Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариев театры артистлары кыйблага карап уйный: Татар яшьләр театры һәм аның яңа бинасы турында 24 мөһим факт

Быел 26 апрель көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан үзәгендәге яңа бинага күченде. “Ниһаять, театрның үз куышы булды. Бу вакыйганы бик озак көттек. Аллага Шөкер, шушы көнгә килеп җиттек”, - дип шатлыгын уртаклашты театр директоры Мансур Ярмиев. "Интертат" электрон газетасы сезне бу яңа бинага экскурсиядә дәшә. Театр турында - 7, аның бинасы турында 17 факт тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кариев театры артистлары кыйблага карап уйный: Татар яшьләр театры һәм аның яңа бинасы турында 24 мөһим факт

Театрның яңа бинасы белән "Татар-информ" хәбәрчеләрен театр директоры Мансур Ярмиев таныштырды.


Кариев театры: фактлар

1. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Татарстан Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле 1988 елның 25 нче февралендә куела.

2. Габдулла Кариев театрына нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006). Кариев театры коллективы һәр елны 31 майда Фәрит Хәбибуллин каберенә чәчәкләр илтә.

3. Кариев театрының беренче артистлары арасында, хәзер театрның аксакалы булып җитешкән Нуриәхмәт Сафиннан тыш, соңрак күренекле юмор остасы булып җитешкән Алмаз Хәмзин, татар балаларының “дәү әнисе” һәм “дәү әтисе” Әлфинур Хисамова белән Зәйтүн Яркәевләр дә була.

4. 1991 елда театр «дәүләт» статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә 

5. Моңарчы спектакльләрен мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында куеп йөргән театр 2002 елның азагында спектакльләрен Гладилов урамындагы үз сәхнәсендә күрсәтә башлый.

6. Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме бирелә. Театр коллективы Габдулла Кариев туган көнендә татар театрына нигез салучы шәхеснең туган авылына кайтып спектакль уйный һәм Яңа татар бистәсендәге каберенә чәчәкләр сала.

7. Татарстанда спектакльдәге роле өчен “Алтын битлек” милли театр премиясе алган бердәнбер артист Кариев театрында эшли. Нурбәк Батулланың “хезмәт кенәгәсе” буенча эш урыны – Кариев театры. Биредә ул хореограф вазыйфасын башкара. Дөрес, Нурбәк Батулла премияне театрдагы эше буенча түгел, ә эксперименталь хореографик спектакль артисты буларак алды. Шулай да, театр үзенең балетмейстеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батуллага зур өметләр баглый. Аның биредә эшләвенә һәм артистлар гына, түгел, балалар белән дә шөгыльләнәчәгенә ышана.

 


Театрның биналары: фактлар

Беренче адрес - Островский урамында 12нче йорт адресы белән театр бинасы төзелә башлый. Проект буенча ул ике катлы театр бинасы булырга тиеш була.

Икенче адрес – Гладилов урамында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы. Бина 1882 елда салынган. Гаҗәеп яхшы акустикалы залны белгечләр Мария театрының Кече залы белән чагыштыра. Биредә заманында мәшһүр Шаляпин да җырлаган. Театр бинада ремонт башлый. Ләкин янгын куркынычсызлыгы системасы һәм керү-чыгу юллары таләпләргә туры килмәү сәбәпле театр бинадан чыгарыла. Кариев театрын Алафузов йортыннан күчергән сәбәпләрнең берсе – “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын.

Өченче вакытлыча адрес – Петербург урамындагы 57 йорт адресы буенча урнашкан “Әкият” балалар үзәге. Проект буенча гараж буларак планлаштырылган урын эш процесында 640 урынлы концерт залы итеп үзгәртелгән була.

Дүртенче адрес - Петербург урамындагы 55Б йорт адресы буенча урнашкан һәм театр өчен махсус төзекләндерелгән, янкормалар салынган бина.

1.  Петербург урамындагы 55Б йорт адресы буенча урнашкан бина 1953 елда салына башлый. Ул беренчел проекты буенча Мәдәният йорты буларак күзалланган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында кинотеатр итеп үзгәртелгән. Проектта күрсәтелгән 12 колоннаның алтысы гына куелган.

2. Җиңүнең 10 еллыгы хөрмәтенә “Победа” дип аталган кинотеатр 1955 елның 8 маенда ачыла.

3. 1997 елдан 2011 елга кадәр бина Оборона министрлыгына карый һәм биредә Офицерлар йорты була.

4. 2012 елда бина ремонтка ябыла. Бинаны театрга яраклаштыру өчен янкорма салына.

5. Кариев театрының яңа бинасын 2018 елның 26 апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул залда 1нче рәтнең 10нчы урынына утырып “Куян Эдвард маҗаралары”н караган.

6. Театрда ишектән фойега кергәч тә уң якта намаз бүлмәсе бар. Ул янгын куркынычсызлыгы буенча запас чыгу юлында урнаштырылган.

7. Кинотеатр бинасын Кариев театры итеп үзгәрткәндә бердәнбер үзгәртелми калган урыны – буфет. Ул ничек бар шулай калган.

8. Театр бинасының янкорма белән бергә гомуми мәйданы - 3420 кв.м. Сәхнәнең зурлыгы 12х12. Беренчел проект буенча ул 5х3 дип кенә уйланылган була.

9. Кариев театры сәхнәсе - артистлар кыйблага карап уйный торган аз санлы театрларның берсе. Татарстанда ул бердәнбер.

10. Яңа бинада кариевлылар беренче тапкыр пәрдәле сәхнәдә уйный башлаганнар. Моңарчы Кариев театры беркайчан да пәрдәсе булган сәхнәдә уйнамаган. Алафузов йортындагы сәхнәгә пәрдә ачыла-ябыла торган җиһазлар алып кайтып урнаштыргач кына театрга бинасын ташлап китергә туры килә.

11. Кариев театрының кайчанда булса үз оркестры булса, сәхнә алдында оркестр чокыры ясауның бер кыенлыгы булмаячак. Алдан күрүчән директор Мансур Ярмиев бу чокыр булырга мөмкин урынны, төзүчеләр белән килешеп, мәңгелек итеп эретеп ябыштыртмаган.

12. Тамаша залында 213 урын бар. Тагын өстәмә 24 урындык тезеп куелган. Тамаша залында партер, балкон, бельэтаж, ярус кебек бүленешләр юк. VIP урыннар булып саналган беренче рәткә билетлар сатылмый. Ул – театрның кунаклары һәм журналистлар өчен калдырыла.

13. Театр бинасында инвалидлар өчен бөтен уңайлыклар каралган. Керү юллары, бәдрәфләр “Үтемле мохит” проекты нигезендә җиһазландырылган. Сукырлар өчен мәгълүмат алу мөмкинлеге дә бар. Быел 20 май көнне татар театр тарихында беренче мәртәбә тифлокомментарийлы спектакль нәкъ менә Кариев театрында күрсәтелде

14.  Кариев театрының 120 урынга исәпләнгән Кече залы бар. Театр аны Репетицияләр залы дип атаган. Биредә эксперименталь спектакльләр куелачак, иҗади шәхесләр белән очрашулар оештырылачак.

15. 30 еллык тарихы булган театрның 8-10 мең костюмы бар. Театрның Костюмнар бүлмәсенә аларның 1/3е генә сыйган.

16. Кариев театрына килүчеләр өчен якында түләүле һәм түләүсез машина кую урыннары юк. Театр ике метро станциясе арасында урнашкан. Уңга китсәң – Тукай мәйданы станциясе, сулга китсәң – Сукно бистәсе станциясе.

17. Кариев театры бинасы “Туган авылым” комплексы каршында урнашкан. Бирегә автобуслар белән килгән туристлар театрга кереп 30-40 минутлык кыска гына татарча спектакль караячаклар. Театр Казанның “Туристлык маршруты”на кертелгән.


 Планнар

 -  Бинаның әле ремонтланмаган 400 кв.м. подвалы бар. Театр анда декорацияләр саклау урыны ясарга хыяллана.

-  Театр җитәкчелеге юл аша бина каршысында урнашкан бинаны үзләштерергә җыена. Рөхсәт алынган, документлар ягыннан хәл ителгәч, анда театрның цехлары урнашачак.

-  Кариев театрының машина кую урыннары юк һәм аның каршындагы мәйданда машина калдырып китүчеләр күп булачак дип уйларга нигез бар. Театр директоры Мансур Ярмиевка бу проблеманы хәл итү өчен шактый тырышырга туры киләчәк.

-  Кариев театры Кече залын эксперименталь проектларга бирергә әзер. Әмма комсыз спектакльләргә генә. Чөнки театр җитәкчелеге ком идәнне боза дигән фикердә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100