Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Илһамсыз тормыш нинди булачак – без әле аны белмибез..."

Илһамсыз тормыш нинди булачак – без әле аны белмибез... Бу сүзләрне Илһам абый Шакировның җәсәден Опера һәм балет театрыннан алып чыкканны күзәтүче халык арасында басып торган халык шагыйре Роберт Миңнуллин әйтте. 

news_top_970_100
"Илһамсыз тормыш нинди булачак – без әле аны белмибез..."

“Хәзер Илһамсыз нәрсә булыр. Илһамы булмагач, татар үзгәрәчәк, менталитеты, җырга мөнәсәбәте, рухи тормышы, яшәеше... – ди шагыйрь уйланып. - Илһамсыз тормыш башланачак. “Нефтьсез тормыш ничек булыр?” диләр бит әле. Ә Илһамсыз тормыш ничек булачак? Әле ул турыда беркем дә уйламый. Әле инерция белән барабыз. “Җырлары кала”, дибез. Шәхеснең үзеннән башка җыр икенче инде ул. Альбомнар чыгардылар, ә чын китапның чыкканы булмады. “Илһам-Илһам” диеп янында сырпаланырга ярата идек, фотога төшәргә яратабыз, бөек дияргә яратабыз. Болар сүз генә...”

“Без әле Илһам Шакировның татар тормышындагы ролен аңлап бетерә алмадык. Без аны Илһам дип кенә, җырчы дип кенә карыйбыз. Ул җырчы гына түгел, алтмышынчы еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр татар рухының үзәгендә булган кеше. Бөтен дөньядагы татарларны берләштереп тора торган кеше. Ул беркем эшли алмаган эшне эшли алган кеше. Ул шуның белән дә бөек. Аның турында күптән романнар язылырга тиеш. Шул чорның татар тормышы Илһам образы аша күрсәтелергә тиеш”, - дип уйланып басып торды Роберт Миңнуллин.

Татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакировны иң затлы залларының берсеннән – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан озатты. Бөек җырчының җәсәде сәхнәгә урнаштырылган иде.

Бу залның Илһам Шакиров белән бәйле кыйммәте шунда – Илһам Шакиров Тукай премиясенә ия булган “Татар халык җырлары” дип аталган концерт программасының премьерасы нәкъ шушы сәхнәдә булган. 1968 елгы әлеге программаны анда катнашкан Тарстанның ахылк артисты Айдар Хафизов “Ул чорның иң милли концерты” иде дип бәяләде. Анда милләт һәм аның теле турында иң көчле шигырьләр яңгыраган, Илһам абый репертуарының җәүһәрләре булган бик күп җырлар беренче тапкыр яңгыраган.

Театр ишекләре алдан хәбәр ителгәнчә - нәкъ 9.00 сәгатьтә ачылды. Халык инде күп вакыт алдан килеп баскан иде. Әлбәттә, бөтен кеше дә залга сыя алмады. Халык агым булып бер ишектән залга үтте, бөек җырчы белән бәхилләшеп залдан чыкты. Рәсми хушлашу мәрасименә калучылар өчен театрның яруслары ачык иде.

Бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

Бәхилләшү сүзләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Ренат Таҗетдинов, Илһам Шакиров гомере буе эшләгән Татар дәүләт филармониясе вәкилләре – Анатолий Шутиков, Айдар Фәйзрахмановлар чыгыш ясады.

"Без аның исемен мәңгеләштерү буенча программа булдырырбыз"

“Илһам абыйга Ходайдан бирелгән таланты, кабатланмас тавышы аңа татар җырын бөтен дөньяга яңгыратырга мөмкинлек бирде, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Без Илһам абыйны җырчылар өчен эталон дип күрдек. Без аның исемен мәңгеләштерергә тиеш. Без ике-өч ай эчендә Kazan Expo күргәзмәләр комплексында Зур концертлар залы төзеп бетерәбез. Анда 3000 кеше сыя алачак. Шул залга Илһам Шакиров исемен бирергә тәкъдим итәм. Без аның исемен мәңгеләштерү буенча программа булдырырбыз”.

"Уйлап карасаң, Илһамның Ходай биргән тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, халкыбызның гасырдан-гасырга килгән җырлары, аның моңы аша, аның җырлары аша безгә җиткерелде. Бу - гаять зур хезмәт, - диде Минтимер Шәймиев үз чыгышында. - Безнең әле буыннан буынга эшли торган Илһам Шакиров исемендәге фестиваль барлыкка килергә тиеш. Менә ничәме-ничә еллар Рәшит Ваһапов фестивале уздырыла - без оештыручыларга без рәхмәтле. Ә Илһам Шакиров фестиваленең күләмен, тирәнлеген без бик матур итеп уйларга тиеш булабыз", - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасиме җырчының “Мәңгелеккә китеп барам” дигән җырының аудиоязмасы белән тәмамланды. Бу – Илһам Шакировның Башкортстанның халык шагыйре Габделхак Игебаев шигыренә үзе язган җыры.

Җәмәгатьчелек җырны тын калып басып тыңлады.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җырчы Илһам Шакиров затлы репертуары белән халыкның зәвыгын күтәрде дип исәпли. “Бу Илһам Шакиров чоры иде. Без аның чорында яшәгәнлегебезгә горурланабыз. Ул кеше вокаль сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрде. Өлкәнрәк яшьтәгеләр яхшы хәтерлибез – халык аның репертуарын җырлады. Ә ул репертуар катлаулы иде. Ул моның белән халыкка зур тәрбия биргәндер", - диде ул. 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов: “Ерак юлларны үтеп бәхилләшергә, баш ияргә килдем. Илһам абый кебек шәхесләр мең елга бер туадыр. Илһам абый җырлары киләчәк буыннарга бүгенге дәверне күрсәтеп торачак. Илһам абый фидакарь эшләп бик зур мирас калдырды. Без җырчылар үзебезне бер яктан ятим калган кебек хис итсәк, икенче яктан бик зур җаваплылык өстәлә. Без аның эшен тиешле дәрәҗәдә дәвам итәргә тиешбез”.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева: “Бер ел элек бик матур итеп сөйләшеп утырган идек. Зөһрә Шәрифуллина белән бергә янына бардык. Илһам абый иҗатының чиге юк. Шуны да әйтим әле: мин җырлаган “Ялгыз каен” җыры халык җыры дип йөртелә. Ул халык җыры түгел, ул Илһам абый җыры – аның сүзләре һәм көе”.

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев: “Татар халкы Илһам абыйны бәяләде инде. Ул бөтен татар җырын, моңын дөньяга танытты. Илһам Шакиров – уникаль кеше иде. Кабатланмас тавыш, кабатланмас тембр иясе. Бөтен татар халык җырларын, эстрада җырларын да, хәтта классик ария, романсларны югары дәрәҗәдә башкарды. Ул башка җырчылардан шуның белән аерылып тора да. Аның белән сөйләшеп китсәң, бик кирәкле әйберләр генә сөйли иде. Дөньяга карашы бик зур иде. Бик акыллы, зыялы, зәвыклы кеше иде Илһам абый”.


Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев: “Илһам абый исемендәге беренче Татар җыры конкурсында беренче премиягә лаек булган идем. Казанга килгәч беренче барган концертым Илһам абый концерты иде. Ул анда “Ак калфак”ны, “Җырланмаган әле безнең җыр”ны җырлады. Мин бик матур килеп чыкмаса да, аның белән тырышып татарча сөйләшә идем. Бервакыт Илһам абый белән Жуковский урамындагы бер ишегалдында очраштык. Кемгәдер кунакка килүе иде. Кышкы салкын көн. “Әйдә, җырлыйк әле, Володя!” ди миңа. “Илһам абый, ишетерләр бит”, дим. “Ишетсеннәр!” ди. Җырладык ишегалдында. Татарча җырладык!”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев: "Бүген татар милләте өчен бик кайгылы көн. Саратов якларында концертларым иде. Алдагы ике көндә дә Илһам абый хөрмәтенә аның “Идел буе каеннары” җырын баян белән башкардым. Бер зал халык миңа кушылып Илһам абый җырын җырлады. Кичә а`капелла "Карурман"ны җырладым”.

Кытайда туып үскән татар җырчысы Базарбай Бикчәнтәев: “Илһам абыйның бөтен җырын йөрәктән җырлады. Без Кытайда аның “Китмә сандугач, “Сарман” җырларын тыңлап үстек. Әмма бездә аның шул биш-алты җыры гына булгандыр. Интернет заманнары түгел иде бит... 2012 елларда ул Кытайдан килгән 23 татар баласы белән очрашып җылы сүзләрен әйтте. “Сез милләтебез өчен кирәк кешеләр”, - диде. Аның белән очраша алуыма, үзе исән булганда җырларын ишетеп калуыма бик шатланам.Илһам абый кебек танылган моң иясе теге дөньяга да кирәк булгандыр. Безнең кебек шырдый-бырдыйлар белән теге дөнья да тулгандыр. Моң падишасы татар моңнары белән җәннәт бакчаларында җырлап йөрсен”.

Татарның бөек җырчысы Илһам Шакиров Яңа Татар зиратында җирләнде. Җеназа намазын Мәрҗани мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Илһам Шакиров кабере зиратның төп капкасыннан ун метрлап кына арада урнашкан. Ул галим Миркасыйм Госманов, дәүләт эшлеклесе, галим Мирза Мәхмүтов, Камал театры директоры Шамил Закиров һәм драматург Туфан Миңнуллин янәшәсендә. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100