Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров белән 1995 елгы әңгәмә: "Җырлавың белән бәла алып килдең, дип, җырларга кушмыйлар иде"

Дилбәр Исламованың Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе Илһам Шакиров белән 1995 елның 11 февралендә “Мәгърифәт” газетасында басылып чыккан "Ник туганыма үкенәм" дип аталган әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Әңгәмә легендар җырчының 60 яшьлеге уңаеннан әзерләнгән.

news_top_970_100
Илһам Шакиров белән 1995 елгы әңгәмә: "Җырлавың белән бәла алып килдең, дип, җырларга кушмыйлар иде"
Филармониянең икенче катындагы аның эш бүлмәсендә сөйләшеп утыра-утыра, зур тәрәзәгә караңгылык эленгәне дә сизелмәде. Хәер, үткән вакытның ярты сәгате генә минем сорауларга җавап бирүгә китте: әле телефон шалтырый, әле кемнәрдер кереп чыга, юбилейга кагылышлы тегесен-бусын хәл итәсе бар… 

Башланып кына киткән әңгәмәбез, ни кызганыч, кырык җирдән кырт өзелә. Ә ул телефоннан шалтыраткан һәркемне ахыргача сабыр гына тыңлый, тыныч кына җавап кайтара, үзенең хәл-әхвәлен трубканың теге башындагы кешегә җиткерә. Шулай да “кырт киселүләр”нең азагы гел бер мәгънәле сүзләр белән бетә: “Ярар, эшләрбез, ярар”... Берсендә үзе дә уфтанып та, шаярган да кебек: “Ник шунда берәрсе: “Мә!” дип әйтсен… Һәрберсенә ярдәм кирәк”, дип куйды. Шулайдыр шул. Беркайчан да үтенечеңне кире какмасыңны, соңгы ыштаныңны салып бирергә әзер икәнлегеңне белеп алсалармы?.. “Кайчагында кешегә кулъяулык кына бүләк итсәм дә, шулкадәр канәгать булам. Тик кайберәүләр генә нигәдер акылсызлык дип кабул итәләр…” 

- Илһам абый, тиздән олы бәйрәмегез якынлаша. Сездә нинди хисләр, нинди тәэсирләр, Сез ни турында уйлыйсыз? 

- Ник туганына үкенеп йөргән кешегә туган көннәрнең юбилейларның гомумән кирәге юк. Минем гомергә туган көннең кайчан икәнен белгән дә, уйлаганым да булмады. Аны үз-үзенә гашыйк булганнар гына кеше җыеп үзләрен мактатып утыралар. Ә ул мактауларның формаль, күңеле булсынга гына икәнлеген аңламыйлар. Акыллы кеше үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы белә. 

Илле яшем тулганда да элекке обком секретаре Рәис Беляев өстәл сугып: “Юк, үткәрәбез!” дип кычкырды. Быел алтмыш яшьне үзем теләп түгел, җәмәгатьчелек тотынганга гына: “Теләсә нәрсә эшләгез, үзегез үткәрәсез икән, үткәрәсез инде шунда”, дидем. Безгә, “Халык дошманы гаиләсе” дип эткәләнеп-төрткәләнеп, ятим булып үскән, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен белгәннәргә, нәрсә инде ул туган көн?! 

Минем үндүрт яшькә җиткәнче фотога төшкәнем булмады. Гәрәй Рәхим каяндыр җиденче сыйныфта укыганда төшкән бер фотоны эзләп тапкан. Минем үземдә юк та инде ул, булыр иде, сатып алырга акчасы булмагандыр. Шулай да, кайсы мин икәнен танымадым. Берсен, кырыйдагысын, чалымлап булган да кебек. Шушыдыр ахрысы, дип куйдым инде…

- “Ник туганыма үкенеп”... Сездән, халыкның олы җырчысыннан шундый сүзләрне ишетү белән тамакка төер тыгыла…

- Аның сәбәпләре бар. Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп калдыруга, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. Аны җырлап кына түгел, сөйләп аңлатып йөрергә дә туры килде. Миңа эләккәләде, билгеле, “Тегендә” чакыралар иде. КГБның үзенә түгел, ә кунакханәнең бер бүлмәсенә. “Әтиең артыннан китәсең киләме?” дип яныйлар иде. 

Минем әти авылның тимерчесе булган, миңа ике яшь вакытта аны алып китәләр. Әти тәрбиясендә үскән кешеме, аны бөтенләй белмим бит. Унынчы сыйныфны бетереп, музыка училищесына укырга кереп кайтышлый, военкоматка учетта төшәргә кергән идем. Шунда утыручы бер карагруһ урыс: “Бүген үк армиягә китәсең, никаких уку!” дип җиткерде. Бер-ике сүз каршы сүз әйтеп маташкан идем, җавабы шул ук тонда булды: “За отцом хочешь идти что ли?” Шунда мин, ниндидер якты өметләр белән кайткан егет, гомердә андый хәл булганы юк иде, күз алларым җем-җем итеп, аңымны югалттым. Яшь чагында болай да хисчән буласың бит инде ул, җитмәсә, кагылып-сугылып үскән балачак… 

- Үкендерәме? 

- И-и, что син! Рәнҗетә, обидно бит! Мәктәптә укыганда, иншаларны гел “Укытучы булам” дип яза идем, чөнки “яшь буынны коммунистик рухта тәрбиялим” дигән кызык сүзләрне бик күп сиптереп була иде. Унынчы сыйныфтан соң мин башта Алабуга пединституына укрга керәм дип барган идем. Математикага бик һәвәс, укыганда мәсьәләләрне иң беренче чишә идем. Керү имтиханында да мәсьәләне иң беренче чиштем, белеп торам, бәйләнерлек урын да юк, ләкин укырга алмадылар. Баксаң, “алмаска!” дигән күрсәтмә килгән икән. Югыйсә, тригонометрияне күз алдына да китерә алмаганнарны алдылар… 

- Сезнең кебек бәһасез кешесез һәрбер милләттә санаулы. Минемчә, башка дәүләттә Сезнең дәрәҗәдәге кешеләр сондый сүзләрне сөйләп утыра алмый. Аларның хәле, һәрхәлдә, икенче. Әлбәттә, мин байлыкны күздә дә тотмыйм… 

- Безнең бит шушы яшькә җитеп рәхәт күргән булмады. Кырык ел буе милләт өчен дип йөреп, ахырда ярык тагарак янында калган кебек булу - сөенечмени инде ул? Орден-медальләр - металлолом өеме, диплом, мактау кәгазьләре - чүп, мактаулы исемнәр нульгә чыкты. Хәзер егерме биш ел төрмәдә утырып, ике-өч ай эшләгән кеше дә мин алган пенсияне ала. Нинди гаделсезлек бу? Бу хөкүмәткә ничек өмет белән карыйсың? Менә шулар бик рәнҗетә. Гәҗитләрдә ярдәм итәргә кирәк дип язып торалар, файдасы юк. Белмим, хөкүмәт башлыклары ул гәҗитләрне укымыйлармы, әллә укып, белмәмешкә салышалармы? 

Минем үз гомеремдә ял йортына юллама алганым булмады. Бары өченче ел, Шәймиевкә хат язгач, “Казанский” санаториенә юллама бирделәр бирүен. Югыйсә, мин ике көннең берендә хөкүмәт концертларында кырык ел буе бушка җырладым. Авырырга ярамый иде. Шул кырык ел эчендә өч тиен дә больничный алганым булмады. 


- Илһам абый, сәясәт Сезне һаман кызыксындырамы? 

- Яшьрәк чагында бик кызыксындыра иде, бигрәк тә милли мәсьәләләрдә. Ленин, Маркс, Сталин, Энгельс әсәрләрен укып, милләткә кагылышлыларын сәхнәдән сөйләп тә йөрдем. Хәзер сәясәтнең бер файдасыз нәрсә икәнен аңладым. 

- Берәр көн Президент булып карар идегезме? 

- Юк, миннән булмый. Шулай да кергән кешене буш кул белән чыгармас идем… 

- Сезне дөньяга китерүче әнигезне әйтәм, ниндирәк кеше иде? Җырчы булуыгызга ул ничегрәк карый иде? 

- Әнкәй сиксән сигез яшендә вафат булды. Инде алты баланың иң төпчегенә - миңа да алтмыш яшь бит. Консерваториядә укып, радиодан җырлап йөрүләрем - аның өчен яңалык булмады. Ул аларны тормышның агымы, шулай булырга тиеш дип кабул итте. Мин үземнең җырламаган чагымны белмим. 

Әнкәйнең тавышы бик моңлы иде. Без күбрәк икәүләп җырлый идек. Үземне белгәннән бирле чабата үрдем. “Төрмәче гаиләсе” булганга безгә икеләтә налог иде. Күз сукырайтып, бил бөкерәйтеп көн-төн чабата үрә идек. Әнкәйне алып китеп, тулы ятим калган чаклар да күп булды. Юатучы, кызганучы гына юк. Шунда кәкрәеп үлсәң, таптап күмәрләр иде. 

Мин чабатаны матур үрә идем, үргәндә гел җырлый идем. Ләкин җырларга кушмыйлар иде. “Син тугач кына әткәйне алып киттеләр. Син генә туып, шушы җырлавың белән безгә бәла алып килдең” диләр иде. Җырлаганда абый чабата кагы белән гел башка тондыра иде. 

Биеп җырлаганнарым исемдә. Концертлар, агитбригадалар килгәч, ахырдан гел: “Илһам җырласын!” дип җырлаталар иде. Сугыш вакытында, мин беренче сыйныфта укыган елны Чыршы бәйрәмендә җырлаттылар. Соңыннан иптәш малайлар: “Син җырлаганда әнкәйләр гел елап утырды” дип әйттеләр. Шунда җир тишеге булса, валлаһи, төшеп китә идем. Шулкадәр авыр иде. Үземне җинаять ясагандай хис иттем.. Бер караганда әйбәт икән лә ул елату: кешенең кайгысы җиңеләя, эче бушана. Әнкәй дүрт нәрсәне яратмады: совет власте, колхоз, коммунистлар, Сталин. 

- Ул вакытта җырларны каян өйрәнә идегез, радио, телевизорлар юк чак бит? 

- Артистлар килгәч, шулардан отып, икенче көнне үк җырлап йөри идем. Элек һәр төбәкнең үзенә хас җыры бар иде. Хәзер үзешчәннәр радио, телевидениедән ни күрсәләр, шуны эшлиләр. Үзешчән бит ул шуңа да ике тамырдан тора: үзе һәм эшчән. Боларның үзләре бар, эшчәнлекләре юк. Җитмәсә, профессионалларның хаталарын кабатлыйлар. “Рамай”, “Таң” җырлары, “Дулкын” көе безнең яктан чыкты, колакта калып, халыкка таралып китте. Хәзерге җырчыларның үз йөзләре юк, җырлары да, кыланышлары да бертөрле, аерып булмый, инкубатор чебиләре кебек. 

- Халык көйләре буларак мәгълүм “Син сазыңны уйнадың”, “Һаман истә”, “Очрашу”, “Идел буе каеннары” һ.б. җырларның Сезнеке икәнлеген күпләр һаман белмиләрдер. Бүген исә хәл башкачарак: җырмы, җыр түгелме, “минеке” дип атылып чыгарга гына торалар. 

- Туктале, җыр языйм әле, дип җыр язып булмый. “Мин әзер, мине яз” дип борчып йөрсә генә җыр уңышлы була ала. Күпме җырны халык җыры дип игълан иттем. Сара Садыйкова белән бергәләп көйләр яза идек. Ул үзе бик үк грамоталы түгел иде. Ноталарын камилләштереп алып килә идем, “Күчерергә бир әле, күчерергә бир әле!” дип йөри иде. 

“Яшьлегемә кире кайтыр идем”нең текстын Рөстәм Яхинга биргәч: “Юк, юк, кирәкми, яшьлегемне сагынмыйм да, кайтасым да килми”, - диде. Композиторлар белән күп эшләгәч, үз теләгемне дә әйтә ала идем. Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев бик оператив яза иде. Гагарин космоска очкан көнне тиз арада “Галәм лачыны” дигән җыр язылды. Радиода көтеп дежур торалар. 

Хәтеремдә, Татарстанның 40 еллыгына да оператив рәвештә “Туган җирем - Татарстан” дигән җыр туды. Хәзер нинди дә булса вакыйгага карата җыр язу бетте. Тематикалары бертөрле, мәхәббәт, әле анда да тирән фәлсәфи текстлар түгел. Иҗтимагый, социаль, сәяси темаларга җырлар юк. 

- Халык көйләрен җырлый алырдай җырчылар бармак белән генә санарлык. Сез башкарган җырлар музей экспонаты кебек булып калыр дип борчылмыйсызмы? 

- И-и, борчылмаган кая! Атаклы француз җырчысы Эдит Пиаф болай дигән: “Җырчылар күп алар, миңа шәхес бирегез!” Ә шәхес булыр өчен чын йөзең, үз иҗат йөзең, үз тавышың, үз юлың, үз артыңнан башкаларны ияртә белү сәләте кирәк. Бар бездә популяр җырчылар, ләкин “бу киләчәктә яңгыраячак” дип әйтерлеге юк. Бу - йогышлы авыру, шуны сәнгать дип аңлау. Ә иң аянычы: ни яман, ни яхшы икәнен аера белмәү. Дөрес, анысын теләсә кем аера да алмый. Кул чабуны уңыш, популярлык дип аңлыйлар. 

Мин “Өченче көн тоташ кар ява”ны җырлаганнан соң кул гына чапмасалар ярый дип куркам. Трагедиягә кул чабалармыни? Берсендә, Уфада җыр беткәннән соң,халык тып-тын утыра, ә мин шатланам, үз теләгемә ирештем, димәк! 

- Илһам абый, сезнең яраткан җырчыгыз кем? 

- Студент вакытта Гөлсем Сөләйманова белән бергә җырлап йөрдек. Аның тавышы кечкенәдән колакта калган. Ул бик тыйнак, бик әхлаклы кеше иде. Эше, иҗаты белән һәрвакыт миңа үрнәк булды. Аннары Рәшит Ваһаповның җырлаганын көтеп ала идем. Ул чакта шартлау кебек бер нәрсә дә булган иде: мине Рәшит Ваһапов атып үтергән икән, дигән хәбәр таралды. Радиога, укыган җиргә хатлар килә башлады. Асылынган икән, атканнар икән, дигән имеш-мимешләр үз гомеремдә миллион тапкыр кабатланды. 

Берсендә Себергә шалтыраталар: “Син исәнмени?!” диләр. Казанда сөйлиләр икән: “Менә үзебез күрдек, илтеп күмдек”. Кайткач урамга чыгар хәл юк: “Син исәнмени?!” Телевидениедән күренергә кирәк, дигән фикергә килдем. Анда да сөйлиләр: “Үзе түгел, төшереп алганы гына!” Инде клубларда концертлар куя башладым. Өерелеп килә халык. Җыр тыңларга түгел, исән икәнлегемне күрергә. Концерт ахырында: “Дөнья хәлен белеп булмый, сау булыгыз, туганнар!” дип чыгып киткәндә өстәп куям: “Асылына инде бу дип уйлыйсыздыр, юк әле, фәләнне үтерәсе бар әле!” Көләләр рәхәтләнеп… 

- Әйтегез әле, иң яратып көтеп алган бәйрәмегез бармы? 

- Яз килү миндә өмет уята. Табигатьнең алмашынуы, яз башы - үзе зур бйәрәм. Мине иң-иң елата торган нәрсә - август кояшы. Ул шундый агарынган, кызганыч була, хәтта йөрәкләр умырылып төшә, әллә нинди төшенкелеккә биреләсең, елыйсылар килә…

- Илһам абый, Сез бик моңсу кеше. Беләсе иде, яшәргә, җырларга Сезгә нәрсә көч-дәрт бирә? 

- Мине җыр яшәтә! Сәхнәдә җырлыйсың, димәк, яшисең. Чыктың сәхнәдән - бушлык, син инде бөтен нәрсәңне биреп бетергнсең. Менә мин гел зарланып утырдым. Зарлансам да, үткәннәр сагындыра бит. 

Бүген дә әллә ничә төш күрдем: әнкәй, балачак, яшьлек. Кыенлыклар, авырлыклар яшьлектә калган. Бик сагындыра, чынки яшьлек бит ул. Картайганыңны шуннан бел: син инде артка карый башлыйсың, үткән турында күбрәк уйлыйсың… Ә шулай да, кешедә барыбер омтылыш дигән нәрсә булырга тиеш... 
“...хыялларның тормышка ашмый калганнары күбрәк…” 
“...эшләнмәгән эшләр - дөнья…”
“күпме языласы җырлар бар…”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100