Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариев театры. «Тапшырыл...ган хатлар»: Илгиз Зәйниев хатын-кыз башындагы «тараканнарны» таратты

Кариев театры Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә нигезләнеп куелган «Тапшырыл..ган хатлар» әсәрен тәкъдим итте. «Тапшырылмаган хатлар»дан «Тапшырыл...ган хатлар»ны режиссер Илгиз Зәйниев ясады. Премьераны ул үз туган көнендә чыгарды.

news_top_970_100
Кариев театры. «Тапшырыл...ган хатлар»: Илгиз Зәйниев хатын-кыз башындагы «тараканнарны» таратты

Совет Галиясе һәм совет гаиләсе

«Тапшырылмаган хатлар» – татар совет әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсе иде. Совет идеологиясе белән сугарылган әсәрнең бүгенге кыйммәте нәрсәдә?

Әсәрнең тарихын һәм совет чорындагы популярлык серен әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов бәян итә.

«Беренчедән, авторның сайлаган темасы мәхәббәт һәм гаилә кору белән бәйле. Автор аны мәхәббәт һәм җаваплылык белән бәйләп хәл итә. Бу һәр кеше өчен кызыклы һәм гыйбрәтле тема.

Икенче сәбәп – әлеге тормышчан вакыйгаларны хатлар формасында бирә. Ә хат интим хәлләрне чагылдыра, кешенең яшерен серләрен сурәтләп бирү кеше өчен кызыклы. Без теге чорда да, бу чорда да хатлар буларак язылган әсәрләрне кызыксынып укыйбыз.

Бер мөһим сәбәп – егерменче еллар ахырында җәмгыятьтә бәхәс күтәрелә: яңа җәмгыятьтә гаилә булырга тиешме-юкмы? Хатын-кыз белән ир-атның гаиләдәге урыны нинди булырга тиеш? Күпләр гаилә кормыйча гражданлык мөнәсәбәте белән яшәсәң дә ярый дигән фикерне алга сөрә. Дөрес, бәхәс озакка бармый, җәмгыятьнең нигезе - гаилә, гаиләнең таянычы - ул ир белән хатынның өйләнешеп яшәве дигән нәтиҗәгә киленә.

Сәбәпләрнең берсе совет чорының үзенчәлеге белән бәйле. Ул тулысы белән совет идеологиясенә буйсындырылган әсәр. Белгәнебезчә, җәмгыятьтә һәм әдәбияттә ике әйбер алга куелды. Берсе – хезмәт кешене бәхетле итә, киләчәген тәэмин итә дигән фикер. Бу әсәрдә Галия күпләргә үрнәк булган герой булып чагылыш таба. 

Совет чорында алга куелган икенче әйбер – әхлак мәсьәләсе: син намуслы бул, гаилә мөнәсәбәтләрендә уңга һәм сулга йөрмә. Әлеге әсәр совет идеологиясе алга куйган ике мәсьәләгә туры килә, аның популярлыгын үстерә.

Тагын бер сәбәп әсәрнең образлары белән бәйле. Татар әдәбиятында еш кына хатын-кыз кимсетелгән, түбәнсетелгән булып сурәтләнде. Бу очракта автор совет әдәбияты хатын-кызны яңа шартларга куя, аны җәмгыятьне үзгәртүче көч рәвешендә сурәтли. 

Моңа Галия образының бик матур эшләнеше дә өстәлә. Ул образ буларак яратып кабул ителә. Галия акыллы, булдыклы, максатчан, кыенлыклар алдында баш ими торган хатын-кыз.

Ә артистларга карата ул чорда бераз үзгә караш бар иде. Алар әхлак мәсьәләсендә җиңел кешеләр булып күренә иде. Автор Искәндәрне шактый тупас, тискәре образ иткән, ә Галияне идеаллаштырган,

Истәлекләрендә Гадел Кутуй бу әсәрне гаилә тормышыннан алып язганлыгын әйткән. Алар хатыны Галимә белән хәтта бер ел аерылышып торганнар. Галимә читкә китеп врач булып эшләгән. «Мин Галиянең очрашып йөргән вакытта Искәндәрдән көнләшүен язган идем. Галимә елый-елый ул урыннарын сыздырды», дип язган Гадел Кутуй. Әлеге урыннарны укыйсы килә, ләкин алар сакланмаган».

Башдрам Галиясе белән Искәндәре

Татар тамашачысы өчен сәхнә Галиясе белән Искәндәре – ул Гафури исемендәге Башкорт дәүләт тетары куйган «Тапшырылмаган хатлар» спектакле. Режиссеры – Рифкать Исрафилов. Татар өчен мәңгелек Галия – Нурия Ирсаева һәм мәңгелек Искәндәр – Фидан Гафаров. Әлеге ике актер татар һәм башкорт дөньясының легендасына әверелделәр. Үзләре белән бергә Галия һәм Искәндәрне дә легенда иттеләр.

Совет чоры татар театры сәхнә Галиясе белән сәхнә Искәндәрен тудырмады.

Минтимер Шәймиев иҗатчыларның игътибарын «Тапшырылмаган хатлар»га юнәлтте

Яңа гасыр иҗатчылары «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә Минтимер Шәймиев интервьюсыннан соң игътибар иттеләр дип беләм.

«Бүген бөтен дөньяда шулай: күләм – кыскалыкка, ә мәгънә тирәнлеккә омтыла. Мин Пауло Коэльо әсәрләрен укыйм. Алар бит зур түгел, әмма гаять үтемле, күңелеңне актарып чыгара. Әмирхан ага Еникины алыйк. Мәсәлән, «Кем җырлады?» хикәясе - искиткеч көчле хиссиятле әсәр. Эх, фильм төшерсәң иде, дим. Безнең андый әсәрләребез җитәрлек. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы дисеңме... Әйтик, Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре. Мин аны укып та чыктым, спектаклен дә карадым. Ул бик тирән әсәр, аннан менә дигән фильм чыгар иде. 

Бүгенге көндә Татарстанның мондый формаларның матди ягын тәэмин итү мөмкинлеге бар. Теләк, омтылыш җитми безгә. Үзебезне күрсәтәсебез килә икән, без аны әнә шундый талантлы сәнгать әсәрләре аша эшли алабыз. Килешәм, бездән ярдәм кирәк, без андый чыгымнарга бара да алабыз. Ләкин аның киләчәккә эшли торган сизелерлек нәтиҗәсе дә булырга тиеш», - дигән иде Минтимер Шәймиев 2006 елда «Казан утлары журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга.

Уңышсыз кино

Шул вакытта бу әсәр буенча кино проекты әзерләнеп ул төшерелде дә. Әмма фильм гаять уңышсыз чыкты. Кыскасы, «киләчәккә эшли торган нәтиҗә» бирмәде.

Алар өчәү иде: яңа гасыр Галияләре һәм урындыклар

«Тапшырылмаган хатлар»га Илгиз Зәйниев яңача күз ташлады. Совет Татарстанының уңай героинясы XXI гасыр татар режиссеры карашыннан тотрыклылыгын, ныклыгын югалтып, чәчелде-таркалды.

Галияләр – Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова, Назлыгөл Хәбибуллина. Алсу Фәйзуллина Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, театрның җырчы актрисасы. Алсу Шакирова – театрның натураль җирән чәчле чибәр актрисасы, аны күргән саен театр бу актрисасын аз куллана дип аптырый идем. Назлыгөл Хәбибуллин – Байлар Сабасы кызы, театрга яңа килгән яшь актриса, Салават Фәтхетдиновның алып баручысы Ядкәр Хәбибуллин кызы. Ике тәҗрибәле актриса арасында тәҗрибәсезлеге тоемланса да, чибәр блондинка булуы бөтен тәҗрибәсезлеген оныттырырга мөмкин.

Сәхнәдә өч Галия. Берсе – кара чәчле, берсе – җирән чәчле, берсе – ак чәчле. Берсе – тәҗрибәле, берсе – кырыс, берсе – «әле яшел». Аларны, мөгаен, Галия дип түгел, ә Галиянең уйлары дип аңларга кирәктер.

Илгиз Зәйниев сәхнәгә Искәндәрне чыгармый. Чөнки без чын Искәндәрне белмибез. Без бары тик Галиянең язганнарына ышанырга тиешбез. Рифкать Исрафилов, Гадел Кутуй язганнарга ышанып, үз Искәндәрен тудырган һәм әлеге рольгә Фидан Гафаровны билгеләнгән. Ә Илгиз Зәйниев Галиянең язганнарына ышанмаган. Шуңа ул Искәндәрне бөтенләй сәхнәгә чыгармаган.

Автор Искәндәргә акланырга мөмкинлек бирмәгән. Шуңа да тамашачыга үзенә Искәндәрне акларга туры килә. Искәндәр – Галия фантазияләренең корбаны. Аның гаиләсеннән китеп баруы әхлаксызлык түгел, бары тик Галия ятьмәсеннән котылу булса?.. Аның хыялларда яшәргә теләмәве булса...

Өч актриса – өч Галия Искәндәр белән танышу, бәхетле очрашу, гаиләнең беренче китекләре, бала туу, гаилә таркалу, Галиянең район хастаханәсендә эшләве, кайчандыр үзен ошатып йөргән Вәли Сафиуллинны ире итеп «билгеләве» һәм аның фоторәсемнәрен элеп ире дип таныштыруы турында сөйлиләр. Галияләр ирләр күлмәге өлгесендә тегелгән ак блузкадан һәм кара чалбардан. Бөтен декорация – агач урындыклар. Актрисалар аны уңга-сулга ыргыталар, тезәләр, чәчәләр, өяләр, төяләр, туздыралар, өстеннән йөриләр, астыннан үрмәлиләр...

Ниһаять, финалда спектакльнең бердәнбер ир-аты – Вәли Сафиуллин чыга. Режиссер бу рольгә театрның иң чибәр, стильле актерын – Эльдар Гатауллинны куйган.

Вәлине Галия күлмәк киеп каршылый. Сәхнәдә бер генә Галия. Калганнары ишек артында калды. Хатлар тапшырылды. Шулай итеп Галия үзе уйлап тапкан хыялдагы тормышына нокта куйды.

«Повестьне укучылар баштан ук яратып кабул иттеләр. Мәсәлән, русчага тәрҗемәсе басылган «Октябрь» журналының нөсхәләре кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткәч, Мәскәүдәге Орджоникидзе исемендәге завод китапханәсе хезмәткәрләре «Тапшырлмаган хатлар»ны язу машинкасында күчереп басып төпләтәләр һәм, шулай итеп, аның тиражын арттыралар», - дип язган Гадел Кутуйның «Сайланма әсәрләр»енең кереш сүзендә Розалина Нуруллина.

Бүгенге язучыларның төшенә дә кермәгән популярлык. Бүген шушы әсәрнең яңа популярлык дулкынына Илгиз Зәйниев куелышы дәгъва итә ала. Спектакльне фестивальләр көтә дип уйлыйм. Тулы тамаша заллары да, әлбәттә.

Спектакльдән фотолар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100