Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым шагыйрьнең соңгы көннәрен искә төшерә: Китабын чыгармаганга борчылып, инсульт кичерде

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан гомер буе аның янәшәсендә булган иң якын кешесе Нурсөя ханым белән сөйләштек. Нурсөя ханым безгә шагыйрьнең соңгы көннәре, соңгы үпкәләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым шагыйрьнең соңгы көннәрен искә төшерә: Китабын чыгармаганга борчылып, инсульт кичерде


- 2013 елда сез Фәнис Яруллинның көндәлекләрен бастырып чыгардыгыз. Шагыйрьнең шәхси көндәлеген чыгаруның максаты нинди иде?

- Нинди максат дип инде. Көндәлекләрен ул үзе исән вакытта ук чыгарырга әзерләде, үзе редакцияләде. Хөкүмәт исәбеннән чыгарырга дип, мин аны нәшрияткә алып бардым. Ул вакытта нәшриятта Дамир Шакиров иде, китапны чыгармады. Кире алып кайттык.  

Ул вакытта без фатирны төзекләндерергә йөри идек. Шул акчага китап бастырсак, син каршы түгелме, дип сорады. “Юк” – дидем. Беркайчан да каршы булмадым. Без күп кенә китапларны үз исәбебезгә чыгардык. 

Көндәлекләрне дә үз исәбебезгә, акча түләп чыгардык. Фәнис исән түгел иде инде. 

(Фәнис Яруллинның истәлекләр китабы Чабаксарның бер нәшриятында коммерция нигезендә басылып чыккан. Тиражы - 4000 данә. - ред).

Гомер буе Фәнискә кәгазь җитмәде, тагын нәрсә булса да җитмәде. Яткан кешегә, үзе барып йөрмәгәч, кыен бит. Үзе барып йөргән кеше турыдан-туры рәхәтләнеп сөйләшә. 

Без бик интектек фатир юклыктан. Телефонсыз интектек. Бердә йөрмәгән кешене телефонсыз күз алдыгызга китерегез. Хәзер бит һәркемнен кесәсендә телефон. Элек телефоннар юк иде, бу проблема иде.

Әмма телефоннан сөйләшү дә башкача бит. Кеше, телефоннан сөйләшергә теләмәсә, трубканы куя. Түрәләр телефоннан сөйләшми. 

- Көндәлектә аерым шәхесләр турында шәхси фикерләр язылган. Халык ничек кабул итте моны? Кискен фикерләр дә бар бит.

- Халык әйбәт кабул итте бу китапны. Аны хәйран гына сатып алдылар. Сатылмады дип әйтмим. Беркем дә начар дип әйтмәде. Үпкәләүчеләр булгандыр, әмма, килеп әйтүче булмагач, анысын белмим. (Көлә). Ләкин әллә нинди үпкәләрлек әйбер юк иде анда. Бер ялган юк. Нәрсә булган, шул язылган. Әле ул көндәлеккә язылмаганы да дөнья...

- Үзегезнең дә көндәлек язасыгыз килмиме?

-  Юк, анысын чыгармыйбыз инде. 

- Бүген Фәнис Яруллинның кадерен беләләр дип саныйсызмы? Мирасын кадерлиләрме?

- Мин бу турыда нәрсә әйтим икән инде. 80 яшенә бер китабын чыгардылар: мәхәббәт турында шигырьләр җыентыгы. Вафатыннан соң бер повесте һәм хикәяләрен хөкүмәт исәбеннән чыгардык. Үзе үләр алдыннан чыгарасы шигырь китабы бар иде. Шуны өч ел чыгармадылар. “Дүртенче ел чыкмый бит инде”, – дип, тавыш куптардык. Хәзер нәшриятта башка кешеләр инде... 

Шул китап аркасында башланды инде... Инсульт булды. Нәшрият җитәкчесе белән бәхәскә кереп, бик борчылды. Калын шигырь китабын чыгармадылар... Ул 6 ай ярым кулына кашык та күтәрә алмады. Боларны Ленар Шәех күреп китте, ул Фәнискә чыгачак экземплярын да алып килде. Китапның нәшер ителүен күрергә өлгермәде Фәнис...

- Сезгә кешеләр киләме? Искә алалармы?

- Киләләр. Менә Сабадан бер автобус кеше килеп китте. Алар элек укытучылар иде, хәзер мәдрәсәдә укыйлар. Хәзрәтләрен дә алып килгәннәр иде. (Елмая.) Фәнис рухына дога кылдылар. Монда аш уздырып киттеләр. 

Искә төшерәләр, шалтыраталар. “Фәнис абыйның фәлән җирдә әсәре чыкты. Китабын укыдым. Сатуда китабы юкмы? “ – диләр. Китаплар юк инде, барысы да сатылып бара. Үзебез чыгарган китапларны да шул ук елны алып бетерә иделәр. Без аны кыйммәт бәягә сатмый идек. Без сату белән эш иткән кеше түгел. Рәтен дә белмәдек. Кайчандыр бер китап 51 сум белән чыкты. Ярар инде бер сумы дип, 50 дән китте. Бары тик Фәниснең әйберләре укылсын гына, дип уйладык. Акча дип беркайчан да кадалмадык. Шуңа безнең бер нәрсә дә юк. (Рәхәтләнеп көлә).

Гел очрашу гына булып тормый инде. Килмәгән кешегә дә үпкәләп булмый, һәркемнең үз мәшәкате бит. Хәзер чаба торган замана. 



- Сез хатын-кыз буларак бәхетле булдыгызмы?

- Тормыш гел бәхеттән генә тормый инде ул. Сау-сәламәт кеше белән яшәгән гаиләдә дә төрле вакытлар була. Мин бәхетле дип кычкырырлык тормыш беркемдә дә юктыр. Бәхетле дип яшәгән кеше гомумән юктыр. 

Төрле вакыт булгандыр инде. Талашып яшәмәдек. Фәнис күп эшли иде. Көненә 20 сәгать эшли, тырыш кеше иде ул. Күп эшләгәч, талашырга вакыты калмый иде. (Көлә). Күп укый иде. Аның авыруы да бик көчле иде. Борылып та яталмаган көенә, соңгы көннәренә кадәр китабына соңгы шигырьләрен кертте. Элек язганнарын төшереп калдырып, соңгыларын кертте. Анда ноябрь-декабрь айларында язылган шигыйрьләре дә керде (Фәнис Яруллин 2011 елның 8 декабрендә вафат булды. - ред.) Аннан шул көндәлекләрен редакцияләде. 

Безнең Фәнис, далага чыгарып куйсаң да, үләннән булса да йорт салып керә торган кеше иде ул. Катып та үлмәс иде, ачка да үлмәс иде. Ялкау түгел иде. 

Фәнис эчми иде. Ләкин мулла песие дә түгел иде. Бөтенләй эчми торган түгел инде. Үзе генә беркайчан да эчми иде ул. Теләсә кем белән дә - акча сорарга кергән, ярты сорарга кергән кешеләр белән дә эчми иде. Туган көннәрендә дуслар җыелганда гына тотып куя иде. 

Аның туган көне февральнең башыннан ахырына кадәр иде. Китапларда да төрле җирдә төрлечә язылган. (Көлә.) Кунаклар февраль буе йөриләр иде. Мин ачулана идем! 

Фөнис янына яшьләр күп йөри иде. Без ишекне бикләми идек, чөнки кеше күп йөри иде. Телефон булмаудан нык җафалана идек. Киләсе кеше дә шалтырата алмаган бит. Кайбер вакытта, кайтып керешкә, кызлар белән чәй эчеп утыралар иде. Апалы-сеңелле Әгерҗе кызлары килсә, алар өйне дә җыештырып алалар иде. Мин чыгып киткән булсам, берәр нәрсә эшли иде алар. Равилә, кыз фамилиясе Хәбибуллина, мин өйдә булмаганда килсә, бәлеш пешерә иде. Фәнис ит белән бәрәнге бәлеше ярата иде. Безнең якта бит бәлеш пешермиләр: өчпочмак, бөккән пешерәләр. 

- Элек сез Фәнис  абыйнын уң кулы, тормыш иптәше булдыгыз. Ә хәзер тормыш мәгънәсе нәрсәдә?

- Картайгач, бер эшкә дә өлгереп булмый, дөресен генә әйткәндә. Сәвия белән соңгы китапларны җыйдык (Сәвия ханым Нурсөя апаның туганыны кызы - ред.). Шигырьләрне караштырдык. Икәүләп архивында актарынабыз. Компьютерда Сәвия яза, минем күзем начар. Фәниснең чыгарырга дигән 12 томлык әйбере бар. 80 яшенә берсен чыгардылар, алда нәрсә булыр инде. Калганы да дөнья күрергә тиеш. Барысын да бер генә елда чыгарып булмый диделәр, елга бер китап кына нәшер ителә дип сөйләштек. Китаплар хөкүмәт исәбенә мәдәният министрлыгы  аша чыгарылырга тиеш. Сонгы “Сөю бит ул картаюны белми” дигән китабы алар ярдәме белән дөнья күрде. Чыккан да, тиз арада таралып та беткән. Без гел 50 китап ала идек. Туган тумачалар да күп бит инде: Фәнисләр алты бала, минем яктан да күп, таныш-белешләр дә шактый. Сәвия складка барган иде, инде китаплар беткән: 37 не генә  алып кайтып, өләшеп бетердек. Кибетләргә эзләргә чыктык, анда -  беткән. Китап зур бәя белән чыккан – 360 сум, бу әз түгел бит инде. 

- Нинди планнар белән яшисез?

- Карт кешенең нинди планнар инде. Теге дөньяга китеп бару. Шул 12 томны көтәбез. Чыгып җитәрме, юкмы...

Халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. 
Фәнис Яруллинга дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә.
Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый.
1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. 
1957 елда аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала. 
1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәпне тәмамлый. 
Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1970 елда читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза.

Фәнис Яруллин көндәлекләреннән өзекләр:

"28 апрель 2010 ел. Өченче көнне КДУ студенты ... килде. Бик ачык кыз. Безгә килгәләп өйри. Эчендәге бөтен серләрен сөйләп китә. Хәтта егет белән йоклап йөрүләрен дә яшерми. Хәер, башка кызлар да аны яшерми инде. Булган эшләрне күңелендә яңадан яңартып кешегә сөйләү – ул аларга егетләре белән бергә булу кебек ләззәт бирәдер, ахры..."

"19 ноябрь 2009 ел. Язучылар союзыннан ... – үзе начар кеше түгел. Сүз күтәрә. Мин аңа теләсә нәрсә турында бәреп әйтәм. Миңа ошамаган ягы: кайвакытларда вәгъдәсен үтәми. Эше күплек аркасында онытамы, гадәте шундыймы?.."

"7 февраль 2007 ел. ...Алар китеп, чәй эчүгә  ... килде. Аңа коньяк куйдым. Коньякны сыпыра гына ул..."

"14 февраль 2005 ел. 9 ы көнне туган көнем иде. Кызылъярдан, Баулыдан, Сабадан һәм Казаннан күп кенә дуслар килде. 22 кеше булдык. Берсен дә чакырмаган идек. Язучылар союзыннан гына хәтта шалтыратучы да булмады..."

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100