Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Чатыртау – сезнеке генә түгел, ә сез монда үзегез генә бәйрәм итәсез”. Азнакай бәйрәме республика дәрәҗәсен алачак

Азнакайда "Чатыр тауда җыен" Төрки халыклар иҗаты фестивале гөрләде. "Интертат" газетасы Чатыртауга багышлап, халыкчан җыр язарга тәкъдим итә.

news_top_970_100
“Чатыртау – сезнеке генә түгел, ә сез монда үзегез генә бәйрәм итәсез”. Азнакай бәйрәме республика дәрәҗәсен алачак
Чатыр тау - Азнакай районының визит карточкасы. Ул - Татарстанның иң биек ноктасы санала. Биеклеге - 321,7 метр (бу диңгез өсте биеклегеннән санаганда). Тау Азнакайдан 7 чакрым ераклыкта урнашкан. Дөрес, таулы-үзәнлекле юллардан әйләнеп барганда юл шактый озыная төшә. Әмма бу якларда табигатьнең бай булуы юл озынлыгын сиздерми. Биредә “Кызыл китап”ка кертелгән суырлар (сурок) яшәвен дә белгәч, әлеге йөнтәс җәнлекләр күренмәсме дип карап бара торгач, юл бөтенләй кыска булып тоела.

Азнакай муниципаль районы әлеге табигый байлыкны сәнгати файдалануның матур юлын тапкан – 2011 елдан бирде – җиденче ел рәттән “Чатыр тауда җыен” фестивале оештырыла. Бәйрәм өчен тау итәгендәге җиләкле матур урын сайланган. Тыйнак кына сәхнә корыла, берничә рәт эскәмияләр тезелә. Әмма ул эскәмияләргә биредә артык ихтыяҗ да юк, халык яшел үләнгә утырып рәхәтләнеп тамаша карый. Ә биредәге җиләк исен хәтта шашлык исе дә баса алмый. Азнакай халкы: “Бу тирәдән тәгәрәп җиләк җыйдык”, дисә дә, бетерә алмаган, җәйнең соңгы җиләкләре аяк астында мөлдерәп ята.

Чатыртау – параплан, вертолет һәм иң җитди карарлар

“Чатыр тауда җыен” фестиваленең кунак каршылау өлеше шушы 321,7 метр биеклектән башланды. Быел фестивальгә күптән көтелгән шәрәфле кунак – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайтты. Ул Азнакай җиренә вертолет белән төште.





Кунаклар тау башында җирле парапланеристлар – “АзФлай” клубына йөрүче малайлар очышына сокланып торганнан соң, нефтьчеләр тырышлыгы белән ясалган агач баскычлардан тау итәгенә – җыен мәйданына кузгалдылар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары – “Чатыр тауда җыен” фестивале программасының тау башында өлешен күреп, фоторәсемнәргә төшергән бердәнбер республика матбугат чарасы булды. "Иртә торган кошка Ходай җим бирә", диләрме әле?







Бөтен җитди карарлар да кабинетларда гына хәл ителмәвен яхшы беләбез. Чатыр тауның үзе һәм “Чатыр тауда җыен” фестиваленең тарихы, бүгенгесе һәм киләчәгенә бәйле сөйләшү дә шушы Чатыр тауның уңайлы баскычларында барды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан мәдәният министры урынбасары, халык депутатлары һәм район җитәкчелегенең таудан төшкәндәге фикер алышуы Җыенның статусын күтәрү мәсьәләсенә юнәлтелгән иде.



Тарихи факт – бу як халыкларында бөтен җитди карарлар шушы Чатыр тауда хәл ителгән. Бу хакта җитәкчеләрнең чыгышларында да әйтелде, театральләштерелгән тамашада да ассызыкланды. Иң мөһиме – ул карарларның уңай һәм уңышлы булуын үзебез ишеттек.



Чатыртау җыенының халыкара статуска омтылышы

“Чатыр тауда җыен” фестиваленең быелгы форматына килгәндә, бу җыенның халыкара статуста уздырылуына һәм исемдә фольклор сүзенең кулланылмавына басым ясыйк. Азнакайлылар төрки халыклар иҗаты форматына омтыла. Фестивальдә чыгыш ясаучы коллективлар Татарстан һәм Башкортстаннын булса да, биредә төрки халыклар дуслыгын күрсәтүгә омтылыш тулысынча акланган. Беренчедән, Татарстанның һәм күрше Башкортстан Республикасыннан гына түгел, Кырымнан, Төркия һәм Белоруссиядән коллективлар чакырулы иде. Быелгы җәйнең көйсез һава торышына бәйле рәвештә фестивальнең вакыты күчерелмәсә, тагын да күбрәк кунаклар киләсе иде.





“Быел да Татарстаннның бөтен районнарына, күрше республикаларга, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан республикаларына чакырулар юлланды. Белоруссиянең татарлар иң күп яши торган Ивье шәһәре безнең Азнакай белән кардәш шәһәр – аннан да кунаклар көтәбез. Төркиянең Мәрсин һәм Тарсус шәһәрләре дә кардәш шәһәрләр – аннан ансамбльләр килер дип торабыз. Фестивальгә килгән ансамбльләр милләтнең мәдәниятен тәкъдим иткән иҗади номерлар алып киләчәк», – дип сөйләгән иде Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.





Икенчедән, Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале Татарстанда үз “йортын” тапкан башка милләт халыкларына игътибарны юнәлткән. Биредә Җыенның символик капкасын үткәч, кунакларны төрле тугандаш халыкларның “милли ихаталары” каршы ала. Казахлар, башкортлар, чуашлар, үзбәкләр, хәтта бердәнбер “Азнакай төреге” дә үз милли йолалары, милли ризыклары һәм милли җыр-биюләрен тәкъдим итте.



 
Өченчедән, Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале кысаларында, “Күчеп йөрүче ярлыклар” (“Кочующие свитки") халыкара проекты тәкъдим ителде. “Күптән бу проектны Азнакайга алып кайту идеясе бар иде. Биредә Төркмәнстан, Кыргызстан, Башкортстан, Венгрия, Болгария рәссамнарының эшләреннән торган ярлыклардан без бүген “Чатыртау” дип яздык”, - ди журналист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Расиха Фәизова. Проектка инде ун ел. Аның идея авторы – Татарстан рәссамы Әлфия Ильясова. Чатыртау итәгендә “Күчеп йөрүче ярлыклар” халыкара проектын рәссам Хәмзә Шәрипов белән журналист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Расиха Фәизова тәкъдим итте.

Гадәттә, элеп куела торган ярлыклар бу юлы җиләкле, үләнле Чатыртау итәгенә тезеп салынган иде. “Чатыртау” сүзен тезү өчен 70кә якын ярлык кулланылган. Расиха Фәизова әйтүенчә, махсус технология буенча әзерләнгән ярлыкларга яңгыр явуы да куркыныч түгел.



Яхшы хәбәр - Чатыр тау җыенының дәрәҗәсе үсә

“Чатыр тауда җыен” фестиваленең сәхнә өлеше театральләштерелгән тамаша белән башланды. Театральләштерелгән тамаша Чатыр тауның бай тарихы буенча тулы мәгълүмат бирде. Соңыннан әлеге тамашаның төп геройлары – Чатыр батыр образы һәм бу яклардан үткән Емельян Пугачев иде. Театраль костюмнардан булган җирле артистлар белән халык чират торып фоторәсемгә төште.



Шәрәфле кунакларга килгәндә, “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленә быел беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайтты; Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллиннар катнашты.



Фәрит Хәйруллович сөенечле хәбәр белән килгән булып чыкты, ул бәйрәмгә килүчеләрне республика җитәкчелеге, парламентарийлар һәм Татарстан халыклары ассамблеясе исеменнән котлап, күпмилләтле республикабызда милли мәдәниятләрне үстерүгә зур әһәмият бирелүен әйтте һәм Чатыртау җыенының статусын күтәрергә карар итүләрен әйтте. Шаяртып: “Чатыртау – сезнең генә түгел, бөтен республика байлыгы, ә сез монда үзегез генә бәйрәм итәсез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бәйрәмне республика дәрәҗәсенә күтәрергә тәкъдим итте. Бу инде “Чатыр тауда җыен” фестивален оештыруны, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә, республика бюджетына кертү дигән сүз. Халык бу хәбәрне көчле алкышлар белән хуплады.

Моңарчы фестиваль Азнакай районы тырышлыгы һәм республика гранты хисабына үткәрелеп килде.

Чатыртау җыенының кунаклары – фольклор коллективлары

Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленә быел Татарстан һәм Башкортстаннан 35 коллектив, шул исәптән, Казаннан “Сорнай” фольклор коллективы килгән иде. Фестивальдә 400ләп төрки халык артисты катнашты. Аерым алганда, Татарстанның Чирмешән, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Спас, Питрәч, Лениногорск, Тукай, Сарман, Алексеевск, Ютазы, Яшел Үзән районы коллективлары, Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылы, Туймазы районының Кандра авылы, Октябрь шәһәре коллективлары үз чыгышларын тәкъдим ителде. Азнакай районының үзеннән генә дә җиделәп коллектив катнашты.











Азнакайлыларның берсе – “Ихлас” татар халык фольклор ансамбле. Коллектив Азнакай Мәдәният үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылган. Коллектив җитәкчесе Фәнзирә Кәлимуллина үзләренең әле бер ел чамасы гына эшләүләрен, шулай да репертуар туплап, үзләренең төрле мәдәни чараларда, шул исәптән фестивальләрдә актив катнашуларын әйтте. “Коллективка нигездә хатын-кызлар йөри, ике ир-атыбыз да бар”, - диде ул. “Ансамбльнең иң зур проблемасы – костюмнарыбыз юк, - дип дәвам итте үзешчән артистлар. – Әлегә үзәктә ни бар – шуның белән канәгатьләнеп торырга туры килә”.

Коллектив борынгы милли җырларны, йолаларны торгыза. “Бер ел эчендә “Өй күтәрү өмәсе” йоласын һәм “Самовар бәйрәмен” чыгардык. Атнага ике тапкыр җыелабыз. Быел районның бөтен фольклор коллективларын җыеп хисапт концерты әзерләдек. Күрше-тирә авылларга да концертлар белән чыгабыз”, - ди Фәнзирә Кәлимуллина.

Коллектив яшьләр калмаган кечерәк авыллырга барып, “олысын-яшен өйләреннән йолкып чыгарып”, аларны җырлатып, бәйрәмнәр уздырырга ярата. “Әле тәҗрибә туплыйбыз, шуңа билетка концерт кую турында сүз бармый. Анысы соңрак инде”, - ди коллективның үзешчән артистлары.



“Дустар” коллективы данлыклы Кандра күл буеннан – Башкортстанның Туймазы районы Кандра авылыннан килгән. “Дустар” – башкорт җыры ансамбле. “Татарча да җырлыйбыз, башкортча да җырлыйбыз. Без барысын да булдыра торган коллектив”, - ди Җыен сәхнәсеннән җырлаган коллектив әгъзалары. Коллективның оешуына 25 ел. 2002 елдан бирде “Халык коллективы” исемен йөртә. Ансамбльне Зәлия Нәгыймова җитәкли. “Дустар” актив гастрольләргә йөри торган коллектив, төрле мәдәни чаралар уздырып үзләрен-үзләре туендырып та торалар. “Уфада булабыз, ә менә Казанга килеп җитә алган юк әле. Казанга килү теләге зур”, - ди коллектив артистлары.



Катнашучылардан тагын бер коллектив Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново бистәсеннән килгән. “Җәүһәр” халык фольклор ансамбле “Кушкапка уеннарын” тәкъдим итте. Шунысы үзенчәлекле – муниципаль районнарның Мәдәният йортында оешкан фольклор коллективларына нигездә өлкән буын үзешчән артистлар йөри һәм чынбарлыкта аулак өйләрдә оештырылган яшьләр уеннарын әбиләр белән бабайлар күрсәтә. Бу аларның яшьлеген сагынуы, кайчандыр үзләре уйнаган уеннарны коллектив җитәкчеләре ярдәмендә стильләштереп торгызулары. Ә менә “Җәүһәр” колективында халык уеннарын яшьләр үзләре уйный. Ансамбль җитәкчесе Резидә Александрова коллективның үзенчәлеге һәм бар яме яшьлектә булуына басым ясады: “Ансамбль Мәдәният йортында оешты. Бездә студент кызлар һәм егетләр йөри, - ди ул. - Бу җыенга алып килгән уен үзебезнең якта булган йола. Безнең якларда элек һәм җомга көнне авыл капкасы янына язгы чәчүдән соң печән өстенә кадәр сигез атна буена яшьләр "Кушкапка уеннары"на җыелганнар. Бу XVI-XVII йөзләрдә үк булган Казан арты ягы уеннары. Административ бүленеш буенча хәзер Яшел Үзән районына карасак та, безнең яклар Казан арты инде ул”.

Резидә ханым әлеге уеннарда яшьләрнең танышып, вәгъдәләр куешып, гаиләләр коруын әйтә. “Элек хәлле кешеләр яучы аша танышкан. Ә гади халык шушы уеннарда парын тапкан. Мин ерак авыллардан хатын алган бабайларның ничек танышулары турында сорашканым бар. “Ничек булсын инде? Шул Кушкапка”да дип әйтә иде алар. Уеннарга кунак кызлары да килә торган булган”, - дип сөйли коллектив җитәкчесе.

Резидә Александрова борынгы уеннарны экспедицияләргә йөреп, өлкәннәрдән сораштырып, фольклор чыганаклардан карап өйрәнә. Коллектив фольклор фестивальләргә дә йөри һәм призлы урыннар яулый.

“Чатыр тауда җыен” фестивалендә көне буе йөреп, бирегә килгән 35 коллективның һәрберсе белән танышып, халыкның милли гореф-гадәте, йолалары районнарда ничек торгызылуы, ничек күзаллануы һәм ничек халыкка җиткерелүе турында шактый мәгълүмат тупларга мөмкин иде. Сәхнә тирәсендә актив тормыш кайный иде...

Чатыртаугы җыр кирәк – Чияле тау кебек шигъри, Әлдермеш кебек халыкчан

Үзенең чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Чияле тау” җырын искә төшерде.

Чатыр тауда барысы да бар. Үз даны, үз җыены... Чатыр тауның үз җыры җитми. “Чияле тау”, “Әлдермеш авылы көе” кебек халык теленә кереп киткән үз җыры кирәк. Булганнарын популярлаштырыргамы, яңасын язаргамы – әмма ул беренче ноталарыннан ук таныла һәм интернетта “Эзләү” аша тиз генә “сикереп чыгарга” тиеш, дип уйлап куйдым кайтканда.

Чатыр тау ягының Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев кебек үз шагыйрьләре, җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова кебек халык артистлары бар. Максат куелса, Халыкара җыен кадәр җыен уздырган районга җыр булдыру ни тора!








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100