Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Клара Булатова: Казанда калган булсам, мине әллә кайчан калҗа-калҗа турап ашап бетергән булырлар иде

“Мин авылда утарбикә булып яшәп ятам”, - дигән иде Тукай премиясе лауреаты Клара апа Булатова. Без аның белән сөйләшергә Әлмәт районының Нәдер авылына махсус килдек. Әлеге очрашуда мин Клара апаның шагыйрь генә түгел, ә заманча чын менеджер булуын да аңладым.

news_top_970_100
Клара Булатова: Казанда калган булсам, мине әллә кайчан калҗа-калҗа турап ашап бетергән булырлар иде

Клара Булатова белән очрашуга кайчандыр үзе укыткан укытучы ханымнарны да чакырганнар иде. Халык талантлары Клара апа сүзләренә язылган җырларны башкарды һәм аңа багышлап язган шигырьләрен укыды. Аларның чыгышы Клара апаны ял иттереп алу өчен дә кирәк иде. Без Клара апа белән Шагыйрь, шигырь һәм мәхәббәт турында сөйләштек.

Клара апа, хәлләрегез ничек? Ничек яшәп ятасыз?

- Нәдер авылында 47 ел килен булып торам бит инде. Бер дә уйлаган урыным түгел иде. Аллага шөкер, әйбәт яшәп ятабыз. Шушы өйдә Нәфис әфәнде белән ярты гасырга якын гомер итәбез инде. Бер генә малай үстердек. Шул бер малайның үзенең ике улы бар, ике кызы бар. Аның төпчек кызы Гайшә шигырьләр яза. Мин бик шатмын, чөнки дәвамчым үсеп килә дигән сүз. 

Хәсән ага Туфанның бер сүзе белән әйткәндә, “Минем бөтен тормышым – китапларымда”. Кайсыдыр китабын бүләк иткәндә язып куйган иде: “Ничек үтә дисәң көннәрең... Җырларымда минем йөрәгем”.

“Казанда калган булсаң”, - диләр миңа еш кына. Казанда калган булсам, мине инде әллә кайчан калҗа-калҗа турап ашап бетергән булырлар иде. 

Клара апа, сез бит гомер буе мәктәптә татар теле укыткан укытучы...

- 1955-56нчы уку елында Сарман районының Түбән Ләшәү башлангыч мәктәбендә укыта башлаган идем. Әлмәт районы мәктәпләрендә 52 генә ел укыттым. 

Мәктәп сагындырамы?

- Сагынырга мөмкинлек бирүче юк әле. Мәктәптән аерылып беткәнем юк. Яңа гына Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә туган тел дәресе үткәреп кайттым. Мин университет тәмамлагач, шул мәктәпкә кайтып, укытучы буларак практика үткән идем.

Клара апа, хәзер балалар шигырь тәмен һәм шагыйрь кадерен аңлыйлармы?

- Аңлаучылар бар. Әлмәт районы мәктәпләрендә минем үземдә укыган укытучылар күплектәндер инде ул. 

Фәнис абый Яруллинның көндәлекләрендә: “Иң зур бәхет - китабың чыгу”, дигән сүзләре бар иде. Бу хатын-кыз шагыйрә өчен дә шулаймы, әллә башка кыйммәтләр зуррак бәхет бирәме?

- Беләсеңме, иҗатчы хатын-кыз өчен кадерле әйберләр икәүдер ул. Беренчесе – үз иҗатын чыгару һәм укучысына күрсәтү – олы бәхет, икенчесе һәм иң олысы – гаилә бәхете. Гаилә бит ул дәүләт эчендәге дәүләт. Балалар булу, оныклар булу... Мин шулай уйлыйм һәм бабайның командалык итүенә түзәргә тырышам. Чөнки ул - ир-ат. “Ир хакы – тәңре хакы”, дип яшәргә тырышам.


 Иремне беренче тапкыр төшемдә күрдем – мине арыш арасына алып кереп китте 

Клара апа, Нәфис абый белән танышуыгыз турында сөйләгез әле.

- Ул гаҗәп әйбер. Аны сөйләве дә уңайлы түгел инде. Мин аны беренче мәртәбә төшемдә күрдем, миңа 14 кенә яшь иде. Без ул вакыт Ләке дигән авылда яши идек. Сүз уңаеннан, минем Тукай премиясенә тәкъдим ителгән “Келәү” китабында язылган керәшен йолалары, гореф-гадәте Ләкедән килә. (Келәү – “Молиться итү” дигәнне аңлата. Татарның ике төркемендә – керәшеннәрдә һәм мишәрләрдә бар ул сүз). Әти Ләкедә мәктәп директоры иде. Сугыштан соңгы ачлык елларын без Ләкедә үткәрдек... Төшемдә керәшен кызлары белән Уса урманыннан җиләк җыеп кайтып килгәнебезне күрәм. Кызларның җиләкләре чиләк төбендә генә. Ә минеке мөлдерәмә тулы. Арыш арасыннан бәрәңге сабагы кебек озын гына бер солдат килеп чыкты. Кызлар качып өлгерделәр, ә мин йөгерә алмадым. Чөнки йөгерсәм, чиләгемдәге җиләгем түгелә. Солдат мине эләктереп тә алды, сөйрәп алып кереп тә китте арыш арасына. Куркудан уянып та киттем. Ул мине анда нишләткәндер – белмим, ул вакытта без кемнең кая нишләгәнен күреп үскән балалар түгел идек. Зөфаф кичәсенә кадәр кыз баланың тәненә чит ир-ат кулы кагылырга тиеш түгел. Безнең тәрбия шундый иде. Менә шул солдатны көтеп яшәдем инде мин. Эзләмәдем. Кәшердә укыткан вакытта әлеге солдат, сеңлесенең хәлен беләм дип, мәктәпкә килеп чыкты. Аның төпчек сеңлесе Тәнзилә миндә укый иде. 27 декабрьдә без беренче тапкыр күрештек, 7 январьда туйлап өйләнештек.

Ул вакытта сезгә ничә яшь иде?

- 35 яшь тулган иде инде. 36 яшьтә мин беренче һәм бердәнбер улымны таптым. Нәфис абыең миннән 11 яшькә яшь. Артыграк тадыр әле. Кызыкмы? Үземә дә кызык. Ләкин бит яшь аермасы күренмәде. Бер генә бала белән калдык. Чөнки минем малай сыңар бөерле. Әгәр дә мин ялгыз булсам, бәлки, ул баланы үстерә дә алган булыр идем, әмма ул кичергән операцияләрдән соң мин аны ялгызым аякка бастыра алмаган булыр идем. Икебез бергә булганлыктан күтәрдек без аны. Улыбыз Марска хәзер 46 яшь. Ул хәзер үзе бабай. Олы малае өйләнде һәм аның 2 яшьлек кызы бар.

Нәфис абый турында да сөйләгез инде.

- Күпме гомер итеп, Нәфис “Сине яратам” дигән сүзне үзе әйтмәде. Җырчылардан әйттерде. Минем 1972 елда язылган җырымны Илсаф җырлый иде. Без бакча утаганда Нәфис транзисторны чыгарып элгән. Илсаф башта минем җырны җырлады, аннары Гөлшат Зәйнашеваның “Иреннәрең кызыл чия, күзләрең зәңгәр төймә” дигән җырын башлады. “Туктат әле, - дим, - Ташкурчак күз алдына килә”. “Хәзер ул сиңа мин әйтәсе сүзне әйтә”, - ди. Илсаф: “Гомерлеккә сөйдем сине, ташлап китәр бу димә”, - дип җырлады. Нәфис шул сүзләрне бер мәртәбә әйтте, аны да үз теле белән әйтмәде, җырчы теле белән әйтте.

Тәнәкәнең үзем икәнлеген танырга куркып йөрдем 

Клара апа, сез бит Хәсән Туфанның музасы булган кеше. Шушы хатирәләрне дә искә төшерик әле.

- Анысы аның үзе бер вакыйга. Хәсән абыйны мин беренче тапкыр 1957 елда күрдем. Аның кызы минем яшьтәш. Гөлгенәне Гуля дип йөртә иде ул. Хатыны Луиза апаны Лулу дип йөртә иде. 1957 елда безне – яшь язучыларны беренче мәртәбә Казанга чакырдылар. Хәсән абыйны күргәндә ул ап-ак чәчле, какча гәүдәле, көл төсендәге костюмнан иде. Йөзе дә хәтердә кала торган кебек түгел иде. Үзе әсирлектә булгач, аның шигырьләре дә тыелган иде бит. Әмма мин аларны яттан белә идем, чөнки әнием әдәбият укытучысы иде. Безнең идән астында тартмада аларның өчесе бергә төшкән рәсеме саклана иде - Һади Такташ, Хәсән Туфан һәм Фәтхи Бурнаш. Такташ репрессия елларыннан үлеп котылды. 30 яшеннән китте инде ул. Бурнашны атып үтерделәр. Туфанның үлем җәзасын сөргенлек белән алыштырдылар. Бер шигыремдә болай дип язылган: “Тукайны мин тумышымнан беләм, Такташны мин үлеп яраттым. Ә Туфанны үзе онытып беткән шигырьләрен ятлап караттым”. Ул чагында Хәсән абый ялгыз иде, ялгызлыктан интегеп яшәгән чагы иде...

-  Клара апа, дәвам итик инде.

- Укыган булсагыз, “Казан утлары”ның 1нче санында минем ярыйсы гына шигырьләрне бастылар.

“Ялгышлардан язмыш тукыйбыз да

Язмышларга шуны сылтыйбыз

Гомер буе гөнаһ кылабыз да

Олыгайгач дога укыйбыз”.

Ялгышлар буладыр инде ул. Бәндә хатадан хали түгел, ялгышларны төзәтеп яши белергә кирәк. Бәндә теге дөньяга китәр алдыннан үлем көтеп утырырга тиеш түгел. Бәндә булып яралган кеше адәм булып яши икән, нишләтәсең инде, төрле хәлләр була. Ул хактагы шигырьләрен укып тормыйм. Сез бая Хәсән Туфан турында сораган идегез. Туфанның ул елларда язган бер шигырен укымыйча калдыра алмыйм. Мин аны яттан беләм. “Ходайны күрдем төшемдә” дип атала ул. 1968 елда без олы гына төркем белән, язучылар, композиторлар, районнарда йөрдек. Хәсән абый минем исемгә хат җибәргән: “Клара, мөмкинлегең булса, бу шигырьне үзең укы, мөмкинлегең булмаса, Роберт Батуллинга бир. Ул чакта Роберт Батуллин Батулла да түгел иде, Рабит та түгел иде. Ул да, минем шикелле үк, керәшен арасында үскән татар язучысы. Хат миңа бик соң килеп эләкте, Робертка да бирә алмадым, үзем дә укып йөри алмадым. Аннары мин аны очрашу саен укырга тиеш булып чыктым. Ул чакта туган тел турында күтәрелеп сөйләү кирәкми иде, ә Хәсән абый, аны-моны уйламыйча, бөтен түрәләргә теле белән кагылып-кагылып, телнең иманлы тел булып сакланырга тиешлеген әйтеп язган. Бүген безнең туган тел нәкъ шушы хәлләрне кичереп яши бит. Татар урта мәктәпләре авылларда ябылды. Әйбәт түгел бит. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәтне шул урта мәктәпләрдә укыган егетләребез күтәргән иде бит... Мин моны Туфан теле белән әйттем. Үзем болай язганмын:

“Сингапурда минем виллалар юк,

Акчам да юк чит ил банкында,

Әлмәтемдә хәтта фатирым юк

Мирас итәр өчен артымда”. 

Бу чынбарлык, бу яла ягу түгел. Аннан соң, мин телевизор ачарга куркам. Без яшь чагында җырчылар чыгалар иде дә үз тавышлары белән җырлыйлар иде. Итәкләрен дә алдан күтәреп, артка тагып чыкмыйлар иде. Изүләрен дә кендеккә кадәр ачмыйлар иде. Аларның һәрбер чыгышы үзе бер дәрес иде. Киенергә дә өйрәтә иде алар, тәннең кирәкле урыннарын яшерергә дә өйрәтәләр иде. Монысы минем генә фикер түгел. Без - сугыш чоры балалары. Карагыз әле, дөнья нинди хәзер. Сугыш чоры балаларының пенсияләре бик аз. “Ник тегүче булып калмадың? Китап арты китап чыгарасың, кемгә кирәк синең язганың?” ди малай. Кемгә кирәк? Сиңа кирәкме? Кирәктер дип уйлыйм, кирәк булмаса, син операторың алып, фотографың алып, машина яллап килмәс идең.

-  Ә мондый хәлдә шагыйрь кеше нәрсә эшли ала?

-  Шагыйрь кеше үзенең шигырьләрендә күңелендә туган игелекле фикерләрен укучыга җиткерә ала.

Ә укучыга ничек барып җитәргә?

- Безнең бит әле туган телебездә чыга торган менә дигән гәҗитләребез бар. Шуның берсе – “Татарстан яшьләре” газетасы. Ә аның редакторы – Атлас Гафиятов – минем укучым. Аның малае Алмаз Гафиятов спорт тапшырулары алып бара...

Клара апа, мәхәббәт турында шигырьләр әле дә языламы?

- Мәхәббәт турында шигырь язылмаса, шагыйрь яшәми. Нигә язылмасын? Языла! Менә бит, 45 еллык туебызны үткәргәндә мин бабайга язып куйганмын әле.

“Синең белән яшәү - тоташ бәхет түгел.

Күрәм көннең төрле хәлләрен

Ә шулай да син бит минем

Гомерлегем, бердәнберем, хәләлем”, - дип язганмын. 

Үз музеемны үзем төзим, җитәкчеләргә эш калдырмыйм 

-  Клара апа, Хәсән абый турында сөйләмәдегез...

-  Аның өчен аерым очрашырга кирәк.

-  Аның сезгә багышланган шигырьләре...

-  Булмыйча, миндә 76 хат саклана. Алар барысы да шигырь белән язылган.

-  Сез аларны киләчәктә музейга бирәчәксезме?

-  Өемдәге өстәге бүлмәләрнең берсендә музей ачам. Нәдердәге хуҗалар, мин киткәч, сүгенеп: “Үзе китте, безгә бәласе калды, аның музеен оештырырга тиешбез”, дип зарланып йөрмәсеннәр. Мин аларга эш калдырмыйм. Ә музей бүлмәсендә - мин үз кулым белән чиккән әйберләр, үзем теккән күлмәкләр, үзем бәйләгән челтәрләр... 

- Хәсән абыйның миңа багышлап язган шигырьләре, Ходай насыйп итсә, быел – миңа 82 яшь тулган елда – үзебезнең Татарстан китап нәшриятында басылырга тиеш. Анда – Хәсән абыйның миңа язган шигъри хатлары, минем аңа язган кайбер шигъри хатлар. Ул китап, Ходай насыйп итсә, укучы кулына барып керер. Миңа язган бер хаты “Ул нәкъ менә синең шикелле” дип атала иде. Аны Әнвәр Бакиров көйгә салды һәм “Әйткән идең” дигән җыр итеп җырлыйлар.

“Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң

Миннән башка берәр бүтәнне,

Сөй… бары тик миннән яхшыракны,

Сөймә ләкин миннән түбәнне.»...

“Нәкъ синдәйне көтте йөрәгем”, дию Луиза апага атап әйткән сүзләре иде.

Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга…

«Нишләргә соң?» — дигән сорау белән
Киләм менә рәсемең каршына…
Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар
Килер идемени башыма.

Нәкъ синдәй дигәне - аның Тәнәкәсе иде инде. Аның Тәнәкәсе мин идем дип әйтә алмый идем әле ул вакытта. Мин шактый вакыт аны үземә кабул итергә куркып йөрдем... Шигырьләренең берсе “Имтиханда” дип атала иде. Мин аны ул вакытта үземә дип кабул итергә курка идем.

“Челтерәп аккан чишмә кебек уйна, әйдә, кыз бала

Тынып калды, үзендерме, безнедерме кызгана”.

Кыен аңа – бер үк айда ике төрле имтихан.

Фәнне беләм, ә сөюдә, ялгышамдыр, ихтимал...

Клара апаның хәзер зур горурлыгы - 7 яшьлек оныгы Гайшәнең шигырьләр язуы. "Дәвамчым бар", дип сөенә ул... 

Белешмә. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1954 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлап, Түбән Ләшәү авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәт шәһәрендә көнкүреш комбинатында кассир, Төзүчеләр сараенда оештыручы вазифаларын башкара. 1962–1965 елларда ул янәдән мәктәптә – Әлмәт районының Колшәриф авылы балаларына тел-әдәбият, тарих фәннәре укыта.

Клара Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул дәвердә тернәкләнеп китә. Әле мәктәптә укыган елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь каләм тибрәтүче бик актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында, «Үсү юлы», «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда, «Идел» альманахында басылган шигырьләре һәм шигырь цикллары белән әдәби җәмәгатьчелеккә исемен шактый танытып өлгерә.

1965–1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә. 1967 елда студент кызның «Язлар алда» исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә.

Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый.

Клара Булатова – дистәдән артык шигъри китап авторы. Аның нигездә традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән лирикасында тормышта кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре сурәтле чагылыш таба. Аның шигъри теле халыкчан гыйбарәләргә, отышлы чагыштыру-метафораларга бай булуы, фикер-хисләренең ихласлыгы белән үзенә тарта. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100