Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кем дә булса бу кызлык пәрдәсен өзәргә тиеш иде". Түбән Кама театры "Әлдермештән Әлмәндәр"не куйды

Түбән Кама татар дәүләт драма театры кыю адым ясады: Әлмәндәр карт ролен башкарган Шәүкәт Биктимеров киткәннән соң кагылгысыз булып тоелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде.

news_top_970_100
"Кем дә булса бу кызлык пәрдәсен өзәргә тиеш иде". Түбән Кама театры "Әлдермештән Әлмәндәр"не куйды

Театр белән попса тартышы

Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле – беренче карашка югары сәнгать белән попса арасында көрәш булып тоелды. Әлмәндәр карт – профессиональ сәнгать – театр, опера-балет; ә Әҗәле – безнең эстрадабыз. Бүгенге көндә татар мәдәни тормышындагы иң зур вакыйга Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасындагы бәхәскә кайтып калганын күргәч, башкача уйлап та булмый. 

Әнә, сәхнәгә Әҗәл чыга. Ул - озын блондин, кара төсләрдән стильле киенгән. Аның кыланмышлары урыс эстрадасының Валерий Леонтьевларыннан башлап, Филипп Киркоровларын үз эченә алып, үзебезнең Элвин Грейларга барып тоташа. Әҗәлнең эченә эстраданың хатын-кыз йөзе дә, ир-аты да, җенессез затлары да сыйган. Ул ак та, ул кара да, ул ялангач та. Ул яхшы да, ул яман да. Ул - мәңгелек. 

Менә Әлмәндәр карт. Кыр чәчкәләреннән такыя, кулларында да кыр чәчкәләре букеты. Аны татар профессиональ сәнгате дип алыйк. Әлмәндәр карт – бер гасырлык профессиональ татар театры. Әлмәндәр карт ягында санаулы туганнары, дуслары, кыскасы, һәрберсенең үз йөзе булган тамашачысы. Әҗәл ягында йөзе, буе-сыны күренмәгән фанатлар массасы.

Авторы исән чагында ук татар классикасына әверелеп өлгергән пьеса буенча куелган спектакльне көтелмәгәнчә интерпретацияләвем өчен гафу үтенәм һәм җитдирәк сүзгә күчәм.

  • “Әлдермештән Әлмәндәр” – Камал театрының легендар спектакле. Ул театрда 1976 елда сәхнәләштерелеп, Шәүкәт Биктимеров уйнамый башлагач кына сәхнәдән төште..“Әлдермештән Әлмәндәр” – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе. Спектакльдәге һәр образ үзенең башкаручысы белән театр тарихына кереп калды. Әлмәндәр карт – Шәүкәт Биктимеров, Әҗәл – Равил Шәрәфиев, Газраил – Айдар хафизов, Фәрештә – Наилә Ибарһимова, Өммия - Нәҗибә Ихсанова, Искәндәр - Ирек Баһманов.
  • Спектакльнең төп герое - Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил әмере буенча Әлдермешкә 1550нче номерлы Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул, төрле хәйләләр табып, Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана...

Хәтер көне һәм 1550нче номерлы Әҗәлетдин

Түбән Кама татар дәүләт драма театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен премьера алдыннан карарга чакыргач, театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиевның гаять милли җанлы кеше булуын белгәнгә күрә, иң элек Әҗәлнең номерын үзгәрткән булса кирәк дип уйлап куйган идем. Спектакль Хәтер көне алдыннан дөнья чыгып килә. Ә Әҗәлнең ни өчен 1550 нче номерлы булуын беләбез бит инде. 1552 дип кычкырып әйттертмәсләрен чамалап, Туфан Миңнуллин Әҗәлнең номерын 1550нче дип билгеләгән. Шушы номерлы Әҗәл Әлдермештә яшәп яткан татар карты Әлмәндәрне алырга килгән. Әмма Түбән Кама театрында да Әҗәл 1550нче номерлы булып калган.

“А не замахнуться ли нам на Вильяма, понимаете ли, нашего Шекспира?”

Рөстәм Галиев Түбән Кама театрында бу спектакльнең куелачагы турында карар иткәч, «Берегись автомобиля» кинофильмындагы таныш репликаны искә төшерүчеләр булган.“А не замахнуться ли нам на Вильяма, понимаете ли, нашего Шекспира?” Рөстәм Галиев “замахнулся”. Әмма үзе куймаган ул куюын, тик читтә дә калмаган. Рөстәм Галиев – Әлмәндәр карт.

“Әлдермештән Әлмәндәр”не кую өчен театр Уфадан милли җанлы яшь режиссер чакырткан. “Мин милли җанлы режиссер белән генә эшләргә телим. Шундый режиссерны Уфадан табып бирделәр”, - ди ул. Бу спектакль – башкорт режиссеры Фиргат Гариповның беренче зур эше. Режиссер үз командасы белән килгән. Композитор – Вәсил Гафаров, рәссам – Руслан Мәгалимов.

Яшь режиссер спектакльне ике образның диалогына корган. Камал театрында һәр образ сәхнә әсәренең якты нуры булса, Фиргат Гарипов аларны махсус тоныкландырган булса кирәк. Барысы да арткы планга күчеп беткәннәр. Аларны уйнаган артистларның активрак хәрәкәтләнүе дә каршылык уята.

Әйткәнемчә, Әлмәндәр карт – 58 яшьлек Рөстәм Галиев үзе. Шәүкәт Биктимеров Әлмәндрне уйный башлаганда аңа 50 дә тулмаган булуын искә алсак, Рөстәм Галиев картаеп та бара икән инде. Аның Әлмәндәре, кыр чәчкәләренә күмелеп, сәхнәгә залдан күтәрелде. Хәтта бераз зал белән уйнап интерактив та ясап алды.

Әлмәндәр карт һәм пенсия реформасы

Хәтерлисезме, спектакль Әлмәндә картның үзен эшкә чакырмаган бригадирны ахмак дип ачулануыннан башлана. Зал ихлас көлә иде.

Туфан абый пьеса язган һәм аны Марсель Сәлимҗанов куйган заманда бу күңелле яңгырый иде. Ә менә бүген Рөстәм Галиев бу сүзләрне төшереп калдырса да, Туфан абый үпкәләмәгән булыр иде. Татарның классик әсәре пенсия реформасына реклама булып яңгырап китте. Артистларга пенсиягә чыгу-чыкмау әһәмиятле түгелдер, алар өчен сәхнәдә үлү үзе бәхеттер, әмма бит тамашачы – без.

Кыскасы, бүгенге көндә бу спектакльне куйган Түбән Кама театрына Пенсия фондыннан премия тиеш.

Әлбәттә, Шәүкәт Биктимеровның һәр хәрәкәтен яттан белгән Рөстәм Галиевка яңа Әлмәндәр тудыруы җиңел булмагандыр. Рөстәм Галиевның Әлмәндәрендә Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәре белән диалог сизелде. Әмма карый-карый яңа Әлмәндәр үзенә ышандырды, башка спектакль каравыбызга ышандык. Гүзәл Шәмәрданованың да Нәҗибә апа Ихсанова Өммиясеннән арынып җитә алмавын, Рәис Галиевның да Ирек Баһманов Искәндәрен онытмавын оныттык. Ә дәүләт пенсия түләп “азындырган” Хәмдебану карчык образын түбәнкамалылар бөтенләй яңа спектакльгә алып тормаганнар. Аларның Әлмәндәр карт гашыйк булган карчыгы бөтенләй карчык түгел, ә авылның шәфкать туташы. Кыскасы, бу Әлмәндәр шактый яшь хатынга күз ата, әле җитмәсә, килене белән шаярып ала, азгын карт...

Ә шулай да Әлмәндәр карт роленә икенче составка Юрий Павловны алсалар, яраган булыр иде. Ну “не царское дело” театр җитәкчесенә авыл саен спектакль уйнап йөрү. Аның глобальрәк проблемалар чишәсе бар – театрының түбәсе тишек, бинасы тамашачы кабул итергә яраксыз, ә спектакльләр чыгарасы бар, гастрольләр белән планны да үтисе бар. Фестивальләргә йөрмәсәң, Казанда күренгәләп алмасаң, артта калуың да бар. Ә ярамый. Шуңа да театрның иң “раскученный” актеры да алмашка Әлмәндәрләнеп алса, яраган булыр иде, Рөстәм Вәлиәхмәтович театр стратегиясе белән шөгыльләнгән арада.

Әмма режиссер Юрий Павловта Әҗәл күргән. Спектакль әзерләнгәндә ике Әҗәл әзерләнгән - брюнет Юрий Павлов белән блондин Алмаз Хөсәенов. Тик программа буенча беренче составта театрның йолдызы Юрий Павлов язылса да, режиссер спектакльне тапшыру көнендә сәхнәгә яшь актер Алмаз Хөсәеновны чыгарырга карар иткән.

Блондин Әҗәл белән брюнет Әҗәл арасында аерма бармы?

Шулай итеп без татар театры күгендә яңа йолдыз ачылуның шаһиты булдык. Әҗәл – Алмазның беренче зур роле.

Алмаз Хөсәенов – Әлки районының Базарлы Матак авылы егете. Казан театр училищесын тәмамлагач, яшь артистлар гаиләсе – Хөсәеновлар Түбән Кама театрына эшкә кайтканнар.

Юрий Павлов үзе сер бирмәсә, театр дөньясында вакыйга булырдай спектакль чыкканда анда катнаша алмавын актер авыр кичерде булса кирәк. Репетицияләрдә аның бик кызыклы табышлары булган диләр. Бәлки, тәҗрибәле актер табышларын режиссер яшь актерга да күчергәндер – әйтә алмыйм. Шулай да, озын блондин Әҗәлдән соң брюнет Әҗәлгә дә карар идем.

Легендар спектакльнең кызлык пәрдәсен кем дә булса өзәргә тиеш иде!

Рөстәм Галиев, Татарстанның халык артисты: “Бүген Әлмәндәрләребез юк, геройлар юк. Әҗәлләребез күп, алар чәчәк ата. Әҗәлләр белән сугышырга Әлмәндәрләр юк. Әҗәлләр күбрәк, Әҗәлләр көчлерәк, Әҗәлләр җиңебрәк бара. Безгә көрәшчеләр кирәк. Шуңа бу спектакльне куяр вакыт килеп җитте, аның тамашачысы бар. Безнең – татар балаларының – бүген Әлмәндәрне эшләтми яткыруы җинаять булыр иде. Бу – татар дөньясы өчен язылган драматургия. Ул үз сүзен көн саен әйтеп торырга тиеш. Шәүкәт абыйлар рухына дога кылып, юлыбызны дәвам итәбез”.

Алмаз Хөсәенов, актер: “Мин үз Әҗәлемне бик яраттым. Равил Шәрәфиевның Әҗәле роленә гел кызыга идем. Әҗәлне уйнавым – хыялымның тормышка ашуы. Тормышта Әлмәндәр кебек кешеләр күбрәк булса, татар беркайчан бетми. Безнең тормышта Әлмәндәрләр бар. Алар әз, әмма бар. Мин үзебезнең Рөстәм абый Галиевны дә шушы Әлмәндәр кебек дип күрәм”.

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе, Татарстан мәдәният министрының театр буенча киңәшчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире: “Бу спектакльне кую – театрның кыюлыгы. Камал театрының легендар спектакле башка профессиональ сәхнәдә куелуы - чыннан да, вакыйга. Кем дә булса бу кызлык пәрдәсен өзәргә тиеш иде. Һәм аны Рөстәм өзде. Түбән Кама театры дип әйтик. Бәлки олпат татар режиссеры бу әсәргә алынмас та иде. Чөнки бу традициянең инерциясе өстен. Яшь башкорт режиссеры тотынды. Яшьлек ул чикләрне белми. 

Минемчә, матур спектакль барлыкка килде. Минем өчен яшь актерның Әҗәлне башкаруы куаныч. Күпмедер өлеш Рөстәм Шәүкәт абый образы белән бәхәскә керә. Ә яшь кеше Равил абый Шәрәфиев образыннан бәйсез үз образын тудыра. Ул минем өчен актер буларак ачылды. Элек күргән өченче пландагы образлар аның талантын ачмаган иде. Гөлфирә образын (Эльвира Фәттахова), Фәрештә образын (Сабира Усманова) бик яраттым. Бу яшь кызлар – яңа буын. Ә яңа буын өчен алар үзләре генә бар. Шуның белән алар үз максатларына ирештеләр дә”.

Фиргат Гарипов, Уфа режиссеры: “Туфан Миңнуллинны Шекспир белән таныштыралар һәм бу дөрес. Ул гади автор түгел. Ул җиһанны ярата һәм сәхнәгә чыгара. Туфан абыйны кую режиссерга бәхет, минем яшемдәге режиссерга сынау. Мин бу сынауны үттемме-үтмәдемме – анысын тамашачы әйтер. Мин алдан Камал театры куелышын махсус карамадым, инде Уфага кайткач та язмаларын караячакмын”.

Урак һәм тәкә башы

Рәссам эшен аңлап бетерү өчен миңа тамаша залында әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова җитмәде. Сәхнәдәге бик күп предметларның ни аңлатуын аңлатырга ул кирәк иде. Әлмәндәр карт корып яткан дача түбәсенә куелган конструкция мәчет идеме икән ул, кабер ташымы – аңлашылмады. Аның ае итеп нигә урак куелды? Баганадагы тәкә башы скелеты нигә кирәк иде – боларны аңлап язучы театр белгечләре булыр әле.

Ә мин Түбән Кама театрының кыюлыгына сокланам һәм театраль тамашачысын татар театры дөньясында ачылган яңа актер – Алмаз Хөсәенов белән котлыйм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100