Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр Әлфәт Закирҗанов белән Равил Рахманның зыялы бәхәсе: Татар әдәбиятының кайсы чоры иң кызыклысы?

Күптән түгел "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында “Татар әдәбияты тарихы” басмасына багышланган матбугат конференциясендә ике галим - Әлфәт Закирҗанов белән Равил Рахман арасында бәхәс килеп чыкты. Бу бәхәс шул дәрәҗәдә зыялы һәм кызыклы иде, редакциябез аны сезгә тәкъдим итәргә булды.

news_top_970_100
Галимнәр Әлфәт Закирҗанов белән Равил Рахманның зыялы бәхәсе: Татар әдәбиятының кайсы чоры иң кызыклысы?
Бәхәс болай башланды: Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, “Татар әдәбияты тарихы” басмасын төзүчеләренең берсе Әлфәт Закирҗанов үзенә басманың кайсы томы күбрәк ошаганын әйтте. Хәзерге вакытта сигез томнан алтысы басылып чыккан. Әлфәт Закирҗанов үзенә алтынчы том аеруча ошаганын әйтте. Бу томга узган гасырның 60-80нче еллар татар әдәбияты тарихы кергән. Әлфәт әфәнде ул чорны татар әдәбиятының көмеш дәвере дип  атады.


- Чөнки, ХХ нче гасырга күз ташлыйбыз икән, бүген син һәм мин иң яратып укый торган авторларыбыз - Әмирхан Еникидән алып, Аяз Гыйләҗевмы, Туфан Миңнуллинмы, Хәй Вахитмы, Әхсән Баяновмы, Хәсән Сарьянмы, Мөхәммәт Мәһдиевме - алар нәкъ менә 60 белән 80 арасында үзләренең иң кызыклы, иң уңышлы әсәрләрен бирделәр. Бүген без аларны чын мәгьнәсендә классикларыбыз дип атыйбыз. Шуңа күрә, 6нчы том - ул әдәбиятыбызның, чын мәгьнәсендә, иң уңышлы чоры, һәм аңа без әледән-әле әйләнеп кайтачакбыз, - диде Әлфәт Закирҗанов.


Әмма Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, “Татар әдәбияты тарихы” басмасы мөхәррире Равил Рахман үзен башка фикердә булуын әйтте:

- Минем үземә татар әдәбияты үсешен борынгы чордан 15нче йөзгә кадәр колачлаган 1нче том ошый. Чөнки ул татарның, ниһаять, тар кысалардан чыгып, меңәрчә елга кадәр киңәюен күрсәтә һәм географик яктан колачын тасвирлый. Димәк, татар булып яшәү ул шушы җиһанда галәм кешесе булып яшәргә мөмкинлек бирә дигән сүз. Шуңа күрә, 1нче том минем үземә бик якын, - диде галим.


Бәхәсне дәвам итеп, Әлфәт Закирҗанов 1 томның, әдәбият тарихын киңәйтү ягыннан кыйммәте булса да, укучыларга фикер алышу, бәя бирү өчен катлаулы булуын искәртте.

- Бердән, ул безнең гомумтөрки әдәбият, ягъни аны без генә түгел, башка төрки халыклар да үзенеке дип саный. Икенче яктан, билгеле, ул чор әдәбиятыбызның башлангычы булса да, аның эчтәлеге, кешенең дөньяга карашыннан чыгып бәяләү ягыннан, бүгенге заман укучысы өчен күпмедер дәрәҗәдә билгеле бер авырлыклар тудыра, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Равил Рахман "Татар әдәбияты тарихы" басмасының дүртенче томын да билгеләп узды. Бу томга XХ йөз башы татар әдәбияты тарихы тупланган. Равил Рахман бу чорны татар әдәбиятының тернәкләнеп, тулы буйга торып баскан вакыты дип атады.

- Бу Мәрҗәниләр, мәгърифәтчеләр, Каюм Насыйрилар белән бәйле. Алар тиз арада, дистә ел эчендә, дөнья югарылыгы дәрәҗәсендәге әдәби әсәрләр бирә башлый. Бу Тукайлар, Дәрдемәндләр, Бабичлар, Мирхәйдәр Фәйзиләр, Тинчуриннар чоры. Бу искиткеч кызыклы том, - диде Равил Рахман.

Көмеш чор дип ул революциядән соңгы әдәбиятны атады. Тукайлар чорына җитмәсә дә, бик зур үсешкә ирешкән чор ул, диде галим.

- Бу чорда халык массалары уяна. Аларның, азатлык дип, потенциаль мөмкинлекләре ачыла. Символик һәм мистик яктан караганда, Такташлар чорын мин, чын мәгьнәсендә, прозада да, драматургиядә дә татар әдәбиятының көмеш чоры дип атар идем, - диде Равил Рахман.

Равил Рахман татар әдәбияты өчен яңа мөмкинлекләр ачылган чор буларак Сталин үлгәннән соң булган чорны ассызыклады. Ул аны татарлар өчен рухи азатлыкка ирешү революциясе дип атады.

- Шушы 60-70 елларда алынган азатлык, революция шаукымы, потенциаль мөмкинлекләр әлегә кадәр яшәвен дәвам итә. Менә Равил Фәйзулиннар буыны дип әйтәбез бит - әлегә кадәр шушы буынның потенциаль мөмкинлекләре яши. Аларны алмаштырган бүгенге көндә дә андый зур потенциаль мөмкинлекләр юк. Димәк, бу чордан соң әдәбиятыбыз әкрен генә түбәнәя дип уйлыйм, - диде Равил Рахман.

Әлфәт Закирҗанов, үз чиратында, татар әдәбиятның түбәнәя баруы белән килешмәвен әйтте:

- Хәзерге әдәбиятны мин үзем төшүгә таба бара дип әйтмәс идем. Әдәбият башка яссылыктагы эзләнүләр юлына чыкты дип әйтү дөресрәктер. Чөнки Аяз абый Гыйләҗевларны, Әмирхан Еникиләрне, Әхсән Баяннарны укучылар булган кебек, бүгенге чорда да кемдер Нәбирә Гыйматдинованың үзенчәлекле, мифлар, магия белән бәйле әсәрләрен ябырылып укый. Димәк ул башка яссылыкта башка төрле эзләнүләр дип әйтә алабыз, - диде Әлфәт Закирҗанов.



"Татар әдәбияты тарихы"ның басылып чыккан алты томын китапханәләрдән алып укырга була.

Томнарда чорлар бүленеше:

1. Борынгы чор - XV гасыр
2. XV-XVIII гасырлар
3. XIX гасыр
4. XX гасыр башы
5. 1917-1956 еллар
6. 1960-1980 еллар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100