле, затлы, кыйммәтле күлмәк. Хәзер Европа трендында – соңгы кинофестивальләрне карасак, андый стилистикадагы күлмәкләр киелә. Әмма без кинофестивальнең мөселман киносы фестиваль булуын уйлап җиткермәгәнбез – бу безнең хатабыз”, - дип акланган иде Айгөл Горнышева. Марат Башаровка исә күлмәк ошаган иде. Ул аны “стильный” дип атаганы билгеле.

Ә күлмәк, чыннан да, матур иде, актриса да... Ә кайсы театр үзенең чибәр актрисасын чишендерми? Камал театры да Нәфисә Хәйруллинаны чишендерде, Әлмәт театры да Мәдинә Гайнуллинаны чишендерде. Сәнгати чишендерү – матурлык.

Туфан Имаметдинов адресына бер фикер

Шулай да, ТЮЗның баш режиссеры Туфан Имаметдиновка төбәп бер фикер җиткерәсем килә. Ул үзенең бу спектакль куелышына кысылмавын, театрда цензура булмавын әйтте. Ә кирәк иде, Туфан Рифович!

Татар дөньясында сәнгатьтә яшьләргә тәҗрибәле кешенең киңәше “цензура” дип аталмый, ә остазлык дип атала. Әйтик, Камал театрында яшьләр эшендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның кагылуы сизелә. Андый кагылулар файдага гына. Бәлки, Туфанның белеме һәм тәҗрибәсе дебют спектаклен җыйнаграк, җанлырак итә алыр иде.

Театр чыгарган һәр продукт – аның имиджы. Театрның гына түгел, аның баш режиссерының да имиджы.

Vizit Tatarstan һәм Татарстанның Туризм комитетына бер тәкъдим

Татарстанның туризм тармагы Казан театрларына туристлар өчен җәйге продукт булырлык спектакльләргә заказ биреп, әлеге спектакльләрне театрлардан сатып алып, җәй буе туристларга күрсәтүне оештырса, ничек шәп булыр иде ә! “Бывшие люди” – ТЮЗның менә дигән туристик продукты булыр иде. Казан – Максим Горький белән бәйле шәһәр. Татарстанның әдәби маршрутында Горький бар, ә нигә анда язучының әсәре буенча куелган спектакльне дә кертмәскә? Әлеге әдәби маршрутка кергән һәр рус язучысы буенча спектакль күрсәтергә мөмкин ләбаса. Артистлар туристлык тармагыннан килгән заказга рәхәтләнеп җәй көне дә эшләрләр иде. ул аларның ипие бит.

Ә бәлки, татар язучылары буенча да әдәби маршрут барлыкка төзелер дә, театрлар андагы язучылар белән бәйле җиңел туристик продукт булдырырлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100