Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмир Низамов: «Бүген бер җыр да нормаль яңгырамады. Барысы да Мубайча иде...»

Казанда җырчы Мубай белән композитор Эльмир Низамовның уртак концерты узды. Беренче карашка татар музыкасының ике полюсында булып тоелган музыкантларны нәрсә берләштерә - концерттан "Татар-информ" репортажы.

news_top_970_100
Эльмир Низамов: «Бүген бер җыр да нормаль яңгырамады. Барысы да Мубайча иде...»

Мубай үзенең беренче чын концерты узган урында чыгыш ясады - композитор Эльмир Низамов белән бергә Казанның «Маяковский» иҗат киңлегендә концерт бирде.

Дөрес, «Маяковский» иҗат киңлеге Мубайлар, Зуля Камаловалар чыгыш ясаган вакытларда «Маяковский. Желтая кофта» клубы дип атала иде. Хәзер Казан шәһәренең Маяковский урамындагы особнякның өске катында, ягъни чардагында урнашкан мәйдан «иҗат киңлеге» дип атала башлады.

Шулай итеп, бик уңайлы гына ресторан тарлыгына «кереп поскан» Мубай әкренләп «иҗат киңлегенә» чыкты. Соңгы берничә елда Мубай ресторанда гына чыгыш ясый һәм үзенә биредә уңайлы булуын әйтә иде. Әмма концертларны оештыручы Дмитрий Ильин аны яңадан тамашачыга ияләштерә башлады булса кирәк.

«Мин Мубайның концертларын ешрак та оештыра алыр идем. Ул бит ризалашмый. Әйтер сүзе булганда гына тамашачы алдына чыга», - ди Дмитрий. Ул концертларны шау-шусыз гына, мәгълүматны социаль челтәрләр аша таратып кына оештыра. Бернинди реклама кампанияләре дә, кәгазь афишалар да юк. Кызыксынган кешегә мәгълүмат килеп җитә.

  • Мубай – яңа гасыр башында бик популяр булган татар музыканты. Аксубай егете Илдар Мөбәрәкшин – белеме буенча техник радиотехник, һөнәре буенча тавыш режиссеры. Татар музыка дөньясындагы «Аксубай фьюжны» дигән термин аңа бәйле. 2009 елда “Сотворение мира” ("The Creation Of Peace") халыкара рок-фестивальдә катнашкан ике татар җырчысының берсе (икенчесе Австралиядән Зуля Камалова).

Кайчандыр «Дөнья яратылышы» фестивалендә меңнәр алдында чыгыш ясаган Мубай соңгы елларда бик уңайлы гына итеп, елга ике тапкыр ресторанда гына җырлаштыргалый иде. Гыйнвар башында Дмитрий Ильин аның концертын «Мир» кинотеатрында оештырды. Эксперимент рәвешендә Эльмир Низамов белән уртак берничә номер кертелгән иде. Эксперимент уңышлы чыкты – җәйге концертта афишада берьюлы ике фамилия тора иде: Мубай белән Эльмир Низамов.

Маяковский киңлегендә Мубай яңгырашы

Концертка алдан килгән тамашачылар сәхнә алдына ук урындыклар тезеп урын алып куйганнар инде. Соңрак килүчеләргә урындыклар эләкмәде: каравылчы егет урындыклар өелгән урынга аркылы басты да, алырга рөхсәт итмәде. Чөнки урындыклар куелгач, залда кешеләргә басып торырга да урын калмаячак иде. Халык җыела торды, концерт башланыр алдыннан зал шыплап тулган иде инде.

Янымда ике яшь кыз сөйләшә. «Ул бөтенләй агарган чәчле икән инде. Әле кайчан гына кара чәчле иде – хәтерлим. Буяп йөргән идеме икән әллә?» – ди берсе. «Тавышы буенча яшь диеп уйлый идем, ә ул ак чәчле икән инде», - ди икенчесе.

Менә Мубай сәхнәгә күтәрелә.

«Бу миңа бик якын, бик таныш зал. Минем беренче чын концертым монда узган иде. Бу гасыр башында булган хәл инде», - дип башлады зал белән аралашуын Мубай - Илдар Мөбәрәкшин.

«Мин күп итеп җырларга җыенам», - диде ул аншлаг белән тулган залга карап.

Концертның беренче өлешендә Илдар Мөбәрәкшин үзе генә гитарага җырлады. «Программа төзү бик авыр булды, чөнки җырларны бик уйлап сайларга кирәк иде. Минем сезгә таныш җырларны башкарасым килә, ә концертның икенче өлешендә бирегә «минем ипине ашарга» тагын бер кеше менә», - дип, Эльмир Низамовны анонслап алды ул.

  • Эльмир Низамов белән Мубай «Шамаил» проектында танышкан иде. "Шамаил" спектаклендә Эльмир Низамовны композитор буларак, Мубай вокалист буларак катнашты.

Концерт дәвам итә. Мубай бары тик татарча гына җырлый. Тамашачысының нигездә рус телле икәнлеген белә ул – җыр арасындагы сүзләрен ике телдә кабатлый.

Мубай юморындагы теге «тагын бер кеше», ягъни, Эльмир Низамов сәхнәгә менеп цифрлы фортепиано алдына утырды. Ул уйнаган арада Мубай бераз хәл җыеп алды.

Менә без фортепианога кушылып җырлаган Мубайны да күрдек, бу очракта Илдар Мөбәрәкшинны дисәк тә буладыр, бу бит инде «почти» яңа имидждагы Мубай.

«Бүген бер җыр да нормаль яңгырамый, бөтенесе – Мубайча», - диде Эльмир Низамов.

  • Эльмир Низамов – гаҗәеп зат. Ул халык басып җыр тыңлый торган иҗат киңлекләрендә дә, Зур концертлар залында да үзен бердәй уңайлы хис итә, кешегә җайлаша һәм үзенә җайлаштыра ала торган шәхес.

Эльмир Низамовка Мубай башкаруындагы «Хәйдәр җыры» аеруча кадерле иде булса кирәк. Ул җыр тарихын да сөйләп алды. «Хәйдәр җыры» махсус Хәйдәр Бигичев өчен Гөлшат Зәйнашева тарафыннан язылган. Әмма шигырьгә көйләр язылып, Хәйдәр Бигичев аны җырлап өлгерә алмаган – бөек җырчы якты дөньяны иртә ташлап китте. Шигырь Эльмир Низамов кулына килеп кергәч кенә дөньяга чыкты.

Опера җырчысын күздә тотып язылган җыр татар "альтернативщиклары" үз кешесе дип санаган Мубай башкаруында шәп яңгырады. 16 июньдә тууына 70 яшь булган бөек татар җырчысы истәлегенә Мубай белән Эльмир Низамовтан татар дөньясына җырлы бүләк.

«Мубайның үз табигате бар. Без бик төрле шәхесләр. Шулай да үзебезнең уртак нокталарыбызны табып шушы программаны төзедек. Минем әзер җырларым арасыннан Мубайга якын булганнарын сайладык. Мубай ул бик таләпчән. Ул теләсә нәрсә җырламый. Җыр текстын да, музыкасын да бик уйлап, үз мөмкинлекләреннән чыгып сайлый. Мин хәзер композитор буларак Мубайны бераз беләм дип уйлыйм. Аның өчен махсус җырлар язылачак. Җырларның шигырьләрен ул үзе сайлар инде», - диде соңыннан Эльмир Низамов.

Җитми калган концерт

Концерт 1 сәгать тә 5-10 минут тирәсе барды. Концерт дәвамында инстаграм караштырып утыручылар да, күбесе компания белән җыелып килсә дә, үзара сөйләшеп алучылар да юк иде. Залдагы һәр ике кешенең берсе Мубай җырларын видеога яздырды.

Мубай программадагы соңгы җырын башкарды. Әмма халык кузгалырга теләми. Җитмәде. Аның репертуарындагы әле бер, әле икенче җырны сораган тавышлар ишетелде. Басканнар – басып, утырганнар утырып тора бирә. Мубай тагын бер җырын кабатлагач кына, кузгалды тамашачы.

Сәхнә читендә ике музыкант егет белән селфи ясарга теләүчеләр чираты тезелде...

Кем ул Мубай? Җырчымы? Музыкантмы? Татар альтернатив музыкасы вәкилеме? 300-350 кешелек зал – камерный музыкант өчен хыял инде. Шыплап тутырып концерт кую бүгенге альтернативщикларның төшенә дә керми.

Мубай ул үзе бер дөнья. Без аны гитарасы белән күрергә өйрәнсәк, ул, әнә, фортепианога кушылып җырлады. «Бабочка» таксалар һәм кеше саен урындык та бирсәләр, классик концертта утырабыз дип уйлар идек.

Концерттан соң егетләр янына рәхмәт әйтергә килгән Венера Аитова – «Таяну ноктасы» телетапшыруын алып баручы – киләсе концертны Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында оештыру кирәклеген әйтте. Аңа Эльмир Низамов та кушылды.

Дмитрий Ильин андый концертны оештырырга әзер. «Мубайның әйтер сүзе булуга ук оештырабыз», - диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100