Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дәрдемәнд»: Нурбәк Батулланың шагыйранә каны

«Дәрдемәнд» импровизацион хореографик спектакле башланыр алдыннан режиссер Туфан Имаметдинов каннан куркучы тамашачыларның залдан чыгуын үтенде. Заманча сәнгать галереясында «Әлиф»че егетләрнең яңа тамашасы шулай башланды.

news_top_970_100
«Дәрдемәнд»: Нурбәк Батулланың шагыйранә каны

Менә тамашачы алдына әкрен генә шәрә Нурбәк Батулла чыга башлады. Бар булган киеме – ап-ак трусик. Күкрәк тирәсендә кан саркып тора. Кан тамчылары ак трусикка да тамган. Бу канның бутафор буявы түгел, ә бәлки, чын кан икәнлеге тамашачы акылына әле соңрак барып җитәчәк. Без бит театрларда кан урынына бутафорның кызыл буявын күреп өйрәнгән.

Димәк, сәхнә дип уйланырга тиешле ак панель җәелгән идәндә – Нурбәк Батулла - «Дәрдемәнд» импровизацион спектакленең бердәнбер биюче солисты. Артта – өске катта – җырчы Рөстәм Яваев. Тамашаның тагын өч катнашучысы – өч музыкант - скрипка, альт, контрабас. Рөстәм Яваев Дәрдмәнд шигырьләрен скрипка, альт, контрабас импровизациясенә кушылып башкарды. Композитор – Эльмир Низамов. Хореограф - Марсель Нуриев.

Туфан Имаметдинов Казан тамашачысына шактый кырыс спектакль аша килеп керде – ТЮЗда чакырылган режиссер буларак ул «Любовь людей» спектаклен куйды. Шактый куркыныч әсәр. Эчтәлеген язмыйм, теләгән кеше үзе таба ала.

ТЮЗда театрның баш режиссеры буларак, рус әдәбияты классикларын һәм башкаларны куеп яшәгән Туфан Имаметдинов татар дөньясына инкыйраз чаңы сугучы буларак танылды. Үзе дә телне югалтып барган буын вәкиле буларак, ул үзенчәлекле эксперименталь әсәрләре белән чаң суга башлады. Аның тирәсендә иҗади яшьләр тупланды һәм алар «Әлиф»челәр буларак танылды. «Әлиф» – егетләрнең беренче эше. «Әлиф» хореографик спектакле солисты Нурбәк Батулла «Алтын битлек» театр премиясенә ия булды. Егетләр әлеге спектакльне Парижда, Азәрбәйҗанда, Мексикада күрсәттеләр.

  • «Фишкасы» идәндәге ком булган «Әлиф»тән соң, солист буяуга манчылып шәрә тәне белән борынгы шамаил сәнгатен күрсәткән «Шамаил» хореографик спектакле барлыкка килде, аннан соң - «фишкасы» телсез артистлар булган «Әллүки».

«Әлиф» һәм «Әллүки»дә Тукай шигырьләре белән эшләсә дә, Туфан Имаметдиновка Дәрдемәнд тынычлык бирми башлаган иде инде. Моннан бер ел чамасы элек Туфан «Татар-информ»га биргән интервьюсында болай әйтте:

«Инкыйраз темасын мин Дәрдмәнд аша тасвирлар идем. Дәрдмәнд бөтен яңа юнәлешләрне хуплаган. Ул татарның мәдәнияте оешкан кан булып калмасын, ә яңартылып торсын дип теләгән. Шуңа ул Тукайларны да чыгарган, гәзитләрне дә чыгарган, үзе дә язган, аның әдәби байлыгы күләме буенча әз, әһәмияте зур. Шуңа күрә Дәрдмәнд - минем өчен зур фигура.

Мин Йолдыз Миңнуллина белән сөйләшкәндә, ул миңа әйткән иде: «Татар әдәбиятының ике юлы бар иде. Тукай буенча барырга, яки Дәрдмәнд буенча барырга. Бөтенесе дә Тукай буенча барырга дип, Тукай юлын сайлап алдылар. Минемчә, Дәрдмәнд белән татар юнәлешен ачарга мөмкин иде. Чөнки Тукай Пушкинга, Лермонтовка таянып, шул ук законнар буенча язган. Дәрдмәнд - ул икенче, XXI гасыр шагыйре. Минемчә, ул алга караган - шуңа күрә ул миңа якынрак. Ә Тукайны алганда инде, мин аны да яратам, аның нигезендә төрле спектакльләр, перформанслар куеп, мин милли тәңгәллегебезне уйныйм. Чөнки татар халкы үзен Тукай белән тәңгәлләштерә, Дәрдмәнд белән тәңгәлләштерми. Тәңгәллекне нигез итеп алсак, монда күпне эшләргә мөмкин. «Туган тел» аша эшләсәң, ул таныла, ул күңелгә якын. Шуның нигезендә икенче бер фикер үткәрсәң, гадәти булмаганны, стереотипларны җимерә торганны... таныш текст аша яңа әйбер, яңа энергия ачарга мөмкин...»

  • Дәрдемәнд (Дәрдмәнд) - Закир Рәмиев – чын исеме Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев - алтын приискалары хуҗасы, Россиянең иң бай кешеләренең берсе, хәйрияче, шагыйрь. Ул үзенең бер генә китабын да нәшер итмәгән. Революциядән соң Россияне ташламаган, үз теләге белән предприятияләрен дәүләткә тапшырган. 1921 елда үлгән: ачлыктан үлгән диючеләр дә, салкын тиеп үлгән дигән мәгълүмат та бар.

Спектакльгә Дәрдемәнднең тугыз шигыре алынган. Туфан Имаметдинов ул шигырьләрдә кан сүзенең кабатлануына игътибар иткән.

«Шагыйрь Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) татар мәдәниятендә аерым урып тота. Аны кафия (рифма) да, шигырьнең гүзәллеге дә, әсәрнең моңлы-көйле булуы да кызыксындырмый, ә бәлки әсәрдәге фикернең тыгызлыгы, күпкатламлыгы һәм сабыр тәңгәллек-тигезлек кызыксындыра», - ди оештыручылар.

Ул татар шигъриятен генә түгел, татар мәдәниятен, халыкның стратегиясен, фикерләү рәвешен дөресләү – Шагыйрьнең төп максаты иде. Аңа яхшы мәгънәсендәге «шартлау» кирәк иде. Ниндидер бер күләмдә ул «шартлатты» да, ләкин ул шартлау аннан соң килгән буен вәкилләре арасында теләктәшлек тапмады», - дип яза оештыручылар.

«Бу тамашабыз белән без Шагыйрьнең иҗатын тулысы белән кайтару гына түгел, аның татар сәнгатенә яңача карашын дәвам иттерергә, озын гомерле итәргә телибез», дип язылган иде пресс-релизда.

«Бу спектакль Дәрдемәнднең тугыз дүртьюллыгыннан тора. Без бүген Дәрдмәндкә генә хас булган үзенчәлекләрне алдык: пауза, статика, күпкатлаулылык. Спектакльдә солист Рөстәм Яваев һәм музыкантлар катнаша», - дип тамашаны тәкъдим итте идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов. Үзләрен кабул иткән өчен Заманча сәнгать галереясе җитәкчелегенә рәхмәтләрне җиткерде һәм... каннан куркучыларның чыгуын сорады.

Нурбәк Батулла сәхнәгә канлы җәрәхәтләр белән чыкты. Аның тәнендәге һәр мускул хәрәкәттә иде. Киеренкелек...

Музыка тавышына җырчының контратеноры кушылды. Дөрес, җырның сүзен сүзгә аңлашылмады. Соңыннан моны тамашачылар да әйтте һәм алдан програмка әзерләп, анда тугыз шигырьне тарату кирәклеген әйттеләр. Әйе, шигырьләр алда ятса, уңайлырак булыр иде.

«Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида».

Өстән ишетелгән җырга таба борылып карау табигый. Анда – муены милли бормалы бизәк чигешле куе зәңгәр костюмнан басып торган аксыл чәчле җырчы гайре табигый күренде. Әмма җырчы басып торган өске каттан тамаша кылучылар һәм шул тамашаны төшереп торучылар бераз бербөтенлеккә зыян китерде кебек. Өске кат – тамашаның бер кисәге иде һәм ул катның ханы Рөстәм Яваев иде.

Спектакль тәмамланды. Тамашачы беркавым тынсыз торды. Дәррәү алкышлар. Озак алкышлар... Режиссер һәм артистлар чыгып баш икәннән соң Туфан Имаметдинов тамашачының фикерен сорады. Шулчак бер театраль журналист түзмәде, Нурбәкнең кереп китүен сорады. Фикер алышу биюченең үзеннән тыш кына дәвам итте. Иң өлкән яшьтәге татар язучысы Лерон Хәмидуллин тамашаны аңлап бетермәсә дә, Дәрдемәнд иҗатын сәхнәләштергән егетләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Режиссерга бу әсәрне язу өчен Иисус образы идея бирдеме дигәнрәк сорау да яңгырады. Туфан Имаметдинов андый чагыштыру булачагын фаразлавын, ләкин үзенең биредә Иисусны күрмәвен әйтте. "Ул "Кораб" шигырендә үзен бу дөньяга корбан итүен әйтә. Мин моны шулай күзалладым", диде ул. 

Композитор Эльмир Низамов: Дәрдемәнд бит Европача фикер йөртә алган шәхес булган, халыкчан түгел. Без аның шигърияте югарылыгын шундый музыка аша бирергә тырыштык. Аның музыкасы халыкчан була алмый кебек тоелды. Без Дәрдемәндне сурәтләү өчен халыкчан булмаган кыллы инструментлар - скрипка, альт, контрабас сайладык. Әйтик, халыкчан думбыраны түгел. Без Европача аһәң бирергә тырыштык. Дәрдемәнд шундыйрак булган. Биредә вокал да башкачарак булырга тиеш иде. Туфан Рөстәм Яваев белән эшләргә тәкъдим итте. Мин дә ул җырчыны белә идем, без аны чакырырга килештек. Татарларда элек – революциягә кадәр берничә андый тавыш булган. Аның берсе - Мирфайза Бабажанов, татарлар аны белгән, кемдер кабул иткән, кемдер кабул итмәгән. 

Революциядән соң мондый җырлау безгә хас түгел дип туктатылган дип беләм. Татар халык җырларын андый тавышлар белән җырлаган язмалар бар. Дәрдемәнд заманында андый тавышлар булганга күрә бүген аның шигъриятен андый тавыш белән башкару символик булып күренде. Бездә контратенорлар юк. Ул ир кеше тавышы да түгел, хатын-кыз да түгел, ул үзенә бер төрле тембр. Ул үзенә бер дөнья. Мин белгән татар җырчыларыннан Рөстәм Яваев кына бар. Андый тавышлар бар һәм аларны дөнья тыңлый - француз җырчысы Филипп Жаруски, казах җырчысы Эрик Курмангалиев һәм башкалар...»

Контратенор – уникаль тавыш. Иң югары ир-ат тавышы. Тарихта без андый тавыш белән кастратлар җырлаганын укып беләбез. Ә табигатьтән мондый тавыш иясе булган җырчылар бик аз. Әйтик, Татарстанда хәзер андый тавышлы җырчылар юк. Бу ниша буш, кыскасы. Андый җырчы булса, популяр була алыр идеме – монысы да сорау. Әйтик, моннан 100 еллар элек андый тавышлы татар җырчылары булган. Мирфайза Бабажанов – шуларның берсе.

Рөстәм Яваев – шундый уникаль тавышлы татар җырчысы. Ул тумышы белән Әстерханнан, халыкара конкурслар лауреаты. Арада Татарстан белән бәйле конкурс та бар - 2005 елда Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурс лауреаты булган. Репертуарында Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов һәм Сара Садыйкова җырлары бар

Рөстәм Яваев: Бу спектакль белән мин үзем өчен Дәрдемәндне ачтым. Бик фәлсәфи шигырьләр һәм алар бүгенге көн өчен бик актуаль яңгырый. Шигырьләр төрле, әмма минемчә аларда бер мәгънә ята – үзеңне тулысынча халкыңа бирү. Үзеңә генә һәм үзең өчен яшәмә, ә халкың өчен яшә! Бу бик зур мәгънә. Мин татарча азрак беләм, татарча җырлыйм. Әмма иске татар телендә язылган текстларны аңлыйсы авыррак булгач, тәрҗемә аша аңларга тырыштым. Шигырьнең һәр сүзне тәрҗемәдә аңлап өйрәндем. Мин бу спектакльнең зур киләчәгенә өметләнәм. Аны Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә, чит илләрдә дә күрсәтергә мөмкин. Аның темасы актуаль – Ватан, хис-тойгылар, фәлсәфә... Проект миңа бик ошады. Мин министрлык бу проектка булышыр дип ышанам. Аны халыкара югарылыкка чыгарасы иде.

Рабит Батулла, халык язучысы, Нурбәк Батулланың әтисе: "Мин карт кеше, аңлап та бетермим инде аны. Әмма ассоциацияләр бар. Монда үлем җәрәхәтләре алган Дәрдемәнднең агониясе. Яки үлеп барган татар агониясе. Әмма бу спектакль өмет бирсен өчен эшләнгән. Ул канын агызган икән – бу тикмәгә генә була алмый. Ул канында коена. 

Мин улымның каны ага дип кызганып утырдым дия алмыйм. Бу – сәнгать. Ул аны үзе шулай кабул иткән. Ә хатын бик борчылып утырды. Кан басымы булган кешеләрнең кан басымы да күтәрелгәндер..."

Мин әлеге тамашада булмаган ике экспертка мөрәҗәгать иттем. Канны сәнгати күрсәтү буламы?

Рамил Гарифуллин, КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты: "Иҗат кешесе сынны ул нәрсәдән тора – шуннан ясый ала. Сынны тышкы күренешләр, ягъни, фон хисабына да ясарга була. беренче очракта талант кирәкми. Канны канның үзен кулланып бер талантсыз да күрсәтергә була. Ә аны кан булмаган матдәне кулланып, ягъни, контекст аша күрсәтә алу – иҗат кешесенең таланты. Натурализм – талантсызлык билгесе. Бу – ниндидер прагматик шоу, сәнгать түгел. Барысы да иҗат кешесенең талантыннан тора - канның үзен кулланмыйча да кан барлыгын күрсәтергә була, сәхнәне талантсыз натурализм белән тутырып та, чын канны тамашачы томат согы дип кабул итергә дә мөмкин. Монысы инде талантсыз бозыклык була. Тамашачыга әйтергә теләгән фикерне кан күрсәтмичә дә әйтеп була. примитив натурализм – иҗат кешесенең сәнгать алдында примитив капитуляциясе."

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Мин спектакльне күрмәдем, бәлки ул имитациядер. Спектакль турында сөйләшмичә, гомумән алсак, Рәсүлебез әйтә: «Үзеңә зыян китерү гөнаһ санала», ди. Тән ул – әманәт, ул Аллаһ тарафыннан бирелгән, без аның өчен Аллаһ каршында җавап бирәбез. Шуңа күрә без аны сәламәт рәвештә сакларга тиешбез. Аны кисү, нәрсәдер өстәү, татулар – динебездә ярамый торган әйберләр. Сәнгать хакына да, матурлык дип тә үзеңә зыян китерү гөнаһ".

Әйе, бу тамаша турында сүз булыр әле. Ошаткан-ошатмаган кешеләр бар. социаль челтәрләрдә фикер алышулар кызу бара. Мин спектакльне карадым. Шәхсән мин иҗат күрдем, шәхсән мин Дәрдемәнд чорының киеренкелеген тойдым. Мин Нурбәкнең һәр мускулының тибрәнешен сиздем. Мин Эльмир язган һәр нотаның яңгырашын үзем аша үткәрдем. Мин Яваев тавышының моңын да дия алмыйм, ниндидер үзенчәлекле аһәңен тойдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100