Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурычка баткан "Мәйдан" телеканалы ТНВга кушылды: хезмәткәрләр борчыла, Аминов канал эшен дәвам итәчәк дип ышандыра

2011 елда эшли башлаган “Мәйдан” татар музыкаль телеканалы быел май аенда "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе структурасына күчте. Шушы көннәрдә "Мәйдан" хезмәткәрләре штат расписаниесе һәм түләү системасы үзгәрү белән бәйле рәвештә окладлары кимү турында күрсәтмә алганнар.

news_top_970_100
Бурычка баткан "Мәйдан" телеканалы ТНВга кушылды: хезмәткәрләр борчыла, Аминов канал эшен дәвам итәчәк дип ышандыра

"Мәйдан" каналының юридик атамасы - "Татарский музыкальный телеканал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Окладның кимүе турында күрсәтмәне дә шушы оешма директоры Владимир Матвеев имзалаган. Шунысын әйтергә кирәк: Владимир Матвеев "ТНВ" телерадиокомпаниясе генераль директорының региональ үсеш буенча урынбасары вазифасында да эшли. 

Әлбәттә, хезмәт хакының оклад өлешен нибары 11 163 сумга калдыру телеканал хезмәткәрләрен борчуга салган. Әгәр яңа хезмәт хакыннан канәгать булмыйча, телеканал хезмәткәрләре эштән китсә, бу җиде ел буе эшләп килгән һәм күп көч түгеп үстергән каналга тискәре йогынты ясамасмы, дип борчыла алар. Телеканалның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина һәм баш режиссеры Эдуард Үтәгәнов моңарчы окладның уртача 20-25 мең тирәсе булганын әйтте. 

  • “Мәйдан” телеканалы хезмәткәрләре биргән мәгълүмат буенча, бүгенге көндә аның 4 200 000дән артык караучысы бар. Ул 2011 елда “Фонд прямых инвестиций” ААҖ тарафыннан кечкенә аудиторияле кабель телеканалы буларак ачыла һәм бүгенге көнгә тулы куәтле спутник телеканал дәрәҗәсенә ирешә. Телевидение “Телекарта HD” һәм “Континент” спутник тәлинкәләре, кабель чыганаклары, мобиль кушымталар аша Россиянең күп төбәкләрендә һәм 300ләп шәһәрендә күрсәтелә. Телеканал хезмәткәрләре сүзләренчә, Калининградтан алып, Владивостокка кадәр яшәүче милләттәшләрдән һәрдаим хатлар килеп тора. Моннан тыш, телеканалның “Ютуб” видеохостингында 37 меңнән артык язылучысы-караучысы булган, еллык караулар саны 14 миллионга җиткән үз каналы бар. "Мәйдан" каналы видеотекасында бүгенге көндә 4 меңнән артык клип бар.

Җиде ел буена бар көченә эшләп килгән татар музыкаль телеканалын, ТНВга кушылу сәбәпле, нинди үзгәрешләр көтәргә мөмкин? Яңа җитәкчелек хезмәткәрләргә нәрсә вәгъдә итә? Телеканалны яратып караучыларга хәзер нәрсә көтәргә? Бу сораулар белән без "Мәйдан" каналы хезмәткәрләре һәм ТНВ җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек.

"Хәзерге тапшырулардан "Хәрәкәттә бәрәкәт" кенә калачак"

“Мәйдан” телеканалының баш режиссеры Эдуард Үтәгәнов проблеманың асылын аңлатты:

-  “Мәйдан” телеканалы 2011 елда юридик зат буларак эшли башлады. Телеканалның 49% бездә иде, калган 51% “Фонд прямых инвестиций” компаниясенә карады. Алар “Мәйдан”ны бизнес-проект итеп оештырган иде һәм баштан ук сатмакчы булды. Әмма “Мәйдан”ның 24 миллион сум бурычы җыелды, шуңа без кредитка акча алып тордык. 2018 елның маенда телеканалны ТНВга саттылар. “Мәйдан”, бурычлары белән бергә, 100 мең сумга генә сатылды, хәзер “Мәйдан” ТНВга бурычлы. Шул бурычны каплар өчен оптимизация эшләмәкче булалар: барлык хезмәткәрләрне минималь хезмәт хакына утыртмакчылар. Безгә инде белдерү килде: сентябрьдән 11 мең сум гына алачакбыз. Моңарчы безнең хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 25 мең иде. 

“Мәйдан” телеканалының барлык тапшырулары ябыла, - ди Үтәгәнов. - “Казан кичләре” дип исемләнгән проектыбыз август ахырында Татар дәүләт филармониясендә үтәргә тиеш иде, хәзерге җитәкче килешүне өзгән дип ишеттем. Безгә хәзер реклама да сатарга ярамый, сату эшен ТНВ алып бара".

Баш режиссер “Мәйдан”ның киләчәге өчен борчылуын белдерде. "Телеканалны япмыйбыз” дип күпме генә әйтсәләр дә, тапшыруларсыз һәм алып баручыларсыз ул үзенең элеккеге хәленә кайта алмаячак. “Мәйдан” хәзер музыкаль шкатулка буларак кына кала. Тапшырулар булмагач, телеканал үзенең “йөз”ен югалтачак", - дип шикләнә ул.

- ТНВ кул астына күчкәч тә, телеканалда ике проектны алып барган Фәнил Вакказов, администраторлар, юристлар китеп бетте. Телеканалның баш директоры булган Дамир Дәүләтшин да 1 августтан китәргә мәҗбүр булды. Мин дә сентябрьгә кадәр генә калам, китәрмен, мөгаен. Монда иҗади эш алып барырга мөмкинлек юк. Без барлык “Мәйдан” коллективы исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстанның халык шагыйре, депутат Разил Вәлиевка хатлар язып җибәрдек. Моңа кадәр ТР Президентының урынбасары Ләйлә Фазлыевага мөрәҗәгать иткән идек, - дип сөйләде Эдуард Үтәгәнов.

“Мондый хәлләрнең буласын һич кенә дә көтмәдек”

“Мәйдан”ның элекке баш директоры Дамир Дәүләтшин канал клиплар күрсәтү форматында гына эшләячәк дип фаразлый. "Без алдан ук төрле җирләргә мөрәҗәгать итеп карадык. Мондый хәлләрнең буласын һич кенә дә көтмәдек, чөнки “Мәйдан” телеканалының үзенең аудиториясе бар иде, “Иҗади бәхәс”, “Казан кичләре” проектлары гына да ни тора! Аларны халык яратып, үз иткән иде", - ди ул.

- Мин беренче августтан ук киттем, күп кенә хезмәттәшләребезне кыскарттылар. ТНВга кушылгач та, мине башта директор урыныннан генераль продюсер вазифасына күчерделәр. Телеканалның акчасы булмагач, үземнең вазифамны башкара алмадым, - дип аңлатты Дәүләтшин.

“Җайланыр дип уйладык”

“Мәйдан” телеканалының баш мөхәррире, алып баручысы Айгөл Нәбиуллина соңгы вакытта телеканал уңышлы эшләде дип бәяли:

- Соңгы елларда без үзебезне-үзебез алып барыр дәрәҗәгә җиткән идек, айлык чыгымнарыбызны (уртача бер миллионнан артык) үзебез каплап бардык. Әмма без бизнес проект булгач, 24 миллионлык бурыч шул килеш тора алмады, безнең бурычларны каплап, ярдәм итү шарты белән Башкортстанның бер бизнес компаниясе “Мәйдан”ны сатып алырга риза булган иде. Аннан соң, "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалының генераль директоры Илшат Әминов үзе бурыч белән бергә “Мәйдан”ны алам дип тәкъдим иткән.


Фото: Айгөл Нәбиуллина

Без 18 майдан бирле ТНВ кул астына күчтек. Моңа кадәр тавыш чыгармадык, җайланыр дип уйладык. Хәзер безнең директорыбыз Владимир Матвеев. Тапшырулар бетерелде, хәзерге вакытта кабатлаулар гына күрсәтелә. Безнең даими тамашачыларыбыз бар иде. Безнең белән Илшат Әминов очрашмый, “Мәйдан” телеканалының ничек эшләячәген төгәл белмибез. Хатлар җибәреп карадык, тик өмет юк диярлек. Безне кешегә дә санамыйлар.

“Мәйдан” телеканалы эшләячәк!”

"Мәйдан" каналы киләчәгенә ачыклык кертү өчен, "Татар-информ" хәбәрчесе “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалының генераль директоры Илшат Әминов белән элемтәгә керде.

- “Мәйдан” телеканалы эшләячәк. Ул эфирдан китмәячәк, канал үз урынында калачак. Әле барысы да әзерләнү стадиясендә, - диде Илшат Әминов.

Исегезгә төшерәбез, "Мәйдан"ның ТНВга кушылуы турында Илшат Әминов 2018 елның 15 маенда әйтте. “Мәйдан” каналы да безгә кушылды. Безгә һәрвакыт: “Сездә җырлыйлар да, бииләр генә” дип әйтәләр иде. Менә хәзер җыр-биюләр “Мәйдан”да, ә “Татарстан Яңа Гасыр”да күбрәк икенче төрле программалар булачак. “Мәйдан” безнең белән эшләргә җайлырак дип килде. Бу адым чыннан да кирәк иде. Бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк”, – дигән иде Илшат Әминов.


Фото: Салават Камалетдинов


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100