Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ноябрьдә Хәния Фәрхи бу сәхнәдә концерт бирергә тиеш иде..." Хәниясез үткән концерттан репортаж

4 ноябрь, шимбә киче. Мәскәүнең “Космос” концертлар залына керү юлында зур чират. Биредә халык җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһированы искә алу чарасы уза. Тамашачыларны аралый-аралый эчкә узам. Ниятем - чара башланганчы халык белән, артистлар белән сөйләшеп алу.

news_top_970_100
"Ноябрьдә Хәния Фәрхи бу сәхнәдә концерт бирергә тиеш иде..." Хәниясез үткән концерттан репортаж
Сөләйманова Адия, Мәскәү: “Хания кебек җырчы минем өчен башка юк. Андагы моң, ачык йөз, гадилек. Миңа бигрәк тә аның элекке елгы репертуары якын. Мәскәүгә килгән чагында концертларына гел йөрергә тырыштык. Аны сагынудан, якыннарын кызганудан бүген дә йөрәк елый”.

Вильданова Әлфия, Мәскәү: “Хәния – безнең яшьлек иде ул. Җырларын тыңлаган саен ачыла гына бара. Бик юксынам”.



Бибарсова Тәнзилә, Пенза: “Минем өчен Хәния җырчы буларак кына түгел, якын кешем, гаилә дустыбыз буларак та кадерле. Ул ничек шулай бар кешегә дә ачык була белгәндер?! Күңеле изге иде аның, йомшак иде. Үләренә ике атна кала очраштык. Без хаҗга барган кешеләр, бу темага сөйләшеп киткәч: “Миңа да барырга язсын иде, шулай дип теләгез”,- диде. Аллаһы Тәгаләгә ышанды. Догамнан бер дә калдырмыйм. Урыны рәхәттә булсын!”



Халыкка бигрәк якын булган икән Хәния ханым! Үзе гади, кеше ярата торган булганга инде бу. Шулай уйларга бирелеп торганда, искә алу чарасын оештыручыларның берсе Рәсимә Валитова, күңелдәгене сизгән кебек, сөйләп китте: “Хәния шулкадәр рәхәт кеше иде. Беркайчан авыр сүз әйтмәс, каты бәрелмәс. Ул акча колы булмады. Беркайчан концерттан кесәгә күпме акча керә дип вакланып йөрмәде, биргәнен рәхмәт әйтеп ала иде. Ул миңа Әлфия апа Авзалованы хәтерләтә. Аларның сәхнәгә һәм тамашачыларга карашы бер төрле иде. Һәрвакыт тамашачы белән бәйләнештә булдылар. 4 ноябрьдә Хәния ханым бу сәхнәдә сольный концерт бирергә планлаштырды. Без инде рекламалый башладык. Һәм менә уйлмаганда ничек килеп чыкты. Бу халык соравы буенча оештырылган хәтер кичәсе. Габделхай абыйга моны аңлаткач, халыкның гозерен җиткергәч, ул каршы килмәде. Мин үзем 20 елга якын артистлар арасында эшлим. Хәнияне хөрмәт иткән, матур эшләгән  җырчыларны барыбер якынча беләбез. Иң элек шуларга шалтыраттык. Бу җырчыларның нәкъ менә аның җырларын башкаруын теләдек. Габделхай абый аларга Хәниянең җырларын бүген генә түгел, алга таба да  башкарырга рөхсәт бирде, минусовкаларын тапшырды. Алиядән (Хәния Фәрхинең кызы - авт.) дә кечкенә чагында әнисе белән башкарган “Балан” җырын җырлавын сорадык. Башта икеләнсә дә, соңгы моментта ризалашты”.



Концерт башланып китте. 1000 кешелек залда бер буш урын да калмаган. Тамашачы чәчәкләр белән килгән. Ә мин сәхнә артына, гримеркага узам. Иң элек күзем җырчы Газинур Фарукшинга төште. Аларның “Бәйрәм” ансамблендә бергә җырлаган дуэтларын 90 нчы еллар тамашачысы яхшы хәтерли. “Без Хәния белән 4 ел бергә эшләдек. Коллектив бик тату булды. Ул сәхнәне тота белә иде, халыкка якын булды. Бар яктан да килгән сәләтле: җырчы да, сүз остасы да, шигырьләр-көйләр дә язды”. Аның сүзләрен янәшәдә утыручы Рәсим Низамов куәтләп алды: “Хәния Фәрхи безнең дәвердә халыкның иң яраткан җырчысы була белде. Ул сәхнә өчен, җыр өчен туган җан. Сәхнә – фальшны кичерми. Ә Хәния ханым сәхнәдә дә тормышта кебек эчкерсез, гади булды. Вакытсыз арабыздан китте дип әйтергә ярамый. Һәркемнең тәкъдире, китү вакыты бар. Бу Аллаһ Тәгалә кулындагы эш. Безнең татар халкы яшәгәндә, аның җырлары да яшәячәк. Табын артындамы, сәхнәдәнме барыбер җырланачак. Чөнки ул җырлар күңелгә сеңгән инде, алар халык җырлары”.





Хәния Фәрхи репертуарындагы күп җырлар авторы Зөфәр Хәйретдинов кайчандыр махсус Хәния ханым өчен иҗат иткән “Авыл киче” җырын башкарды. Аңа: “Халык күңелендә җырчы күпме озак яши ала?”- дигән сорау бирдем. “Җырчы иң элек җырлары белән яши. Кызганыч, еллар үткән саен тамашачылар картая. Киләсе буынга алар җырчы хакында сөйләп, җырларына мәхәббәт уятып калдырса гына. Тамашачы ул җырчы турында иң күп белүче. Чөнки алар каршында җырчы күңелен, эчке халәтен ачып бирә. Бөтен җанын, характерындагы үзенчәлекләрен җырлары аша күрсәтә. Халык якын иткән җырчы – ул бәхетле җырчы”.



Яшь җырчы Гөлнара Габидуллина да Хәния Фәрхинең җырлары үлемсез җәүһәрләргә әйләнер дип өметләнә. “Хәния апа белән беренче тапкыр зур сәхнәгә чыктым. Мин - “Йолдызлар фабрика”сында катнашучы бер кыз, шушындый зур җырчы белән “Кайтам әле Әлдермешкә” җырын башкардым. Бу әйтеп бетергесез дәрәҗә, шатлык булды”.


Кичә дәвам итә. Сәхнәгә моңлы тавышлы, көчле энергетикага ия җырчы  Чулпан Йосыпова чыкты. Сайлаган җыры да көчле, матур. Кайчандыр Әлфия апа репертуарында булган, Хәния апа да җырлап йөргән “Шиңгән чәчәкләр” җырын ул үлеп яратам, бөтен күңелемне биреп башкарам, дип аңлатты. Сәхнә артында Чулпан белән дә хәтирәләр яңарттык:

“Без бер-беребезне якташ дип йөртә идек. Алар минем әнием белән бер арада сәхнәгә чыккан кешеләр. Әни үз мәхәббәтен очратып туган якларына кайтып киткән булса, Хәния апа сәхнәдә үз урынын табып легендар җырчыга әйләнгән кеше. Артист тормышы аз гына икенчерәк тормыш бит ул. Без шул җыр һәм халыкның алкышлары өчен яши торган кешеләр. Хәния апа җырлары белән яшь  буынның да күңелендә калсын дисәк, мондый искә алу чаралары алга таба да үткәрелергә тиеш дип саныйм. Бу хәтер кичәсенә килми мөмкин түгел иде.”



Сәхнәгә Уфа кунагы Роберт Тимербаевны чакырдылар. “Газиз халкым синең язмыш үзе ялкын, үзе алтын...Әлфияләр, Хәнияләр, Нәсимәләр, Сараларың безне ташлап китеп баргач... калдың ятим...” дип җырлады ул. Җыр барышында кайбер ирләрнең дә күзендә яшь иде. Аның тормыш иптәше Фәридә Тимербаева: “Без  Хәния белән якташлар, кордашлар. Бер заманда эшли башладык, шатлык, борчуларны да бергә кичердек. Хәниянең әле җырлый гына башлаган вакыты. Аңа кунакка килдек шулай. “Роберт, берәр яңа җырың бармы?”- ди ул.  Робертның “Ага сулар кирегә” дигән җырны әле язган гына вакыты. Хәниягә җырлап күрсәттек моны. Иртәнге сәгать 5. Хәния гармунын кулына алды да шушы җырны кычкырып җырлый башлады, без дә кушылдык, туктап булмый, шулкадәр хисләнеп киткәнбез. Без җырлаганга тегендә утлар яна, монда утлар яна. Бәлки, безне кәеф-сафа корып утыралар дип уйлаучылар да булгандыр. Юк. Бу шундый заманнар иде. Бер-береңә кунакка йөреп, табын артында гармунга гына җырлап таңнар аттыра торган яшьлегебез иде. Кызганыч, хәзер мондый гадәтләр бетте. Ә Хәния белән без шулай күңелле яшәдек. Аның күңеле бик матур булды. Робертның миңа дип атап язган тагын бер җыры - “Гомерләрне үлмәс җыр итик” җырын да, Хәния сорагач, аңа бирдек. Дуслардан жәл түгел. Менә ничә еллар узгач бу җыр кабат үземә әйләнеп кайтты. Бүген сәхнәдән шул җырны башкарам. Урыны оҗмахта булсын, риза булып ятсын. Балаларына, гаиләсенә сабырлык телим”.



Искә алу кичәсенә җырчының гаиләсе, тормыш иптәше һәм балалары да килгән. Габделхәй әфәнде тамашаны залда утырып караса, кызы Алия һәм оныгы Әминә бүген сәхнәдә булды. Хәния ханымны кем генә искә алмасын, барысы да аның бик ачык йөзле, кояш кебек нур сибеп торган кеше булганын әйтә. Йөзенә карасаң, бу кеше бер кайгысыз кеше икән диярсең?! Ә бит кечкенә генә йөрәгенә никадәр сагыш, якыннарын югалту ачысы, тормыш сынаулары да сыйган булган. Алия дә әнисе кебек көчле рухлы кыз. Яраларың ачык чакта, тамашачы сорый дип сәхнәгә чыгып җыр җырлау бар кешедән дә була торган эш түгел. Әле җырның да ниндие бит?! Моннан 25 ел элек әнисе белән бергә җырлаган “Балан” җырын ул бүген үз кызы Әминә белән башкарды. Сәхнәгә чыкканчы Алия белән сөйләшеп алдык: “Шулкадәр дулкынланам. Репетициядә дә фикерләремне тупларга бик авыр булды. Әмма ничек кенә кыен булса да, тамашачы сорагач, мин бүген кабат сәхнәгә чыгам. Әни каршында да бурычым бу. Әни “Бисмилласын” әйтмичә сәхнәгә чыкмый иде. Аның гастрольләргә үзе белән йөртә торган мендәре дә бар иде. Бүген кабат шул хәтирәләр искә төшә.”






Сәхнәдә Хәния ханымның тагын бер “баласы”  - “Бәйрәм” ансамбле чыгыш ясый. Бүген монда егетләр генә. Эх, никадәр җитми асылташ кебек балкып торучы Хәния ханым, аның кабатланмас тавышы! Егетләр “Син дөньяда яши дисәләр” җырын башкарганда җырчы гүя алар белән бергә җырлады. Вакыт-вакыт аның тавышы да кушылып китте кебек тоелды миңа. Зур экранда күрсәтелгән фотолар, видеолар барысы да үткән белән бүгенгене буташтырып, чынбарлыкны “алдалап” бирә алды. Гүя ул китмәгән, ул бүген дә яраткан сәхнәсенә чыгып баскан да, халкына баш ия. Үзеннән соңгы истәлек, саубуллашу җыры “Истә калсын” җырын да елмаеп җырлады бит. Сагышланып түгел, елмаеп саубуллашты. Залда утырган яраткан тамашачысы да аягүрә басты, алкышларга күмде, тик күз яшьләрен генә тыя алмады. 

 
 

 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100