Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Сәгыйтованың беренче премьерасы: татар яшүсмеренә французча үбешү серләре

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова театраль менеджер буларак беренче спектаклен чыгарды – шушы көннәрдә «Йомрыбаш» спектакленең премьерасы тәкъдим ителде.

news_top_970_100
Гүзәл Сәгыйтованың беренче премьерасы: татар яшүсмеренә французча үбешү серләре

Моннан бер ел элек, Кариев театры директоры итеп билгеләнгәч, Гүзәл Сәгыйтова әлегә театрның иҗади процессына кагылмавын белдергән иде. Бер ел эчендә яңа директор үзенең иҗади процесска тотынырга әзерлеген тоеп, менеджерлык проектына алынды. «Йомрыбаш» – директор проекты. Спектакльнең нигезендә Гүзәл Сәгыйтова инициативасы белән уздырылган «Тамга» театраль лабораториясе ята. 

Үткән театраль сезонда Кариев театры үткәргән «Tamga» театр лабораториясе үз вакытында театраль җәмәгатьчелектә бәхәсләр кузгатты. Аеруча ике эскиз – Тимур Фәйрузовның «Минем әти - Питер Пэн» һәм Илшат Мөхетдиновның «Молчанка» эскизы сораулар тудырды. Аерым алганда, аларның яшь чикләре дөрес билгеләнмәү турында сүз булды.

Татар театрында чикләр һәм чиксезлек темасына уздырылган Түгәрәк өстәл сөйләшүендә әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова “Тамга”дагы кайбер эскизларны кабул итмәвен әйткән иде.

Миләүшә Хабетдинова: «Чикләр бармы-юкмы дисез - мин сезгә җавап бирәм: чикләр бар, аның өчен бар Роскомнадзор бар! Бар административ кодекс, Җинаять кодексы. Чикләр бөтен җирдә бар, чикләрсез яшәп булмый.

Сәхнәдә балалар өчен әсәр куйганда, без уйлап куярга тиешбез: без балалар психикасына зыян китермибезме. Мин Рамазан ае булганга эскизлардагы бу әсәрләрдән цитаталарны китерә алмыйм. Ләкин театр видеоязмаларны элде – карый аласыз. «Мой папа - Питер Пен» эскизында ата үз-үзенә кул салды. Алты яшьлек балага шундый спектакль күрсәтәбезме? (Тамашачының яше 6+ дип билгеләнгән). Физиологик яктан әзерме бала мондый мәгълүматне дөрес кабул итәргә? Ул аны куллану өчен инструкция итеп кабул итмәсме? 

Ә «Молчанка» спектакле - ул эпатаж. Кызганыч, безнең мәдәниятебез эпатажга китте».

Кариев театры әлеге бәхәсләр вакытында «чиста» калган ике эскизны спектакль итеп үстерергә карар иткән.

«Умник» – «Акыллыбаш» (Мари-Од Мюрай) эскизын Екатерина Корабельник әзерләгән иде. Гүзәл Сәгыйтова бу режиссерны спектакль куярга да чакырырга карар иткән.

Эскиз вакытында әсәр «Акыллыбаш» буларак барса, Резеда Гобәева «Йомрыбаш» дип тәрҗемә иткән. Тәрҗемәдә геройларның исемнәре үзгәртелмәгән – Види әфәнде, Барнабе, Месье Кроколь, Арья, Захра, Барду ханым һәм, хәтта Амина да бар (Әминә түгел - автор). Бу - театрның һәм аның чакырылган режиссерының француз тирәлеге тудырырга тырышуы. Әмма ул тирәлек шул исемнәр белән чикләнә. Хәер, француз тирәлеге булсын өчендер инде - яшьләр гел үбешкәләп торалар. Шулай тиештер! 

Спектакльгә якын торган кешеләр аны заманча дип тәкърарласа да, мин сәхнәдә туксанынчы еллар уртасында популяр булган «Элен и ребята» яшьләр телесериалы аурасын тойдым. Ә моны инде заманча дия алмыйбыздыр, җәмәгать. Мондый сериаллар чыкканга чирек гасыр үткән ич.

Француз темасын дәвам итеп... Романның француз телендәге оригиналы 2004 елда язылган. Ул унлап телгә тәрҗемә ителгән, бик күп әдәби премияләргә ия булган ди. Франциянең милли мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә өйрәнергә тәкъдим иткән. Кыскасы, әсәр ун-унбиш ел элек популяр булган. Быел аның Россиянең ике театрында куелуы турында мәгълүмат таптым – берсе Мәскәү курчак театры, икенчесе Мурманск дәүләт драма театры. Сүз уңаеннан, Мурманск театры спектакльнең яшь чикләрен 12 + һәм 40 – дип билгеләгәннәр. Бәлки, минем бу әсәрне аңлап бетермәвем әлеге яшь чикләренә сыешмавымнан киләдер.

Кариев театры өске чикне билгеләмәсә дә, яшьләргә адреслануын әйтә.

Хәзер «клиповый фикерләү» дигән модалы сүз бар. Спектакль шушы фикерләүгә юнәлтелгән «вставкалар» белән бизәлгән. Алар кызыклы. Алары заманчадыр. Сәхнәдәге экран бик уңышлы файдаланыла – без анда ишек төбен дә, ванна бүлмәсен дә күрәбез. Ул смскалар язылган телефон экранына да әверелеп ала. Екатерина Корабельник форма ясый белә – алай иткән, болай иткән – формалар тудырган. Кебек тоела. «Мин кырыс форма режиссеры. Ә бу эскиз бик катлаулы һәм минем өчен характерлы түгел. Ул аутист малай турында. «Акыллыбаш» – дөреслек телендә язылган яшьләр, хипстерлар тарихы», - дигән үзе режиссер әлеге әсәрнең эскизын эшләгәндә.

«Йомрыбаш» - «социалка». Аның төп герое – акылга зәгыйфь баланың кешеләр арасында яшәве. Бүгенге көндә бәгырьсез үсмерләр катнашындагы «страшилка»лар ишетеп торабыз. Мондый заманда толерантлыкка өндәгән әсәрләр кирәктер. Кеше кайгысын күрә белү, ярдәм кулы суза белү кебек сыйфатлар дефицит булуын күрәбез. Балаларга шәфкатьлелек дәресләре беркайчан да артык түгел.

Сюжет болайрак. Клеберга 17 яшь, аның акылга зәгыйфь абыйсы Барнабега 22 яшь. Әниләре үлгәч, әтисе яңа өйләнә һәм Барнабены интернатка урнаштыра. Клебер абыйсын интернаттан алып, аның белән Парижга килеп, студентлар яшәгән фатирга өйдәш булып керә. Барнабеның акылы 3 яшьлек баланыкы кебек, аны Йомрыбыш (Умник) дип атыйлар.

Эскиз вакытында режиссер Барнабены аутист диде. Әмма без аутистларны акылга зәгыйфь димибез, алар үзенчәлекле балалар. Барнабе даунга да охшамаган, чөнки спектакльдә «Әни йөкле вакытта дарулар эчкән» дип аңлатылды. Ә даун - генетик авыру. Кыскасы, режиссердан төгәлрәк булу кирәк иде.

Чакырылган режиссер проблемалары

Инсценировканы башка кеше язып, режиссер шуның буенча куйса, мантыйк җитмәгән урыннар режиссерга күренер иде. Әмма хәзерге режиссерлар билгеле әсәр буенча инсценировканы үзләре маташтырып, үзләре куярга ярата. Үзе язганны һәм куйганны режиссер үзе аңлагандыр. Ә менә тамашачыга барып җитмәде. Аңлашылмады – ни өчен яшьләр бу авыру баланы яннарына торырга кертергә ризалашалар да, кайсы мизгелдә аны ярата башлыйлар?

Режиссерга тагын бер тәнкыйтем – артистлар белән эшләмәгән. Образлар бөтенләй эшләнмәгән, артистлар үзләренең сәхнәгә чыгу максатларын белмиләр кебек. Бары тик Эльдар Гатауллинның гына эшләнгән образын күрдем. Ул фатирда торган егетләрнең берсен – Энцоны уйный. Үзе режиссер ассистенты булган егет образын камилләштерә алган.

Кариев театрында талантлы яшьләр байтак. Алар, максат куйсаң, образ тудырып уйный алырлык. Ә биредә хәтта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин алдына да максаты куелмаган кебек – керә дә чыга Кариев театрының легендасы. Нишләп йөри – бер Аллаһ белә. Барнабе роле тапшырылган Дилүс Хәкимҗанов - әйбәт артист, табышлары бар, теманы да өйрәнгән булса кирәк. Эх, тәҗрибәле режиссер эшләсәме бу егет белән!

Акча бармы? Бар!

Татар театрларына федераль акчалар агып керә башлагач, шул акчалар белән федераль режиссерлар да килә башлады. Әмма тәҗрибәсезлектер, театрлар режиссерларны сайлый белми әле. Мәскәүдә яки Питерда яшәгән бөтен режиссер да шәп дигән сүз түгел бит. Шәп булганы да милли үзенчәлекләребезне тоемлый белерме?

Әйе, сүз дә юк, чакырылган режиссерлар белән эшләргә кирәк. Әмма беренче чиратта үзебезгә милли яктанмы анда, географик яктанмы якынрак булганын сайларгадыр ,бәлки. Минзәлә театры саха режиссеры Сергей Потаповны (төрки халык), Әлмәт театры Антон Федоровны (Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән) чакырган кебек. Алар «темага» якынрак. Ә инде «федераллар»ны чакырабыз икән – алар эшләгән материалга милли куллар һәм милли башның катнашуы мөһим.

Әйтик, әлеге фатирда егетләр белән бергә яшәүче Арьяның аш өстәленә менеп утыруы миңа бераз сәер тоелды. Өстәлгә бөтенебез утырабыз, әмма аш өстәленә арт куймыйбыз инде. Бер татар да куймыйдыр дип уйлыйм. Ә Корабельник утыртты әнә!

Милли ТЮЗ проблемасы

Россиядә бүгенге милли ТЮЗларның проблемасы – репертуар. Рус телле ТЮЗларда ул проблема юк. Мәктәп программасын куйдың да, шуны китап укырга яратмаган мәктәп балаларына күрсәттең дә – планың тулды! Казан яшь тамашачы театрында Пушкин да, Гоголь дә, Достоевский... Ә татар театрына тамашачыны мәктәп программасы карарга дип кызыктырып китереп булмый. Татар театрына сыгылмалырак булырга туры килә. Хәер, Россиядә милли телдә эшли торган Милли ТЮЗлар калдымы икән ул? Башкортстанда ул чиста башкортча гына эшләми. Казанга да нигездә рус телле репертуар алып килгәннәр иде ди.

Кариев театры чиста татар театры булып эшләргә тырыша. Алга таба да эшләргә язсын! Әйе, бүгенге вазгыятьтә балаларны татар телле театрга китерү авыр. Аеруча, үсмерләрне.

Удмуртиянең Глазов шәһәрендә «Парафраз» театры җитәкчесе Дамир Сәлимҗановның үсмерләргә театр кызык булмавы турында бер фикере бар иде.

Дамир Сәлимҗанов: «Үсмерләр өчен театрга килгәндә, мин аны эшләргә тырыштым, төрле юлларын кулландым. Мин бүген аларга тимәскә дигән карарга килдем. Аларны театрга йөртергә кирәкми! Аеруча, класс белән йөртергә кирәкми – бу психологик яктан дөрес түгел! Кем ул яшүсмер? Яшь+үсмер. Бу күчеш чоры. Балалар үсә: малайлар ир-ат була, кызлар – хатын-кыз. Алар класс белән килгәннәр икән – үз драматургияләре әһәмиятлерәк: бер-берсе алдында кылану, кеше алдында үзеңне күрсәтергә тырышу. Аларда сәхнә кайгысымыни?! Кемгәдер кызык икән – андыйлар болай да килә. Кызык булмаганын сөйрәп китерергә кирәкми! Андый баланың үзенә дә кыен, алар алдында уйнавы актерга да җиңел түгел! Үз театрымда мин үзем хуҗа: үсмерләргә куймыйм! Безнең театрда үсмерләр өчен студия бар. Алар үзләре уйныйлар һәм аларны карарга үсмерләр йөри».

Әлбәттә, һәр театр җитәкчесенең үз позициясе, үз карашы, тамашачы китерүнең үз ысуллары.

Кариев театры «Тамга» театр лабораториясенең тагын бер эскизын спектакль итеп үстерә. Ул лаборатория кысаларында «Этнең якын дусты» исеме белән чыккан иде. «Сәлам, Актәпи!» спектаклен режиссёр Александра Ловянникова сәхнәләштерә. Яшь чикләре – 6+. Аннонация һәм анонстан күренгәнчә, эт-мәче турында хыялланган балалар өчен кызыклы булачак. Бөтен бала бу хакта хыяллана, димәк, тамашачысы булачак дип фаразлыйм Гүзәл Сәгыйтованың.

Ә «Йомрыбаш»ны аңлап бетерә алмавым, формасы белән сихерләнмәвем өчен гафу үтенәм. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100