Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнзилә Сабировага 50 яшь: аңа “апа” диючеләр аннан олырак күренә!

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры бинасында театрның иң көләч йөзле актрисаларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабированың 50 яшьлек юбилей кичәсе узды.

news_top_970_100
Фәнзилә Сабировага 50 яшь: аңа “апа” диючеләр аннан олырак күренә!


Фәнзилә Сабированың өченче тапкыр туган көнен билгеләп үтүе икән. “Чын туган көне - майда, паспортта - июньдә һәм бүген дә ул туган көнен бәйрәм итә", - диде сабакташлары. Юбилярны сыйныфташлары, курсташлары, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм Кама Тамагы районы Олы Кариле авылыннан килгән якташлары тәбрикләде, истәлекле бүләкләр бирде. Г.Камал театры артисты Илдус Габдрахманов степ биеде, К.Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсетдинов та музыкаль чыгыш ясады. Тамаша барышында Фәнзилә Сабирова үзе уйный торган спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Кичәнең программасы Фәнзилә Сабированың тормыш юлын бәян итү белән үрелеп барды.



Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова театр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен Фәнзилә Сабировага Мактау грамотасы тапшырды. "Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән хөрмәтле Фәнзилә ханымны асыл юбилее белән тәбрик итәм. Сез - 30 елдан артык бик күп якты рольләр башкаручы танылган талантлы актриса. Бүген сезне котларга дип башка театр артистлары да килгән. Бу сезнең иҗатыгызны барысы да ярата, дигән сүз. Иҗади хезмәтегез, талантыгыз өчен рәхмәт сезгә! Исәнлек-саулык, яңа матур образлар, иҗат уңышлары телим", - дип белдерде Дилия Хәйретдинова. Юбилярга Казан шәһәре мәдәният идарәсеннән дә Мактау грамотасы тапшырылды.

  

“Безнең театрда 33 артист эшли, Фәнзилә алар арасында иң якты йолдызларның берсе. Ходай аңа талантны, эш сөючәнлекне, сөйкемлелекне – барысын да мулдан биргән. Ләкин ул сыйфатлар кайбер кешеләрдә югала, аның өчен эш сөяргә кирәк. Фәнзилә – эш сөючән актриса. Ул әле кызлар кебек, аңа “апа” дигән кешеләр аннан олырак күренә. Өч баласы булса да, “мин гастрольгә бара алмыйм, балаларны калдырырга кеше юк” дигәнен ишеткәнем булмады. Ул аларны кайчан үстерәдер, әмма ул барысына да өлгерә”, - дип сөйләде “Әкият” курчак театры директоры Роза Җаббарова.



“Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбендә бер сыйныфта укыдык. Безнең сыйныф укыганда ук актив иде. Мәктәпкүләм чараларда барыбыз да катнаша идек. Сыйныфташлар белән үзара дус булдык, бу дуслык хәзер дә дәвам итә. 1984 елда мәктәпне тәмамладык, бүгенге көндә дә аралашып, күрешеп яшибез. Унынчы сыйныфта укыганда, якташыбыз, күренекле драматург Туфан абый безнең класска керде дә, һәркайсыбыздан кем булырга теләвен сорады. Фәнзилә белән Алсуны җырлатып та, биетеп тә, сөйләтеп тә карады. Ул аларга театр училищесына барырга киңәш итте. Мин аларга көнләшеп карадым, минем дә алар белән укырга керәсем килде. Ләкин миңа Туфан абый “каләмең бар” дип, журналистика факультетына барырга тәкъдим итте. Аның хәер-фатыйхасы белән без һөнәр сайладык.

Фәнзилә дә бу юлдан китеп ялгышмады. Мактаулы исемнәргә лаек булып, төрле бәйгеләрдә лауреат исемен алып, театрның әйдәп баручы артисты булу – аның максатчанлыгы, үҗәтлеге, тырышлыгы. Ул - бик көчле характерлы кыз. Аның тормышында төрле авырлыклар булды, ул – өч бала әнисе, ике онык дәү әнисе. Фәнзилә шулай ук якташлар җәмгыяте әгъзасе дә. Без ике ел рәттән бергәләп бөтен якташларны җыеп, сценарий төзеп авыл көннәре үткәрәбез. Туган көне алмагачлар чәчәк аткан чакта – май аенда булды. Ә юбилее көз аенда, уңыш җыеп, нәтиҗә ясаган чакта уза”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Фәнзилә Сабированың сабакташы, ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Әлфия Сафина.



Фәнзилә Сабированың тормыш юлын бәян итү экранда дәвам итте: "1967 елның 21 июнендә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында Хөрмәтулла белән Галиябану гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Әтисе – җор телле, сәнгатькә тартыла торган булса, әнисе – сабыр, тыныч холыклы була. Шушы үрнәк гаиләдә алар өч бала – энесе һәм сеңлесе белән үсә. Мәктәптә укыганда ук, җыр, бию, драма түгәрәкләренә йөри башлый. Театр сәнгатенә дә мәхәббәте шул чакта уяна, драматургия белән кызыксына, артистка булу турында хыяллана.

1985 елда Фәнзилә Сабирова Казан театр училещесының курчак театры бүлегенә укырга керә. Биредә ул сәхнә осталыгы серләренә төшенә. 1989 елда театр училищесын уңышлы тәмамлап, ул Казан дәүләт курчак театрында иҗади хезмәт юлын башлый. Беренче көннән үк Фәнзилә Сабирова үзенең сәләтле актриса булуын күрсәтә. Ул - иҗатына таләпчән, осталыгын туктаусыз камилләштерүгә омтылган артистка".



Фәнзилә Сабирова сөекле тормыш иптәше Айдар белән 25 ел гомер итә. Алар өч кыз бала алып кайтып, пар аккошлар кебек яшиләр. Сөйгәнен югалткач та, Фәнзилә көчле рухлы хатын-кыз булып кала. Кызларын аякка бастыру өчен ул авырлыкларга, сынауларга бирешми, тормышын дәвам итә, дип бәян ителә аның тормыш юлы. 

Фәнзилә Сабирова – театрның иң үзенчәлекле актрисаларының берсе, татар төркеменең әйдәп баручы артисты. Быел Фәнзилә Сабированың иҗатына да 30 ел тулган. Шушы вакыт эчендә Фәнзилә ханым 50дән артык роль уйнаган. Аларның барысы да характерлы, тирән эчтәлекле образлар. Мәсәлән, “Котбетдин маҗаралары”нда Гөлчәчәк, “Кәҗә белән сарык” – Сарык, “Бүре җиләге” – Елгыр, “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” – Ләйсән, “Бардым күлгә, салдым кармак” – пәри малае, “Камыр-Батыр” – Сөмбел, “Җылантау” – Юка елан һәм башка рольләр.



Фәнзилә Сабирова театр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 2005 елда театр сәнгате өлкәсендәге хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булган. 2017 елда “Тантана” премиясенең ”Курчак театрының иң яхшы актеры” номинациясендә лауреат исемен алган.



Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова юбилей кичәсен әлеге шигырь юллары белән башлады һәм тәмамлады:

“Мин бәхетле артист булуымда,
Минем өчен сәхнә – һава ул.
Зур залларда тамашачы күрү –
Артист ярсуына дәва ул”.












Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100