Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курчак театры беренче тапкыр өлкәннәр өчен татарча спектакль куйды: Илгиз Зәйниевтән Әлфия Авзалованың мәхәббәт тарихы

"Әкият" Татар дәүләт курчак театрының яңа сезондагы беренче премьерасы булачак "Әлфия" курчак спектакленнән рецензияләштерелгән эксклюзив язма.

news_top_970_100
Курчак театры беренче тапкыр өлкәннәр өчен татарча спектакль куйды: Илгиз Зәйниевтән Әлфия Авзалованың мәхәббәт тарихы

Әлфия Авзалова үзенең ничек җирләнәсе турында да, кабере өстендә нинди таш торачагын да исән чагында васыять итеп әйтеп калдырган. Кызлары әниләре кушканны җиренә җиткереп үтәп килгәнен күрәбез – ул әйтеп калдырганча җирләнде, таш сын да куелды. “Әни әйтеп калдырганча бара”, ди кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Ә “Әкият” татар дәүләт курчак театры легендар җырчыга багышлап Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү программаларына кермәгән бер зур бер эш эшләде – театрның татар төркеме “Әлфия” дип аталган драма сәхнәләштерде. Идея авторы һәм куючы режиссер – Илгиз Зәйниев.

Спектакль нигездә өлкәннәр өчен дип билгеләнгән. Ул кичке спектакль буларак күрсәтеләчәк. Яшь чикләре – 12+

Идея тетарның сәнгать советында кабул ителеп, курчаклар ясала башлаганда Илгиз Зәйниев әле Камал театры һәм Казан ТЮЗының куючы-режиссеры иде. Ә “Әлфия” чыккан вакытка инде ул шушы театрның баш режиссеры статусын алды.

“Әлфия” драмасы Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дип аталган автобиографик әсәренә нигезләнеп язылган. Бу китапны җырчы ахирәт дусты, иҗатташы, күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән бергәләп язганын беләбез. Анда – легендар җырчының туганыннан башлап барлык язмышы, дуслары, мәхәббәтләре...

“Район үзәге Актанышның зур урамында бөтен тирә-якка яңгыратып сөйләп торган радиоалгыч бар иде. Еш кына Казаннан концертлар тапшыралар иде. багана башына беркетелгән шул түгәрәк репродуктор бөтен Актанышны яңгыратып бик матур җырлар, көйләр тапшыра торган иде. ни хикмәттер: бер тыңлауда отып та ала, шундук кабатлап җырлый да башлый идем. Ул елларда радио аша Гөлсем апа Сөләйманова, Зифа апа Басыйрова, Рәшит абый Ваһаповларның җырлауларын мин җаным-тәнем белән бирелеп, йотылып тыңлый идем...”

Илгиз Зәйниевның театраль фантазиясендә легендар җырчы репродуктор эленгән агачтагы кош оясында дөньяга аваз сала. Радиода Гөлсем Сөләйманованың “Кәккүк” җыры яңгырый...

Менә Әлфия Актанышы белән хушлашып Казанга юл ала.

“И Актаныш!.. Җырлы-моңлы Актаныш!.. Хуш! Сау бул!.. Хуш, минем нарасый, ятим балачагым!.. Хуш, ятим үскән яшүсмер елларым!.. Хуш, саубулыгыз, дус-ишләрем!.. Хуш, Агыйдел!..”

Җырчы биографиясенең Казан өлешендә аның язмышына Илһам Шакиров “курчагы” килеп кушыла. Илһам җырлый. Алкышлар...

“Филармония җитәкчеләре Илһам Шакиров белән минем өчен “Сәхнәдә – яшьләр” дип аталган яңа бер бригада – яшьләр бригадасы оештырдылар... Бу бригада составында Илһам белән миннән башка тагын талантлы яшь скрипкачы Марат Әхмәтов, яшь нәфис сүз остасы Рафаэль Галиев, яшь баянчы Рифкать Гомәров та бир иде”.

Без Илһам Шакиров курчагын тамаша кылабыз. Безнең легендар җырчыбызның хәтта характерлы кул ишарәләре дә шул ук. Әлфия Авзалова курчагы Рифкать Гомәров курчагына кушылып җырлый.

“Ике бертуган кебек йөреп, күңелләребез шулкадәр якынайды, хәтта мин аңар гашыйк булдым. Гел аны гына уйлыйм. Сәхнәдә бергә, юлларда бергә, азга ыгна күрешми торсак та, миңа ямансу була башлый. Гел аңа гына карап торасым, гел аның җырлавын гына тыңлап торасым килә... Халык арасында Илһам белән Әлфия бер-берсен яраталар икән, өйләнешәчәкләр икән дигән сүзләр йөри башлады...”

Хәер, монысы Илгиз Зәйниевның театраль версиясендә юк. Бары тик мәхәббәт кошчыклары гына бөтерелеп очты.

Бераздан ул кошчыкларын артистлар тагын бер тапкыр очырдылар. Шагыйрь әйтмешли, мәхәббәт шул бер инде ул, кешеләре алышынырга мөмкин.

“Менә инструменталь ансамбльгә кушылып җырлап, гастрольләрдә йөрим... Инструменталь ансамбльгә контарбасчы егет Юсыф килгәч... минем йөрәккә ут капты – үзенә генә түгел, олы скрипкәсе – контрабасына да гашыйк булдым. Бу гашыйк булу элеккеләре кебек тиз генә сүнеп, сүрелеп китмәде, кирсенчә, дөрләп яна барган ялкынга гына түгел, вулканга әйләнде. Юсыф үзе дә миннән күзен алмый. Сәхнәдә мин җырлаганда, контрабасын чиертеп, арттарак бер читтә елмаеп тора, карап алсам, күзләр очрашып, икебез дә уңайсызланып куябыз. Аның зәңгәр күзләре төпсез диңгез кебек серле, карап куйса йөрәк әллә нишләп китә. Контрабасы кебек зифа буйлы, ак йөзле, сүзен үлчәп кенә сөйли, акыллы, укымышлы, консерватория тәмамлаган. Миннән яшьрәк, әлбәттә... Арабызда, күзгә күренмәс җепләр булып, ниндидер сихерле дулкын йөри...”

Илгиз Зәйниевнең театраль версиясендәге Әлфия белән Юсыф мәхәббәте күренеше, спектакльдән аерылып чыгып, үз тормышы белән яши башлар дигән уем бар. Матур эшләнгән ул курчаклар аша күрсәтелгән мәхәббәт. Әлфия апа үзе язганча матур. Әлбәттә, спектакльдә аның Юсыф булуы күрсәтелмәгән. “Үзем турында” автобиографик китабы буенча без аны үзебез фаразлыйбыз.

Тормышның рәсмиерәк өлеше дә – законлы ирләре, мәсәлән, спектакльдә искә алып үтелә – катыргы рәсемнәр формасында...

Илгиз Зәйниев легендар җырчының тормышына күз йөртеп чыкса да, барысы да бер мизгелгә килеп төйнәлә: курчаклар аша күрсәтелгән тормышы Әлфия Авзалованың авырып яткан чагында күңеленнән үтә. Әлфия Авзалова палатасына Илһам Шакировның чәчәкләр белән килгән күренеше шулкадәр самими. Ә Әлфия Авзалованың яңа заман җырлары ишетелгән тәрәзәне ябып куеп Салават Фәтхетдиновны тыңлавы...

Мөгаен, Илгиз Зәйниев Әлфия Авзалова китабындагы диалогларны файдаланып көнкүреш текстлары кертелгән сәхнә әсәре дә яза алган булыр иде. Әлбәттә, ул аны эшләмәгән. Сәхнәдән бер сүз дә яңгырамый. Бары тик җырлар гына тыңлыйбыз. Аларның һәрберсе бәгырьләргә үтәрлек таныш, якын, кадерле... Аларны композитор һәм музыкант Юрий Чаплин бергә тезеп музыкаль бизәгән. Артистлар сүзсез генә курчак уйнаталар. Әлфия Авзалованың җырлы гомерен бары тик җыр белән генә күрсәтеп буладыр шул.

Әлфия Авзалованың тормыш күренешләренең төрле мизгелләрендә - кыен чакларында янына килеп чыккан җирән мәче ул заманча газраил идеме, әллә авыр язмыш курчагы шундый рәвештә идеме – анысын аңлап бетерә алмадым.

Спектакльне караучылар арасында “Бу курчагы Әлфиягә охшаган, монысы охшап бетмәгән, монысы Илһам курчагы, тегесе кем икән, фәлән-төгән” дигән сүзләр булачак, әлбәттә. Курчакларның прототипларының күчермәсе булуы мәҗбүриме икән – белмим. 

Без бит әле мондый курчак спекталкьләре карап өйрәнмәгән. Курчак театрын без әкият дип өйрәнгән. Без анда әкият карарга килә идек. Илгиз театрга документальлек кертте. Ә курчаклар – алар сәнгать әсәре, ул 100 процент охшаш булырга фоторәсем түгел лә. Илһамны да, Юсыфны да без болай да алар икәнлеген беләбез.

Илгиз Зәйниевтан “Илһам” спектакле буламы?” дип сорадым. “Бик мөмкин”, диде ул. Хыялын да әйтте – “Хәйдәр” спектаклен дә куяр иде. “Ә “Хәния” спектаклен куйсаң, беләсеңме, нинди аншлаг булачак”, дим. Ул “Хәния” спектаклен куям дип вәгъдә итмәде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100