Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды (фоторепортаж)

Бүген, 16 август - композиторның туган көнендә, Казанның Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.

news_top_970_100
Казанда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды (фоторепортаж)

Тантана Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы хоры башкаруында Татарстан гимны белән ачылды. “Һәйкәлне матур җирлектә ачабыз – ул нәкъ үз урынында һәм бик матур килеп чыкты. Казан консерваториясе каршында бик матур комплекс барлыкка килде”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм шушы образны тудырган өчен сын осталарына, архитекторларга рәхмәт белдерде.

Һәйкәл ачылу тантанасының рәсми өлешеннән соң Рөстәм Яхинның иң танылган җырлары башкарылды.
























Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин Рөстәм Яхинның музыкасы һәр йөрәккә үтеп кергәнлеген әйтте. Аның 400гә якын әсәр иҗат итүен, һәм моны 500 әсәр язган Шуберт белән генә чагыштырып булуын әйтте. “Яхин җырлары – республиканың визит карточкасы”, – диде Рөстәм Яхин һәйкәле куелган скверда тавыш көчәйткеч динамиклардан вакыт-вакыт Рөстәм Яхин көйләре яңгырап торачак. Рөстәм Яхинга һәйкәл Зур Кызыл урамында – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерватоиясенең реставрацияләнгән яңа бинасы арасында ясалган скверда урныштырылды. Һәйкәлне монда кую идеясе дә, һәйкәлдәге сандугач образы тәкъдиме дә Рубин Абдуллинга карый.

























Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин: “Рөстәм Хаҗи улы гаҗәеп шәхес һәм гаять зур композитор иде. Без аралашып яшәдек, өендә була идем, – диде. – Ул композиторларның иҗаты белән кызыксынып яшәде. Минем педагогым Борис Трубин Рөстәм Яхинда укыган. Димәк, аның дәвамчысы булып чыгам. Консерватория үзенә нигез салган Нәҗип Җиһанов исемен йөртә. Янәшәдә – татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшев исемен йөрткән Зур концертлар залы. Менә хәзер шушы урында Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды”.


























Рөстәм Яхинның җырлары, инструменталь музыка өчен әсәрләре һәм тормыш юлы турында Интертат электрон газетасында укый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100