Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Радик Сәлимов: "Замана музыкасының төп проблемасы - копия өстенә копия язу"

Композитор Радик Сәлимовның үзен даими күрмәсәгез дә, аның көйләрен ишетмәгән татар юктыр. Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең күп кенә матур композицияләрен ул иҗат иткән. Радик Сәлимов экспериментлар остасы да: мәсәлән, Илһам Шакиров белән электрон музыкаканы “кушкач”, ни килеп чыкканын тыңлата ала. Декабрь ахырында Радик Сәлимов София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгендә музыка сөючеләрне җыеп, татар музыкасының мөмкинлекләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Композитор Радик Сәлимов: "Замана музыкасының төп проблемасы - копия өстенә копия язу"

Композиторга ничек "үлмәскә"

– Соңгы өч-дүрт елда мин музыка тавышын кеше тавышы ярдәмендә чыгару турында сөйләшүгә ирештем. Музыка ул – бик нечкә әйбер. Мин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшлим һәм хәзер анда үсеш-үзгәреш кичерәм. Ансамбльгә килгәч, башта үземне үлгән кебек хис итә идем. Чөнки хәзерге замана музыка дөньясының төп проблемасы – копия өстенә копия чыгару. Шул “копия” үрнәк булып бирелә әле!

Композитор үз-үзен аңлаган очракта гына чын мәгънәсендә композитор булуга ирешә ала. Менә шул үз-үзеңне аңлау моменты кайчан булганын белеп булмый. Миңа калса, музыка тәнкыйтьчеләренең төп бурычы – копия өстендә копия белән чын иҗат җимешендә чик ясау, ягъни бушлыкны аеру. Музыка язучы кеше тирә-юнендә булганны тавышландыра.

“Чираттагы “банальщина”га үземнең фокусларымны кертә башладым”

– Ансамбльдә эшләүнең башлангыч чорында үз-үземә “кайчан чынлап торып сөйләшә башларга ярый”, дигән кискен сорау куйдым. Шулвакыт мин беркемгә дә бернәрсә әйтмичә, ансамбль кысаларында үземчә эшли алам бит дип уйладым. Мин чираттагы “банальщина”га үземнең фокусларымны кертә башладым. Билгеле, минем тәҗрибә ясап каравымны бик авыр кабул иттеләр. Мәсәлән, миңа бер ел ярым элек хоровод язарга куштылар. Ул “Березка” ансамбле стилендә булырга тиеш иде. Һәм мин... яздым!

“Композитор белән балетмейстер арасында “сүзлек” эшләнмәгән!”

– Ансамбльнең балетмейстеры белән уртак тел табуы кыен булды. Композитор белән балетмейстер арасында “сүзлек” дигән проблема бар. Ул бүгенге көндә эшләнмәгән. Алар кулланган термин музыка белгечләренә бөтенләй дә ярашмый. Һәркемнең үз карашы, күзаллавы бит, һәм балетмейстер белән композиторның да фикерләре аерыла. Әгәр дә биючеләргә кирәккәнчә музыка яза алмасаң, бөтен җаваплылык сиңа төшә, чөнки аларга затлы, кыйммәтле костюмнар тегелә.

Мин ул мизгелдә сирәк очрый торган татар бормасын уйлап табу белән мәшгуль идем. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: мин һәр иртә бер мөһим эш белән шөгыльләнәм – татар музыкасын тыңлыйм, аны җентекләп өйрәнәм. Хәйдәр Бигичевның арияләр һәм халык җырларыннан торган җыентыгы бар. Күп кенә җырчыларның үзләреннән соң шундый зур мирас калдырулары әйбәт күренеш дип саныйм. Мин Казан татарларының музыка теле семантикасы турында уйландым. Ютубтан күп кенә видеоларны карадым һәм үземнең дә эшлисе килүен аңлап алдым. Шулай итеп, мин музыка размералары белән “уйнадым”. Ансамбль өчен “Чулпылар” дигән номер әзер булды.

“Мин эшләгән эшнең күбесен Динә Гарипова ошатмады”

– Профессиональ оркестр белән эшләү бәхете дә һәркемгә татымый. Мин профессиональ килешү белән нормаль эш шартларында ике генә тапкыр эшләгәнмендер, ул да булса – Динә Гарипова командасы һәм Мәскәүнең “Гжель” дәүләт бию театры. “Гжель” театрына бер таләп куйдым – фильм төшерү. Мин аны үзем теләгәнчә төшердем һәм аны бар халык та таный башлады, чөнки мин ул продуктны Интернетка керттем. Нәтиҗәсе бар: “Гжель” театры өчен язган “Снежная королева” балеты инде икенче ел дөнья буйлап куела.

Динә Гарипова белән очраклы таныштык. Ул бер бәйгедә катнашып, җиңә алмаган иде, ул вакытта мин аңа юаныч булдым. Берничә елдан соң язмыш безне кабат очраштырды – мин Динәгә татарча җыр яздым, сүзләрен Татар дәүләт ансамбленең солисткасы иҗат итте. Мин язган җырны Динә үзе аша үткәреп башкара, Динәнең вокализмнары бик яхшы килеп чыга. Уртак иҗат җимешебез Игорь Крутой оештырган “Добрая волна” фестивалендә тәкъдим ителде.

Мин эшләгән эшнең күбесен Динә ошатмады. Без бер-беребезне тәнкыйтьләп чыга идек. “Нигә син бию культурасын кире кагасың?” – дидем. “Динә Гарипова” булуына карамастан, аның да музыка дөньясында ниндидер чикләре бар. Әмма барыбер бию стиле җырның кушымтасында калды һәм бу Динә өчен алга китеш булды дип саныйм. Динә яңа альбомын чыгарырга планлаштыра, ул татар җырларыннан гына торачак. Альбомны чыгаруда минем дә өлешем булачак.

“Татарстанда электрон музыка мәктәбе алга китмәгән”

– Япониянең Sharp компаниясе дустым аша миңа чыкты һәм видеоролик өчен музыка язуны сорады. Электрон музыка проблемасында мин биз озак "йөздем", чөнки Татарстанда электрон музыка мәктәбе алга китмәгән, бу музыкаль җиһазга да бәйле түгел хәтта. Сәнгать белән шөгыльләнү – батырлык ул. Композитор көнүрештә үзен саклау мөмкинлеген (музыка мәктәпләрендә, оешмаларында эшләү) таба икән, ул зур бәхет.

Тавыш сыйфаты яки дөрес сайланган студия урыны дигән төшенчә бар. Гадәттә, студияләрдә колонкалар, микрофон һәм компьютер була. Әмма күп кеше җырның яздырылу сыйфаты бүлмәнең акустикасыннан торганын белми.

Минем кул астымда компьютер бар иде. Татар дәүләт ансамблен һәм компьютер музыкасын янәшә күз алдыгызга китерә аласызмы? Бу очракта компьютер ул – начар дип әйтеп булыр иде. Мин музыканы имитацияләдем һәм үземнән дә яңартулар керттем. “Дәүләт ансамбле мондый әйберләрне эшләргә тиешме, кая кысыласыз, үзегезнең биюләрегезне куегыз” дигән шелтәләр булды, әмма бу темага минем белән берәү дә сөйләшергә җөрьәт итмәде. Тик компьютер музыкасы Дәүләт ансамблендә булырга тиеш дип уйлыйм. Мин симфоник тавышлар, татарларга хас булмаган этник уен коралларын кулланам. Мәсәлән, Башкорт кураен, бугаз җырлавын белә торып музыкага кушам. Мине еш кына башкортлар: “Татарларда ул булмаган”, - дип тәнкыйтьлиләр. Ләкин никадәр бай композиция килеп чыкканын аннары гына аңлыйлар.

“Электрон музыка – киләчәк музыкасы”

– Музыканың чикләре юк бит. Мәсәлән, Вивальдиның бер әсәрен электрон музыкага күчереп “тыц-тыц” стилендә уйнаучылар турында ишеттем, һәм, беләсезме, яшьләр шуңа тартылган! Музыканы дөрес итеп тәкъдим итә белергә генә кирәк. “Кара урман” дигән композициям дә шул рәвешле минем “Tatarsis” проектым кысаларында барлыкка килде. Мин Илһам Шакировның “Кара урман”ны җырлаганыннан илһамландым. Солист берүзе җырлаган партияне кушсаң, ничек булыр иде микән дип уйландым. Нәтиҗәдә, Илһам Шакиров белән электрон музыка “кушылды”. Иң элек Илһам Шакировның тавышын кече терциягә күтәрдем (тавышы шунда ук яшәреп китте), шуннан соң, “Кара урман” җырын минорда эшкәрттем (ул җыр мажорда язылган). Ягъни мин бер татар темасын алам да аны фольклор традицияләренә нигезләнеп электрон музыкада уйныйм. Язмада нейлон кылларда уйнаган гитара тавышы бар. Ә аны кайберәүләр арфа дип тә уйлады. Электрон музыкада әллә нинди могҗизалар язып була, фантазияң һәм белемең генә булсын. Миңа калса, электрон музыка – киләчәк музыкасы”. Радик Сәлимов эшкәртүендә "Кара урман" композициясе:

   
 
 
  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100