Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Илһам”лы ялган: укучылар бәйгесе укытучыларныкына әверелмәдеме?

Укучылар өчен дип башланган "Илһам" бәйгесе укытучылар бәйгесенә әйләнеп калмадымы икән? "Татар-информ"га килгән язучылар бу мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
"Илһам”лы ялган: укучылар бәйгесе укытучыларныкына әверелмәдеме?
“Илһам” бәйгесе 2014 елдан башлап ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Федераль университеты һәм ТР язучылар берлеге белән берлектә ел саен үткәрелә. Анда Татарстан республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән каләм тибрәтүче укучыларның әдәби эшләре кабул ителә.

Татар язучылары һәм жюри әгъзалары, бәйгегә кабул ителгән эшләрне тикшергәннән соң, аларның укучы тарафыннан язылуына шик белдерде. “Илһам” бәйгесенә бәйле "Татар-информ"да уздырылган матбугат конференциясендә үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
 


Сүзне язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла башлап җибәрде: “Бу конкурска килгәндә, миндә кайчак бу татар теле укытучыларының конкурсы түгелме икән дигән тәэсир уяна. Мин, мәсәлән, сигез яшьтән яза торган кеше буларак, баланың ничек язганын, фикерләвен биш бармагым кебек беләм. 

Эшләрне карыйсың, гадәттә, башлангыч сыйныфларда укучыларның эшләре яхшырак була. Яшь арткан саен, ул нишләптер начарая бара, чөнки, күрәсең, үсә-үсә, кеше үзе язмакчы буладыр. 

Чаллыда вакытта балалар шигырьне яттан сөйли. Аннары аларга шул шигырь буенча сорау бирсәң, аптырап калалар. Ә арттан укытучысы аңа ярдәм итмәкче була. Моның бит инде файдасына караганда зыяны күбрәк, чөнки укытучылар баланы ялганларга өйрәтә. 

Иҗат ул – намус эше. Бала, әдәбиятка килгәндә дөньяны үзгәртәм дип килергә тиеш. Дөрес, хак сүзне әйтәм дип, гаделлек белән көрәшәм дип. Әгәр дә син аңа язып бирәсең икән, син аны үзең башка юлга кертеп җибәрәсең булып чыга. 

Бу, кызганычка каршы, безнең җәмгыятьнең бер көзгесе кебек. Ул укытучыларны да гел ялганга этәреп торалар бит. Сайлаулар башланса да. шул ук хәл. Әлбәттә, шушы вәзгыять конкурсларга да тәэсир итә. 

Менә быел катнашучыларның саны кимүгә укытучыларның татар теле сәгатьләре кыскартылу сәбәпле булган да. (Быел конкурска кабул ителгән эшләр икеләтә аз булган, барлыгы 1624 эш – ТИ иск.). 

Шоп-шома итеп язылган шигырьләр, әлбәттә, шик уята. Бу шигърияттә генә түгел, башка жанрларда да күзәтелә. Бу конкурс эшләрен тикшергәндә, 80 процент укытучыларның кулын күрәбез”.

Аның әйткән фикере белән Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та килешүен белдерде: “Әлбәттә, без кем язганын сизәбез”. 

Укытучының авыр хезмәтен аңлавын да әйтте ул. “Ул укытучы да бит инде шушы конкурска барыбер мәктәптәге балалар арасыннан сайлап ала, әзерли. Бу да бит инде үзенә күрә эш, - диде. - Әгәр дә мәктәптә берәр әдәби түгәрәк эшләсә, аннан барыбер нинди дә булса сәләтле балалар чыгар иде”.



Шагыйрә Рифә Рахман бу бәйгедәге эшләрне ел саен тикшергән. 

“Минем фикеремчә, балага укытучы да, әти-әни дә булышырга тиеш. Алар булышмаса, укытучы үзенең җитешсезлеген ничек аңласын ди? Монда сүз эшне үзләре үк язган укытучылар турында барырга тиеш. 

Кайбер шундый эшләр бар: алар инде бәйгедә 20 ел әйләнеп йөри. Бу эшләр әле бер авторлык белән, әле икенчесе белән килә. Укытучы андый эшләрне бер яки берничә елдан соң кабат бәйгегә кертеп җибәрә. Андый эшләрне мин җыеп барам. Мондый әйберләр укытучыларның исендә торсын иде. 


Бәйгегә кабул ителә торган эшләрнең күбесе - өй эше итеп бирелгән эшләр. Ул “Яралы язмышлар”, “Бабай турында истәлек”, “Муса Җәлилнең батырлыгы мәңге онытылмас”, “Тукай” һ.б. Читтән үзләштерелгән материаллар арасында иң күбе – әкиятләр. 

Кайбер мультфильмнарның исемнәрен балалар үзгәртеп кенә куялар. Монда мин укытучының мультфильмнар карамавын әйтеп китәр идем. Менә шушы әйберләргә укытучылар игътибар итсеннәр иде. Яңадан шул балаларга инша яздырып карасаң, иң күп балалар яза алмый. Димәк, аларга укытучы булышкан дигән сүз була бит инде бу. Менә андый инша яза алмаган балалар конкурста катнашуларын туктатса, бу җиңүчеләрне дөрес билгеләргә ярдәм итәчәк.” 
 
“Бик дөрес тәкъдим бу, - диде Ркаил Зәйдулла.- Әдәбият – ул әдәп, гаделлек дигән сүз. Мин язучылар союзын җыеп та инша яздырып каратыр идем”.

“Мәскәүдә конкурслар гел шулай бара. Минем кызым гел анда беренче урыннарны алып кайта торган иде. Хәтта русча, инглизчә язып. Менә нәкъ шулай уздырылуы мөһим”, - диде Рифә Рахман.



“Бәйгедә катнашканда укучылар әллә нинди катлаулы темаларны сайлап алалар. Аларны укый башласаң, хәтта шикләнеп тә куясын. Бала үзе язды микән соң боларны дип. Ә бит мәктәп тормышыннан да күпме темалар табарга мөмкин бит. Шуңа күрә иҗатта бала үзе булып калсын иде”, - диде Вакыйф Нуриев.

“Балалар, менә фәлән конкурс килде, әйдә, шунда языгыз әле дип кенә эшли торган эшләр түгел бит бу. Болар комплекслы эшләнергә тиешле эшләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дөньяга карашы, интеллектуаль дәрәҗәсе без теләгәнчә югары түгел, кызганычка каршы. Бәйгедә катнашучыларның күбесе татар язучыларының әсәрләре укымаганлыклары сизелә. Күбесенчә телевизорлардагы сериаллар темасы өстенлек итә”, - диде Ркаил Зәйдулла. 

“Бәйгедә бертөрле образлар гына очрый. Мин барлык балаларга һәм укытучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: әдәбиятта яңа образлар табарга кирәк. Нәкъ менә ул баланың үзен кызыксындыра торган темалар булсын иде.

Драматургия жанрын карасак, мәсәлән, ел саен Актаныш районының Яхшый авылы мәктәбеннән гел матур эшләр килә. Әмма ләкин миндә шик бар: моны укытучы язамы, әллә укучы үземе? Шунда барып, шул бала белән очрашасым килә. Әгәр дә аны укытучысы язса да, минем аңа әйтәсем килә: 

“Син бүгенге көндә, туганым, драматургиягә йөгереп кереп китәрдәй кеше, нигә үзең кермисен, баланы газаплыйсың?” Әгәр дә бала язган булса, бу драматургиядә яңа исем булып чыгачак”, - диде Данил Салихов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100